Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балаларымны үземә ышанып таптым»: «Ана даны» медаленә кемнәр лаек?

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп бала тәрбияләүче әниләрне «Ана даны» медале белән бүләкләү турында указ чыгарды. Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Апас, Кукмара һәм Тәтеш районнарында яшәүче гаиләләр медальгә лаек.

news_top_970_100
«Балаларымны үземә ышанып таптым»: «Ана даны» медаленә кемнәр лаек?
Гөлназ Гайнуллинаның шәхси архивыннан

Гөлназ Гайнуллина: «Балаларга җылылык кирәк»

Гөлназ Гайнуллина тумышы белән Апас районы Карамасар авылыннан. Гөлназ «Ана даны» медале турында хыялланмаган да. Шулай да документларын җыеп биргән.

«Бераз шок хәлендә калдым әле: төрле газета-журналлардан шалтыратып, интервью алалар. Шунда гына „Ана даны“ медаленә лаек булуымны белдем», — дип башлады ул сүзен. 

Бүген ишле гаилә Акхуҗа авылында яши. Гөлназ белән Рәшит биш бала үстерәләр. «Ирем белән бергә тора башлавыбызга 20 ел була. Олы улыбыз Рүзәлгә 19 яшь, Апас аграр көллиятендә быел соңгы елын укый. 16 яшьлек Риназыбыз Казан төзелеш көллиятендә беренче курста белем ала. Кызыбыз Лилиягә 12 яшь, Наилгә — 6, ә кечкенә кызым Наиләгә 3 яшь», — ди күп балалы әни.

Гөлназ белән Рәшит икесе дә ишле гаиләдә туып-үскәннәр. Рәшит мәктәптә каравылчы булып тора. Гөлназ 25 ел балалар бакчасында пешекче булып эшләгән, хәзер авылда клуб мөдире.

«Өйләнешкәч үк, ничә бала алып кайтабыз дигәнгә, көлеп кенә, әниләр бишне алып кайткан әле, мин дә биш бала табам дигән идем. Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде инде менә. Көлеп әйткән чынга ашты. Балаларымны үземә ышанып таптым. Аллага шөкер, барысы да исән-сау, шуңа куанам. Дүртенче баламны көткәнемне озак кына белми йөрдем. Ходай бүләге булган инде ул безгә.

«Әни, тегене, моны алып бир», — дип аптыратмыйлар, артыгын сорамыйлар. Дус-тату яшибез, Аллага шөкер. Әйдә, тегене-моны эшлә дип боерып әйтмим аларга. Балаларым белән менә шуны гына эшләп алыйк әле, бергә күңеллерәк бит, дип сөйләшәм. Малайлар күбрәк аталары янәшәсендә. Наиләне карау Лилия өстенә төште инде, бик булыша», — дип сөйли Гөлназ ханым.

Хәзерге вакытта клубта эшләп, колхозга да булышырга өлгерә Гөлназ. 11 ел кайнана белән торалар, балаларын карашырга ул да булыша.

«Кайнана белән торгач, бала үстерүнең алай авырлыгы сизелмәде, ул булышты. Аннары яшьләрне авылда калдыру программасы буенча йорт салып чыктык. Район хакимиятенә рәхмәтлемен, социаль яклау бүлеге дә ярдәм итә. Әз булса да, күп балалы гаиләләргә шулай ярдәм булу яхшы инде. Бар кыенлык акча ягы белән бәйле инде. Болай, Аллага шөкер, балаларым сау булгач, зарлана алмыйм. Балаларны бик яратам шул мин. Гаилә дус-тату, бердәм булса, барысы да була. Балаларга җылылык кирәктер дип уйлыйм. Үзеңнең назыңны бирмәсәң, алар бит сине тыңламый да. Бары җылылык, яхшылык белән яшәгәндә генә чын гаилә була», — ди әни кеше.

Татьяна Сидорова: «Гөнаһ кыласым килмәде»

Кукмара районы Лельвиж авылындагы удмурт гаиләсе - Татьяна һәм Анатолий Сидоровлар шулай ук биш бала үстерәләр.

Анатолий колхозда, ремонт бригадасында эшли. Татьяна - тегүче. Бүгенге көндә кечкенә баласы булганлыктан, әни кеше өйдә эшли. Төрле вак ремонт эшләрен дә башкара, мехтан биялиләр дә тегә, хуҗалык эшләренә дә өлгерә.

«Балаларны һәрвакыт яхшы, тәртипле, акыллы булсыннар дип тәрбияләргә тырыштык. Яхшы укысыннар дип теләдек. Олы улыбыз Александр армия сафларыннан хезмәт итеп кайтты, хәзер эшли. Натальяга 20 тулды, медицина көллиятен тәмамлап, Казанда стоматология клиникасында шәфкать туташы булып эшли. Евгений механик булырга укып йөри. Кызыбыз Алена 4 сыйныфта укый, төпчегебез Авенирга 4 яшь тула тиздән», — дип сөйли башлады күп балалы Татьяна.

Балалар үзара дус, бер-берсенә булышып яшиләр. Гаиләдә үзара удмурт телендә сөйләшәләр.

«Дөресен генә әйткәндә, биш бала анасы булырмын дип уйламадым да. Аллаһы Тәгалә биргәч, таптым, гөнаһ кыласым килмәде. Олылары кечкенәләрен бик яраталар. Бала карашырга да бик булыштылар. Кайтканда һәрвакыт күчтәнәчләр алып кайталар үзләренә, бер дә онытмыйлар. Ничектер үстеләр инде, алай кыен булды дип зарлана алмыйм, әллә онытылган инде шунда. Миңа тиздән 49 яшь тула. Дөрес, бишенче баламны тапканда кыенрак булды, үзем дә курыктым. Мин беренче баламны гына яхшы таптым. Икенчесе һәм өченчесе дөрес килмәделәр. Алена да борылмаган иде, шуңа соңгы ике балам кесарев кисеме юлы белән дөньяга килде. Алай медальләргә дә лаек булырмын дип көтмәгән идем», — ди Татьяна.

Ана — Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...

Һади Такташ "Мәхәббәт тәүбәсе"

«Ана даны — Материнская слава» медале бирелү тәртибе.

«Ана даны — Материнская слава» медале гаиләгә һәм анага дәүләт ярдәме, җәмәгатьчелек тарафыннан хатын-кызның танылуын, аңа карата хөрмәт хисен булдыру, балаларны тәрбияләү һәм күп балалы гаиләләрне социаль яклау өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан 1999 елда гамәлгә куела.

Әлеге медаль белән Татарстан Республикасы гражданнары — 5 һәм аннан да күбрәк бала табып тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә. Уллыкка алынган балалар да исәпләнә. Биредә күп балалы ананың үз балаларын тәрбияләүгә намуслы мөнәсәбәте исәпкә алына. Медаль бирелгән вакытта балигъ булмаган балалар саны бердән дә ким булмаска тиеш. Иң кечкенә балага 3 яшь тулган булырга тиеш.

«Ана даны» медале белән бүләкләнүчеләр законда билгеләнгән ташламалар һәм социаль гарантияләрдән файдалана ала.

Медаль белән бүләкләнүчеләргә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләгән тәртиптә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк бирелә.

Күп балалы аналарны «Ана даны» медале белән бүләкләүгә тәкъдим итү белән төрле предприятие, учреждение, социаль тәэмин итү оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр һәм ассоциацияләр, җирле үзидарә органнары коллективлары мөрәҗәгать итә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100