«Әни елады, әти өйгә кайтмаска кушты». Туйдан качкан кәләшләр тарихы

Кемдер өчен ЗАГСка бару гомерлек хыял булса, икенче берәүләр исә бу «бәхет»тән соңгы мизгелдә качып китә.

Туй күлмәге, туй күлмәге диләр. Күп кызлар егетләрнең кул сораганнарын көтеп яши. Тәкъдим ясалгач, шатлыкларыннан күз яше түгәләр хәтта. Күлмәк сайланган, кунакларга чакырулар җибәрелгән, язылышуга санаулы гына минутлар калып бара. ЗАГС. Ишекләр ачыла. Кияү егете берүзе генә басып кала… Туй күлмәге итәкләрен җилфердәтеп, кәләш юк була. Кая? Ни өчен? Кияү егете, әти-әниләр, җыелган кунаклар нишләргә белми. Ә чыннан да кәләшләр туйларыннан нигә качкан икән?

«Туйны әти-әнием теләде»

Үзбәкстаннан Казанга кайткан татар кызы Газизә 20 яшендә кияүгә чыгарга тиеш була. «Әти-әнием туй теләде. Әтинең дустының улы минем ирем булырга тиеш иде. Яшь чакта әтием авариягә эләккән. Аны дусты үз канын биреп коткарган. Ул аңына килгәч, дустына ант биргән. «Кызым булса, синең улыңа кияүгә бирәм. Син минем каным кешесе дигән», — дип сүзен башлады ул.

Әтиең сиңа бу хакта сөйләгәч ни дидең?

Минем башта ачу чыкты. Ни өчен әтине коткарган өчен мин ул дустының улына кияүгә чыгарга тиеш дидем. Әти ул егетне бик нык ярата. Кечкенәдән үк башыма шушы фикерне сеңдерергә тырышып килде. Башта мин әле аңлап бетерми идем. Ахырдан үзем сайлаган кешегә генә кияүгә чыгарга әзер булганымны аңладым.

Димәк, сине көчләп кияүгә бирергә теләгәннәр?

Юк. Мин бит ризалаштым. Әнием белән бу темага озак сөйләштек. Әти-әни хакы бар диде. Мин ризалаштым. Ул егет белән кино, ресторанга бардык. Артык сөйләштек дип әйтә алмыйм. Ул ямьсез түгел. Ләкин мин тормышымны аның белән бәйләргә телим дип әйтә алмыйм. Ул башка дөнья кешесе. Безнең кызыксынулар да төрле бит.

Кияү каршы булмадымы?

Юк. Ул шат кына иде. Яше дә бар. Балалар үстерәсе килде. Ә мин бала табарга бөтенләй дә әзер түгел идем.

Ни өчен башта ук юк димәдең. ЗАГСта юк диеп качарга булдың соң?

Әти турында уйладым. Ләкин ЗАГС ишеге төбендә генә яратмаган кешегә кияүгә чыгарга теләмәгәнемне аңладым. Туйны әти-әни теләде. Мин түгел. Башта үземне тынычландырып карадым. Килеп чыкмады. Менә шулай мин туй күлмәге киеп үземнең туйдан качтым.

Әти-әниең… Алар ни диде соң?

Башта бик каты ачуландылар. Әни елады. Әти өйгә кайтмаска кушты. Хурладың диде. Мин кайтырга уйламаган идем дә. Дусларымда калдым. Ярты елга якын аларда тордым.

Гаиләм белән еш аралашам дип әйтә алмыйм. Әти белән бөтенләй аралашудан туктадым. Әни белән ара-тирә шалтыратышып, хәлләрне белешеп торабыз.

«Паника башланды»

Арча районыннан Лия белән Мөнир җиде ел йөргәннән соң өйләнешергә булган.

«Бар да әзер иде туйга. Ләкин көн генә иртә баштан сәер башланды.

Песи килеп туй күлмәгемнең итәге белән уйный башлады. Ппеси урамда йөреп кергәнгә, итәк пычракка буялды. Мин елап җибәрдем. Әниләр, апалар килеп, күлмәкне тиз генә юып үтүкләделәр.

Моның белән генә күңелсезлекләр бетмәде. Аяк киеме бик нык аякны кыра булып чыкты. Башта уйлаган ап-ак туфли урынына миңа кара туфли кияргә туры килде.

ЗАГСка бик иртә чыгып киттек. Юлның уртасында балдакларны алмаганыбыз искә төште. Машинадан чыкканда фата ишеккә кысылып калды. Бу соңгы тамчы иде. Миңа тормыш ниндидер кисәтү ясаган кебек тоелды.

Калганын мин инде хәтерләмим дә. Әнинең аптыраган, егетемнең борчылган йөзен күрдем. Бөтен кеше безне котларга әзерләнгән. Матур итеп киенгән. Ә мин куркып басып торам. Бары тик аларга карамый кире борылып йөгергәнем исемдә.

Шул көннең кичендә генә үз аңыма килдем. Мин шәһәр читендәге кафеда утыра идем. Телефоныма әллә ничә тапкыр шалтыратканнар. Әниләр елап беткән. Әти сөенеп кайтып киткән. Ул егетемне яратмый иде. Егетем «Ни өчен?» дигән смс җибәргән. Ә мин белмим.

Ни дип җавап бирдең инде? Ул егет белән арагызда мөнәсәбәтләр ничек соң хәзер?

