Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылды: «Ул, чыннан да, безнең бабаебыз!» | intertat.tatar

Минтимер Шәймиевкә багышланган күргәзмә ачылды: «Ул, чыннан да, безнең бабаебыз!»

Казанда Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган күргәзмә ачылды. «Республика затлары» дип исемләнгән күргәзмәләр циклын «Россия — минем тарих» мультимедиа паркы башлап җибәрде. Пандемия сәбәпле, Минтимер Шәймиев күргәзмә ачылышында катнаша алмады.

26 залдан торган күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президентының халык тарафыннан сайлануына 30 ел тулуга багышланган. 133 экранда фото- һәм видеоматериаллар тәкъдим ителгән. Минтимер Шәймиевнең шәхси материаллары да куелган. Алар арасында партиягә керү турында гариза, эш өстәле һәм кулдан язылган автобиография бар.

Күргәзмә «1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп) хронологиясе буенча өч бүлектән тора. Биредә Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация, ТР Конституциясен кабул итү, Казанның 1000 еллыгы, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм үткәрү, тузган торакны бетерү, газлаштыру һ.б. социаль программаларны гамәлгә ашыру хакында архивтагы сирәк материаллар, заманча фото- һәм видеоматериаллар бар.

Ачылышта Минтимер Шәймиев алып барган сәясәтнең республикада тотрыклылык һәм гражданлык татулыгын саклап кала алуы хакында әйтелде. Татарстанның беренче президенты җитәкчелегендә уңышлы һәм үсеш кичергән территория булуы билгеләп үтелде.

Илшат Фәрдиев: «Ул, чыннан да, безнең бабаебыз!»

ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты, «Челтәр компания»сенең генераль директоры Илшат Фәрдиев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында: «Ул һәрвакыт алга карап, ышаныч һәм өмет белән яши», — диде.

Минтимер Шәрипович — татар халкының һәм татарстанлыларның горурлыгы. Кая барсак та, «сезнең Шәймиевегез бар», диләр. Безнең өчен ул зур укытучы һәм җитәкче.

Без гаиләдә алты бала үстек — өч малай һәм өч кыз. Мин — иң төпчеге. Әткәй белән дүрт километр ераклыкта урнашкан күрше авыл почтасына телефоннан сөйләшергә бара идек. «Шәех җизнәң иде бу. Малай укырга бара, баланы җибәрәм, сиңа — ите, миңа — сөяге», — дия иде әти Минтимер Шәриповичка. Мин аның нәрсә икәнен аңлап бетерми идем. Безнең малайларның киләчәген аннан түгел, синнән сорыйбыз, дигән мәгънәдә әйткән булган.

Студент булганда дүрт ел Сәкинә Шакировна һәм Минтимер Шәрипович өйләрендә торырга туры килде. Ул вакытта аларга кырык яшь тирәсе иде. Шулай итеп, өч бүлмәле фатирларында уллары Айрат һәм Радик белән бергә яшәдек. Һәр зачет һәм имтиханның билгесен Минтимер абыйга хәбәр итеп тора идек. Яхшы билге икән — «молодец», түбәнрәк билге булса, «булдыргансың», дип шелтәләп тә ала иде.

Сәкинә апа безне ашатып, киендереп, тәрбияләп, кирәк булса, яклап торды. Гаиләдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтте. Алар бер-берсенә һәрвакыт мәхәббәт һәм хөрмәт белән карый иде. Минтимер Шәрипович илебездә катлаулы вәзгыять булганда Татарстанның икътисадын күтәрергә, җитәкчелек итәргә зур җаваплылык белән алынды. Бу безнең генә түгел, киләчәк буыннарның бәхете дә.

Өч кумирым турында әйтә алам: Петр I, Василий Чапаев һәм Минтимер Шәрипович. Халык өчен җан атарга тырыша, шул ук вакытта ул тотнаклы, сабыр, тыңлый белә. Тормышта битараф кеше түгел. Хәтере искиткеч. Бар яктан да үрнәк кеше.

Улыма да: «Кеше киң колачлы итеп фикер йөртергә һәм шулай ук яшәргә тиеш», — дип аңлатам. Без аны бервакытта да ниндидер мәшәкатьләр белән борчырга тырышмадык, чөнки эшенең җиңел түгеллеген беләбез. Без аның туганнары, кул астында эшләүче җитәкчеләр буларак та ышанычын акларга тырыштык.

Эшләгән эше — галәмәт. Ул эшләр безгә генә түгел, балаларның балаларына кадәр барып җитәрлек итеп эшләнгән. Минтимер Шәриповичка озын гомер телим. Без аны хөрмәт итәбез, яратабыз. Ул, чыннан да, безнең бабаебыз!

Фәрит Мөхәммәтшин: «Минтимер Шәрипович — укытучым һәм остазым»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевнең беркайчан да авырлыклардан, халык белән ачыктан-ачык сөйләшүдән курыкмавын әйтте.

Аның үз фикере бар һәм ул аны кыюлык белән җиткерә белә. Без аннан сабырлыкка һәм оптимист булырга өйрәндек. Зирәклегенә һәрвакыт сокланабыз. «Йомшак нервлар белән хакимияткә керергә ярамый», - дип әйткәне әле дә истә.

