«Кытайлар чиратка баса белми - анда халык күп, ашыйсың килсә, шундый булырга кирәк»

Пекинда инглиз теле укыткан татар егете Илһам Ибраһимов «Татар-информ»га интервьюсында кытайларның серле холкы, мәгариф системасы, теләсә кемнең акча эшләргә мөмкинлеге турында үз тәҗрибәсеннән чыгып сөйләде.

Тел белгән — ил гизәр. Чит телне белгән яшьләр өчен сәяхәт итү, акча эшләп кайту өчен төрле программалар бар хәзер. Соңгы елларда Кытайга барып, балаларга инглиз теле укыту модага кереп китте.

Танышларым арасында Кытай балаларына 3-4 ел буе сабак бирүчеләр бар. Казан егете Илһам Ибраһимов, анда өч ел укытып тәҗрибә туплаганнан соң, Татарстан яшьләрен дә бу эшкә җәлеп итә башлаган. Үзенең «BRIDGE_2_CHINA» программасын оештырып җибәргән ул. Илһам белән Кытайдагы уку-укыту процессы, коронавирус авыруы һәм чит илдәге тормыш турында сөйләшеп алдык.

Кытайдагы әлеге вакансияне 2016 елда беренче тапкыр интернет аша күреп, агенттан эш табып, берүзем чыгып киттем, — ди Илһам Ибраһимов. — Кытайда балаларны укыткан өчен яхшы хезмәт хакы түлиләр. Тәҗрибәсез укытучы булсаң да, инглиз телендә бераз сөйләшә белсәң, ким дигәндә аена 100 мең сум эшләргә була. Инглиз телең яхшырак булган саен, хезмәт хакы да артачак.

Беренче тапкыр барганда миңа 23 яшь иде, тәҗрибәсез, берни белмим. Ул вакытта аена 70 мең сум түләделәр. Өч бүлмәле фатирда берүзем бушлай яшәдем. Өченче елда аена 250 мең сум ала башладым. Һәр кешенең үзеннән тора: тели икән, өч мең доллар да, биш меңне дә эшләргә мөмкин.

Кытайда акча җитәрлек, үҗәтлегеңне җигәсең дә эшлисең. Әлеге программаның икенче үзенчәлеге — сәяхәт итү. Үзем җаным-тәнем белән сәяхәт итәргә яратам. Монда ике куянның койрыгын бергә тотасың: сәяхәт тә итәсең, шул ук вакытта акча да эшлисең. Кытайда яшәгәндә, рәхәтләнеп Азия илләренә чыгып кереп була. Юл арзан, җылы, барысы да якында гына урнашкан. Мәсәлән, Филиппиннар, Индонезия, Таиланд, Вьетнам, Шри-Ланка, Бали, Корея, Малайзия һ.б. Аларга арзан бәягә генә барасың, виза кирәкми. Әйтик, Филиппиннарга баруым 10 мең сумга төште, Казаннан чыгып китсәң, ким дигәндә, 50 меңгә төшәчәк. Шуңа күрә Кытайга бару ул бөтен Азияне ача.

«Кытайга йөз кешене эшкә җибәрдем»

Ни өчен хәзер махсус программа төзергә булдың? Үзең йөреп туйдыңмы?

Үзем беренче тапкыр барганда, күп җәфа чиктем, югалып калган вакытлар да булды, борчылдым. Дәресне ничек үткәрергә кирәклеген дә белми идем. Үзем белән күпме акча алырга, кая барырга, кем каршы ала? Сораулар күп иде һәм аларның барысын да үземә чишәргә туры килде. Өч ел эшләү дәверендә тәҗрибәм артты, кешеләр белән бүлешерлек киңәшләрем җыелды. Башка илгә чыгып киткәндә, кешеләр куркып калмасын иде. Әлеге программа Кытайга эшкә урнашучыларга булыша. Мин барысына энәсеннән җебенә кадәр өйрәтәм.

Хәзер Кытайга Татарстаннан килеп, андагы балаларга күпме кеше сабак бирә?

Минем программа аша гына да 100ләп кеше китте.

Укытучыларга нинди таләпләр куела? Инглиз телен нинди дәрәҗәдә белергә кирәк?

