Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вәкиллекләр канат җәйгәч, республикабызның тагын да көчлерәк икәнлеге күренә!»

Татарстан республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән әңгәмә.

news_top_970_100
«Вәкиллекләр канат җәйгәч, республикабызның тагын да көчлерәк икәнлеге күренә!»

   Татар булу өчен компетентлык кирәк

Сүзебез күбрәк хикмәтле һәм тансык күренеш — компетентлык турында барыр. Гадәттә, ул мәкалә һәм докладларда, китап-журналда кулланыла. Беренче карашка шактый рәсми, бераз эч пошыргыч булып күренсә дә, бу сыйфат кайнап торган тормыш казанына тәм бирә ул.

Сүзлекне ачсак, «компетенция» сүзенең мәгънәсен — киң мәгълүматлы, гыйлемле, әзерлекле булу дип аңларга кирәк диелгән. Кыргызлар үзләренең сүзлегендә «белгилүү бир адамга тапшырылган маселелер, иштер» — ягъни бер кешегә тапшырылган вазыйфа дилгеләмәсен биргәннәр. Башкортлар компетенцияне - "кемгәлер яҡшы таныш булған эш йәки фән өлкәһе» дип тасвирлыйлар.

«Компетенция» татарча — киң мәгълүматлы булу яки тагы бер мәгънәне — оешманың яки аерым кешенең эш йөртүгә хакы булган мәсьәләләре, өлкәсе, мәйданы дигәнне дә аңлата.

Төплелек, фикер йөртүнең нигезлелеге, эш рәтен белү хөкүмәттә дә, халык арасында да югары бәяләнә. Хезмәткәрне эшкә алу, хезмәт хакын билгеләү, карьера ясау, коллективның яки тулы бер халыкның тормыш дәрәҗәсе, яшәү сыйфаты да компетенциягә бәйле.

Әйтик, Татарстанның яки башка төбәкнең абруе, яшәү дәрәҗәсе, халыкның канәгать булуы җитәкчеләрнең булдыклылыгына, төрле өлкәдә компетентлыгына бәйле. Бу Татарстанның беренче һәм икенче президентларына турыдан-туры кагыла. Аларның компетентлыгы (!) башка идарәчеләрнең булдыклылыгыннан, белемле, төпле булуыннан да тора.

Тыйнак, тырыш һәм әзерлекле шәхесләрне зур түрәләр дә, гади эш атлары да хөрмәт итә. Менә шундыйларның берсе, меңләгән кешелек хезмәт коллективын җитәкләмәсә дә, миллиард сумнар белән идарә итмәсә дә, Татарстанның йөзен билгеләүче тыйнак һәм шактый вәкәләтле хезмәткәр — республикабызның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин турында сөйләрбез.

Татарстанның чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә 21 даими һәм тулы хокуклы вәкиле эшли. Аларның һәркайсы республиканың йөзе булып хезмәт итә. Шул 21 вәкилнең берсе — 19 мартта 50 яшен тутыручы Ренат Нәкыйфь улы Вәлиуллин Россиянең төньяк-көнбатыш төбәкләрен багып торучы. Аның турында сөйләп, конкрет шәхесләр үрнәгендә үзебезнең компетентлыкны көчәйтербез.

Тел мәсьәләсен алга куеп сөйләшик. «Компетенция — генератив грамматикада төп төшенчәләрнең берсе: үз телен реаль белү дәрәҗәсе» дип сүзлектә акка кара белән язылган. Ягъни татар телен белү — һөнәри комететентлык билгесе. Шул турыда уйлап караганыгыз бармы? Лингвистик әзерлек — туган телне белү дипломатиягә, икътисади-мәдәни хезмәттәшлеккә турыдан-туры бәйле булып чыга. Менә шушы тел белү компететенциясе быел 30 еллык юбилеен билгеләүче Бөтендөнья татар конгрессы өчен бигрәк тә мөһим.

