«Һәр кешегә үзенең пары алдан билгеләнеп куела»: «Яратам» танышу төркеменең өч язмышы

Фейсбукта «Яратам» дигән танышу төркеме барлыкка килде. Анда бөтен дөньядан 700ләп татар кияүләре һәм кәләшләре җыелган. Интернет аркылы танышып, гаилә кору мөминме? Татарстанның халык артисты Венера Шакирова, АКШ галиме Илдар Сәләхетдинов һәм Уфадан Урал Хәмзин «Татар-информ» хәбәрчесенә үз язмышлары турында сөйләде.

Әфият Шакирова: «Ирем үлгәч, яшисем килмәде»

Татарстанның халык артисты Әфият (Венера) Шакирова бүгенге көндә үзе генә яши. Хәләл җефете 4 ел элек якты дөньядан китә. «Юк, кияүгә яңадан чыкмас идем», — ди ул. Шулай да, Әфият апа «Яратам» төркемендә бар. Үзенең язмышы, утлар һәм сулар аша кичкән мәхәббәте, дөньяга карашы турында ул минем белән дә уртаклашты.

Әфият апа, кем беләндер танышырга телисезме?

«Яратам» төркеменә килеп эләккәнемне үзем дә сизми калдым. Кешеләр курыкмыйча фотоларын урнаштыра, танышырга ашкынып тора.

Фотосурәтләремне ачык күргәзмәгә куюны хупламыйм, миндә андый кыюлык юк. Шушы төркемгә махсус танышасым килә дип куя алмыйм. Һәрхәлдә, ул группаны оештырган кешеләргә мин мөкиббән. Гомумән, «Анталия татарлары» иҗтимагый оешмасы вәкиле Оксана Назаровага сокланам. Аңа халыкны җыярга, Сабантуйларны оештырырга беркем дә кушмый. Татарлар бер-берсен шушы төркем аша булса да белеп, танышсалар, парлар туса, Аллага шөкер генә, арта торсыннар.

Әлеге төркемгә танышасы килеп язылмадым. Анда хатын-кызлар күбрәк, ләкин ирләр күбрәк булсын иде. Гомумән, ирләр актив түгел. Мәсәлән, спектакльдә уйнаганда залга карыйм, гел хатын-кызлар күренә. Белмим ни өчендер, әмма хәзер ирләр ялкау. Алар «әни улы» булып тәрбияләнгән микән? Әниләре ни куша, шуны эшлиләр. Аннары хатыннары авызларына карап яталар.

Яхшы ирләр бармы ул?

Яхшы ирләр әз хәзер. Элек-электән аз иде инде алар. Хәзер инде белмим, нәрсә булып бетәр.

Төрле милләт яисә төрле дин кешеләре гаилә кора...

Мөселман мөселманга кушылса яхшырак булыр дип уйлыйм. Бу күбрәк яшьләргә кагыла, рус белән татар яисә башка милләт кешесе бер-берсенә гашыйк була да, аннары бала туа. Кем ул бала? Мөселманмы? Православмы? Ике як туганнар тарткалаша башлый. Бала ике арада булып, рус та, татар да булып үсми.

Мәсәлән, безнең гаиләдә әни авылдан булса да, әби аркасында тел сакланды. Мин үскән вакытта татарларга, телгә караш начар иде. Шуңа да әни русча белмәсә дә, минем белән күбрәк русча сөйләшергә тырышты. Телгә бик тартылмады, заманасы шундый иде.

Тора-бара, олыгайгач үзаң уяна. Әни әдәби телне белмәсә дә, гореф-гадәтләрне гаиләдә саклар өчен, татар җырларын тыңлый, татар спектакльләре карый. Азмы-күпме баласын да өйрәтергә тырыша.

Гаиләдә ике төрле милләт вәкиле булса, барыбер рус ягы баса. Мин татар белән татарның кушылуын хуплыйм. Әлбәттә, төрле милләт кешеләре корган гаиләләр дә бар. Мәсәлән, үз кызыма да нигәдер гел рус егетләре очрап тора…

Әфият апа, ирегез 4 ел элек вафат булган. Холкы ягыннан нинди кеше иде ул?

