«Әтинең каберенә елый-елый открытка илтеп куйдым, шул көнне төшемә керде...» | intertat.tatar

«Әтинең каберенә елый-елый открытка илтеп куйдым, шул көнне төшемә керде...»

Зират эченнән кар ера-ера әтинең каберенә киттем. Әтигә 23 февральгә ясаган открыткамны куйдым да: «Әти, сине юк, диләр», - дип зираттан чыгу юлына таба йөгердем... Әтисез тормыш ачысы, психологиядә әти тәрбиясенең роле, заман аталарын борчыган мәсьәләләр, дини яктан ата тәрбиясенә кагылышлы фикерләрне барладык.

«Быел беренче тапкыр 17 октябрьдә Әтиләр көнен билгеләп уздык. Бу көнне календарьга кертү өчен сигез ел тырыштык, бу бәйрәм белән гаилә бәйрәмнәренең боҗрасы ябылды. Дәүләт ярдәме белән, без Татарстанда гына түгел, Россиядә дә гаилә институтын үстерә һәм нытыта алырбыз», — дип ышануын белдерде Татарстан Республикасының Әтиләр берлеге бүлеге җитәкчесе Гадел Заһретдинов.

Россиядә соңгы җиде елда таркалган гаиләләр саны буенча 2021 елда рекорд куелган. Аерылышучылар саны буенча Татарстан Идел федераль округында икенче урында. Татарстанның беренче биш аенда гына да 5,89 мең гаилә аерылышкан. Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 61,8%ка күбрәк дигән сүз. Никадәр гаиләдә күпме бала, әтиләре исән булып та, ата тәрбиясеннән мәхрүм калган дигән сүз… Ата-ана исән булганда аерылышулар — ир белән хатынның шәхси карары, ә урталыкта калган балаларга бу карарның нәтиҗәсен — ятимлекне гомер буе үз җилкәләрендә йөртергә туры киләчәк.

«Открытка ясап, әтинең каберенә илтеп куйдым»

Мамадыш районы Көмеш Күл авылында туып, әтисез, ятимлектә үскән алты кыз туган — Мөбәрәкшиналар ятим үсүнең ачысын яхшы белә.

— Берсендә шундый вакыйга истә калды. Икенчеме, өченчеме сыйныфта укыганда, безнең калас җитәкчесе рәсем дәресендә 23 февральгә әтиләргә открытка ясарга кушты. Укытучы апа әйтә безгә: «Алия, Гөлия (без игезәкләр), сезнең әтиегез юк бит, открытканы сез әниегезгә ясагыз, аңа бүләк итәрсез», — ди. Мин шунда: «Фирзия апа, юк, безнең әти бар. Нишләп булмасын, ул кайтачак», — дим. Без инде кечкенә булгач, әтинең кайтачагына ышанганбыз.

Алия күктә очып йөри торган кеше түгел, ул открытаны әнигә ясады. Ә мин (бүгенгедәй күз алдымда) открытканы матур итеп бизәдем дә, эченә: «Әтием, мин сиңа саулык-сәламәтлек телим, бәхет-шатлык! Мин сине яратам! Кызың Гөлия», — дип яздым. Мәктәптән безнең өйгә зират аша кайтырга кирәк, шундый буранлы көн иде ул. Мин зират эченнән кар ера-ера әтинең каберенә киттем. Әти каберенә шушы открытканы куйдым да: «Әти, сине юк, диләр. Мин синең кайтачагыңа ышанам», — дип, елый-елый зираттан чыгу юлына таба йөгердем. Гомеремдә, 32 яшемә җитеп, әтинең миңа бары бер генә тапкыр төшкә кергәне бар — шушы откытка куйган көнне. Ап-ак күлмәктән, елмаеп төшемә керде ул! — дип уртаклашты Гөлия.

Гөлия игезәге Алия һәм дүрт апасы белән 2,5 яшендә әтисез кала. Әтиләре — Раиф абый юл һаләкәтендә вафат була.

