Им-томчы Фәйрүзә апа: «Тавык бүтәкәсе бөердәге ташларны чыгара»

Элек авылларда им-томчы әбиләр яшәгән. Күзгә арпа чыкса, күз тисә, балалар төнлә астына пес итсә дә үзләре белгән ысуллар, догалар өшкереп шифаландырганнар.

Арча районы Иске Кырлай авылында яшәүче Фәйрүзә Әхмәтҗанованың әбисе дә шундый дәвачы булган. Өшкерү тәртибен, догаларын язып калдырган. Фәйрүзә апа исә дәвалау ысулларын инстаграмдагы үз аккаунтында да укучыларга җиткерә. Үзен «авыл апае» дип таныштыра ул. Бүгенге көндә унҗиде меңнән артык язылучысы бар. Комментарийлардан күренгәнчә, киңәшләрен яратып укыйлар, рәхмәт әйтеп язалар. Фәйрүзә апа дару үләннәре җыярга ярата, борынгы китапларым бик күп, аларны укыйм, ди. Авыл апаеның инстаграм битендә исеме Фирүзә дип язылган. «Ачканда шулай язган идем, үз исемемә үзгәртеп куясым бик килә. Язылучыларым мине, мин аларны югалтырмын дип куркам», — ди Фәйрүзә апа.

Фәйрүзә апаның берничә им-томын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Язма им-томчы белән таныштыру максатыннан тәкъдим ителә. Медицина ярдәм кирәк булган очракта табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тавык бүтәкәсе

Гап-гади тавык бүтәкәсенең дә ярдәме бар. Бүтәкә белән ясалган әлеге ысул бөердәге ташларны, комнарны чыгара. Ашказаны бизенә, сару кайнаганга да менә дигән дәва. Тавык бүтәкәсенең эчке ягын җыеп, яхшылап юабыз, киптерәбез. Кофе ваткычка салып ваклыйбыз. Бал кашыгы очында көнгә өч мәртәбә ашар алдыннан кабабыз, артыннан су эчәбез. Әби тешләргә тидермәскә дия иде, эмален ашый.

Балаң төнлә астына пес итсә

Бала төнлә астына пес иткән очракта ачкыч кулланыла. Баланы йокларга яткыргач, кочаклап, «Фатиха» (Әлхәм), «Ихлас» (Күльһүвәллааһ), «Аятөл Көрси» укыла. Ачкыч алып баланың сия торган җире «бикләп» куела. «Балам, бүген синең… яптык. Иртән торганчы, балам, пес итмисең. Мин ачкычны мендәр астына яшерәм. Иртә белән ачарбыз», — дип баланы ышандырырлык итеп шушы сүзләрне әйтергә кирәк. Бала ышанырга тиеш.

Әти-әни исә Аллаһы Тәгаләдән чын күңеленнән сорый: «Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын. Әй, Аллаһы, Синнән Үзеңнең белемең һәм Үзеңнең куәтең белән миңа ярдәм итүеңне сорыйм һәм Синнән миңа зур мәрхәмәтлелек күрсәтүеңне үтенәм, чөнки Син моны эшли аласың, ә мин эшли алмыйм. Син беләсең, ә мин белмим, һәм без белмәгән-күрмәгән нәрсәләрнең барысын да беләсең-күрәсең. Әй, Аллаһы, бу баламның иманын ныгыт, көч һәм авыруларына шифа бир. Раббым, баламның тәннәрен ныгыт, күрүләрен, ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кеше итеп тәрбиялә».

Бу очракка башка ысуллар да кулланып карарга була. Көн саен кич белән ятар алдыннан балага 30-50 грамм хөрмә җимеше (финики) ашатырга, ашагач су эчермәскә кирәк. Баланың нерв системасы дөрес булмаса, тынычландыра. Нарат җиләгеннән чәй ясап эчертергә дә була. Бер аш кашыгы сары мәтрүшкә чәчәген 200 грамм су белән термоста төнәтәсең. Балага көненә 3 тапкыр 20-30 грамм эчертергә кирәк. Дәвалау курсы — ун көн.