Ул бик әйбәт иде. Миннән 14 яшькә олы, аерылган кеше иде. Мин — аның икенче хатыны. Ул миңа гашыйк булды да, артымнан йөрде. «Хатыныңнан аерыл», - дип йөрмәдем, андый гөнаһым юк, Аллаһ сакласын. Беренче гаиләсеннән аерылып, мине кияүгә чыгарга йөдәтте. Мин аңа кияүгә чыгам дип тормадым. Беренчедән, ул миннән олы. Икенчедән, ул нык көнче иде. Артистка андый кеше белән торуы бик авыр. Әмма шулай да, 29 ел бергә яшәдек.

Төрле вакытлар булгандыр инде… Тик, нигәдер, кеше киткәч, гел яхшы мизгелләр генә искә төшә. Раниф бик актив кеше булды. Егетләрем күп иде. Ә Раниф мине күрде, «Барыбер минеке буласың», - диде һәм үзенекенә иреште.

Ирегез Сезне үзгәрттеме, әллә киресенчәме?

Талашкан, үпкәләгән вакытлар да булды, аның теле бик әче иде, ә мин әйткәләшүне авыр кичерәм, үпкәли идем. Хәзер аңлыйм: бүгенге тормышым ирем әйткәнчә бара. Ул мине шулкадәр ныгытып калдырган икән, ә мин һавалы кеше, артистка. Миңа иҗат, сәхнә, китап, репетиция булсын… Бүтән нәрсә мине кызыксындырмый иде.

Гаилә булгач, хуҗалык артыннан карарга, бөтенесен белеп эшләргә кирәк: ашарга пешер, ирне, баланы кара, идәннәрне ю, тузаннарны сөрт… Менә боларның барысына да мине ирем өйрәтте. Кияүгә чыкканда бернәрсә эшли белми идем.

Соң кияүгә чыктым, гаиләдә бердәнбер иркә кыз булып үстем. Әлбәттә, хуҗабикә булыр өчен теләк тә кирәк. Туксанынчы елларда кибетләрдә бернәрсә булмаганда тегәргә, бәйләргә өйрәндем. Кызлар мине, шаярып, «иң оста пешекче» дип әйтә, рецептлар сорыйлар. Югыйсә, мин бернәрсә дә пешерә белми идем. Кияүгә чыкканда хәтта бәрәңге дә кыздыра белмәдем.

Ирем 4 ел яман шеш белән авырды. Гомер иткән иреңнең күзенә карап, үләсен белеп яшәүдән дә авыр нәрсә юк. Үләсен үзе дә белде, соңгы мизгелгә кадәр өметен өзмичә, яшәргә тырышты. Хәлебез килгәннең барысын да эшләдек, ләкин җиңә алмады. «Үләсем килми, яшисем килә», - дип, ахырдан утырып елады. Шуларны күреп, кичереп, иремне җирләү шундый кыен булды. Кешене яшәгәндә аңлап бетермисең икән, сиңа никадәр терәк булганын да белмисең.

Әфият апа, ирегезне югалту ачысын, аның үлемен ничек кичердегез?

Ирем үлгәннән соң, үзем дә яртылаш үлдем. Шулкадәр каты депрессиягә бирелдем, бөтенләй яшисем килми башлады. Терәк-таяныч бетте. Мин хәлсезләндем. Бу хәлләрдән соң бер ел үтте. Бик каты ябыктым. Туксанынчы еллардан аралаша торган бер хәзрәтебез: «Әйдә, исемеңне алыштырыйк әле. Нинди исем ошый, үзең эзләп тап», — диде (ә минем чын исемем — Венера). Таптым. «Исемеңне яшермә. Яңа исемең белән яшә, ул сиңа бөтенләй икенче юл бирәчәк, этәргеч булачак», — диде хәзрәт. Һәм шулай булды да.

Тормышка да икенче төрле карый башладым, яңа сулыш ачылган кебек булды. Элек андый нәрсәләр турында уйланмаган идем. Хәзер шулкадәр ияләштем аңа. Элеккеге исемем ошамый иде. Элекке исем теге тормышта калган, яңа исем бу тормышта кебек. Яңа исем белән яңа туган кеше кебек булдым.

