Алты яшендә күрми башлаган Фәнис Мингәрәев: «Үз сулышымны ишетеп йөрергә өйрәндем» | intertat.tatar

Алты яшендә күрми башлаган Фәнис Мингәрәев: «Үз сулышымны ишетеп йөрергә өйрәндем»

Алты яшеннән үк күрү сәләтен югалткан Фәнис Мингәрәев «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче мөселман инвалидларын тернәкләндерү үзәгендә эшли. Әлеге үзәккә чит төбәкләрдән дә киләләр. Укыту һәм шәкертләрнең биредә яшәве - барысы да хәйрия акчасына оештырыла. Теләгән һәр кеше «Тормыш юлы» акциясенә кушылып ярдәм итә ала.

«Алты яшемдә күрми башладым»


«Менә шулар Аллаһының рәхмәтенә һәм Аның ярлыкавына лаектыр. Тугры юлны тапканнар да шулар булыр», — дип Коръәннең Әл-Бәкарә сүрәсенең 157нче аяте сүзләре белән башланып китә Фәнис Мингәрәев турындагы «Туры юлдан» («По праведной стезе») дип аталган фильм.

Үзен аңлый, хәтерли башлаган вакытыннан ук Фәнис ислам юлында.

«Дингә мин әкренләп 4 яшьләр тирәсендә килә башладым. Күрше малае мәчеткә барганда, әти мине дә аның белән җибәрә иде. Бу ислам дине белән танышуымның беренче адымнары булды. Ул аннары Малайзиягә күчеп китте. Мин кайда, нинди мөмкинлек табам, әби-бабайлардан сорап сүрәләр өйрәнергә тырыштым.

6 яшемдә авырып, 3 ай комада булганмын. Аякка баскач, күзләрем күрми башлады. Шуннан соң ислам минем тормыш юлым икәнен аңладым. Бер яктан миңа әти-әни булышты, ә икенче якта — ислам дине. Нәкъ менә шушы ике чыганак миңа дөрес юлдан тайпылмыйча атларга этәргеч, көч бирде», — дип сөйли башлады Фәнис Мингәрәев үзенең тормыш юлын.

Шунда ук ул әнисенең ничек итеп аңа башта фатирның һәр почмагы, аннары урамга алып чыгып йорт тирәсе белән таныштыруларын да искә алды.

«Җиңел булмады: мин абынып егылам, елыйм, әни минем белән бергә елый иде. Бераздан әни берүземне генә урамга чыгара башлады. Күршеләр җитәкләп кире өйгә кайтаралар. Әнине ике күзе дә күрмәгән баланы үзен генә калдырганы өчен ачуланып чыгып китәләр иде. Үз урамымда йөрергә өйрәнгәч, автобусларга утырып шәһәр буйлап йөүемне дәвам иттем», — ди ул.

«Үз сулышымны ишетеп йөрим»

Фәнис күрмәүчеләр мәктәбендә Брайль системасы буенча укый. Йомшак уенчыклар тегү белән дә шөгыльләнә. Алар белән төрле конкурсларда катнаша. Кайбер уенчыклар әле хәзер дә музейларда саклана икән. Аннары музыка мәктәбендә башка балалар белән беррәттән укып, аны кызыл дипломга тәмамлый.

«Әти-әнием үсешем өчен бик тырыштылар, кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Музыка мәктәбендә уку миңа тормышымда нык ярдәм итте: мин үземнең сулышымны ишетеп йөрим. Тавышым югалып китә икән, димәк, юл аска төшә дигән сүз. Музыка эхолокацияне үстерергә ярдәм итте», — ди ул тормышының бу этабы турында.

Мәктәптә уку белән беррәттән, Фәнис ял көннәрендә «Мәдинә» мәчетенә йөри башлый. Андагы хәзрәтләр башта югалып калалар: укыта алмабыз, материалы да, тәҗрибә дә юк, дип. Укулары җиңелләрдән булмый — күп әйберне яттан өйрәнергә туры килә. Шулай да мәчеттән ул бик күп белем алып чыга. Ислам көллиятен дә Фәнис уңышлы тәмамлый.

«Укыганда бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килде. Әти-әнидән кала ярдәм итәрлек башка кеше юк иде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган вакытта лекцияләрне диктофонга яздырып кайта идем дә, өйдә джауз ярдәмендә (JAWS — күрмәүче кешеләр өчен махсус компьютер программасы) Брайль системасы белән һәр дәреснең конспектын эшли идем.

Шунда мин «Сөләйман» мәчетенә күрмәүчеләр өчен махсус Коръән китаплары кайтарылганны ишетеп бардым. Брайль системасы белән язылган ул Коръән 6 китаптан тора иде. Шунда миңа Мәликә ханым белән танышырга насыйп булды. Ул күрмәүчеләргә шушы Коръән китапларын Мәккәдән сатып алып кайта. Бик зур авырлыклар белән кайтартылса да, башта берәү дә гарәп шрифтын Брайль системасы белән укый да, яза да белми. Соңыннан мин дә шушы системаны үзләштердем.

