Бака шулпасы, тавык тәпие, Джеки Чан җырлавы һәм «хунбао» - Кытайда Яңа ел каршылавым | intertat.tatar

Бака шулпасы, тавык тәпие, Джеки Чан җырлавы һәм «хунбао» - Кытайда Яңа ел каршылавым

Кытай Яңа елы Россиянекеннән нык аерыла. Чыршы, гирляндалар һәм Кыш бабай урынына экзотик ризыклар, акчалы кызыл конвертлар һәм аждаһалар килә анда.

Кытай халкы өчен Яңа ел тормыш, табигать яңаруын аңлата, алар аны «Яз бәйрәме» дип атыйлар. Әлеге бәйрәмне ай календаре буенча каршылыйлар, һәр елны аның датасы төрле вакытка туры килә.

Былтыр кытайча Яңа ел 12 февральдә узды. Ул вакытта мин Кытайның Цзинань шәһәрендәге Шаньдун Унивеситетында кытай телен өйрәнә идем. Туган йортым, гаиләм һәм дусларымнан алты мең чакрым ераклыкта булдым. Шуңа да карамастан, бу Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды. Моның өчен минем «кытай гаиләмә» зур рәхмәт.

Кытай гаиләсендә үткән каникулым

Моңа кадәр ярты ел элек Лондонда инглиз теле буенча курслар үткән идем. Шул вакытта Кытайдан килгән бер кыз белән танышкан идем. Аның исеме Сюэ Бин. Минем кытай телен өйрәнүемне һәм тиздән бер елга Кытайга укырга барырга җыенуымны белгәч, ул бик гаҗәпләнде. Бер-ике сәгать эчендә без инде яхшы дусларга әйләндек, телефон номерларын алыштык. Ә икенче көнне мин самолетка утырып, туган ягыма очтым. 

Бер генә көн аралашкан булсак та, Сюэ Бин мине онытмаган булып чыкты. Сентябрьдә Кытайга килүемне белгәч, октябрь аенда буласы каникулларымны үткәрергә үз гаиләсенә чакырды. Ул гаиләсе белән күрше Тяньцзин шәһәрендә яши иде. Шулай итеп, мин гомеремдә берничә сәгать кенә аралашкан кыз янына кунакка киттем. Мин бер атна буе аларның йортында яшәдем, аның әти-әнисе белән якыннан таныштым. Әти-әниләре бик кунакчыл кешеләр иде, кызларының чит илдән дусты булуына нык шатландылар.

Иптәш кызымның әти-әниләре мине Кытай гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, үзләренә генә хас булган ризыклар белән сыйладылар. Шулай ук Россия халкы турында, бездә үтә торган бәйрәмнәр, йолалар турында да сораштылар.

Башта минем исемне кытай теленә якылаштырып «Ай-лин-на» дип әйтергә бик тырыштылар. Ләкин алар өчен ул бик озын һәм җайсыз булып тоелды. Шуңа алар мине исемемнең соңгы иҗеге буенча «На На» диеп йөрттеләр. 

Мин аларга «ханым» һәм «әфәнде» дип эндәштем. Берничә көн үткәч, дустымның әнисе: «Син безгә үз кызыбыз кебек инде. Безгә „әти“ һәм „әни“ дип эндәшсәң, без шат булырбыз», — диде. «Әни» сүзе кытайча рус телендәге кебек «мама» була, ә «әти» — «баба» дип тәрҗемә ителә. Шулай итеп, мин чит илдә, туган йортымнан алты мең чакрым ераклыкта, гаилә җылысын хис итә алдым.

Бүләккә — «хунбао»

Шушы кыска гына вакыт эчендә без алар белән бик якынайдык. Ярты ел узып, Яңа ел яллары җитте. Кытайдагы «әтием» һәм «әнием» минем шундый мөһим бәйрәмдә ялгыз гына калуымны белгәч, кабат үзләренә кунакка чакырдылар. Мин аларның чакыруын кабул иттем һәм тиз арада Тяньцзин шәһәренә юл тоттым.

Минем килүемә бәйрәмгә барысы да әзер иде. Йорт бизәлгән, стеналарга кызыл җепләрдән иероглифлар рәвешендә эшләнгән әйберләр эленгән, тәрәзәләргә матур рәсемнәр ябыштырылган. Бу бизәкләр киләсе елда йортка бәхет, сәламәтлек һәм байлык китерергә тиеш икән.

