Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь әниләрдән күзәтү: бала табу йортында фотога төшү күпме тора?

Тизрәк кесәдәге смартфоннарга бәхетле, матур мизгелләребезне төшереп алырга ашыгабыз. Бу җәһәттән бала табу йортларындагы тәртипләр һәм бәяләр белән дә кызыксындык.

news_top_970_100
Яшь әниләрдән күзәтү: бала табу йортында фотога төшү күпме тора?
https://pixabay.com/ru

Әни кеше белән яңа туган сабыйны каршы алырга дип, гадәттә, әтигә ияреп бөтен туганнар җыела. Баланы киендергән вакытын, аны әтисе кулына тапшырган минутларны фотога да, видеога да төшерәләр. Шарлар, чәчәкләр, бәхетле елмаюлар, бер-берсен котлаучы кода-кодагыйлар — болар барысы да мәңгелеккә уелып калырга тиешле мизгелләр.

Һәр бала табу йортының үзенең махсус фото һәм видеога төшерүче операторы була. Соңыннан куелган бәягә сатып кына аласың. Кеше күп булганлыктан, кайбер чакта фотоларны берәр ай чамасы көтәргә дә туры килгәли.

7 ел элек Казанның 3нче санлы бала табу йортында кагыйдәләр шулайрак иде. Барысын да төшерделәр дә, фото һәм видео материалларны сатып алырга теләгән ата-аналарга үзләренең телефон номерларын өләшеп чыктылар. Бәяләре истә калмаса да, аның шактый тешли торган булуын гына хәтерлим.

«Биш минутлык эш өчен әз акча түгел»

Лилия Фаткуллина бер ел элек әни булган. «Мин үткән ел Казанның 1нче бала тудыру йортында бала таптым. Бәби белән чыкканда, телисеңме, теләмисеңме төшерәләр. Бәясе шактый булды аның: ялгышмасам, 4800 сум иде. Анда фотолар белән диск, 5-6 фото һәм бер магнит бар иде», — ди Лилия, үзенең бала табу йортыннан чыккан вакытларын искә алып.

Алия шул ук бала табу йортында әле быел җәй айларында гына бала тапкан. «Иремне һәм балаларымны бала табу йортына керттеләр. Фото, видео төшерүне үзебез сорадык. Әтием фикеренчә, аны һичшиксез эшләтергә кирәк, гомергә истә кала торган вакыйга бу. Бер кечкенә видеоролик һәм берничә фото, магнит өчен 3 мең түләдек. Фотоларның сыйфаты белән канәгать калдым. Шулай да 5 минутлык эш өчен, әлбәттә, әз акча түгел. Быел бала табу йортыннан чыкканда башка кешеләр булмады. Шулай туры гына килгәндерме, әллә кешеләр бер-берсе белән очрашмасыннар өчен махсус эшләнелгәндерме, әйтә алмыйм», — дип сөйләде өченче тапкыр әни булган Алия.

Эльвира ханым шул ук бала табу йортында апрельдә булган. «Коронавирус вакытына туры килдек бит. Шуңа күрә берәүне дә кертмиләр иде. Ирем генә кереп алды безне. Фото һәм видеога да үзем телефонга гына төшердем», — диде Эльвира.

«Үземә телефонга гына төшерергә куштылар»

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә күптән түгел генә бала тапкан Алинә болай дип сөйләде: «Коронавирус сәбәпле, иремне сак хезмәте янына хәтле генә керттеләр. Ул балага һәм миңа киемнәрне шәфкать туташы аркылы тапшырды. Калган туганнар ишек төбендә көтеп тордылар. Битлек һәм перчатка кию мәҗбүри иде. Аерым бер бүлмәдә кызымны киендергәндә һәм аннан киенеп чыккач, барыбызны бергә төшерделәр. Аннары материалны безгә шунда ук флэшкага яздырып та бирделәр», — диде Алинә.