  Очраклы шәхес Татарстан вәкиле була алмый!

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча Татарстанның даими вәкиле Ренат Вәлиуллин белән без якыннан таныш. Заманында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында аның белән бергә эшләдек. Ул Россия төбәкләрендәге татар оешмалары эшли торган бүлек мөдире, Башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары булып эшләгән иде. Бу гаять үзенчәлекле оешмада шул ук  вазыйфаны башкарган Илсур Хадиуллин хәзер Татарстанның мәгариф һәм фән министры. Шул ук эшне башкарган Ирек Шәрипов Татарстан халыклары Дуслык йортын җитәкли. Димәк, монда эшләгән шәхесләр милләт, мәгърифәт мәсьәләсендә компетентлыгы белән аерылып тора.

Ренат Вәлиуллинның Казан университетында диплом алган һөнәре — филология hәм тарих белгече, татар теле, әдәбияты, тарих  укытучысы. Россия дәүләтенең Петр патша төзегән борынгы башкаласында Татарстан вәкиле өчен татар телен белү компетентлыгы бигрәк тә мөһим!  

Туган телне белүнең нинди зур горурлык икәнлеген теләсә кем аңламаска мөмкин. Татар телен белмәүчеләр, хәтта белергә теләмәүчеләр дә бу дөньяда матур гына яши, дәрәҗәле урыннарда эшләп йөри. Мин аларны гаепләмим: бәлки аларның башка юнәлешләрдә (икътисад, сәясәт, чит телләр) компетентлыгы бик көчледер? Һәрхәлдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллинның  яки элекке империя башкаласында Татарстанның вәкиле булып эшләүче Ренат Вәлиуллинның татар телен реаль белү дәрәҗәсе күңелне күтәрә. Дәүләт чиновнигы шундый булырга тиеш! Һәм туган телне белүчеләр күтәрелсен, әйдә. Бөтендөнья татар оешмасында эшләгән кешенең профессиональ һәм «милли» дипломатиядә үсеп китүе бик уңай күренеш ич! Катлаулы вазыйфаларны очраклы кешеләр түгел, компетентлы шәхесләр башкару дәүләтне ныгыта дип куанырга була.

Ренат Вәлиуллин Татарстанның татарлар яшәүче Арча районында, Казаннан 40 чакрымда урнашкан Урта Сәрдә авылында туган. Казан университетында «татфак» тәмамлаган, гуманитар институтта һәм тарих институтында эшләгән. Шуннан соң тормыш аны дәүләт идарәсенә һәм сирәк очрый торган дипломатия хезмәтенә юнәлткән.

2000 нче елларда Ренат Вәлиуллин Питрәч районы администрациясендә гомуми бүлекне җитәкләгән, Столыпин исемендәге дәүләт хезмәте Академиясен тәмамлаган, төрек һәм гарәп телләрен өйрәнгән. Министрлар Кабинетының ТР халыклары телләрен үстерү бүлегендә эшләгән. Татар конгрессы Башкарма комитетында бүлек мөдире һәм рәис урынбасары булганнан соң хөкүмәт каршындагы Дин эшләре Идәрәсе рәисе булган. Компетентлык таләп ителә торган эшләр болар!

Соңгы 7-8 ел дәвамында Р.Н.Вәлиуллин Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле буларак икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү, татарларның милли-мәдәни тормышына ярдәм итү белән шөгыльләнә. Төньяк- көнбатыштагы Архангельск, Вологда, Калининград, Киров, Новгород, Мурманск, Псков өлкәләре, шулай ук  өч Балтыйк буе илләре белән Татарстанның элемтәләре дә аның вәкәләтенә керә. Менә шундый «филология»!

Татар мәркәзе Казанга терәлеп торган «чеп-чи» татар авылында туып-үскән егетнең татар китабы һәм тарихы белән шөгыльләнүе табигый. Мондый һөнәр белән хәзерге заманда яшәп, дөнья көтеп буламы икән? Ренат Вәлиуллин белән шул турыда сөйләшәбез.