Хәзрәт миңа: «Кияүгә чык, сиңа ялгыз яшәргә ярамый», — диде. Минем кияүгә чыгасым килми. Әгәр көчле, сау-сәламәт, нормаль ир туры килсә, каршы килмәс идем. Ләкин мин үзем танышу эзли торган кеше түгел. Иремне миңа Аллаһы Тәгалә генә бирде. Ул булмаса, кияүгә дә чыкмас идем, бәлки. Театр белән бөтенләй юләрләнгән идем, яшь чакта барыбыз да шулайдыр инде.

Әфият апа, «гаилә корырга кирәкми, хәзер башка кыйммәтләр, мин үзем өчен яшим», дип уйлаучы кызлар бихисап…

Яшь кызларга киңәшем шул: кияүгә чыкмыйча калмагыз. Яшь чакта ул икенче төрле уйланыла. Үзеңне дөньяга күрсәтәсе, таныласы килә, ә бала тугач, бөтенләй икенче төрле икән! Бала өчен яши башлыйсың һәм ул күпкә кызыклырак та. Эш, иҗат — иллюзия. Әйе, яраткан эшең белән шөгыльләнергә кирәк, рухи азык булырга тиеш. Әмма тормышыңны аңа багышларга ярамый.

Әйбәт иргә туры килсәң, син кызыксына торган нәрсәләр бөтенләй яңа яктан ачыла. Киресенчә, ул сине үсендерәчәк кенә. Кызларга гел әйтәм: белгән догаларыгызны укыгыз да, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Ул сез сораган әйберне бирә. Әмма теләкләрне белеп, үлчәп теләргә кирәк.

Тормыш корып яши башлагач, күзләребез ачылды, диләр. Килешәсезме?

Юк. Әгәр дә чын мәхәббәт булса, ул беркая да югалмый. Шулай да, гомер буе бер-берсен яратып яшәгән парлар бик аз. Мин дә иремә яратып кияүгә чыкмадым. Ул үзенең мәхәббәте белән мине яулап, көчләп үзенә каратты. Тора-бара кешенең яхшылыгын күреп, аңа гашыйк буласың икән.

Дәрт һәм мәхәббәт бар. Беренчесе бик тиз үтә. Акча җитми, бала тугач, ирең «гулянка”га яисә үз әнисе янына чыгып китә, ә син бала күтәреп каласың. Рәнҗисең. Мондый нәрсәләргә үпкәләргә ярамый.

Балаңны кем өчендер үстерәм дип уйламыйсың, ә чынлыкта кем өчендер үстерәсең булып чыга.

Тормышта «Чыгып китәм, синең белән тора алмыйм, аерылам», - дигән моментлар күп булды. Авырган көннәрендә ирем миңа карады да: «Мин бит сине гомерем буе шулкадәр каты яраттым, хәтта балаларымны сине яраткан кебек ярата алмадым», — диде. Үпкәләткән вакытта: «Яратма мине, азрак ярат, гаепсезгә рәнҗетмә, үпкәләтмә», — дип кычкыра идем. Чыгып китәрмен, югалтыр дип курка иде.

Ир-атка әйбәт хатын-кыз кирәк — матур да булсын, ашарга да пешерсен, түшәктә дә әйбәт булсын. Ә хатын-кызга: «Синнән башка беркемне дә яратмыйм», - дип әйтү кирәк, алар күпкә хислерәк була.

Кияүгә чыгарга куркам мин хәзер. Яхшы кеше табуы да авыр. Үземнән олырак кеше белән торасым килми, чөнки ул авырый башлый. Зинһар, кирәкми, мин инде авыру кешене карадым. Ә яшь кешегә без кирәкми. Яшь буенча да, җәмгыятьтәге исемең буенча да тигезлек кирәк. Руслар әйтмешли, бер-береңә түгел, ә бер юнәлештә карарга кирәк. Ул вакытта тормыш нормаль була.

Бер-берең белән яшь аермасы зур булса, халык кабул итеп бетерми...

Бер танышларымның яшь аралары 40 яшь иде. Бу хәлне күргәч, билгеле, шок булды. Ул кызга нибары 24 яшь иде. Бу акчасына кызыгып кияүгә чыккандыр инде, диештеләр. Тора-бара аның нинди хатын икәнен белдек, ул бик тә эшлекле булып чыкты, аның кадәр булган, тырыш, акыллы кеше сирәктер. Тормыш тәҗрибәсе бик булмаса да, табигатьтән бирелгән нәрсәдер ул.

