Күп бала әнисе: «Ирем әйбәт булмаса, биш бала алып кайтмас идем» | intertat.tatar

Күп бала әнисе: «Ирем әйбәт булмаса, биш бала алып кайтмас идем»

Балык Бистәсе районында яшәүче Мөхәммәтҗановлар - күп балалы гаилә. Әлеге гаиләдә кунакта булып кайттык.

Алсу һәм Фәйзенур Мөхәммәтҗановларның яшь аермасы — 12 ел. Гаилә корганда Алсуга — 18, ә Фәйзенур абыйга 30 яшь булган. Гыйнварда гаилә булып яшәүләренә 25 ел булачак. Алсу һәм Фәйзенур Мөхәммәтҗановларның барлыгы 5 баласы бар. Дүртесе кыз, берсе малай. Энҗегә — 24, Булатка — 21, Лилиягә — 19, Нәфисәгә — 5 һәм Мәдинәгә 1 яшь. Булат шушы кызлар арасында икенче бала булып дөньяга килә. Шулай ук Фәйзенур абыйның икенче никахтан да бер малае бар. Ул малай кечкенәдән үк шушы бердәм гаиләгә кайтып йөргән, хәзер дә ул туганнары белән аралашып тора. Балалары әтиләрен бик яратуларын, хөрмәт итүләрен аңлаттылар, Фәйзенур Мөхәммәтҗановның бик шәп әти икәнлеге турында сөйләп бирделәр.

«Хәзерге әтиләр артык әйбәт»

Алсу Мөхәммәтҗанова иренең балаларына карата мәхәббәтен шунда ук әйтеп узды.

«Минем ирем бик әйбәт, бала җанлы әти. Ул әйбәт булмаса, биш бала алып кайтмас та идем, балаларны нык ярата. Гаиләбезнең телефонда үз төркеме бар, көн дә хәлләрне сорашып, язышып торабыз. Һәр көнне балалар әтиләренә дә, миңа да шалтыратып, хәлләрне белешеп торалар. Кечкенәләр бигрәк тә әтиләре янында чуала.

Минемчә, тәрбия күбрәк әниләр кулында булырга тиеш. Балаларны тәрбиялисе дә юк, алар тик безне кабатлый, үзебез үрнәк без аларга. Балалар тәрбияләгәндә китаплар укыйбыз димәс идем. Аларга дини тәрбия бирелде, шуңа күрә барысы да тәртипле. Мәсәлән, кайчагында ялгыш кына «дурак» дип әйтсәң, Нәфисәсенә хәтле «Аллаһы Тәгалә күрә бит, ярамый», — дип тора», — дип аңлатты Алсу ханым.

Ул бүгенге көндә әтиләрнең дәрәҗәләре төшүен хәзерге заманга бәйләп аңлатты.

«Элек әтиләрнең дәрәҗәләре югары булган. Элек бит күпчелек хезмәт физик көч сораган: үгез белән җир сукалау, утын ягу дисеңме… Алар күпчелек ир-ат кулында булган. Хатыннар күбрәк өйдә утырган, бала тәрбияләгән, акчаны ирләр эшләгән, тормышны алар алып барган. Ә хәзер хатын-кыз акчаны ир-аттан да күбрәк эшли.

Тик барыбер бүгенге көндә әтиләргә хөрмәт, дәрәҗә бар дип уйлыйм. Барыбыз да өйдә булганда өстәл янына бергә җыелышып, утырып ашыйбыз. Әтиебезнең соңрак кайтасы булса, ул гел: «Мине көтеп тормагыз, балаларны ашат», — дип әйтә. Аннары, хәзерге әтиләр артыгы белән әйбәттер, элек барыбер аталар коры, усал булганнар. Хәзер балаларны артык каты яраталармы соң алар…» — дип сөйләде Алсу апа.

«Әти юлдан башта баканы чыгарган, аннан машина белән үзе чыккан»

Мөхәммәтҗановларның беренче кызлары Энҗе әтисенең балаларны хәтта әниләреннән дә яклавын әйтә.