Телне белү дәрәҗәсе Intermediate булса, бик яхшы. Яхшырак булган саен, әйткәнемчә, хезмәт хакы да югарырак. Безгә инглиз телен белмәүчеләр дә мөрәҗәгать иткәне бар, хәтта мәктәптә дә өйрәнмәгән кешеләр бар иде. Китәр алдыннан өйрәнеп алдылар, аларга да эш табылды. Балалар белән эш тәҗрибәсе шулай ук мөһим. Балаларны үзеңә каратып тота алсаң, зур плюс булып тора. Бер кызның инглиз теле начар, әмма ун ел балалар белән эш тәҗрибәсе бар иде, аны бик теләп алдылар. Өченчесе — харизма һәм тышкы кыяфәт. Безнең тышкы кыяфәт Европа халкыныкына охшаган — балаларның әти-әниләре еш кына безнең Россиядән килүебезне белми дә, инглизләр дип тә кабул итәләр. Шушы өч пунктының икесе булса, эш табуы проблема түгел. Яшь буенча чикләүләр юк, хәтта 45 яшьлек кешеләрнең дә акча эшләү максатыннан киткәне бар. Шулай да, гадәттә, 20-25 яшьлекләр бара.

Балаларга укыту программасын үзең әзерләп барасымы? Әллә мәктәп бирәме?

Мәктәп бирә, ассистентлар бар. Ул программалар бик гади. Укытучы үзе импровизация, яңа уеннар табып ясый алса, креативлык күрсәтсә, аны бик яратып эшләтәләр.

Укыту процессы ничек алып барыла? Безнең методикалардан аерыламы?

Анда да, бездә дә инглиз теле уен формасында үткәрелә. Балаларның уйныйсы, йөгерәсе, җырлыйсы, биисе килә. Без, мәсәлән, инглиз телен мәктәптә генә диктантлар язып, укып, биремнәр эшләп өйрәндек. Алар бишектән үк, 1-2 яшьтән өйрәнә башлый. Яңа гына йөрергә өйрәнгән, кытайча да юньләп теле ачылмаган килеш инглиз телен өйрәнә тотыналар. Кайберләре хәтта мөстәкыйль рәвештә утыра да алмый, әти-әнисе кочагында утыра. Нәтиҗәсе бар — алар бит дәрес укыйбыз дип түгел, уйныйбыз дип өйрәнәләр, моны ниндидер йөк дип кабул итмиләр. Үсә барган саен программа катлаулана бара.

Кытай балалары яңа гына йөрергә өйрәнгән, кытайча да юньләп теле ачылмаган килеш инглиз телен өйрәнә тотыналар.

Кытай балалары яңа гына йөрергә өйрәнгән, кытайча да юньләп теле ачылмаган килеш инглиз телен өйрәнә тотыналар.

«Анда Россиягә мөнәсәбәт яхшы»

Хезмәт хакы нинди? Аны дәүләт түлиме?

Дәресләр балалар бакчасында яисә тернинг-үзәкләрдә алып барыла. Эш авыр түгел, балаларны яраткан кешегә эшләргә рәхәт. Балалар белән уйный белсәң, уртак тел тапсаң, шул рәхәтлек өчен әле сиңа акча да түлиләр. Атнасына 40 сәгать эш: 25 сәгатен укытасың, калган вакытны офиста үткәрергә тиешсең. Дәрескә әзерләнәсең, теләге булган кеше кытай телен өйрәнеп, китап укып утыра ала. Яшәр өчен бушлай торак бирелә. Әлеге дәресләрне оештыру өчен балаларның әти-әниләре үзәккә акча җыеп тапшыра, тренинг-үзәкләр безгә шуннан хезмәт хакы түли.

Балаларны тыңлата алмасаң?

Кытай ассистентлары бар. Әгәр балалар тыныч булмаса, тыңламасалар, тәртип бозсалар, шунда ук алар ярдәмгә килә. Үземнең шәхсән андый ярдәмнән кулланганым булмады.

Ни өчен әлеге эш легаль түгел? Полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлаулар буламы?