Советлар Союзы таркалган елларда аңа федераль үзәк белән гадәти булмаган карарлар кабул итәргә, мөнәсәбәтләрне җайларга туры килде. Федераль, хәтта дөньякүләм масштабтагы сәясәтче ул. 

Дистә еллар дәвамында Минтимер Шәймиев белән кулга-кул тотынып төрле вазыйфаларда эшләдек. Мин аны үземнең укытучым һәм остазым дип атыйм. Хезмәт сөючәнлек һәм намуслылык, кешеләр белән уртак тел таба белү — болар барысы да чын тормыш мәктәбе, кешеләргә хезмәт итү мәктәбе булды. Без Минтимер Шәриповичка аның дәресләре һәм ул еллардагы ярдәме өчен рәхмәтле.

Татьяна Ларионова: «Шәймиев Болгарны яңартырга алынганда анда намаз кылу урыны да юк иде»

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Яңарыш» фонды җитәкчесе Татьяна Ларионова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрен яңарта башлаган вакытта анда намаз уку өчен урыннар булмавын искә төшерде:

Болгарга килдек тә, Минтимер Шәрипович: «Кайсы урында гыйбадәт кылырга соң?» — диде. Ул чакта ачык мәйдан, ярымҗимерек корылмалар гына бар иде, мөселман кардәшләргә намаз уку урыны бөтенләй булмады. Шуннан соң «Ак мәчет»не төзергә ният иттек.

Минтимер Шәймиев белән хезмәт итү — зур мәктәп. Минтимер Шәрипович «күңелдән — күңелгә» дигән девиз белән яши. Аңа карап, син үзеңә күбрәк белергә, бер урында тукталып калмаска этәргеч аласың. Сигез ел эчендә Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгыздык.

«Беләсезме, Мәдинә шәһәренә һәр кешенең дә бару мөмкинлеге юк, әмма күпчелек мөселманнар шунда барырга хыяллана. «Ак мәчет”нең манаралары — Мәдинә шәһәрендәге мәчетнең төп-төгәл күчермәсе», — диде Минтимер Шәрипович. Ул һәр эшен җаны-тәне белән, күңелен биреп эшли.

Минтимер Шәймиев башлап җибәргән күптелле комплекслар проекты тормышка ашырылып кына килә. Без әлегә аның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген белеп бетермибез. Монда белем алган балалар ике дәүләт телен — рус һәм татар телен өйрәнеп, яратып укып үсәчәк. Ә инглиз телен көндәлек кулланылышта беләчәк. Минтимер ага республикабыз һәр кешенең күз алдында булсын өчен тырыша.

Тәрҗемәче Айрат Галимҗанов: «Минтимер Шәймиев төрекләрне дә татарча сөйләшергә өйрәтте»

Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Советы киңәшчесе Минтимер Шәймиевта тәрҗемәче булып эшләп алган Айрат Галимҗанов аның төрек кешеләрен дә татарча сөйләшергә өйрәтүен әйтте:

Тәрҗемәче булып җитлеккәнче мин сигез төрек фирмасында эшләдем. Минтимер Шәриповичта исә бер көн шәхси тәрҗемәчесе булып эшләп алдым. Хезмәт кенәгәм Кол Шәриф мәчетен төзүендә катнашкан İlk Umut төрек фирмасында иде. Күбрәк төрек теленнән татар теленә тәрҗемә иттем. Минтимер ага татарча сөйләшкәнгә күрә төрекләр дә сөйләмдә татар сүзләрен куллана башлады.

Татарстанда эшләгән төрекләр соңрак Мәскәүгә җибәрелде. Калган төрекләр аңламасын өчен, болар үзара татар телендә сөйләшүгә күчкән.

Минтимер Шәрипович янына төрле кеше килә иде. Бервакыт төрекләр килде дә, аның кайсы чит телне белүен сорадылар. Минтимер Шәрипович югары уку йортында немец телен өйрәнгән булып чыкты, әмма минем янда немецча сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Төрекләр белән ул татарча аралашты. Төрекләр аннан «әйбәт» сүзен отып алып, сөйләмнәрендә куллана башлады.

«Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер»

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, җырчылар — Салават Фәтхетдинов һәм Зилә Сөнгатуллина, шагыйрь Ренат Харис, тарихчылар — Рафаил Хәкимов, Искәндәр Гыйләҗев, бизнес, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б. катнашты.

«Минтимер Шәрипович Татарстан икътисадын һәм без эшли алган продукцияне дөньяга тәкъдим итте, шул рәвешле, ярдәм кулын сузды. Халык эшсез калган елларда республикада авария хәлендәге торак фонды барлыкка килде, меңләгән кеше яңа торакка күченә алды. Ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», — диде ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев.

«Минтимер Шәрипович кебек шәхесләр аерым бер сәләткә ия. Ул бәяләп һәм фаразлап кына калмыйча, максатына ирешә белә. Аның бу үзенчәлеге республика язмышына һәм, гомумән, һәрберебезгә йогынты ясады», — диде Археология институты директоры Айдар Ситдыйков.