Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешеләрнең үләчәген төшемдә күрәм…» Мондый төшләр нигә керә?

«Мин төшләрдә якын кешеләремнең үлгәнен күрәм. Берничә көннән соң алар вафат булалар. Нәрсә бу?» — дип язган бер танышым. Аның Инстаграмдагы ачынулы мөрәҗәгате мине битараф калдырмады. Язмамның төп героена шундук, ачыклык кертүне сорап, хат яздым. Әңгәмәдә ул «үлем төшләреннән» соң туган хис-кичерешләрен сөйләде.

news_top_970_100
«Кешеләрнең үләчәген төшемдә күрәм…» Мондый төшләр нигә керә?
Солтан Исхаков

«Андый хәлләр булгалый», — дип кенә әйттеләр»

Эльвира, сиңа үлем төшләре ничек еш керә, чынга ашалармы?

Миңа төшләр еш керә. Алар төрле эчтәлекле була. Ә үлем төшләренә килгәндә, миңа алар өч тапкыр керде. Беренче төш дүрт-биш ел элек булгандыр. Ул вакытта әтием белән әнием әбиемнең ел ашына кайтып китте. Төшемдә шул ук авылдан булган тагын бер әбинең үлемен күрдем. Имеш, бөтен кеше өйдә хафаланып йөри. Уянып киттем. Өйдә үзем генә калган идем. Нишләп бу төш миңа керде икән дип, уйга калдым. Аннан соң мин аны беркемгә дә сөйләмәдем. Бер атна узды микән, шул әби үлгән дигән хәбәр килде. Шуннан соң гына мин әлеге төшемне әниләргә сөйләдем. «Андый хәлләр булгалый», — дип кенә әйттеләр.

Икенче төштә әтигә охшаган бер ир-ат керде. Төшемне, имеш, «әтием үлде» дип күрдем. Уянгач, «минем әтием үлә алмый» дип, сәер төш керде дип уйладым һәм оныттым. Өч көн узды да, әтигә охшаган туганыбыз үлде дигән хәбәр килеп иреште. Ни өчен миңа тагын шундый эчтәлектәге төш керде икән дип уйга калдым.

Соңгы үлем төшем бер атна элек кенә керде. Бабамның үлгәненә җиде-сигез ел булды, ләкин аның исән игезәге бар иде. Төшемдә әбиемә «бабай үлде» дип әйттем. Шул ук вакытта эчке аң-халәтемдә «бабаем ничек кабат үлә ала, ул бит инде үлгән» — дип уйладым. Уянгач, озак кына бер ноктага текәлеп тордым, барысын да яңадан кичердем һәм оныттым. Шулай ук төшемне беркемгә дә әйтмәдем. Ике көн үткәннән соң, иртә белән әни: «Бабаңның игезәге вафат булган», — диде. «Әнием, шундый төшләрне күрә-күрә, мин курка башладым», — дидем.

Шушы хәлләрдән соң бөтен тәнем тораташтай катып калды. Мине курку хисе биләп алган иде. Якын кешем вафат булды дип, төшкә керсә, тагын үлем булыр микән? — дигән бер-бер артлы җавапсыз сораулар белән башым тулды.

«Юралган чынга аша»

Үлем төшләреннән башка, яхшы төшләр дә күргәнең бардыр бит?

Мин күргән төшләр төрлелеге белән аерылып тора. Еш кына балаларны күрәм. Анысы яшүсмер вакыттан килә. Үземнең «балаларым» керә: йә ашатам, йә уйныйм алар белән. Бала төшкә керсә, акчага икән, дигән юрауны ишетеп беләм. Моннан тыш, төшләрне юрап бирүче «сонник» кушымталарыннан да файдаланам. Күп очракта, юралган төшләр чынга аша.

Юрауларга ышанасыңмы?

Хәзер ышана башладым. Төш юкка гына керми, аның нинди дә булса мәгънәсе бар дип уйлыйм. Психологлар төшләрне кешенең психологик халәтен аңлата, ди.