Шул кыз балалар йортыннан алынган булган. Мөгаен, аның үзенең хуҗа буласы килгәндер. Ире үзеннән олы булгач, ул аңа әти дә, ир дә. Балалары туды. Аның ире чәчәк ата! Мондый язмышлар тагын бар, шуңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел.

Һәр кешенең тормышка карашы, үз язмышы була. Кырыйдан карап фикер йөртү дөрес түгел. Кешегә, аның эшләгән эшләренә, гамәлләренә ул үлгәч кенә нәтиҗә ясарга була. Бәлки, ул беркемгә белгертмичә, яхшылыклар эшләп ятадыр?

Тормышта курыкмыйча яшәргә кирәк. Күп очракта курку аркасында максатыбызга ирешә алмыйча калабыз. Һәрхәлдә, үз тормышыңны син үзең яшисең. Бер-берсенә туры килми инде болар дип тә әйтергә ярамый. Чиләгенә күрә капкачы, диләр. Чиләк капкачка охшамаган, капкач та чиләккә охшамаган. Әмма туры килгәннәр, бер-берсенә кирәк бит алар!

Иң зур бәхет — үз парыңны табу. Шуннан да зур бәхет юк. Эшең дә бик яхшы, тормышың да әйбәт булырга мөмкин, ләкин парың юк. Бушлык. Акча эшләүләрең дә, омтылышларың да бушка булып чыга.

«Татарча радио тыңлама, дип сүндерергә куша иде»

Башкортстанның Уфа шәһәрендә яшәүче Камил Зарипов (48 яшь) 20 ел бергә торган хатыннан аерылган. Яшәгән саен ераклаша бардык, ди ул. Гаилә корганда ничек ялгышмаска? Үзенең язмышы хакында ул минем белән дә уртаклашты.

Хатыным белән 20 ел гомер итсәк тә, яшәгән саен пар булмаганбыз икән дип уйлый бардым. Холыкларыбыз, дөньяга карашыбыз төрле булып чыкты. Балабыз тууга карамастан (аңа хәзер 7 яшь), аерылырга карар кылдым.

Гаилә корганчы, озак йөрдегезме? Туры килмәвегезне алдан ук белеп булмадымы?

Без аның белән урамда таныштык. Икебез дә ялгыз идек. Мин аны озата кайта башладым. Ошады. Ни генә дисәң дә, яшьлек! Ә киләчәк турында уйламыйсың да. Карашлар бер төрле булып тоелды, олылар сүзенә исебез китмәде. Бергә яшәдек, өйләнештек.

Еллар барган саен каршылыклар килеп чыкты, фикерләр аерылды. Үз-үземә: «Туктарга, тормышны яңадан башларга кирәк!» — дидем.

«Культурабыз туры килмәде», - дисез. Хатыныгыз башка милләт кешесе идеме?

Ул татар-башкорт милләтеннән түгел иде. Яшь вакытта барысы да идеаль кебек. Башта сизелмәде, әмма яши торгач менталитетлар аерылганын аңладым.

Машинага утырып, туган телемдәге радионы сүндереп: «Син тагын үз музыкаңны тыңлыйсың, татарча радиогыз туйдырды инде, рус радиосын кабыз!» — диюе йөрәгемне әрнетте. Бу вакыйга күп тапкырлар кабатланды, нишләтәсең, үпкәне үз эчемә йотарга туры килде.

Әгәр син үз халкың белән элемтәне һәм туган телеңне саклауда бурычыңны тоясың икән, балаңның синең телеңне белмәве авыр булачак, чөнки ана теле ана сөте белән керә.

Еллар уза барач, синең мәдәниятеңне кабул итмәү проблемасы арта гына барачак. Аннары ул синең белән ата-анаң, туганнарың янына барудан туктаячак. Соңыннан ул: «Миңа синең уразаң туйдырды, дуңгыз ите дә ашамлык, нигә син балага дуңгыз казылыкларын ашауны тыясың?» — диячәк.

Соңрак хатыным фатирга эт алырга булды, мин каршы идем. Ислам дине буенча да бу гамәл тыелган. Ә аның гаиләсендә шулай кабул ителгән, аңлыйсыңмы?! Рөхсәт була калса да, минем песи һәм эт йоныннан аллергия барлыкка килер иде.

