Габдерәхим сөйләгәннәрдән: «Көзгегә караганда да үз-үзеңә күз тидерүең бар» | intertat.tatar

Габдерәхим сөйләгәннәрдән: «Көзгегә караганда да үз-үзеңә күз тидерүең бар»

Телефонда актарынып утырганда танылган журналист, күптән түгел мәрхүм булган Габдерәхимнең аудиохәбәрләре килеп чыкты. Гади генә аралашып утыруга да күпме мәгънә салган! Аның фикерләре укучыларга да кызык булыр дип, җыеп бирергә булдым.

Кызы

Кызым Чәчкәне татар теленә мин өйрәттем. Сәер яңгыраса да, татарчага баласын әти кеше өйрәтергә тиеш дип саныйм. Әни кешенең бу тормышта вакыты юк. Әгәр мин тотынмасам, кызым русча гына сөйләшкән булыр иде. Ә бүген ул чиста татарча аралаша, атна көннәрен дә русча әйтми хәтта.

Күз тию

Балага еш күз тия. Сокланып караса, ата-анасының күзе дә тияргә мөмкин. Кешегә зыян салмас өчен, нәрсәнедер ошаткан очракта «сөбханалла, машалла» дип әйтегез. Шул сүзләр күз тиюдән саклый. Бик нык сокланып карасаң, үз-үзеңә дә күз тидерәсең. Шуңа күрә үз-үзеңә көзгедән карагач та «сөбханалла, машалла» дип кабатларга кирәк. Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) дә хәдисе: «Күз тию — хак әйбер».

Иртә белән йокыдан уянып киткәч тә, сикереп тормагыз, телефонга орынмагыз, берни эшләмәгез, ә иң беренче эш итеп «Аятел көрси» догасын укып куегыз. Ул күз тиюдән саклый. Аны йокыдан торып дөньяга чыкканчы, уяну белән укырга кирәк.

Чын күңелдән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, аңа сыеныйк.

Иҗат

Газетада кечкенә генә булса да әйберем чыкса, бу мине күтәреп җибәрә, шуңа нык сөенәм.

Гаилә

Әти директор, әни укытучы иде, минем 8-9 класста укыган чаклар. Энекәш Рамил мәктәптән кайта да урамга чыгып китә. Ул гел урамда, таш баш, мин — аның киресе, өйдә утырам. Рамил кич кенә кайта да дәресләрен әзерли башлый. Идәнгә сузылып ята, бер якка китапларын тезә, икенче якка дәфтәрләрен, шунда ук тиен акчасын да тезеп куя. Элек мәктәптә ашарга алырга акча бирелә иде бит. Гел идәндә ятып дәрес хәзерләде ул. Әни дә: «Карале моны, карале!» — дия иде.

Байлык 

Бу көннәрдә генә бик яшь, бай, танылган кеше үлде. Аның янына ялгыш кына барып акча сорасам, ул миңа бирмәячәк, «Үземә дә юк әле», — диячәк. Салават әйтмешли, байларның үзенә дә юк әле. Алар дөньяны, планетаны яулап алырга тели, җитми дә җитми. Шалт, Аллаһы Тәгалә алды да гомерне тыга да куя кабергә! Кеше шуны аңламый! Бер ханым белән сөйләштем, «Улым 20 мең генә ала», — ди. Сау-сәламәт, кайтып йоклый, 20 мең ала, тагын нәрсә кирәк соң? Без шуны аңламыйбыз. Безгә һаман 20, 40, 70 мең, планетаны яулап алу кирәк…

Туган көне

Кешене телефоннан котларга яратмыйм, мине дә телефон аша котлаганны ошатмыйм. Үземнең туган көнем кечкенәдән истә калырлык итеп үткәрелә иде. Үскәндә өстәлне әни бүлмә уртасына куя иде, минем тирә-ягым бүләкләр белән тула. Бүләкләр дигәне зур түгел, вак-төяк әйберләр инде. Шунда әни открытка алып, теләкләр укый. Энекәшнең, апаның туган көне алай истә калмаган.