«Һәр кешегә үз әтисе иң әйбәте булган кебек, минем дә әтием безнең өчен иң яхшысы. Ул шундый нечкә күңелле, беркайчан да безне кыерсыттырмас. Әгәр безгә әни кыек сүз әйтсә, „тимә минем кызларыма, улыма“ дип, әнигә дә эләгә иде. Һәркөн иртән безнең хәлләребезне белә, безнең өчен үзебездән дә күбрәк борчыла, шатлана. Ул шундый ачык, яхшы күңелле, ул сөйләгәндә кеше аның авызына гына карап тора. Әтинең ул ягын, Аллага шөкер, мин үземә алганмын. Сүзгә кесәгә кермибез, аның өчен әтигә мин бик рәхмәтлемен», — ди Энҗе. — Әти һөнәре буенча шофер. Ул күп еллар зур машиналарны иярләде. Хәзер социаль хезмәткәр булып эшли.

Аны эшендә дә яраталар, хөрмәт итәләр. Ул матур итеп гармунда уйнап җырлый, балык тотарга ярата. Балык тотарга җибәрсәң, без сүз дә әйтмәсәң, су буенда кунып та калуы бар. Ул хайваннарны да бик каты ярата. Авылга кайтып килүем була, сарайда әтинең хайваннар белән сөйләшкән тавышлары ишетелә башлый. Кайвакыт «ә?» дип тә куям, ул «сиңа әйтмим”ди.

Песиләр, этләр өчен үлеп тора инде, алар өчен гел ашарга ташый, шуңа күрә дә безнең ишегалдында бервакыт 8-10 мәче яшәде. Аннары таралашып беттеләр. «Каян киләләр болар?”- дип сорасаң, бөтен мәче безгә үзе кайткан булып чыга. Без аның каян килгәнен беләбез инде. Бервакыт «Урал» машинасында барганда, әти юлда бака торганын күргән. Әти зур машинасын туктатып, башта баканы чыгарган, аннары гына үзе узган.

Безнең өчебез олы, ике кечкенә кызыбыз бар. Шуңа да буш вакыт юк диярлек, авылда эш һәрвакыт күп. Безнең сарай тулы маллар, Аллага шөкер, казы, чебеше дигәндәй. Әти кич җиткәч кенә өйгә керә. Мин Казанда яшим. Сагынышып 1-2 көнгә генә кайтабыз, кайткач сөйләшер сүзләр бетми инде».

«Кыз бала әнисе яклы булырга тиеш, ә син әтиең яклы»

Энҗе әтисенең мәхәббәтен сүзләр түгел, ә гамәлләр белән күренгәнен аңлатты.

«Әйтәләр бит, әтиләрнең мәхәббәте башка төрле, сүзсез дип. Чыннан да шулай. Әти үзенең безне яратканын, сүзләр белән түгел, гамәлләре белән күрсәтә. Тик әни барыбер дус кыз урынына да, әти белән алай ук ачылып сөйләшеп булмый. Ләкин ярдәм кирәк булса, авырлык килгәндә, сөенеч булганда, барысын да уртаклашабыз. Барлык авырлыкларны да әйтмәсәк тә, сөенечне икесе белән дә аерым-аерым шалтыратып бүлешәбез. Хәзер интернет заманы, видеоэлемтәдән сөйләшәбез, рәхәт заман», — ди ул.

Энҗе кечкенә чагында авыр операция кичергән булган, ә Фәйзенур абый кызы янәшәсеннән китеп тә карамаган.

«Әтинең мине орышканын бөтенләй хәтерләмим. Кечкенә вакытта өчебез дә — Булат, Лилия һәм мин бик каты шаярыша идек. Энекәшем белән сеңлемне әти почмакка бастыра иде. Мин ниләр генә эшләмим, минем дә почмакка басасым килә, юк, мине бастырмый. Бәлки, беренче кыз булгангадыр. Бәлки, ул мине жәлләгәндер, чөнки миңа өч яшьтә операция булды.

