Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәллүр каләм» иясе Фәгыйлә Шакирова: «Кызык эзләүчеләр минем каналда тукталмаячак»

YouTube каналында бер ел эчендә 22 мең язылучы туплап өлгергән «Тормыш мизгелләре» тапшыруын алып баручы, блогер һәм журналист Фәгыйлә Шакирова журналистларның «Бәллүр каләм» бәйгесе лауреаты булды. «Бәллүр каләм» алган беренче татар блогеры белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Бәллүр каләм» иясе Фәгыйлә Шакирова: «Кызык эзләүчеләр минем каналда тукталмаячак»
Фәгыйлә Шакированың шәхси архивыннан

Фәгыйлә Шакирова - профессиональ журналист. 90нчы елларда татар телевидениесендә уңышлы эшләвенә карамастан, ул өлкәдән китәргә карар кыла һәм башка юнәлештә эшли башлый. Дистә еллардан соң Фәгыйлә кабат яшьлектә сайлаган һөнәренә кайта, Ютубта блог ачып җибәрә, бәйсез рәвештә блогын алып бара. Бер ел эчендә аның татарча блогына язылучылар саны 22 меңгә җитте. Күп кенә сюжетлары йөзәр мең карау җыя.


Фәгыйлә, әйтегез әле, сезнеңчә блогер кем ул?

Үземне блогер дигәч, әллә ничек булып китә. Мин бит журналист. Менә шулай туры килде: ютуб каналында үземә блог ачтым. Ютубта платформа, контент булдыру, язылучылар туплау — татарлар өчен кара урман. Моңа кадәр шундый фикер яши иде.

Блогер ул — үзенең блогын алып бара, үз фикерен әйтә, үзенә контент, тыңлаучылар булдыра. Кызык булган һәм ниндидер мәгълүмат биргән блогерларга гына язылалар. Мәсәлән, безнең татар инстаблогеры — Рәфис Атаказ үзенчә эшли, ул ниндидер фикерләр әйтә, халыкны уйландыра. Аның тормыш тәҗрибәсе барлыгы күренеп тора.

Безнең дөнья бик чуарланды бит хәзер. Инстаграмга керсәң, ул татар әбиләре үзләренең миссиясен онытты бугай. Алар оныклары белән кызык ясап йөриләр. Ул безнең өлкән буын чылбыры, без алардан нәрсә булса да өйрәнеп калырга тиеш.

Мин блогерлар арасында ниндидер фикер әйтүчеләрне эзлим. Блогер дисәк тә, без халыкны тәрбияләргә, аңа нәрсәдер бирергә тиеш.

Блогерлык журналистикадан нәрсәсе белән аерыла соң?

Мәсәлән, мин тулаем суверен блогер. Мин теманы үзем табам, үзем тамашачы белән элемтә булдырам. Журналист бит ул газетага яза, я телевидениедә эшли, ул бәйле. Дөрес, алар арасында бәйсез журналистлар да бар. Блогер-журналистлар алар тулаем үзләренең платформаларын булдырып, үз фикерләрен белдерәләр, нәкъ үзләрен укый торган аудитория тудыралар. Алар чын мәгънәсендә бәйсез.

Үзегез нинди дә булса блогерлар эшчәнлеген карап барасызмы? Сезнең өчен үрнәк блогерлар бармы?

Алай карап утырырга вакытым да юк. Менә хәзер әле яңа гына инстаграм блогерларын күзәтә башладым. Интернет аша мин күбрәк төрле газеталарның электрон вариантын күзәтеп барам. «Tatarstan news», «Интертат», «Матбугат.ру»ны укыйм. Күбрәк рәсми чыганаклар ошый. Шәхсиләрдән, Рәмис Латыйповны яратып укыйм, ул курыкмыйча яза торган журналист. Татар журналистлары арасында әйдәп баручыларның берсе дип уйлыйм аны. Блогер буларак та сәхифә алып бара. Аның ютуб каналына да язылдым әле. Үз фикерләрен башка социаль челтәрләрдә дә әйтә.

Хәзер күбрәк юмористика алып баралар бит, шуңа күрә мин әлегә алай җитди итеп үзенең блогларын алып баручы татар журналистларын күрмим. Алай үрнәк алырлык кеше дә тапканым юк.

Ни өчен нәкъ менә ютубны сайладыгыз?

Инстаграмга мин әле берничә ай элек кенә кердем. Анда бит 48 секунд эчендә фикереңне белдерергә кирәк. Мин тапшырулар алып барырга өйрәнгән журналист. Ул вакыт эчендә нәрсә генә әйтеп тә, нәрсә генә күрсәтеп бетереп була соң? Аннары инстаграмның аудиториясе дә икенче төрле. Монда — ютубта рәхәтләнеп тулы канлы тапшырулар эшләргә була.

Сезгә блогерлык эшендә кемнәр булыша? Кемнәр төшерә? Видеоларны монтажлауны да үзегез эшлисезме?