Бер елны әни мине буранлы кышта авылга ат белән алып кайтып куйды. Дәү әни туган көнемдә өстәлне әзерләде, мине ашарга утыртты. Дәү әнигә: «Син дә утыр инде», — дим. «Юк, улым, вакытым юк», — диде дә маллары янына чыгып йөгерде ул. Үзен әллә кемгә куя, туган көнен бигрәк ярата димә инде…

Бәхет

Нурулла хәзрәт «Курай» радиосына эфирга килде. Ул мине эфирдан соң кайтарып куя, гадәттә. Бу юлы: «Мин хәзер бер кешеләргә кереп чыгам», — диде. «Кая?» — дим. «Анда Коръән генә укырга кирәк, көтеп торырсың инде», — ди. Машинада ун минутлап көтеп тордым. Байлар яши торган бистәгә кереп китте бу, капкалары ачыла-ябыла. Керде, укыды. Чыккач әйтә: «Менә болар байлар инде, бәхетле түгел алар», — ди. «Нинди проблемалары бар соң? Эштәме?» — мин әйтәм. «Проблемалары гаиләдә. Ә ярлы кеше гел байларга карый, алар бәхетле дип уйлый», — ди. «Ә кем бәхетле соң бу дөньяда?» — дим. «Синнән дә бәхетле кеше юк», — дип җавап бирде. Сөбханалла, машалла!

Эстрада

Алла Пугачеваны ни өчен яраттылар? Яшь Пугачева турында сүз бара. Чөнки ул хатын-кызларның әйтергә теләгән сүзен сәхнәдән әйтә, күтәрә белә иде. «Эй, вы там на верху, я так решила, если я так решила, значит, сама к вам приду», — дип җырлады ул. Өске катта тавышланып музыка уйный, ә бу ялгыз хатын өйдә үзе генә утыра. Аның ул тавышка ачуы килми, үзенең дә шунда буласы килә. Нишләп мине дә шунда чакырмыйсыз, ди. Аннан клибында үзе дә өстәгеләр янына биергә менеп китә. Бу җырда ялгыз хатын проблемасы ята. Пугачеваның концертында 90% ялгыз хатыннар утыра иде. Шуңа күрә ул бөтен СССРны үз кулында тотты.

Аннары, Пугачева 30 яшендә үлү турында җырлый иде. Башта шакката идем моңа, хәзер генә аңладым. Молодец! Үлү турында яшь чакта җырларга, сөйләргә кирәк. Картайгач, үлем якадан тоткач, кеше аннан курка башлый.

Дин

Үлгәч, кабергә кереп ятабыз, анда тәнгә җан кире керә. Кабер газабы диюләре хак. Кыямәт көненә кадәр кабердә ятабыз. Тукайдан әйтәм бу сүзне: «Та кыямәт», ягъни «кыямәткә кадәр». Мин кешегә «та кыямәт» дип әйтергә яратам. Эштә җыелыштан чыгып киткәндә дә: «Та кыямәт дус булып эшләсәк иде», — дим. Нәрсә дигән сүз бу? Мин кабергә кереп ятам икән, кыямәт көнне генә уянып чыгам.

Рабит Батулланың Коръәнне татарчага тәрҗемәсен укыганнан соң мин Коръәнгә гашыйк булдым, ул татарча матур итеп язылган. Шул тәрҗемәдә кешеләр кабердән чыгалар да иң беренче сүзләре: «Бетте баш! Без ышанмаган көн пәйда булдымыни? Ник безне йокыбыздан уяттыгыз?» Мин моны хәзрәттән сорадым, «Ни өчен алар шулай диләр? Ник кабер газабыннан шатланып тормыйлар?» — дим. «Кеше йоклаганда начар төш күреп, уянгач, кем безне уятты дип әйтергә мөмкин», — диде.

Кыямәт көнне җавап бирәчәкбез: йә җәннәткә керәбез, йә тәмугка. Ә җәһәннәмнең мәңгелеге бар. Мәң-ге-лек! Бер дә бетми торган, күз алдыңа китер…