Төрле мәдәнияттән булган кешеләрнең гаилә корып, дус-тату яшәгәннәрен ишеткән бар…

Мәдәниятләр арасында булган каршылыкларны күтәрә алмыйча, мәхәббәт акрынлап юкка чыга. Башта үзегезнең җаннарыгызның бер-берсеннән аерыла башлавын сизәң, аннары аның тәненә мәхәббәт гыйбадәтханәсенә караган кебек караудан туктыйсың. Бер мизгелдә сез үзегезнең бөтенләй чит кешеләр икәнегезне аңлыйсыз. Минем гаиләдә дә шулай булды.

Төрле халыклардан, төрле диннәрдән булган ир белән хатын бәхетле булырга мөмкинме? Бер очракта гына, әгәр ул синең мәдәниятеңне тулысынча кабул итсә генә мөмкин. Яшь чакта күпләр ялгыша, ә еллар узу белән гомерлек итеп сайлаган кешеңнең мәдәниятеңне кабул итмәве синең өчен тормышыңда зур һәм кире кайтарып булмый торган югалтулар икәнлеге ачыкланачак. Әмма бу вакытта инде соң булачак…

Элекке хатыныгызга өйләнгәнче, башка кызлар очрамадымыни?

Шулай килеп чыкты инде. Очрамады. Өйләнгәндә 29 яшьтә идем. Гаилә корырга теләдем.

Тоттыгыз да, аерылдыгызмы хәзер? Ничек кичердегез бу хәлне?

Әле процесс дәвам итә. Әмма бу карарга аек акыл белән килдем. Юлларыбыз аерылды, яңадан бергә кушылуның мөмкин хәл түгел икәнен аңлыйсың. Хатыным каршы иде. Аерылышуның нигезле сәбәбе юк дип саный. Гомумән, 20 ел эчендә ике тапкыр китмәкче булдым, «Йә аерылышабыз, йә үзгәрәбез», — дип әйтә килдем. «Булды, үзгәрәбез, барысы да башкача булачак», — дип үгетли иде хатыным.

Еллар үтте… Барысы да элеккечә кала бирде. Шуңа күрә бу карарга аек акыл белән килдем. Бергә торуның мәгънәсе юк. Бергә калсак, тагын җәнҗал чыгачак, бәхәс китәчәк, ә моннан балага зыян килә. Гаиләдән китүемнең дә төп сәбәбе шул — баламның психикасын ызгыш-талаш белән бозмау.

Сезнең идеалдагы хатын-кыз нинди ул?

Минем хатын дини булырга тиеш.

Ике төрле милләт булгач, диннәр дә төрле бит…

Олыгайган саен һәр кеше үз диненә тартыла башлый икән, динне, үз тамырларыңны онытмаска кирәк.

Димәк, хәзер сез татар хатын-кызларын гына сайлаячаксыз?

Әйе, хатыным татар яисә башкорт милләтеннән булырга, ислам тәртипләрен белергә тиеш дип нәтиҗә ясадым. Башка шәһәрдән булса да, әгәр бер-береңне яратасың икән, бергә булу мәсьәләсен хәл итү авырлык тудырмас дип уйлыйм.

Шуңа күрә дә «Яратам» төркеменә кердегезме?

Ничек кергәнемне хәтерләмим дә. Кызыклы төркем. Анда чит кешеләр юк. Һәр кеше максатчан рәвештә үзенә пар эзли. Аларны ниятләренең җитди булуы берләштерә. Әйе, төркемдә булуым шатландыра. Күбесе, нигездә, өлкәнрәк яшьтә һәм күбесенең шәхси тормышы барып чыкмаган, әмма тормыш тәҗрибәләре бар.

Дин ягыннан карасак, һәр кешегә үзенең пары билгеләнеп куела. Шуңа күрә без очрашабыз, эзлибез… Таба алмыйбыз. Шушы ул, дип уйласак та, туры килмәү аркасында, ике якка таралышабыз. Аннары нигә шулай соң бу, дип уйлана башлыйсың һәм «бу минем парым булмаган икән», дисең.

Сезнеңчә, үзеңә тиң ярны кайдан табарга?