 Ренат әфәнде, гуманитар мәсьәләләр, туган тел белән генә тамакны туйдырып булмыйдыр… Техник фәннәр, башка кыйммәтләр, матди максатлар халыкның күпчелеген җәлеп итәргә, хәтта тартып алырга мөмкинме?

Мөмкин. Бу табигый хәл. Ләкин туган телне агрономиягә, техникага, сәүдәгә яки финанс эшләренә каршы кую дөрес булмас иде. Тел ул фикерләү формасы, төрле һөнәр вәкилләренең аралашу әсбабы. Ул бер милләт, бер рух белән бәйле кешеләрне туплый. Һәр тел кешене дөньяда яшәргә өйрәтә, әти-әнинең белгәннәрен, хис-гамәлләрен җиткерә. «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», — дигән сүзләрнең мәгънәсе тирән һәм катлаулы.

Мин Санкт-Петербургта күбрәк рус мохитендә яшим, эштә русча да, татарча да сөйләшергә туры килә. Ләкин чишмә башы, тамырлар, балачак, туган телдә генә аралаша торган туган авыл, туган йорт бар, тормыш шуннан башлана. Кыен хәлләр килеп чыкса, арып китсәм, авылга, туган йортка, туган тел мохитенә кайтып «аккумулятор»га көч һәм энергия тутырам. Хәтта 2-3 көндә яңарып, көч-хәл туплап киләм.

Һөнәр сайлаганда татар теле кәсеп булырга мөмкинме?

Мөмкин, әлбәттә. Укытучы, журналист, язучы, сәнгатькәр, галим кебек һөнәрләр начармыни? Халык иң затлылардан саный иде. Туган телен яхшы белгән эшкуар, банкир яки дәүләт хезмәткәре, гадәттә, үз эшен дә яхшы белә, гуманитар мәсьәләләрдә дә югалып калмый.

Мин туган ягым, әти-әниләрем, остазларым белән горурланам. Фәнни хезмәтемнең җитәкчесе Әбрар Кәримуллин, Миркасыйм Госманов, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мөхәммәт Мәһдиев кебек галимнәр белән аралашу искиткеч рухи байлык, гыйлем бирә иде. Әбрар абый белән соңгы көннәренә кадәр очрашып тордык, шифаханәдә ятканда, гомере өзелергә торганда да аның зиһен-акылы төгәл булды, әйтер сүзләре бар иде.

Андый шәхесләрдән үрнәк алдым дияргә була. Революциягә кадәр татарча чыккан дәреслекләр турында кандидатлык диссертациясе якладым, 3 монография чыгардым, фәнни мәкаләләрем бар.

 1917 елга кадәр йөзләрчә татар газета-журналлары басылган. Ә дәреслекләр күпме чыккан икән? Ул вакытта мәдрәсәләр дәүләт ярдәменнән башка эшләгән дип чамаларга була. Дәреслекләр дә татарлар хезмәте нәтиҗәсе булгандыр?

 Әлбәттә. Төрле чыганакларны өйрәнеп, мин дәреслекләрнең исемлеген төзедем. Ял көннәрендә, эштән соң китапханәгә, архивка бару гадәткә керде. Санкт-Петербург Россия империясенең башкаласы булгач, монда барлык китапларның, дәреслекләрнең үрнәк экземпляры җибәрелгән. Минем фәнни хезмәтемне дәвам иттерү өчен монда шартлар яхшы. Хәзергә минем исемлеккә меңнән артык дәреслек керде. Бу эш тәмамланмаган, аны дәвам иттерергә телим. Мәдрәсәләр эшчәнлеген, дәреслекләрне тулысынча өйрәнгәч, дәреслекләр исемлегенең саны тагын да артыр дип фаразлыйм.