Тиздән дустымның олы апасы Ли Юнь, аның ире Мин Дже һәм уллары Сяо Джан әти-әнисен Яңа ел белән котларга килеп җиттеләр. Сяо Джан беренче булып әби-бабасы каршына килеп тезләнде һәм идәнгә кадәр башын иде. Болай эшләү кытайча өлкәннәрә карата хөрмәт күрсәтү була. Шуннан соң гына әби-бабасы бәйрәмгә дип әзерләгән бүләкне яраткан оныкка бүләк итәргә тиеш. 

Кытайларда акча бүләк итү гадәткә кергән. Төрле файдасыз бүләкләрне — чәй сервизларын, урын-җир әйберләрен, сувенирларны алар бик яратмыйлар. Акчаны кызыл конвертлар эченә салып бүләк итәләр. Андый конвертлар «хунбао» дип атала. Ә конвертның кызыл төсе шатлык һәм уңыш алып китерергә тиеш дип санала. Сяо Джанга да әби-бабасы Яңа елга бүләк итеп «хунбао» бирделәр. 

Котлашканнан соң, барыбыз да ресторанга киттек, анда башка туганнар белән очрашырга тиеш идек. Безгә дус кызымның әби-бабае, әтисенең олы абыйсы, аның хатыны, балалары һәм аларның үз гаиләләре кушылды. Җыелган кеше шул кадәр күп булып чыкты, без бер өстәл артына сыеп бетә алмадык. 

Табында — бака итеннән шулпа

Табын тулы ризык, өстәлдә ниләр генә юк иде. Яңа ел табынында иң беренче чиратта бик күп балык булырга тиеш икән. Кытайлар фикеренчә, Яңа ел каршылаганда балык ашау киләсе елда муллык һәм байлык китерәчәк. Кытайча «балык» һәм «байлык» сүзләре охшаш яңгырый, икесе дә «юй» диеп тәрҗемә ителә. Безнең өстәлдә балык ашы, кыздырылган балык һәм борычлы соуста пешерелгән балык бар иде.

Өстәл уртасында токмач тулы зур тәлинкәләр тора иде. Кытайда озын токмач — озын бәхетле тормыш символы. Токмачны табынга аерым куялар. Ашаганда ана яшелчә, ит яки соус кушып болгатырга кирәк.

Гадәти булмаган ризыклардан өстәлдә бака түшкәсеннән пешерелгән шулпа бар иде. Балыкның тиресен салдыралар һәм тулысынча, бүлмичә суга салып пешерәләр. Миңа ул балачагымда әбием пешергән тавык шулпасын хәтерләтте. Бака ите дә тавык итенә охшаган, тик тавык ите корырак, ә баканыкы бик йомшак.

Өстәлдә хәтта кыздырылган тавык тәпиләре дә бар иде. Аларны тәмләткечләр кушып, май эчендә кыздыралар. Ашаганда тәпиләрнең үз тәме инде югалган була, тәмләткечләр генә сизелә. Мин бу ризыкны бөтенләй ошатмадым.

Моннан тыш, өстәлдә креветкалар, краблар, яшелчә салатлары, төрле ит ризыклары һәм камырдан төче күмәч бар иде. Барысы да бик күп борыч һәм май белән әзерләнгән. Өстәлдә җиләк-җимеш тә күп иде: карбыз, кавын, ананас, мандарин һәм питайя. Питайяны Кытайда кызыл аждаһа җиләге дип атыйлар. Аның җимешләре бик тәмле булып күренми, алар зур кызыл күркәләрне хәтерләтә. Тик чынлыкта, бу җиләк-җимешләрнең ак йомшак эче шактый тәмле булып чыкты.

«Америка һәм Япония кешесен болай кунак итмәс идек»

Без егермегә якын кеше булуга карамастан, өстәлдәге барлык әйберләрнең яртысын да ашап бетерә алмабыз кебек тоелды. Бу шулай булырга тиеш тә икән. Әгәр барлык ашлар да ашалып бетеп, кичә азагына өстәл буш калса — бу начар билге. Яңа ел мул булсын өчен, өстәл кич буе ризыклар белән тулып торырга тиеш. 

Без күп ашадык, шаярдык, бер-беребезгә матур теләкләр теләдек. Бәлки, табын артында мин, ягъни башка милләт вәкиле булганга микән, еш кына Россия һәм Кытай, Путин һәм Си Цзиньпин дуслыгы өчен тостлар яңгырады.