Сарык йөрәге

Күп гасырлар элек атаклы галим Әбүгалисина әйткән: авыруны дәвалауда өч төрле чара бар — сүз, үлән һәм пычак. Әбигә бервакыт бер апа килде. Кызымның йөрәге авырта, нишләтеп карыйм? Чарасызлыктан сиңа килдем, киңәш бир, ди. Әби аптырап калмады. Аллаһның кодрәте зур, кызыңны да тазартыр, Аллаһ бирса. Аллаһыга тапшырып эшләп карыйк, син миңа атнаның өченче көнендә җиде сарык йөрәге алып кил. Укып бирермен, диде әби.

Ул апа аптырап калды, җиде сарыкны берьюлы суймыйбыз бит, кайдан аласы булыр, диде дә, елап җибәрде. Әби, аптырама, кызым, хәзер Корбан гаете җитә. Сора, кем бирмәс, алар өчен савап кына бит, белешкәләп тор, ди. Корбан гаетеннән соң ук килде теге апа. Әби тәһарәтен яңартты, намазлыгына басты. Аллаһы Тәгаләдән аерым сабыйга (исемен, әтисенең исемен әйтеп) сәләмәтлек тели-тели, өстәл янына утырды. Пычакны уң кулына алып, «Фатиха» сүрәсен укыды. Шуннан соң, йөрәкне буйга тигез итеп җиде тапкыр кисеп, җиде «Фатиха» сүрәсе укыды. Шул рәвешле җиде йөрәкне дә җиде кисәккә бүлеп чыкты.

Ахырдан, шушы кырык тугыз тигез кисәкләргә «Йәсин» сүрәсен укыды. Бу сүрә йөрәккә килешә, шифасы булсын, ди. Башка ит ризыклары ашамасын, кызга көненә бер йөрәкне аерым пешереп ашат, суын да эчер. Җимешләп чәен эчер. Җиләк-җимеш ашасын, диде әби. Ике айдан соң кызның әнисе әби янына килеп, елый-елый рәхмәтен җиткерде

Коры ютәлдән — әче торма

Әче торманың уртасын тишеп, бал салып, ике көн тотасы. Барлыкка килгән сыекчаны өченче көнгә, ашар алдыннан 1 бал кашыгы эчәсе. Балга аллергия булган очракта, шикәр комы салына. Карабодайны табада кыздырып, кечкенә генә чүпрәк капчыкка салып, күкрәккә, аркага куеп тору да файдалы.

Кыйшалак

Баланы кечкенә вакытта гел бер якка яткырсаң, башы кыек булырга мөмкин. Баланың муены, башы кәкре булмасын өчен әлеге ысул. Баланы кулга күтәреп аласы. Кулда килеш өшкерәсе. Бисмилла әйтеп «Фатиха», «Күльһүвәллааһ”ны укып, баланы матчага тидереп-тидереп аласы. Тидергән вакытта, кыйшалак булган, бетсен-китсен, диясе. Шушыны җиде мәртәбә эшлисе.

Очан

Бу бик борынгы им-том. Очан авыруы — артыш ылысы чәнечкән кебек бөтен эчнең чәнчеп авыртуы. Аны имләү өчен уклау кулланыла. Имләүче авыруны аякларын кояш баешына таба каратып, сузып яткыра. «Фатиха», «Аятел Көрси», «Әл-Кәфирун”ны, «Әл-Хәшер» сүрәсенең егерме-егерме дүртенче аятьләрен укый. Имче авыруның уң ягына баса һәм имләнүченең корсагы буенча уклауны сулга таба ышкып, бердән тугызга кадәр санап, «туфракка китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә. Бердән җидегә хәтле санап, «җилгә китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә. Бердән бишкә кадәр санап, «бизеп китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә. Бердән өчкә кадәр санап һәм «очып китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә. Бер дип әйтә һәм «берлексез булсын, бетсен-китсен, җиде кат җир астындагы җир асты кондызларына китсен» дип, сулга өч тапкыр төкерә. Имләп бетергәннән соң, авырган кеше 15-20 минут ятып торырга тиеш. Әгәр тәмам уңайланып җитмәсә, өч тапкыр имләргә кирәк.