«Без хәзер дә һәрвакыт: "Эх, әти булса иде", - дип әйтәбез. Балачакта да бүтән кешенең чанасы ераккарак шуа кебек тоела иде, чөнки аларның әтиләре бар! Әтиләре чаналарын гел майлап чыгара. Ә безнең майлаучы юк. Күгәреп беткән чананы шуа-шуа, үзебез шомарта идек. Яңа елга алып кайткан тәм-томнар турында сөйләүчеләрне дә сүз әйтми генә тыңлый идек. Безнең эти юк дип тә әйтмибез, сезгә рәхәт тә димибез. Хәтта уфалла арбасы тәгәрмәчләрен дә үзебез рәтли идек. Әти булса, безне мондый авырлыклардан саклар иде», — дип балачак истәлекләре белән бүлеште Гөлия.

«Хәзерге буын ата игътибарының нинди булырга тиешлеген белми»

Казанда танылган гаилә психологы, яшьүсмерләр белән эшләүче белгеч Гөлшат Хәбриева сүзләренчә, бигрәк тә хәзерге заман балалары өчен тулы гаиләдә үсү мөһим.

— Әти тәрбиясе хатын-кыз тәрбиясеннән кыюлыгы, тәвәкәллеге белән аерыла. Ир-ат баланы алга адым ясарга курыкмаска, кирәкле карарлар кылырга өйрәтә. Кызганыч, безнең илебездә булган афәтләр — Бөек Ватан сугышы, кайнар нокталардагы сугышлар - болар барысы да илебезне ирләрсез, әтиләрсез, улларсыз калдырган. Хатын-кызлар кулына баласын тотып, исән калырга тырышкан, көчле булырга, ата да, ана да булырга өйрәнгән.

Шуңа күрә, хәзерге урта буын ата игътибарының нинди булырга тиешлеген белми дип әйтер идем. Вакытлар үзгәрде, ә гадәтләр элеккечә калды. Ата тәрбиясен тиешенчә күрмәгән һәм аның мөһимлеген аңламаган малайлар бүгенге көндә үзләре дә ата кешеләр. Алар ана тәрбиясе традицияләрендә үскән һәм тормышны үзгәртергә теләмиләр.

Күп кенә аталар: "Минем белән дә әти утырмады, ул бөтенләй өйдә юк иде, эштә булды. Мин үстем, кеше булдым, нигә безнең балаларны башкача тәрбияләргә соң?" - дип саный. Алар сүзләренчә: «Мин бит эшлим, акча табам, миннән тагын нәрсә кирәк?»

Ә хәзер икенче заман, балалар да башка. Гаджетлар гасырында ата-аналар белән турыдан-туры аралашу төп кыйммәткә әйләнде. Ә замана ата-анасының балага вакыты юк. Гаиләдә бер-береңә эчкерсез ярдәм, тормышында катнашу, кызыксыну — болар барысы гармонияле шәхес тәрбияли. Шулар аша кеше үз-үенә ышанырга, үзен дөрес бәяләргә өйрәнә.

Хәзерге заман балалары: «Бу дөньяга мин кирәкме? Кешелекнең лаеклы берәмлеге буларак, шәхес була аламмы?» - дигән эчендәге сорауларына: «Мин әти-әниемә кирәк, алар миңа игътибар бирә, димәк, мин дөньяга кирәк», - дип җавап бирә алырга тиеш, - дип саный яшүсмерләр психологы Гөлшат Хәбриева.

Белгеч әтиләргә үз киңәшләрен дә бирде: «Әтиләр! Балаларыгызга игътибар итегез, аларның тормышларында катнашыгыз, аларның эшләре белән кызыксыныгыз, ярдәм итегез, бергәләп кул эшләре эшләгез, паркта йөрегез, таудан шуыгыз, чаңгыда йөрегез, дәресләр әзерләгез, чын күңелдән сөйләшегез. Иң мөһиме — бергә булыгыз!»

«Әти булу авыр түгел»

Татарстан Республикасының Әтиләр берлеге бүлеге җитәкчесе Гадел Заһретдинов:

Татарстанда традицион гаилә кыйммәтләре бик көчле. Ә аларны саклау һәм пропагандалау — безнең җәмгыятьнең төп бурычы. Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 ел Юлламасында республикада «Ата-ана фидаракарьлеге» медале кертелүе турында да әйтте. Әлеге медаль — гаиләләрнең авторитетын арттыру, ата-ана хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк.