«Без Россияне бик яратабыз, ул безнең дус дәүләтебез! Сюэ Бинның Россиядән килгән дусты булуына без бик шат! Америка яки Япониядән килгән чит ил кешеләрен мондый мөһим бәйрәмдә гаилә табынына чакырмас идек. Ә син безгә инде туганыбыз кебек, безнең гаиләгә рәхим ит!» — дип минем хакыма тост күтәрде дустымның бабасы.  

Өстәл артында күбесенчә ир-атлар эчте. Кытайлар бөтенләй эчә белми һәм бик тиз исерә. Кабат Кытайга килгәндә рус аракысы алып килүемне сорадылар. Алар фикеренчә, ул бик җиңел үтә һәм аннан иртән баш авыртмый икән.

Дустымның абыйсы Джанг Фу берничә ел элек Россиядә булган һәм анда бер-ике рус сүзләрен өйрәнеп кайткан. Ул күтәргән һәр тост, һичшиксез, «ха-ла-со» яки «выс-кле-се-ни-е» дип кычкыру белән тәмамланды. «Воскресенье» рус телендә бер генә сүзнең мәгънәсен белдерүенә күндерә алмадым аны. Аның фикеренчә, ул «ялларыгыз хәерле үтсен» дигән тулы бер җөмлә дип тәрҗемә ителә.

Пилмән бәйрәме

Рестораннан соң өйгә кайткач, бергәләп пилмән ясый башладык. Бу миңа өйдәге гореф-гадәтләребезне искә төшерде. Тик Кытайда Яңа елга яшелчә һәм креветкалар белән тутырылган пилмән ашыйлар икән. «Яңа ел җиңел үтсен өчен, җиңел ризык ашарга кирәк!» — дип аңлатты миңа дустым. Кытай пилмәннәре безнекеләрдән форма буенча да аерылып тора. Ярымтүгәрәк, вак, кырыйлары матур итеп бөгелгән. Гомумән, Кытайда пилмәнне бик яраталар. Алар табынга берьюлы берничә төрле пилмән куялар. Эре һәм кечкенә, пешкән һәм кыздырылган, итле, яшелчәле һәм хәтта баллы пилмәннәр ясыйлар. Мин дә аларга үзебезнең пилмәннәр турында сөйләдем, берничәне ясап та күрсәттем. «Бу бит ниндидер оча торган тәлинкәләр!» — дип көлде дустымның әнисе.

Бөтен гаилә эшкә кереште, күңеллерәк булсын өчен телевизор кабыздык. Барлык каналлар буенча безнең «Голубой Огонек»ны хәтерләткән тапшырулар бара иде. Шундый ук концертлар, танылган җырлар, Яңа ел белән котлаулар. Тик анда чыршы һәм гирляндалар юк, бүлмә очучы алтын арысланнар һәм аждаһалар белән бизәлгән иде. Артистлар да мин гадәтләнгән Басков яки Киркоров түгел иде. Сәхнә уртасына чыгып Джеки Чан җырлады. Балачакта мин ул катнашкан, бандитлар турында кино карарга бик ярата идем. Аның озын кытай милли халатын киеп, сәхнәдә җырлавын күрү миңа бик кызык булып тоелды.

Көн бик озак үтте. Мин бик арыдым. Диванга ятып, телефоннан фотолар карап ята идем. Шул чакны сәгать инде 23:57 икәнен күреп алдым. Минем өчен Яңа елның төнге уникесе президентның тантаналы чыгышы, шампанлы бокаллар һәм хлопушкылар белән кадерле. Ә без инде табынны җыеп куйдык. Минем дустым янәшә утыра, аның әти-әнисе инде үз бүлмәләренә кереп киткән иде. Өстәлдә хәтта пилмән дә калмады. «Сюэ Бин, сәгать инде 12 тула!» — дип эндәштем иптәш кызыма. «Әйе, соң инде, йоклыйсың киләме?» — дип җавап бирде ул. 

Кытайда Яңа ел җитүне билгеле бер сәгать һәм минутка бәйләмиләр икән. Элегрәк төнлә зур салют җибәргәннәр, әмма хәзер илнең зур төньяк шәһәрләрендә моны тыйганнар. Алар әйләнә-тирәгә күп зыян китерә, имеш, ә Кытайның зур шәһәрләрендә һава болай да бик яхшы түгел. 

Биредә фейерверк шартлату яки уникедә бокаллар күтәрү мөһим түгел, ә якыннарың һәм гаиләң белән булу, аларга рәхмәт сүзләре җиткерү әһәмиятле.