Гүзәл Шубинаның бала тудыру йортыннан чыгу вакыты пандемия башланган чорга — 4 апрельгә туры килгән. «Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә таптым баламны. Каршы алырга килгәндә иремне генә керттеләр. Битлек һәм перчатка киеп керде. Ул вакытта бернинди фотографларны да кертми иделәр инде. Баланы киендергәндә үземә телефонга яки фотоаппаратка гына төшерергә рөхсәт иттеләр», — дип сөйләде дүртенче тапкыр әни булган Гүзәл.

Гөлназ да шушы ук бала табу йортында була. «Мин баламны март аенда таптым. Бу вакытта аларның үз фотографы һәм видеооператоры бар иде. Бар нәрсәне дә алар төшерде. Соңыннан 12 фото, бер магнит һәм дисктагы видеоролик өчен 2300 сум түләдек», — диде ул. 

«Сыйфаты ошап бетмәде»

Айсылу Мәхмүтова икенче баласын Казанның 4нче бала тудыру йортында таба. «Үткән елның июнь аенда бәби алып кайттым. Теләгән кеше үз фотографын да алып килә ала иде. Тик аның медицина кенәгәсе булырга тиеш, югыйсә кертмәячәкләр. Бала тудыру йортының үз фотографы да бар иде. Төгәл кайсы көнне чыгасыңны белмәгәч, башка фотограф белән сөйләшеп куеп булмый. Шуңа андагы фотограф төшерде безне, 5 мең тирәсе түләдек аңа. Сыйфаты әллә ни түгел иде, ошап бетмәде. Бер дә булмауга караганда яхшырак инде.

Дүрт ел элек беренче баламны Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә тапкан идем. Андагы фотограф белән видеооператорларның эше яхшырак иде», — дип искә алды Айсылу.

Казанның «Кызыл хач» бала тудыру йортында быел җәй көне бала тапкан Лиана да фотографның эшеннән канәгать булмаган. «Туганнарны керттеләр эчкә. Ул көнне кеше күп булды. Үз телефоныңа яхшы итеп фотога төшеп булмый. Видеооператор, шунда ук фотограф та ашыгып-ашыгып кына төшерделәр. Фотоларның нинди булачак икәнен күргәч, миңа ошамады һәм без алмадык. Видеода исә башка ят тавышлар ишетелә иде. Үзебез генә төшердек. Сыйфат дигән әйбер юк анда, барысы да акча өчен эшләнгән. Бөтенесен дә тизрәк төшереп алырга ашыгалар», — диде ул.

Хокукый яктан дөресме?

Бу бәяләрнең, тәртипләрнең каян барлыкка килүен белергә теләп, Казан шәһәренең 1нче бала табу йортына да шалтыраттык. «Алар бит, гомумән, башка оешма. Үзләреннән сорагыз. Бөтен сорауларыгызны да аларга бирегез», — диделәр. Бер фотограф кызның телефон номерын да бирделәр, тик ул инде күптән анда эшләми булып чыкты.

Казанның 4нче бала табу йортында яшь әниләрнең үзләренә телефонга төшерергә дә рөхсәт итәләр икән. «Безнең үзебезнең фотограф бар. Барысын да ул төшерә. Бәяләре һәм калган барлык мәгълүматлар да бар. Теләгән вакытта аның белән һәркем таныша ала. Гадәттә, әниләр бала тудыру йортыннан чыкканда, төшерергә кирәкме, юкмы икәнлеген үзләре әйтә», — дип аңлаттылар анда.

«Әлбәттә, хокукый яктан ананың үзенә төшерергә рөхсәт итмичә, башкаларга рөхсәт итү дөрес түгел. Ул фотографларның бала тудыру йортлары белән мөнәсәбәтләре яхшыдыр. Әлегә берәү дә шикаять белдергәне юк, шуңа күрә ул алга таба да шулай ук дәвам итәчәк», — дип белдерделәр кулланучылар хокукын яклау үзәгендә.

Барлык бала табу йортларында да тәртипләр бер төрлерәк икән. Баланың беренче фотолары өчен ким дигәндә 3-5 мең сум түләргә кирәк. Яшь әти-әниләр сатулашып тормый, әлбәттә. Бу бит кабатланмас мизгелләр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100