2007- 2011 елларда Татарстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре идарәсе, соңрак советы рәисе буларак эшләгән чакларың искә төшәме? Иң четереклесе — хәзерге чорда мөфтиятләрнең күбәеп китүе, мөфтиләрнең көндәшлеге. Дин эшләрендә хакимият вертикале кирәкмиме? Санкт-Петербург мөсеманнары дини тормышында проблемалар бармы?

Проблемалар булса да, алар хәл ителеп бара. Узган елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан мөфтияте һәм исламны өйрәнүче галимнәр мөселман өммәсе белән милли оешмаларның хезмәттәшлеген алып бару концепциясен булдырдылар. Хәзер шул концепцияне гамәлгә кую дәвам итә.

Санкт-Петербургта узган гасыр башында Атаулла Баязитов хәстәрлеге белән төзелгән җәмигъ мәчете һәм мөфти Равил хәзрәт Пончаев шәһәрнең татар тормышы үзәгендә кайныйлар. Мәчет каршында төзелгән «Мирас» үзәгендә татар телен өйрәнү оештырылган. Безнең вәкилчелек карамагындагы Каюм Насыйри үзәгенең  якшәмбе мәктәбендә дә татар телен өйрәнү көйләнгән. Милли үзаң ислам диненең әхлагый кыйммәтләре белән ныгытыла дияргә була.

Яңадан вәкиллек эшчәнлегенә кайтсак, анда приоритетлар ниндирәк? Сәүдә, икътисади хезмәттәшлек белән шөгылләнәсезме?

Чыннан да, Санкт-Петербург Россиянең элекке башкаласы, мәдәният һәм туризм үзәге булгач, гуманитар юнәлешләр зур урын алып тора. Татарстан Республикасы, Казан да гадәти «рядовой» субъект кына түгел! Алар илебездә аерым урын алып тора. Шуңа күрә дөнья сәясәтендә Татарстан искә алынган очракларда, Санкт-Петербург һәм илнең Төньяк-Көнбатыш өлкәләрдә безнең белән кызыксыну адым саен очрап тора. «Татнефть», «КамАЗ» берләшмәләре төньяк башкалада киң колачлы эш алып баралар. Татарстанның җитештерү-сәүдә оешмалары без эшләгән төбәктә кызыклы тәкъдимнәре белән аерып торалар. Санкт-Петербург эшкуарлары да Татарстанга керергә омтыла. «Лента» системасының алты сәүдә үзәге Татарстанда уңышлы эшли. Ассортимент, бәяләр ярышы сатып алучыларга кирәкле үзгәрешләр китерәләр. Ассортимент арта, бәяләр төшә!

Безнең вәкилчелектә бер минутка да тынлык урнашмый, элемтә каналлары һәрвакыт эшләп тора. Чөнки монда Татарстанның мәнфәгате булган юнәлешләр, конкрет темалар бик күп. Тикшерелә торган көн тәртибен, анда катнашучыларны вакытыннан алда игълан итмибез, ләкин ике як өчен дә преспективалар җитәрлек. Калининград, Мурманск, Архангельск яки башка төбәкләр дә Татарстан белән кызыксыналар. Безнең яктан да кызыксыну кимеми, киресенчә, арта гына бара.

Төньяк башкала төзелгән заманнан башлап анда татарлар булган. Милли оешмалар, мәдәни чаралар белән шөгылләнү ничек оештырыла?

Гуманитар тема вәкилчелек ачылган беренче еллардан башлап аерып урын алып тора. Бигрәк тә Россия тарихы, дәүләт эшләрендә татар шәхесләренең тоткан урыны элккке елларда ук кызыклы нәтиҗәләр бирде. Элекке елларда даими вәкил булган Шамил Камил улы Әхмәтшин Россия империясе тарихы буенча тәҗрибәле тарихчы һәм дипломат. Ул кызыклы проектларны тормышка ашырган иде. Шулай ук безнең күренекле төбәкне өйрәнүче Рәхим Теляшов Петербург татарлары турында зур монография чыгарды. Бүген Санкт-Петербургта 40 татар профессиональ рәссамы эшли, аларның күргәзмәләрен даими рәвештә Татарстанда, Башкортстанда, Кырымда, үзебездә оештырып торабыз. Күренекле скульпторларыбыз Әхнәф Зиякаев, Венера Абдуллиналарның эшләре инде күпләргә таныш.