Аягым бик каты пешеп, ботымнан тиремне кисеп алып күчереп утырттылар, аягымны үтүк белән ябыштырганнар иде. Мин хастаханәдә әти белән яткан идем, чөнки энем Булат әле кечкенә, әни аны имезә иде. Шуңа әни минем белән ята алмады. Әти гел янымда булды, операциядән соң да хәлемне күреп торды, бәлки шуңадыр, әтинең миңа беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады. Үзем дә әти кызы идем, хәзер дә шул. Әни безнең һәрвакыт: «Кыз бала анасы яклы булырга тиеш, ә син атаң яклы», — дип әйтә иде. Әтине яклап, әти мине яклап, шулай бер-беребезне «обидага» бирми идек без», — дип сөйләде Энҗе Мөхәммәтҗанова.

«Сигарет биргәннәр, конфет юкмы?»

Энҗе сөйләвенчә, Фәйзенур абыйның яраткан шөгыле — балык тоту.

«Әйткәнемчә, безнең әтинең иң яраткан шөгыле — балык тоту. Аңа балык булса, дөньялары онытыла, арыганнары бетә, чирләре китә. Әти белән бергә балыкка барганда, һәрвакыт кармак рәтли, бергә мәш килә идек. Әти белән нәрсәгә тотынсак, шуны эшләргә була. Кулы эш белә, Аллага шөкер. Әти, әни, барлык туганнарым белән дә мөнәсәбәтләребез искиткеч. Һәрвакыт шулай булсын, күз тимәсен. Миңа шундый тәрбия биргәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтле. Шундый күп туганнарым булган өчен рәхмәтле, без бер-беребез өчен үлеп торабыз. Аллага шөкер, олыларын олыларча, кечеләрен кечечә яратабыз», — ди ул.

Энҗе әтисенә бәйле кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.

«Әти белән булган кызыклы вакыйгалар бик күп. Мин кечкенә вакытта — 3-4 яшьтә урамга чыккан идем. Әти анда күрше абыйлар белән тәмәке тартып торган. Мин әтигә: «Әти, үскәч мин дә сигарет тартам, яме», — дигәнмен. Аннан соң кечкенә рулонлы пакетны тапканмын да, әнидән: «Бу нәрсә?» — дип сораганмын. Әни: «Бу пакет, кибеттән мәмәйләр алып кайтырга», — дип әйткән. Берзаман мин югалганмын, яз көне бу. Мине ташудан да, бура эчләреннән дә караганнар, эзләмәгән бер җир дә калмаган. Аннары берәр сәгатьтән соң мин төшеп киләм икән, кулда пакет, аның эчендә сигарет. Кибеткә менеп, әтигә тәмәке алганмын, әле бөтен кеше алдында әтигә аракы да бирегез дип елаганмын. Шуны яздырып алып төшкәнмен. Әле әни миннән: «Әтиеңә сигарет алгач, ник миңа конфетлар алмадың?» — дип сораган. Мин «бирмәделәр» дип әйткәнмен.

Беркөнне әтигә порталга — госуслугига документлар килергә тиеш иде, аның электрон адресы минем исемдә. Әтигә аңлатам инде: «Әти, синең госуслугида емайлың минеке дим, мин җыеп бирермен», — дим. Әти миңа: «Кызым, нинди маймыл ул?» — дип сорап җибәргән.

Безнең өйдә, Аллага шөкер, бөтен кеше позитив», — ди Энҗе.

«Хәзердән үк әтигә охшарга тырышып яшим»

Булат Мөхәммәтҗанов әтисенең үзләре өчен үрнәк булуын билгеләп узды.

«Әти белән күп сөйләшкән тема — ул машиналар, авыл хуҗалыгы турында. Дөньяда нинди яңалыклар бар, шуларны сөйләшәбез. Әти белән мин барлык эшне дә эшләргә яратам, нәрсә эшләсәм дә, әти белән эшлисе генә килеп тора. Кечерәк вакытта без әти белән бер тапкыр балыкка барган идек. Ул көнне балык эләкмәсә дә, бик күңелле булып истә калган. Без авылның бер башыннан икенче ягына кадәр җәяү киттек, әти кызык вакыйгалар сөйләде. Үземнең әтиемә охшарга теләр идем, ул безнең өчен үрнәк. Хәзердән үк аңа охшарга тырышып яшим!» — диде Булат.