Күз тию

Күңел төшенкелегенә, кулдан эш килмәүгә витаминнар җитешмәве сәбәп булырга мөмкин. Ләкин минем әби мондый хәлне күз тию яисә бозым нәтиҗәсе, ди торган иде. Моны белү өчен стаканга чиста су салып, баш өстендә тотасы. Якын кешегез ул суга бер йомырка ватсын. Хәзер карыйбыз: йомырка үзгәрмичә стакан төбендә ятамы, әллә аннан ак җепселләр өскә сузылдымы? Беренче очракта хәвефләнергә урын юк, бар да тәртиптә. Ә йомырка бераз үзгәреп, өскә таба ак җепселләр күтәрелсә, күз тигән яисә бозым салынган.

Хәлне төзәтү өчен дә йомырка кирәк. Кич йоклый торган урыныгыз янына сулы стакан куясыз. Аңа бер йомырка ватып саласыз. «Яманлык китсен, яхшылык килсен!» — дип йокларга ятыгыз. Иртән аның үзгәрү-үзгәрмәвен күрересез. Бу стакандагы суны, йомырканы түгегез һәм бары яхшылыкка ышанып, яхшылык кылып яшәгез.

Таң суы

«Бисмилләәһ» әйтеп, тәһарәт алып, госел коенып, ак яулык бәйлибез. Су янына барыр алдыннан, өч, җиде, кырык бер итеп шырпы санап куйсагыз җайлырак. Таң беленгәч чишмәгә төшәбез. Суны һәрвакыт уң кул белән, уң яктан гына йөртергә кирәк. Табакка чүмечләп салабыз. Су янында «Бисмилләәһ» әйтеп ният кылына: «Мин ният кылдым (исеме, әтисенең исеме), (нинди авыртудан, ни өчен алына) шушы су дәвасын бирсен, Аллаһы Тәгалә булышсын». Безнең теләкләребез тормышка ашсын, дип өч «Салават» укыйбыз. «Бисмилләәһ» белән башлап, җиде «Фатиха», кырык бер «Кульһүвәллаһ» укыйбыз. Буталмас өчен, берне укыган саен бер шырпыны алып куясы.

Һәр дога арасында «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип әйтелә.

Һәр дога саен суга өшкерәбез һәм бер «Салават» әйтәбез. Укып бетергәч яңадан өч «Салават» әйтәбез. Шуның белән су әзер.

Суны кулланганчы өч тапкыр яхшылап юынасы, кеше үзе юына алмаса, юындырырга да мөмкин. Шуннан соң, коендырабыз. Таң суы баштан алып, колак тишекләре, барлык әгъзаларга дә тияргә тиеш.

Коендырган вакытта «Бисмилләәһ» белән башлап, «Фатиха», «Кульһүвәллаһ» укыла һәм шушы сүзләр әйтелә: «Төн карасы бетеп, таң атканда бу баланың (кешенең) барлык күз тиюләре, авырулары таң суы белән таң аткандагы кебек таралсын. Күктән җиде мәртәбә түбән төшеп, кояш нурлары бу баланың бөтен әгъзаларын җылытсын. Җиде кат күктән, җиде фәрештә төшеп, канатларын сирпеп, бөтен авыруларын таратсын. Кырык тугыз ала күздән, кырык бер кара күздән Аллаһы Тәгалә рәхмәтен җибәрсен. Балага (исеме, әтисенең исеме) сокланып караучылар булса (исеме әйтелә), балкыган нурга күзләре чагылсын. Бу балага туры карый алмасыннар. Коендырган суыбыз җиде кат җир астына китеп, изге чишмә суларына кушылсын, барлык авыруларын үзе белән алып китсен».

Таң суы белән коенгач, сөлге белән сөртенмәскә кирәк. Җиде көн таң суы эчәсе, битне югач та шушы су белән сыпырып куясы. Өч атна эшләсәң, файдасы бик күп. Егерме бер көнлек дәвалау курсы.

Таң суы чәршәмбе көнне алына. Суны, табакка алып, чиста, иң беренче таң нурлары төшә торган урынга кичтән чыгарып куябыз. Суны чишмәдән дә алырга мөмкин.

Фәйрүзә апаның киңәшләре инстаграмда үз аккаунтында бик күп. Аларны кулланганчы табиб белән киңәшләшергә кирәк.