Питер татарлары 12 оешмага бүленеп яши, диләр. Аларны килештерү өчен кемнәрнедер үстереп, кайберләрен туры юлга юнәлтеп торырга туры киләдер…

Алай димәс идем. Вәкилчелек барлык оешмалар белән эшләргә, тигез мөнәсәбәттә булырга тырыша. Кемнәр конструктив игелекле эшләрне күбрәк башкара, шулар белән күбрәк эшләргә, ешрак очрашырга туры килә. Милли чаралар, татар мәдәнияты бәйрәмнәре кызыклы үтә бездә.

Иң беренче чиратта, Петербург татар милли-мәдәни автономиясе, «Файда», «Мирас», «Изге юл», «Ак калфак» татар оешмалары актив эш алып бара, без аларга даими ярдәм итеп торабыз. Өч урында татар якшәмбе мәктәпләре эшли. Шулай ук төрле чаралар, Сабантуйлар үткәрүгә Питерда яшәүче эшмәкәрләребез даими ярдәм итеп тора.

Петербургның Хәсән базарында Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Азнакай районы хакимияте ярдәме белән «Татарский дворик» сәүдә йортын эшләтеп җибәрә алдык. Республикада җитештерелгән 150 төрле азык-төлек товарлары монда сатыла.

Ике ел элек Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тәкъдиме белән piter.tatar дигән интернет порталы ачып җибәрелде. Узган гасыр башында чыга башлаган беренче татар «Нур» газетасының миссиясен талантлы компьютер белгече Равил Закиров алып бара. Аның piter.tatar интернет порталы коммуникация чарасы гына түгел, татар милли хәрәкәтенең заманча формасы дияргә була. Милләттәшләрнең бу портал тирәсендә туплануында РФ төбәкләре, чит ил татар яшьләре дә катнашалар.

 Хәзерге чорда Петербург татарларының милли тормышы, Татарстан белән багланыш канәгатьләнерлекме?

Бүгенге көндә төньяк башкалада тулы канлы татар тормышы бара дип әйтер идем. Татарстан белән хезмәттәшлек, республикабызның мәдәни тәэсире уңай бәяләнә. Җәмәгатьчелек тә канәгать. Шәһәр җитәкчелеге 300 квадрат метр мәйданлы матур бинаны татар мәдәни үзәгенә арендага бирде. Димәк, татарларның җыелып аралаша торган, мәдәни очрашулар, күргәзмәләр урыны бар. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәменә Питер татарлары рәхмәтле. Петербургта һәм башка төбәкләрдә эшләүче вәкиллекләр канат җәйгәч, Татарстанның тагын да зуррак, көчлерәк икәнлеге күренә.

 50 яшь тулу уңаеннан нинди хисләр кичерәсең? Башкарган эшләрең планнарга тәңгәл киләме?

 Адәм баласы өчен 50 яшь ул инде шактый тәҗрибә туплап, үзенең яшәү принципларын булдырган, яшьлеккә хас алсу төстәге күзлекне салган бер чор. Бу дәвердә әти-әни, гаилә, балаларның тормышта зур урын алып торуларын тагын да яхшырак аңлыйсың.

Әлеге вакытта мин үземнең куйган максатларыма ирешеп барам дип саныйм. Гадәттә, үзен-үзе «ясый» алучыларга шактый куп сынаулар аша узарга туры килә. Миндә дә алар шактый булды. Әмма әлегә аларны вакытында чишеп бара алам төсле. Алда әле зур планнарым бар, иншалла, аларны да тормышка ашырырга насыйп булсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100