Укып бетергәч, белемне бит юкка чыгарып булмый. Минем дә кемгә дә булса ярдәм итәсем, файдалы буласым килде. Аннары «Сөләйман» мәчетендә тернәкләнү үзәге барлыкка килде. Ул вакытта 20гә якын кешене генә укытырга мөмкинлек бар иде. Үземә дә шунда укытырга урын булмасмы дип сорап карадым. Башта лагерьда 20 көн балалар белән эшләп алдым. Шул арада үзем өчен зур тәҗрибә тупладым. Бу да тормышка ияләшүгә бер адым булды. 2013 елда «Ярдәм» мәчете салынгач, тернәкләндерү үзәге шунда күчте», — ди Фәнис.

Шул үзәктә эшләгәндә Фәнис Россия Ислам университетына укырга керә. Төрмәгә барып җомга намазларын укый, әхлак дәресләрен бирә. «Курай» радиосында җомга вәгазьләрен дә алып барган.

«Төрмәләргә дә барып йөрим, андагылар белән аралашам, психологик яктан да ярдәм итәргә мөмкинлек табам. Дин ягыннан да үгет-нәсыйхәт җиткерәм, аларның гаиләләре белән дә эшлим. Кешегә үзең белгәнне генә сөйләп утырып булмый, аны ишетә белергә дә кирәк. Бүгенге көндә бик авыр хәлдә калган кешеләр бар, чөнки тормыш чыганагы төрмәгә эләгә икән, алар ризыксыз да, терәксез дә калалар. Авыр хәлдә булып та, тормышка булган мәхәббәтен, яшәү дәртен югалтмаган кешеләр бар. Аларның да хәл-әхвәлләрен белешеп, ярдәм итәргә тырышып йөрим», — ди Фәнис.

«Безнең үзәккә чит илдән дә килергә телиләр»

Үзенең һәр эше, һәр гамәле белән кешелеккә ярдәм итәргә омтылган Фәнис аяк-куллары гарип Эдуардка да булышу чарасын таба. Зәгыйфь булса да, авызына пумала кабып рәсем ясаучы Миләүшәнең дә хәлләрен белешеп тора. Бүген Фәнис Мингәрәев «Ярдәм» мәчете каршындагы Күрмәүче мөселман инвалидларын тернәкләндерү үзәгендә эшли. Әлеге үзәк бөтен илгә танылган һәм үз төрендә БДБ илләрендә бердәнбер булып санала.

«Монда мин күрмәүчеләрне, аяк-куллары йөрмәүче һәм ишетми-сөйләшми торган кешеләрне укытам. Компьютер, әхлак һәм этика дәресләрен алып барам, пәйгамбәребезнең тормыш юлын өйрәтәм. Монда безнең типографиябез дә бар. Брайль системасы буенча язылган Коръән һәм башка әсбаплар чыгарабыз. Үзем үк корректор хезмәтен дә үтим. Аннары шуларны шәкертләребезгә таратабыз.

Укырга дип килгән шәкертләребезне 4 тапкыр ашатабыз, яшәү дә, укыту да бушлай каралган. Аларга төрле экскурсияләр оештырабыз, музейларга, театрларга алып барабыз, төрле танылган шәхесләр белән очрашулар үткәрәбез. Болар барысы да хәйрия акчасына эшләнелә. Безнең үзәккә Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә килүчеләр күп. Чит илләрдән дә килергә теләүчеләр бар хәтта. Әлегә теркәлү белән авырлыклар килеп чыгу сәбәпле генә тоткарлыклар барлыкка килде. Ләкин алар белән дә компьютер аркылы эш алып барабыз. Безнең үзәктән яңа тормышка ия булып китәләр.

Пандемиягә кадәр 60 күрмәүче кешене, 40ка якын аяк-куллары зәгыйфь кешеләрне һәм 30 ишетми, сөйләшми торган кешене укыттык. Хәзерге вакытта бу саннар кимрәк, чөнки пандемия үз таләпләрен кертте: дистанция сакларга кирәк. Аннары арбада да булгач, урын да күбрәк кирәк.

Рамазан аенда көн саен 1200 кешене кайнар ризык белән тәэмин итә идек, вәгазьләр укып, догалар кылып, бик матур чаралар үтә иде. Пандемия вакытында боларны үткәреп булмады, шулай да ураза вакытында көненә 2 меңгә якын мохтаҗ кешене тукландырдык. Хәзер дә шушы акция дәвам итә: волонтерлар мохтаҗларны ашата. Аларга айга 2 тапкыр азык-төлек пакеты да тапшырыла. Ярдәмгә битараф булмаган, хезмәттән баш тартмаган кешеләр аркасында гына бара бу эш», — дип сөйләде үзенең эшчәнлеге турында Фәнис.

«Ярдәм» хәйрия фонды

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Тормыш юлы» акциясенә теләгән һәр кеше кушыла һәм хәленнән килгәнчә ярдәм итә ала.

4274 2780 2038 4288 (Сбербанк, Баязитов Илдар Рафкатович)

Кайнар линия телефон номеры: +79600480778 (Сбербанк картасына беркетелгән)

Түләүнең билгеләнүе: «Социаль проектларга хәйрия ярдәме» (Назначение платежа: «Благотворительная помощь на социальные проекты»)

Яндекс — кошелек: 4100 1808 2931 92

7715 номерына «Нур» дип язып, смс хәбәр дә җибәрергә була.