Оҗмахка эләккән җаннар безне күктән күрә, Җирдәге хәлләрне белеп торалар, диләр. Гаиләбездә тотрыклы вәзгыять булмаган вакытта үлгән бабамны төшемдә аяксыз, начар хәлдә күрдем. Нишләп бабам начар итеп керде икән дип, борчылдым. Берничә көннән гаилә хәлебез яхшыргач, бабам әтиемнең төшенә матур болында җырлаган килеш керде. Димәк, уйланырга урын бар.

Төшләр юраучы кешеләр дә була. Аларга мөрәҗәгать иткәнең булмадымы?

Юк, мөрәҗәгать итмәдем. Тагын шундый эчтәлектәге төш керсә, берәр юраучыга барып килермен дип уйлыйм, чөнки мондый төшләр керү яхшыга түгел. Үземне начар хис итә башлыйм. Төшләремне хәзер үзем юрарга өйрәндем.

«Төшләр аша кешенең чын йөзе ачыла»

Дини күзлектән моңа ничек карыйсың? Аллаһы Тәгалә сиңа махсус билгеләр җибәреп тормый микән?

Кеше сайлау алдында кала икән, бәлки, Аллаһы Тәгалә аңа билге җибәрә торгандыр. Чыгу юлын таба алмаган очракта догалар укыйлар.

Төшләр күреп, син киләчәгеңне алдан ук белә аласың. Мәсәлән, әнием йөкле булган вакытта төшендә әле тумаган сеңлемне күрде. УЗИ тикшеренүләренә бармыйча, «минем кыз балам булачак», — дип ышанды. Кыз бала туачагын көттек. Берничә айдан соң дөньяга сеңлем Әминә туды. Шуңа күрә, төшләр нидер хәбәр итә дигән сүз дөрес дип уйлыйм.

Үзең киңәш сорап, дин әһеленә барганың булмадымы?

Хәзер төшкә караш гади түгел. Шулай да, әлегә барганым булмады.

Шундый төшләр керү сезгә нәселдән килмиме?

Әбием дә миңа төшләрен сөйли. Аңа, мәсәлән, бөҗәкләр, кортлар керә. Имеш, бетләрне чәченнән алып ата икән. «Дошманым минем янымнан китәчәк», — дип юрый ул шуны. Һәм, чыннан да, билгеле бер ситуациядә кешенең чын йөзе ачыла бит, аның кемлеген беләсең.

Төшләр күрүчеләргә нәрсә дияр идең?

Бик үк начар төшләр булмаса, кеше уянгач, аны оныта. Гади булмаган төшләр генә хәтергә сеңеп кала һәм, бирелеп, уйлана башлыйсың. Берәр әйбер төшеңә керде, ди. Син аның турында уйлыйсың, үзеңә җәлеп итәсең һәм шул әйбер чыннан да көтмәгәндә кул астыңа килеп керергә мөмкин. Төшне күреп, кайвакыт онытасың. Әмма шул төшеңдә булган хәл чынга да аша ала.

«Фәндә моңа аңлатма юк»

Психолог Эльза Шакирҗанова фикере:

Фән, кагыйдә буларак, төшләр юрау турында шәрехләмәләр бирми. Нәрсәне дә булса тану яисә кире кагу өчен, киң халык массасында сыналып каралган статистик мәгълүматлар булырга тиеш. Төшләр юрауга килгәндә, бу мөмкин түгел дияр идем. Әлеге героиняга шәхси консультациядән башка монда берни дә киңәш итә алмыйм.

Шуңа охшаш ситуация белән бер танышым күзгә-күз очрашты. Аңа да «киләчәк төшләре» яисә «үлем төшләре» керде. Аның җавабы мондый: «Мин яшүсмер чактан узгач кына үз-үземне җиңеп чыга алдым. Мондый хәлгә нык ачуым чыкты, ягъни шушы ачулы булуым куркуны басты. Әмма бу — конструктив карар түгел. Мөмкин булса, башкача эшләр идем. Гади төшләрне дә юрый башлыйсың да, ул вакыйганың ничек, кайчан килер икәнен аңламыйсың. Шундый төшләрдән соң үлемне „чын үлем“ дип кабул итмисең», — дип сөйләде ул, һәм Майкл Ньютонның «Путешествия души» китабын укырга киңәш итте.