«Безнең өйдә төп орышучы — әни»

Лилия Мөхәммәтҗанова да әтисенең мәрхәмәтле, юмарт икәнен билгеләп үтте. Шулай ук аның белән бергә яратып башкара торган эшләр хакында да сөйләде.

«Безнең әти бик әйбәт, бала җанлы, юмарт кеше. Барлык кешеләргә, балаларга, хәтта хайваннарга да мөнәсәбәте әйбәт. Ул алар белән сөйләшеп, жәлләп йөри. Безнең өй инде мәчеләр белән тулган, барысын да әти жәлләп, урамнан алып кайта. Аннары аларның 11 -12шәр балалары туа, шуларны без ашатабыз. Чыннан да, ул без дип, балалар дип яши. Күп әтиләрне балаларын икенче урынга куюларын беләм, ә әти без нәрсә әйтсәк тә, үзенең эшен дә ташлап, шунда ук килеп җитә.

Әти белән без күп сөйләшмибез. Телефоннан сөйләшкәндә аның: «Ашарыгызга бармы? Кызым, ашап йөрегез, тамагыгыз тук булсын. Чирләмисезме?» - дигән сораулары әйтелми калганы юк. Ә болай без аның белән кечкенә сеңелләр, хоккей турында сөйләшәбез. Машина йөртергә өйрәтә ул мине, мин генә аңламыйм. Әти белән бергә печән җыюы рәхәт. Шулай ук аның белән машинада йөрергә яратам, әти белән йөрүе ышанычлы. Әти белән абыйдан кала бүтәннәргә ышанмыйм. Без аңа, ул безгә игътибарлы булырга тырышабыз, — ди ул.

Лилиянең сөйләвенчә, аларның гаиләсендә төп орышучы — Алсу ханым. Фәйзенур абый исә сүз, кул белән дә әрләми, тик усал караш кына ясый.

«Әтинең безне бөтенләй ачуланганы, әрләгәне юк. Безнең өйдә төп әрләүче — әни. Әти бөтенләй әрләми, усал итеп карап куярга мөмкин. Без абый белән кечкенә вакытта чамадан тыш каты шаяра идек, безнең тавышны авылның икенче башына ишетелә, диләр. Ул көнне апа юк иде, белмим, кайда булгандыр. Әти, абый һәм мин генә өйдә. Без абый белән сандык өстендәге өр-яңа мендәрләр өстендә сикерәбез, таптыйбыз. Әти керде дә: „Ник анда уйныйсыз, төшегез“, - диде. Әти мине аяктан тотып төшерә башлады һәм ялгыш тырнап алды. Мин елый башладым, „Әти, авырттырдың“, - дим. Каны да чыкмады инде аның. Әти шуңа өреп утырды. Миңа бик кызык булган иде ул», — дип сөйләде Лилия.

«Балаларда миңа карата хөрмәт тәрбияләгән өчен хатыныма рәхмәт»

Фәйзенур Мөхәммәтҗанов та үзенең хис-тойгылары белән бүлеште, балаларына карата булган мәхәббәтен аңлатты.

«Әти булуда мине барыннан да балаларымның сау булып туулары шатландырды. Алар — минем яшәвемнең мәгьнәсе.

Энҗе кызым 3 яшьтә кайнаган казанга төшеп пеште… Булатка өч кенә ай булганга, әнисе бала белән калды. Әбисе (хатынымның әнисе) белән кызымны район хастаханәсендә бер ай сакладык. Аннары айдан артык Казанда яттым, аягына операция ясадылар, иң авыры шул вакытта булды…

Балаларга әйтәсе сүземне туры бәреп әйткәнем юк. Кыз балалар бит күбрәк. Сүзләремне әниләре аша җиткерәм, балаларга тел-теш тидереп булмый. Бүгенге көндә, СөбеханАллаһ, балаларны күбрәк әниләре тәрбияли. Шундый тәртипле, туган жанлы, балаларда миңа карата хөрмәт тәрбияләгән өчен тормыш иптәшемә рәхмәт», — дип сөйләде Фәйзенур абый.