«Әти безне юбилей кичәсенә түгел, ә каберлек өстенә җыйды»

Һәр кешенең язмышы кайчан да булса өзелә. Бу ачы хакыйкәтьне дәлилләп, көн саен төрле хәвефле хәбәрләр ишетергә туры килә. Тәтеш районыннан Галиев Җәүдәтнең үлүе дә, аяз көнне яшен суккандай була. Юбилеен билгеләп үтәргә җыенып йөргән көннәрдә, ул үзенең янган өендә калып үлә.

«Без кайтканда йорт янып беткән иде инде»

Тәтеш районы Сөендек авылында 8 гыйнварда Галиевлар гаиләсендә зур кайгы булды. Җәүдәт әфәнде белән Нурия ханымның өйләре янып бетте. Әлеге янгыннан Нурия ханым исән котылып чыга алган, әмма Җәүдәт абый үлгән.

Җәүдәт абый белән Нурия апа Галиевларның өйләнешүләренә 8 мартта 38 ел булыр иде. Алар өч бала — ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Без Нурия апа һәм Җәүдәт абыйның кызлары Миләүшә ханым белән элемтәгә кердек.

«Барыбыз да әти-әнине мәңгелек дип уйлыйбыз. Ә алар мәңгелек түгел икән. Әле һаман да әтинең безнең арадан китүенә ышана алмыйбыз», — дип башлады сүзен Миләүшә ханым.

«Сигезенче гыйнвар көнне әти белән әни, гадәттәгечә, кичке унберләр тирәсендә йокларга яткан. Бер мәлне верандадан тавышлар ишетелә башлаган. Әни мәче диварны тырныйдыр дип уйлаган. Әмма, соңрак чыгып караса, веранда янганын күргән. Өйгә кереп тиз генә әтине уяткан, ул да верандага чыгып караган. Әтиебез балта белән токны өзәм дип, кире өйгә кереп киткән.

Әни шул вакытта күрше Азат абыйларга кергән. Аларны уятканчы, өйгә дә ут капкан. Әни белән Азат абый өй янына хәтта килә дә алмаганнар. Өй тулаем утта булган. 8 гыйнвар көнне мин үзем Казанда идем. Янгын чыкканын миңа энем хәбәр итте, ә аңа авылда яшәгән туганыбыз әйткән. Шунда ук авылга юл тоттык. Без кайтып җиткәндә, өй янып беткән иде инде. Авылда ни табиб, ни янгын сүндерүчеләр юк. «Пожарный»ларны чакырганнар, әмма, алар килеп җиткәнче, янгын сарайга да күчкән иде инде», — дип сөйләде ул.

Җәүдәт абыйны балалары, күршеләре эзләп караган. Әтиләренең ут эчендә калуларына ышана алмаган алар.

«Сикергәндер, исән калгандыр дип уйладык. Соңыннан әтине өй эченнән таптылар. Әтине дип… Аның сөякләрен тапканнар. Безгә күрсәтмәделәр дә», — ди Миләүшә.

«Без өчебез дә Казанда яшибез. Әтием безне дә, оныкларын да бик ярата иде. Бала җанлы кеше иде ул. Минем иремә кияү дип түгел, «улым», дип дәшә иде, ә энемнәрнең хатыннарына: «кызым», дия иде. Барыбызны да укыттылар, белем бирделәр. Әти гомер буе колхозда эшләде. Тракторист та булды, механизатор да. Әниебез исә сыер савучы булды, соңыннан кибеттә эшләде. Мең рәхмәт әти белән әнигә. Әти генә безне ташлап китте», — ди Миләүшә.

Бүген Нурия ханым Казанда яши, әмма аның авылга кайтасы килә.

«Әнинең авылда яшисе килә, өйне төзекләндереп булмас инде…Үзебезнең хәлебездән килмәс. Авылда йорт сатучылар бар, алардан аласы булыр, дип уйлыйбыз. Әни кинәт картайды. Балалар янында булгач, бераз онытылып та ала, әмма озакка түгел. Балалар авыр кичерде. Төнлә шундый хәбәр булгач, өчесен дә алып кайтырга туры килде. Кечкенәләренә әйтмәдек, уналты яшьлек улыма гына белдерттек. 12 яшьлек улым, бабасының үлүен белгәч, рәшәткәләргә башын бәрә-бәрә елады», — дип сөйли әңгәмәдәш.

Янгын чыгуның сәбәбен дә сорамыйча кала алмадым.

«Чыбыкта көчле ялганыш булган диделәр. Ике ел элек кенә алмаштырган идек әле, югыйсә. Ничек һәм нәрсә булуын бер Аллаһы Тәгалә генә белә инде. Әти күңелләрдә мәңгегә ягымлы елмаеп басып торган кебек истә калды. Икенче гыйнвар әтигә 60 яшь тулды. Авылга кайттык, бергә бәйрәм иттек. Гыйнвар ахырында гөрләтеп юбилей үткәрмәкче идек. Әмма, әтигә безне юбилей кичәсенә түгел, ә каберлек өстенә җыярга гына насыйп булган икән шул. Әти-әниләрнең кадерен белергә кирәк», — дип тәмамлады сүзен Миләүшә ханым.

«Соңгы секундка кадәр бабамның исән булуына ышандым»

Миләүшә ханымның олы улы Гадел белән сөйләштек.

«Бабай безнең кайтуны гел көтеп ала иде. Төрле нәрсәләргә өйрәтеп үстерде, һәрвакыт киңәшләрен бирә иде. Энекәшем белән берәр нәрсә бүлешеп, бәхәсләшсәк, ул: «Улым, син бит өлкәнрәк, юл бирергә өйрән», — дип әйтә иде. Янгын булган төнне соңгы секундка кадәр бабамның исән булуына ышандым. Безгә бу ачы дөреслекне соңыннан гына әйттеләр. Күңелем турында бушлык иде. Еладым. Сөйли алмыйм гафу, бик авыр», — диде Гадел.

Кыш уртасында бернәрсәсез, ире белән корган каралта-курасыз, гомер буе җыйган әйберсез, кием-салымсыз калган Нурия апа Галиева бүген ярдәмгә мохтаҗ. Иң аянычлысы - гомер көзендә таяныр иңсез калган ул. Килгән бәла ачысын киметер, Җәүдәт абыйның рухын саклар өчен, аның ире белән торган, балалар үстергән нигезне кабат яңартасы килә. Моның өчен яңа ярдәм кирәк. Хөрмәтле укучыларыбыз, бу эштән сездә читтә калмасагыз иде. Бер рәхмәт мең бәладән коткара ди.

Җәүдәт абыйның оныгының Сбербанк картасы номеры: 4817760162761336 (картага бәйләнгән телефон номеры: 89272436815).