Бу — ярымлегаль эш. Кытайга, гадәттә, бизнес виза белән баралар. Әлеге виза белән бизнес корырга гына ярый. Эш визасы белән баруны оештыру өчен инглиз теле дәүләт теле булган илләр булырга тиеш. Бөекбритания, АКШ, Канада, Австралия, Яңа Зеландия, Көньяк Африка Республикасы, мәсәлән. Әгәр синең, Лондонда укып, Оксфорд дипломың булса, шулай ук легаль урнашып була. Хөкүмәт, полиция Кытай шәһәрләрендә чит ил кешеләренең инглиз теле укытуларын да яхшы беләләр. Полиция тотып, сине үз илеңә җибәрү очраклары да бар, ләкин сирәк.

Кытай белән Россия мөнәсәбәтләре яхшы. Әйтик, украинны тотсалар, аны кайтарып җибәрү куркынычы зуррак. Штраф түләтергә мөмкиннәр. Тикшерүләр буласы көнне, мәктәптән шалтыратып, «бүген мәктәпкә килмә, ял көне» дияргә мөмкиннәр. Мәктәбең яхшы булса, җитәкчеләрең сине яклый. Мәктәп җитәкчелеге белән алдан сөйләшергә кирәк: полициягә биргән җаваплар бертөрле булырга тиеш. Әгәр инде полиция тоткарлады икән, үзеңне яхшы яктан күрсәтергә, тыныч тотарга, агрессия күрсәтмәскә киңәш итәм. Штраф зур түгел — 5-10 мең юань, Кытайда аны ярты айда эшлисең.

Ни өчен хәзер үзең укытмыйсың? Башка илләрдә икенче программаларда катнашканың бармы?

Казанга университетны тәмамларга дип кайттым. Бәлки, киләчәктә тагын барырмын. Хәзер үз программамны да булдырдым. Беркөнне бу эш тә бетәр. Кытайга чит ил кешеләре күпләп килә, конкуренция арта, хезмәт хаклары төшә. Әлегә күбрәк кешенең бу мөмкинлекләрдән файдаланып калуын телим. Үземнең шактый илләрдә булганым бар, ялларны үзем оештырырга, үзем программа төзергә, үзем теләгәнчә сәяхәт итәргә яратам.

«Ул илдә караклык юк»

Кытай халкы сине ничек шаккатырды?

Алар - үзенчәлекле халык. Шундый шау-шулы, тәрбиясезләр, чиратсыз бөтен җиргә тыгылалар. Моны аңларга да була: Кытайда халык күп, ашыйсың килсә, эштә яхшы урынга утырасың килсә, шундый булырга кирәктер. Аларда конкуренция зур, шуңа йөгерәләр, үзләре турында гына уйлыйлар. Беренче булып шул күзгә ташланды. Яхшы сыйфатлары да шактый - алар ярдәмчеләр. Кытайлар инглизчә сөйләшми диярлек, бер-береңне аңлау кыен, әмма сиңа ярдәм кирәк икәнен аңласалар, шунда ук булышалар.

Моннан тыш, аларның ризыклары шаккаттырды. Дөньядагы иң зур, иң бай кухня алардадыр. Без гадәтләнмәгән, хәтта ни икәнен дә белмәгән ризыклар шактый. Яшелчәләр яраталар, анда җиләк-җимешләрнең меңләгән төре бар — без аларның исемнәрен дә ишеткәнебез юк хәтта. Витаминнары чыгып бетмәсен өчен, яшелчәләрне әз генә төнәтеп ашыйлар. Ит әз һәм кыйбат. Кытайлылар, гомумән, оча, йөри, сикерә, шуыша торган бар нәрсәне ашыйлар. Борычлы ризыкларга өстенлек бирәләр. Борычсыз булсын дип сорасаң да, барыбер безнең авызга борычлы була ул. Европа ризыгы да бар, әмма ул кыйбатрак тора.

Иминлек мәсьәләсе. дә игътибарга лаек. Берәр сәүдә үзәгендә телефон яисә сумкаңны калдырсаң, шунда ук артыңнан йөгереп килеп, оныткан әйбереңне бирәләр. Үзең кире әйләнеп кайтсаң, барысы да үз урынында булачак. Бөтен җирдә камералар — үтерүчене яки каракны табу кыен түгел.