Беркем дә булышмый. Үзем генә эшлим. Алай өйрәткәнне дә бик яратып бетермим кайвакыт. Мин тулаем бәйсез — үзем табам, төшерәм, монтажлыйм. Дус журналистлар арасында Гамил Нур фикерләрен тыңлыйм, аның белән киңәшләшеп алган чакларым була. Ул көчле журналист та, аннары интернетны бик яхшы белә, аңлый. 

Каналыгызда сез күп төрле темаларны яктыртасыз: яшьләргә кагылышлылары да, олырак яшьтәгеләргә кызыклы булганнары да бар. Шулай да сезнең аудиториягез кемнәр?

Минем аудитория яшькә карамыйча телебезгә, гореф-гадәтләребезгә һәм, гомумән, татар милләтенә битараф булмаган кешеләр дип әйтер идем. Алар арасында егетләр дә, кызлар да, урта яшьтәгеләр дә, олылар да бар. Кызык эзләүчеләр минем каналда тукталып калмаячак. Яшьләрне күрсәтсәм дә, күп очракта ниндидер милләт белән бәйле булган проблемасын күрсәтәсем килеп алынам. Безнең бүгенге көндәге төп проблемаларның берсе ул — тел, милләт мәсьәләсе. Бик яңгырый торган сүзләр яратмасам да, әйтәм: без милләткә хезмәт итәргә тиеш.

Мин сюжетларыма әбиләрне дә кертәм. Алар бит оныкларын тәрбияләүчеләр. Бәлки, берәр нәсыйхәтне тыңлап, яшьләр икенче төрлерәк итеп тәрбияли башлар балаларын. Җитди тапшыруларда эшләгән кеше буларак, кызык эзләп йөрмим. Банкта эшләгәндә татар телендә беренче финанс турындагы «Алтын тәңкә» дигән тапшыру эшләдек. Мин тагын да шундыйрак җитди тапшыруларга әйләнеп кайта алыр идем, ләкин хәзер миңа теманы тамашачы үзе бирә. Алардан килгән сораулар, шикаятьләрдән чыгып эшлим тапшыруларымны.

Соңгы тапшыруларымда күбрәк тормыш темасы кереп китте. Пандемия вакытында кеше бикләнеп торды, гаилә ара мөнәсәбәтләр өскә калкып чыкты. Икътисад та түгел, сәясәт белән хәзер кеше бөтенләй кызыксынмый, кризис, дефолтлар да кызык түгел аңа. Гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган тапшыруым бик күп комментарий җыйды, халыкны битараф калдырмады. Теманың кызыклыгы аста калдырган комментарийлардан күренә.

Татар аудиториясе нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Мин массага — гади халыкка эшлим. Ул — авыл кешесе дә, шәһәр кешесе дә була ала. Хәзерге вакытта безгә радио, телевидение аша Европа кыйммәтләре үтеп керә. Ә безнең аудитория кечкенә чакта әби-бабай тарафыннан тәрбияләнгән кешеләр, авыл яисә татар мәктәпләрендә белем алганнар, авылдан шәһәргә күчеп киткән кешеләр. Алар үзләренең асылын, татарлыгын эзлиләр. Шундый ук, үзләренә якын, таныш, аңлаешлы булган фикердәш дусларга мохтаҗ. Үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга тырышалар. Башка чыганаклар биргән мәгълүмат аның хәтле үтемле булмаска мөмкин. Без бит татар, безгә безнекеләр — үзебезнекеләр нәрсә әйтүе кызык. Нәсыйхәт эзләүчеләр дә бар.

Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында шоу-бизнес күбәйде, йолдызлар тормышы беренче урынга куела. Минемчә, алар кирәгеннән артык хәтта. Моны дөрес күренеш дип санамыйм.

Халык җыр-бию, шоу, юмордан туйды. Бездә деградация бара. Кешеләрнең төптән уйлыйсы, уйланасы килми башлады. Безнең тәрбияне, гореф-гадәтләрне оныта, югалта бара. Буын чылбыры өзелергә тиеш түгел. Менә бу сорау бик борчый мине, куркыта.

Сюжетта төшәргә, сөйләргә теләмәгән геройларыгыз булдымы? Аларны ничек күндерә идегез?

Андый карышкан кешеләр булмады. Шулай да бер тапкыр геройны арттан гына, йөзен күрсәтмичә төшердем, шулай сөйләштек аның белән. Ләкин аны тавышыннан таныганнар иде. Аннары аңа танышлары: «Без сине таныдык», — дип шалтырата башлаган. Ул тапшыру ике көн эчендә 25 мең карау җыйды. Шул герой белән таныштырган кеше шалтыраткач, сюжетны каналдан алып атарга туры килде. Югыйсә, без аның исемен дә үзгәрткән идек. «Исеме дөрес түгел бит, ул бит болай», — диючеләр дә күп булды.