Көләрсең инде. Без өйләнештек. Ләкин кешегә әйтмичә генә. Мин аңа барысын да аңлаттым. Ул башта тыңларга да теләмәгән иде. Аннары ничектер тынычланды. Мине кире кабул итә алды. Мин үзем дә юләр инде. Тормыш миңа дөрес юл күрсәтә. Кияүгә чыкмаска кирәк дигән уй белән чыгып йөгердем бит. Миндә паника башланган иде. Шуның аркасында гына туй бераз вакытка тоткарланды.

Рәсми язылышканнан соң гына якын туганнар белән бәйрәм иттек. Алар, көлеп, иремә бау бүләк иттеләр. «Кәләшең качмасын өчен» диделәр. Ул бау хәзер безнең гаиләбезне ныгыткан билге булып тора. Балаларга сөйләрлек әйбер булды инде. Минем кебек эшләмәсеннәр өчен бер мисал.

«Кәләш туйдан качты»

Кәләшләр ягын белдек. Ә туйдан кәләшләре качкан егетләр үзләрен ничек хис итте икән? Вакыйгага аларның күзлегеннән дә карап китәсебез килә.

Егет исемен һәм кайдан икәнен язмауны сорады, Татарстанныкы икәнен генә яза алам.

«Башта барысы да әйбәт кебек тоелды. Кәләшне өеннән барып алдык. Уеннарда катнаштым. Ул мине сөенеп каршы алды. ЗАГСка кадәр елмаеп барды. «Я соң, син әзерме?», дип аны шаяртып бардым.

Ул үзен башта нормаль тоткан иде. ЗАГСка җитәрәк йөзләре үзгәрә башлады. Мин әллә авырыймы дип борчыла башладым.

Язылышырга безнең чират җитте. Туй маршы уйный. Без әкрен генә барабыз. Һәм кинәт… кәләш туйдан качты.

Мин башта аңышмыйчарак та калдым. Юк инде, булмас дип уйладым. Ә башыма барып җиткәч, ничек оят булганын белсәң. ЗАГС ишек төбендә ике сәгатькә якын башымны иеп утырдым. Миңа нәрсәдер дәшкәннәрен дә ишетмәдем. Без бит бер-беребезне ярата идек. Нәрсә булды соң дип уйладым.

Китәм дигәндә, кәләшем каршыма чыкты. Күзләреннән яшьләр ага, помадалары ашалып беткән, калтыраган тавыш белән нәрсәдер сөйли бу миңа.

Нигә качкан булып чыкты соң?

Ул туйга әбисе биргән муенсаны тагып килергә оныткан. Аларның гаиләсендә шундый бер йола бар икән. Әгәр кыз кеше туйга, нәселдән-нәселгә күчеп килә торган муенсаны такса, гаилә нык була. Ул оныттым дип борчылудан, беркемгә дә әйтмичә кире өенә чыгып чапкан.

Башта мин ачуландым. Аннары кәләшемне юләр дип уйладым. Яраттым инде. Өйләнештек шулай. Икенче тапкыр язылышуга барганда аның кулын кысып тоттым. Ул бер кулы белән әбисенең муенсасын тотып барды.

Юләр инде. Бәлки шуңа яратамдыр…

Беренче төннән куркып качкан

Тагын бер кәләш тарихын язмый кала алмадым. Баксаң, аның туйдан беренче генә качуы түгел икән. «Мин курыктым. Яраткан кешемә кияүгә чыгарга теләсәм дә, алда нәрсә булачагын белеп, куркып качтым», — дип сүзен башлады ул. Исемен язмаска кушты.

Барлыгы ничә тапкыр качтың соң?

Өч. Өчесен дә яраттым. Туй килеп җиткәч кенә миндә курку хисе кабына башлады. Миңа балачакта әниләр туй киче турында бик куркыныч итеп сөйләделәр. ЗАГСка килеп җитәрәк шуларның барысы да исемә төшеп, мин курка башлый идем. Беренче тапкыр качканда мине аңладылар. Яратмаган, әзер түгел икән дип яла якмадылар. Икенче егеттән качканнан соң мине бер атна буе өйгә кертмәделәр. Әни бик каты әрләде. Үзе гаепле иде бит. Сөйләмәгән булса, яисә башка төрле итеп аңлатса, миндә мондый травма булмас иде. Өченче егет, үзен ташлап киткәч, миннән баш тартмады. Көтәм сине, яратам диде. Без әлегә очрашып йөрибез. Мин әле әзер түгел. Ул аны аңлый.

Психолог фикере

Кызык та, аяныч та, кызганыч та. Кызлар нигә кача икән? Бәлкем бу аларның психик халәтенә бәйле рәвештә була торгандыр? Шуны ачыклар өчен мин КФУ Психология һәм мәгариф институты доценты, психолог, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллинга мөрәҗәгать иттем.

«Кеше башта бер-берсе белән кызыксына. Бу мөнәсәбәттә беренче стадия булып тора. Бу стадия очрашканчы да, очрашу барышында да була ала.

Икенче стадия — кешенең кадерен белү. Бу стадиядә кеше мөнәсәбәнең кадерен белә башлый. Сөенә, кешегә ияләнә башлый.

Бу стадиядән соң мотив стадиясе килә. Бу стадиядә кеше өйләнешү турында уйлый башлый. Кайбер очракларда кияүгә чыгасы кызлар беренче генә стадиядә була. Алар гаилә тормышын башларга әзер булмый. Ул кызыксыну булганга ЗАГСка бара. Кияүгә чыгарга әзер булмаганын аңлап кача.

Кәләшләр гадәттә үзләре теләмичә кияүгә чыкканда качалар», — дип сөйләде Рамил Гарифуллин.