Кытайда заказ белән берәр әйбер алу — монысы бөтенләй шаккатмалы хәл. Үзләренең «таобао» дигән интернет базарлары бар, нәрсәгә генә заказ бирсәң дә, бер-ике көндә килеп җитә. Кытайлылар кием, табак-савыт, уен кораллары, ризык, төрле техника — барысын да интернет аша сатып ала. Бер җиргә дә чыгарга кирәкми, өеңә кадәр китереп бирәләр. Монысы да, мөгаен, урамда күпләп йөрмәсеннәр өчен уйланылгандыр. Бәяләр арзан. Кытайлар үзләре тәбәнәк булганга, кием үлчәмнәре генә безнекеннән аерыла, шуңа киемнәрне туры китерү кыенрак булырга мөмкин.

Бүген коронавирус дип дөнья куба? Милләттәшләребез куркып кайтмадымы? Уку-укыту процессына зыян китердеме бу?

Бум чоры узып бара инде. Кем телевизор карый, интернетта гел начар мәгълүмат укып утыра, алар курка, ләкин телевизордагы бөтен әйбергә ышанырга кирәк дигән сүз түгел. Дөньяда ВИЧ, СПИД, туберкулёз кебек чирләр дә бар бит. Алардан үлүчеләр саны тагын да аянычрак, ләкин алар хакында дәшмиләр.

Беренче тапкыр коронавирус Кытайда 2002 елда чыккан, ул вакытта күпкә куркынычрак булган.

Беренче тапкыр коронавирус Кытайда 2002 елда чыккан, ул вакытта күпкә куркынычрак булган.

Беренче тапкыр коронавирус Кытайда 2002 елда чыккан, ул вакытта күпкә куркынычрак булган. Вирус барлыкка килгәч, Кытай дүрт ай буе бернинди мәгълүмат бирмәгән. Бу елда Кытай кыска вакыт аралыгында чарасын күрде, карантин кертелде. Ягъни Кытайның инде тәҗрибәсе бар. Вируска карап кына ил таркалмый, күпмедер вакыттан соң барысы да үз урынына утырачак. Әлеге вирус Кытай Яңа елы алдыннан чыкты бит, шуңа бәйле рәвештә каникуллар бер айга озынайтылды — шул гына. Инде дәвасын да таптылар дип беләм.

Мөселманнарга каршы сәясәт булуын беләбез. Кытайда хәләл кафелар, мәчетләр бармы, мөселманнарга нинди караш?

Үзем Кытайда өч ел яшәдем — Пекинда, Гаопиньда, Шэньчжэньда. Шул вакыт аралыгында бер генә мәчет тә күрмәдем, хәтта чиркәүләр дә 1-2 генә күзгә чалынгандыр. Аларда коммунизм булгач, дин юк бит. Хәләл кафелар бар һәм анда күпкә тәмлерәк. Кытай кафеларында менюдагы берәр ашның рәсемен күрсәтәсең, сиңа тәмсез аш алып киләләр. Мөселманнар кафесында токмач та, ите дә тәмлерәк.

Уйгырлар, мөселманнар күбесе Синьцзян провинциясендә яши. Анда кысрыклаулар бар. Әти-әнием ягыннан туганнар, әби-бабайлар шунда туган, шунда яшәгән. Кысрыклаулар башлангач, тарихи Ватанга күчеп кайтканнар. Мөселманнарга карата сәясәт ул вакытта ук көчле булган. Төрмәләргә 18-20 елга утыртканнар. Әниемнең абыйсы 18 ел бер кешелек камерада утырып чыккан. Хәзер ситуациянең, үземнең анда барган булмагач, чын дөресен белмим. Бер дустыбыз бар иде, ул Кытайда депутат булып торды, мөселманнар өчен күп хезмәт итте, Кытайдан Казанга килү өчен уку программалары оештырды. Һәм Мәккәгә барып кайткач, аны бер елга төрмәгә утырттылар. Ни өчен икәнен белмибез — Мәккә белән бәйледерме, эше беләнме...

Мөселманнарга карата сәясәт элек тә көчле булган. Төрмәләргә 18-20 елга утыртканнар. Әниемнең абыйсы 18 ел бер кешелек камерада утырып чыккан.

Вакыт үзгәрә, бәлки, сәясәтләре дә әзрәк йомшаргандыр. Кытайлыларның мантыйгын аңлап бетереп булмый, үзләренә бүген ни файдалы булса, шуны эшлиләр.