Бу сорауны үземә күп тапкырлар бирдем. Җавабын таптым. Минем фикеремчә, бер-береңә туры килер өчен, тугандаш җаныңны табу кирәк. Моның өчен дога уку, ниятләү мөһим. Ихлас йөрәктән кылынган һәр дога барып җитә. Тугандаш җаннар очрашкач, без танышабыз, аралашабыз. Ә безнең җаннар меңләгән эмоциядән тора.

Сөйләшкән вакытта җаннар бер-берсен таный икән, алар тибрәлә башлый. Бу бик авыр процесс. Әмма була торган әйбер. «Яратам» төркеме дә шундый тугандаш җаннардан тора, анда җилбәзәкләр юк.

Сез Интернет аша танышу яклымы?

Әйе, хуплыйм. Минемчә, кешене күрмичә дә яратып була. Кемдер моңа ышанмас. Интернетта танышканда, языша башлыйбыз. Безнең максат — кешене мөмкин кадәр күбрәк белү, туры килгәнен яисә килмәгәнен аңлау. Аралашу — танышуның беренче дәрәҗәсе. Аралашканда без күз белән күрәбез. Фотолар карыйбыз, хатлар укыйбыз.

Алга таба колаклар кушыла: телефоннан сөйләшәбез, ишетәбез, тыңлыйбыз. Өченче дәрәҗәгә күчкәч, калган органнарыбыз да кушыла: иснәү, сизү, тәм тою. Беренче ике дәрәҗәдә бер-береңне ерак ара аша булса да белеп була. Чынлыкта, без кешене тышкы кыяфәте өчен яратмыйбыз, ә аның эчке дөньясына гашыйк булабыз. «Мин бу кешене яраттым», - дию аның эчке дөньясын яратуны аңлата. Тышкы кыяфәт никадәр матур булса да, эчке дөньясы буш булса, аны көчләп яратып булмый.

Ә шул эчке дөньяны белү өчен, аралашырга гына кирәк.

«Мин аны икенче кеше белән күрдем»

Казанда туып үскән физик, галим Илдар Сәләхетдинов (56 яшь) хәзерге вакытта Американың Калифорния штатында яши. Өзелеп сөйгән яры аны ташлап киткән. Хәзер ул сайт аша үз мәхәббәтен табачагына ышана.

Казанның 131нче мәктәбен тәмамладым. Казан университетында белем алдым. Аспирантурага укырга Санкт-Петербург шәһәренә юл тоттым. Соңыннан Мәскәүнең физика институтына эшкә урнаштым. Аннан соң Франция, Нидерланды, Дания, Төркия, Нью-Йоркта эшләдем, хәзерге вакытта Калифорниядә яшим, эшләп йөрим. Әлеге илләрдә булуым эшем белән бәйле. Кайсы гына илгә барма, шул илнең телен үзләштерә бардым. Бүгенге көндә 7 тел беләм.

Илдар абый, сез ялгыз кешеме?

Алсу исемле хатыным бар иде, 15 ел бергә яшәдек. Көннәрдән бер көнне мин аны икенче кеше белән күрдем. Алсу яңа мәхәббәт тапкан булып чыкты. Балаларыбыз булмады, аерылышырга карар кылдык. Ул ничектер, әмма мин моны бик авыр кичердем. Аерылышканга бер ел да үтмәде әле. Ул хәзер Мичиганда тора. Йөрәгемдә әрнеп ята ул яра. Тик нишләтәсең, кирегә юл юк. Нәрсә булган, шул булган…

Аерылышканда тавыш куптымы?

Мин тавыш куптара торган кеше түгел. Алсуны башка кеше белән күрү минем өчен шок иде. Аерылышканда да тыныч кына таралыштык. Ул минем хәлне сорап шалтырата, ләкин мин аның белән аралашмыйм.

Шуннан үзегезгә башка яр эзли башлагансыз…

Ялгыз гына яшәп булмый, шуңа да берәр кеше эзли башладым һәм Фейсбуктагы «Яратам» төркеменә тап булдым. Тел проблемасы миндә юк, әмма хәләл җефетем татар милләтеннән булса яхшы булыр иде. Россиядә мине олы дип кабул итәрләр иде, Америкада ул проблема юк. Сиңа ничә яшь булуы биредә роль уйнамый.

Кайда һәм ничек яшисез?