Соңыннан белдем, ул видео белән муллалар шушы герой сөйләгән язмышны күрсәтеп, мәчеттә дәрес тә алып барганнар.

Катнашасым килә, ләкин мин оялам диюче берничә ханым булды. Андыйлар телефоннан тавыш яздырып калдырдылар. Шулай да хәзер кешеләр кыюланып китте: йөзләрен күрсәтергә курыкмый башладылар.

Фәгыйлә, кайбер сюжетларыгызны 40ар мең кеше караган, арада әзрәк каралганнары да очрый. Моны күреп, кәефегез төшмиме? Бу саннарга бәйлеме сез?

Мин бөтенләй бәйле түгелмен андый әйберләргә. Хәзер инде мин теге яисә бу сорауны күтәргән очракта якынча күпме кеше караячагын сизәм. Күрәзәче кебек беләм. Каналымда тагын да җитдирәк мәсьәләләрне күтәрергә ниятем бар, әлегә аудиторияне үземә ияләштерәм. Бүген халык аны уйланырга мәҗбүр иткән темалардан кача. Аз каралган тапшыруларның булуы шуны раслый. Мәсәлән, шундыйлар арасында милләт проблемасына кагылган тема бар.

Каналымны бизәргә кирәк, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Шаблоннар белән, башкаларга охшатып эшлисем килми.

Бүгенге телевидениегә нәрсә җитми?

Алар бик матур эшлиләр, тырышалар. Ләкин миңа калса, күбрәк халык арасында булырга кирәк. Студиядә төшерелгән тапшыруларны кыскартыр идем мин, мәсәлән. Татар мохите булган җирдә булырга кирәк.

Гомумән, ютубта блогер булып акча эшләп буламы соң?

Ул сорауны миңа бик еш бирәләр инде. Мин бит бер ел эшләп, бер генә реклама сюжеты да ясамадым. Тәкъдим итүчеләр булды.

Блогер миллионник түгел бит мин. 20 меңнән артык язылучысы булган татар блогеры гына. Шулай да ачка үлмим, зарланмыйм. Аллаһка шөкер, мин «Сөембикә» журналында эшлим: аларның ютуб каналын да үстерәбез.

Сезнең ютуб каналында 22 мең язылучыгыз бар. Бу күпме?

Бу күп. Монда инстаграмдагы кебек раскруткалар ясатып, рейтингны күтәреп, язылучыларны сатып алып булмый. Карауларны да арттыра алмыйсың. Юкка гына бит, ютубтагы 1 язылучы инстаграмдагы 100 кешегә тиң дип әйтмиләр. Аудитория дә аерыла, ютубта булганнарның күбесе инстаграмда утырмый. Мин тапшыру саен үземнең ватсап номерымны күрсәтәм, шулай итеп тамашачылар белән элемтәдә торам. Башкортстан, Казахстаннан язалар. Башка өлкәләрдән, мәсәлән, соңгы тапкыр Петербург, Самара, хәтта Барселонадан да элемтәгә чыктылар мине карый торган кешеләр.

Сезнең блог бу 22 мең язылучыны бары 1 ел эчендә генә туплаган. Популярлык казану өчен татар аудиториясе белән нинди алымнар аша эш итәргә кирәк?

«Фәгыйлә, син шундый мөлаем, авызымны ачып тыңлыйм сине. Синдә ниндидер магнетизм бар», — дип әйтәләр миңа еш кына. Белмим. Димәк, халыкка кызыклы темаларны күтәргән сюжетлар эшлим. Камера каршында мин үзем булып калам, бервакытта да кыланмыйм.

Заманында радиода «Сезнең хатлар» дигән тапшыру алып бара идем. Бәлки, тамашачы белән эшләү шуннан килгән тәҗрибәдер ул. Син үз тамашачың белән элемтә булдырырга тиеш. Шул ук вакытта алар белән ихлас булып, бер-берегезне тоемлау, аңлау да кирәк.

Блогер булу кыенмы? Теләгән һәр кеше дә блогер була аламы?

Аның өчен сөйли һәм үзеңне камера каршында тота белергә кирәк. Блогерлар алар бит уйнамый, үзләрен, тормышларын күрсәтә. Дөрес, мин үзем турында сөйләмим, башкаларны төшерәм. Гыйбрәтле, проблемалы мәсьәләләргә тукталам. 

«Татмедиа» җитәкчелегенең татар матбугатына битараф булмавы шатландыра. Татар блогерлык мәктәпләре, курслары эшләп килә. Ютуб каналы буенча оештырылган лекцияләрдә булырга туры килде. Анда үземә бик бик күп файдалы мәгълүмат алдым.

Бәлки, миннән соң да үз каналларын ачарга теләгән татар журналистлары табылыр. Хәзерге көндә рәхәтләнеп эшләргә була. Яхшы, сыйфатлы контент игътибарсыз калмаячак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100