Әниләр өйдәге җылылык, наз, ярату өчен җаваплы. Ә әти — үрнәк. Малайлар өчен — көч һәм батырлык, ә кызлар өчен — булачак иренең, балалар атасың үрнәге. Кыскасы, гаиләдә ир хатынны ничек кадерләсә, малайлар-кызлар да мондый тормышны күреп үсә, гаилә моделе формалаша. Гаиләдә бүген төп низаглар акча җитмәүдән чыга. Хезмәт өчен түләүнең түбән булуы, бәяләрнең көн саен артуы, яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсе заман әтиләре өчен катаулы сорау булып кала бирә.

Яшь әтиләргә вакытны дөрес итеп бүләргә киңәш итәр идем. Эшкә, гаиләгә, хатынга, балаларга, күңел ачуга да вакыт билгеләргә кирәк. Еш кына Интернет, социаль челтәрләргә кереп югалабыз, шуның аркасында гаиләдә аралашу кими. Проблемалар да шуннан.

Яныңда аңлый, һәрваквыт ярдәм итәргә әзер ярың булса, әти булу авыр түгел.

«Гаилә таркалса, бала ата белән калырга тиеш»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин:

— Ата бала белән бергә булырга тиеш. Хәтта ата каядыр бара икән, мәсәлән, базаргамы, башка җиргәме, рөхсәт бар икән, үзе белән бергә улын да эшенә алсын. Ягъни ул, баласына тәрбия бирмәсә дә, бала аны күреп үсә. Ничек сөйләшергә, үзен ничек тотарга — һәрнәрсәне шулай өйрәнәчәк. Ата баласына син тәмәке тартма дип, үзе тартса, бала да тартыр. Шуңа күрә, гаджетлар заманымы ул, башка ниндидер вакытмы, ата улын, кызын үзе белән йөртсә хәерлерәк. Әлбәттә, үз вакытын балаларга жәлләмичә, ял көннәрендә берәр җиргә барып кайту, йөрү — болар бөтенесе кирәк.

 Гомумән, дин нигезеннән карасак, гаилә таркалган очракта, әгәр дә бала үз-үзен әзрәк карый ала икән, ягъни имидән аерылган икән, шул вакыттан бала ата белән үсәргә тиеш. Хәзерге әниләр бу сүзләр өчен ачуланыр. Әмма бу очракта ата тәрбия дә бирергә, карарга да, ашатырга да, киендерегә дә тиеш. Алимент кына түгел, гомумән, балага бөтен төрле тәрбия бирү ата өстендә. Аллаһы Тәгалә: "Атасыннан иң беренче итеп сорармын, әнисеннән икенче чиратта сорармын", - дигән.

Гаиләләр таркалып, үги әти тәрбиясендә калган балаларга үз аталарын берәү дә тулаем дәрәҗәдә алыштыра алмас. «Хәзрәт, ул бит алкаш, эчә, тәрбия бирми, ә бу ир тәрбия бирә», — дип әйтүчеләр бар. Әлбәттә, дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин, ләкин… Хөрмәтле аталар, сез үз-үзегезне кулга алып, үз балаларыгызга тәрбия бирегез.

Саннар

 Социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, дөньяда тулы булмаган гаиләләр проблемасы эпидемия масштабында үсә. Бу күрсәткеч турыдан-туры балаларның психологик проблемалары белән дә бәйле: 

— Квалификацияле Психиатрия ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән барлык яшүсмерләрнең 80% ы тулы булмаган гаиләләрдән.

— Йорттан качуларның 90% ы, шулай ук яшүсмерләр җинаятьчелегенең сәбәбе — әтисез үсү.

— Тулы булмаган гаиләләрдә балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары ике тапкыр күбрәк. Бу бигрәк тә малайларга кагыла.

—         Тулы булмаган гаиләләрдә үскән һәм тәрбияләнгән кызлар сексуаль көчләү корбаны булалар.