«Кешенең үлүе тәкъдире белән бәйле, төшләр аңа тәэсир итми»

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин киңәше:

Кешенең йоклаган вакытында төшләр күрүе Аллаһының бер хикмәте булып тора. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә булган кайбер әмерләрен төшләр аша җиткерә. Моңа мисал — Ибраһимның улы Исмәгыйльне корбан итүе. Шулай ук, Аллаһ Мисыр халкы өстенә киләсе сынауларны да патшаның төше аша күрсәтте, ахырдан Йосыф пәйгамбәр аларны аңлатып бирде. Пәйгамбәребез дә еш кына иртәнге намаздан соң: «Бүген кем нинди төшләр күрде?» — дип сораган, сәхабәләр төшләрен сөйли торган булган.

Ислам күзлегеннән караганда төшләр өчкә бүленә: Аллаһыдан, шайтаннан һәм кешенең үзеннән.

Аллаһыдан килгән төшләр. Чыннан да, кайбер төшләр хак булып, алар аша Раббым безгә нәрсәнедер белдертә, нәрсәдәндер кисәтергә мөмкин. Пәйгамбәребез: «Хәерле, дөрес булган төш — пәйгамбәрлекнең кырык алтыдан бер өлеше», — дигән (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан). «Төш — күктән килгән хәбәрнең башы», — дигән хәдис тә бар. Дөрескә аша торган төшләр күбрәк сәхәр вакытларында, иртәнге намаз алдыннан керәләр, чөнки ул Раббыбызның рәхмәте иңгән, фәрештәләр якын булган, догалар кабул була торган бәрәкәтле вакытлар.

Шунысын да әйтергә кирәк, изге төшләр күбрәк Аллаһыга тугры булган, гөнаһлардан сакланучы, хәләл тормышта яшәүче кешеләргә керә. Бик сирәк кенә Аллаһ хак төшләрне имансызларга да күрсәтә. Йосыф төшен сөйләп биргән Мисыр патшасы моңа мисалдыр.

Шулай ук, кайбер кешеләр күргән төшләре белән артык мавыгып, төшләрен пәйгамбәрләргә килгән вәхий дәрәҗәсенә куеп, адашып та китәләр. Төшләргә артык күп игътибар бирүдән сак булырга кирәк.

Шайтан төшләре. Кайвакыт шайтан төшләр аша кешенең күңелен төшерә, шик сала, аны куркытырга тырыша. Мәсәлән, берәүнең башына зур бәла килгән, ул аннан ничек котылырга белми. Кайвакыт шайтан төшләр аша алдамакчы була. Янәсе, берәүгә фәрештәләр килеп: «Сиңа без зур гыйлемнәр тапшырабыз, син киләчәкне белерсең, кешеләрне дәваларсың» һ.б. Кайчак фәрештә рәвешендә күренеп, яман эшләр кылырга боера.

Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез күңеленә ошаган төш күрсә — бу Аллаһтан. Ул төш өчен Аллаһыга мактау сүзләрен әйтсен, башкаларга сөйләсә дә була. Әгәр башка төрле төш күрсә (начар, борчулы), ул төш — шайтаннандыр. Ул төшнең начарлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенсын һәм берәүгә дә сөйләмәсен. Шулвакыт аның зыяны тимәс», — дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Икенче бер хәдистә: «Изге төш Аллаһыдан, яман төш шайтаннан. Әгәр берегез күңеленә хуш килмәгән төш күрсә, уянгач та сул ягына өч тапкыр төкерсен һәм шайтанның начарлыгыннан Аллаһыга сыенсын, шулвакыт зыяны тимәс», — дип әйтелә (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Тагын бер хәдистә: «Яткан позасын үзгәртсен», — диелә.

Кайвакыт кеше көне буе бер әйберне уйлап, шул хакта сөйләшеп, шуңа омтылып йөри һәм төшендә дә шуны күрә. «Мин синең төшеңә дә керәмдер инде» — дип әйтәләр бит. Андый төшләргә артык әһәмият бирү кирәкмәс.

Туганыңның вафатын күрү, әлбәттә, сөенечле хәбәр түгел, шуңа да аны башкаларга сөйләү кирәкмәс дип уйлыйм. Ә болай кешенең үлүе тәкъдире белән бәйле, төшләр кешенең туу һәм үлүенә тәэсир итмиләр».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100