Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улымның диагнозына һаман ышанасым килми»: Әһлиуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк

Ильяс Әһлиуллинга бүген өч яшь. Әмма ул яшьтәшләре белән бергә йөгерә дә, атынгычларда атына да алмый. Ильяска 1,5 яшендә ДЦП диагнозын куялар. Сабыйның әнисе Мария Әһлиуллина «Интертат»ка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

news_top_970_100
«Улымның диагнозына һаман ышанасым килми»: Әһлиуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк
Гаилә архивы

«Ирем Илнур белән 2011 елда таныштык. Бер-беребезгә гашыйк булдык. 2013 елда, әти-әниләребезнең хәер-фатыйхасын алып, никахлаштык, өйләнештек. 2016 елда безне бәхетле итеп, улыбыз Ильяс туды. Авырлы булуымны белгәч үк ирем нык сөенгән иде. Соңыннан малай икәнен белдек. Ул тагын да сөенде. Әмма бүген генә сөенүгә караганда ешрак көенәбез», — дип башлады сүзен Мария ханым.

«Улым 29 атналык булып туды. Әйе, бу иртә. Әмма бала табу йортындагы табиблар сүзләренчә, улымның сәламәтлеге белән бар да яхшы иде. Мин дә шулай уйлый идем. Ул башка балалардан әллә нәрсә белән аерылмый иде кебек. Әмма улыма 3-4 ай булганда аның гемоглобины бер төшә, бер күтәрелә иде. Аның өчен куркып, табибларга мөрәҗәгать иттем. Безне хастаханәгә салдылар, әмма дәваладылар дип әйтә алмыйм. 

Яныбызда 38 градус температура белән бер бала ята иде. Ул коса иде. Кинәт минем улым да авырый башлады. Шушы баладан йоккандыр дип уйлыйм. Бер төнне улым суламый башлады. Безне реанимациягә яткыздылар. Реанимациядә чама белән әйтсәк, ун көн яттык. Соңыннан безне чыгардылар», — дип сөйләде Мария.

Ильяска тугыз айлык чакта «Урта тетрапарез» диагнозын куялар. Ул шушы яшендә йөри генә түгел, мүкәли дә, әйләнә дә белми. 1,5 яшендә Ильяска ДЦП диагнозы куялар.

«Ул көнне мәңге онытмам. Шушы өч хәреф минем өчен иң куркыныч, авыр сүз. Көтеп алган балам ДЦП белән авырый. Әйе, улым авырый. Башта моңа ышанып бетә алмадым. Дөресрәге, әле моңа һаман да ышанасым килми. Нишләп нәкъ менә ул?.. Дүрт айлык чакта хастаханәгә яткан идек, дигән идем бит. Нишләп шул вакытта ук безгә ярдәм итә башламаганнар икән? Хәтерлим: улымның тәне суына башлады. Җылытырга кирәк дип, мин шәфкать туташларыннан лампа сорадым. Алар: «Бу бала таба торган йорт түгел», — диделәр. «Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратам», — дип куркыткач кына, алар лапманы бирде. Бәлки ул орчык кадәр бәләкәй булганда ук дәвалый башласалар, бүгенге көнебез бу тиклем аяныч булмас иде», — дип сөйләде Ильясның әнисе Мария Әһлиуллина.

2018 елда Ильяс махсус курслар үткән. Ул курсларның бәясе 136 мең булган. Әлеге курсларны аңа тагын өч тапкыр үтәргә кирәк.

«Улыма 3,4 яшь. Аллаһка шөкер, без хәзер кире якка әйләнеп ята беләбез. Улым „ма“, „ба“ кебек авазларны әйтә башлады. Шулай ук куллары белән дә үзенә кирәк булган әйберне тота белә. Бары тик авырлыгы гына 10 килограмм. Өч яшьлек бала өчен бу бик аз. Мин, ана буларак, улымның әле терелә алуына ышанам. Ул минем өчен барыбер иң якыны, иң яратканы. Без үзебез Самарада яшибез. Әмма ирем чеп-чи татар, мин дә татарча беләм. Татарлар алар, гадәттә, миһербанлы, ярдәмчел була. Башкаларга бу кайгыны теләмим. Аллам сакласын. Балалар исән-сау булсын. Әмма безгә менә шушы авыр юлдан үтәргә туры килә. Мөмкинлекләре булганнар, хәлебезгә кереп, безгә ярдәм итсен иде», — дип ялварды Мария ханым.  

Гомумән, өч курс үтәр өчен 438 мең сум акча кирәк. Әһлиуллиннар гаиләсе өчен бу - зур акча. Әле бит киенергә, ашарга да акча кирәк. Шуңа күрә, хөрмәтле укучылар, без сездән Әһлиуллиннар гаиләсенә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Беренче курс май аенда үтәчәк. Ә май ае инде якынлаша. Изге эштән читтә калмыйк. 

Реквизитлар:

Сбербанк картасы номеры:

4817760236189753 (Әһлиуллина Мария Петровна)

Яндекс кошелегының номеры:

410015440036911 (Әһлиуллина Мария Петровна)

paypal.me/ilas31

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100