Фатирда торам. Минем өчен спорт — шахмат уйнау. Казанда ике тапкыр шахмат буенча чемпион булган идем, шахмат остасы мин. Казанга сирәк кайтам, соңгы тапкыр 2014 елда булдым. Барлык туганнарым анда. Быел кайтырга уйлаган идем, әмма чикләр ябык.

Казаннан бер ханым Сезне ошатты, ди. Ул Америкага күченеп китәргә тиеш буламы?

Әйе. Мин инде Америка кешесенә әйләндем, кире Казанга кайтып тормас идем. Америкага 2004 елда күчендем. Гомумән, Америка Россия тормышыннан бик каты аерыла.

Татар мохитен сагынасызмы?

Татар халык ашларын нык сагынам. Казанга кайтканда да һәрвакыт пәрәмәч, кыстыбый һәм өчпочмак ашыйм. Дусларым итальян, кытай рестораннарына барыйк дип кыстыйлар,. Казанда нигә кирәк ул? АКШта шундый 200-300 ресторанда булганмындыр. Мин татар халык ашларын сагынып кайтам.

Америкада татарлар белән аралашасызмы?

Лос-Анджелес, Нью-Йоркта Сабантуйлар гел булып тора, һәрвакыт барам.

Илдар абый күп еллар дәвамында чит илдә яшәвенә карамастан, минем белән саф татар телендә сөйләште. Татар телен кайдан белүе турында да сораштым:

Татар теле алтынчы сыйныфка кадәр генә кергән иде. Әниемнең әтисе һәм әнисе Казанда торып, рус телен бөтенләй белми иделәр. Ә дәү әтием «Социалистик Татарстан» газетасында татар журналисты булып эшләде. Мин алар белән татарча гына сөйләштем, - диде Илдар абый.

«Интернет аша танышудан курыкмасыннар иде»

«Яратам» төркеменең башлангычы кайда, дигән сорау туа. Ике ай эчендә 700ләп кеше җыя алган төркемне булдыру кыен булганмы? Бу турыда «Яратам» төркеме администраторы, «Анталья татарлары» иҗтимагый җәмгыяте вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

Оксана ханым, төркемгә ярты меңнән артык кешене җыюның мәгънәсе бармы?

Хәзерге вакытка кешелек җәмгыятенең күп өлеше, ничек кенә булмасын, үз халкының мәдәниятен һәм традицияләрен югалту проблемасы белән очраша. Ә гаилә җәмгыятьнең нык терәге булып тора һәм аның ярдәмендә буыннан-буынга күчкән мәдәният саклана һәм тапшырыла.

Татар гаиләсен булдыру — милли үзенчәлекне саклап калу ул. Соңгы елларда туган телне саклау мәсьәләсе кискен торды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та туган телне саклап калуны, беренче чиратта, гаиләдән башларга кирәк, дип күп тапкырлар ассызыклады.

Халыкта телдән дә зуррак байлык юк. Нәкъ менә тел — халыкның холкы, хәтере, тарихы, гаиләнең төзелүендә мөһим роль уйный торган фактор. «Яратам» төркеме Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук аннан читтә яшәүче егет-кызларга танышу, телне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен гаиләләр корырга ярдәм итә.

Татарлар Татарстанда гына түгел, Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә яши. Татарстанда яшәп, татар гаиләсен төзү ихтималы зур, ә чит илләрдә бу мөмкинлекләр кими.

«Яратам» төркеме барлыкка килүгә ике ай вакыт узды, анда дөньяның төрле почмакларыннан 700дән татарлар һәм башкортлар кушылды. Төп максаттан тыш, төркемдә халкыбызның милли мәдәниятен популярлаштыручы постлар, татар туйларының гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли костюмнар, туган телдә танышу тарихлары урнаштырыла.

Киленнәр төркемдә милли ризыклар әзерләү буенча үз мастер-классларын күрсәтә, шулай ук атна саен онлайн режимда чит илдә яшәүче татар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашулар уза, анда алар үз гаиләләре, көнкүрешләре, ил вәзгыяте һәм чит илдә тел һәм мәдәниятне саклауда үз рольләре турында сөйлиләр.

Парсызлар интернет аша танышудан курыкмасыннар иде. Бу татарларны берләштерү өчен үзенә күрә бер адым булып тора дип саныйм, — диде Оксана Назарова.