«Кыз дип уйлап, егет коча күрмә»: Казан гейлары кайда һәм ничек ял итә? | intertat.tatar

«Кыз дип уйлап, егет коча күрмә»: Казан гейлары кайда һәм ничек ял итә?

Казанның гей һәм лесбиянкалары кайда күңел ача? Ни өчен төнге клубка дустың белән бару хәерлерәк? Әлеге сорауларга җавап табар өчен «Интертат» хәбәрчесе ЛГБТ-җәмәгатьчелеге йөри торган күңел ачу урынында булып кайтты.

Нәкъ Казан уртасында бардыр бер клуб — «Сливки» диләр;

Кешеләрнең дә монда гадиләре түгел, «үзенчәлеклеләре» йөри диләр.

Гәрчә анда йөрмәсәм дә, мин берчак булган идем,

Күргәннәремнән шаккатып, авыз ачып торган идем.

Нигәдер уйга шушы юллар килде. Бәлки кайберәүләр нәрсә турында язганыбызны аңлап та алгандыр. Аңламаганнар өчен — «Интертат» традицион булмаган ориентацияле егет һәм кызларның ял итү урыннары турында язарга булды. Алдан ук әйтеп узабыз, әлеге мәкалә ЛГБТ-җәмәгатьчелегенең фикерләрен пропагандалау яисә аларның хокукларын дискриминацияләү максатыннан түгел, ә бары тик Казанда да андый кешеләр булуы белән таныштыру өчен язылды.

Россиядә 18 яшькә җитмәгән балалар арасында традицион булмаган җенси ориентацияне пропагандалау тыелган. Әмма бу гейлар һәм лесбиянкалар өчен күңел ачу урыннары юк дигән сүз түгел. Әлбәттә, мондый оешмалар кануннарны бозмыйча эшли, бирегә бары тик балигълык яшенә җиткән кешеләр генә керә ала. Андый клублар илнең бөтен зур шәһәрләрендә диярлек бар, ә кайберләрендә хәтта берничәү. Бу шәһәрләр исемлегенә Казан да керә. Башкалабызда әлеге форматтагы төнге клуб 2000нче еллар башында ук ачылган.

Дөрес, Казанда, шул ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан аермалы буларак, гейлар өчен оешманың язмышы бераз катлаулырак. Бездә ул исемен, адресын гел алыштырып тора. Соңгы берничә елда гына «Сливки» атамасы чагыштырмача үзгәрешсез булып кала бирә. Ә моңа кадәр «үзенчәлекле» клуб «Шүрәле», «Эгоист», «Фараон», «Куб», «Шутка-бар» дип аталды. Бәлки тагын булгандыр. Әйтәм бит, исемнәр бик еш үзгәреп торды, барысын да әйтеп тә бетереп булмый торгандыр.

Зәңгәр дустым турында

Үземә кызлар ошаса да, яшерен-батырын түгел, минем дусларымның берсе — гей. Аның андый икәнен мин югары уку йортына кергәч кенә белдем. Югыйсә, кечкенәдән беләм үзен. Балачактан бергә уйнап үскәч, аның: «Миңа егетләр ошый», — диюен дә тыныч кабул иттем. 

Нәкъ тә шушы дустым аркасында клубка бардым да инде мин. Егете белән аерылышкан да бу, берничә көннән миңа шалтырата: «Ялгызым гына өйдә утыру бик кыен, гей-клубка барып кайтасым килә», — ди. «Бар», — мин әйтәм. «Берүзем генә барасым килми. Иптәшкә бар әле, зинһар», — ди бу миңа. Мин аның бу сүзләрен бик озак уйлап йөрдем. Шулай бер атна үтеп тә киткән. Икенче шимбә янә шалтырата дустым. «Йә, уйлап бетердеңме?» — ди. Мин, Аллага тапшырып, барырга булдым. Дусның үзен генә җибәреп булмый бит инде.

Гей-клубка беренче адым…

Клубта ял көннәрендә шоу-программа була икән. Шуңа күрә монда һәр ял көне халык агыла. Бу юлы мин дә аларга кушылдым. Төнге уннар тирәсендә килдек клубка. Таксида бардык. Дус егет машинаны клуб бинасына кадәр үк түгел, бераз читкәрәк чакырткан булып чыкты. Соңыннан моның махсус эшләнгәнен дә аңладым. Таксидагы абзый кая килгәнне белмәсен, янәсе. Төшкәч, машинаның ерагайганын көттек тә, ике йөз метрлап җәяү атладык.

Клубның ишекләре караңгылатылган пыяладан эшләнгән. Шулай да эчтә кемнәр барлыгы күренеп тора. Бисмилламны әйттем дә кереп киттек. Безне ике зур гәүдәле ир-ат каршылады. Сакчылар булып чыкты алар. Букчаларны тикшерәләр дә, акчаңны түләгәч, кулыңа кәгазь беләзек тагып кертеп җибәрәләр.

Аннан соң баскыч буйлап аска төшәсе. Төшеп җитүгә сулда зур зал, бию урыны. Шунда ук сәхнә, аның каршында бар, як-якта өстәлләр. Мин башта шуның белән клубтагы бүлмәләр беткән дип торам. Ә анда тагын әллә нинди бүлмәләр бар икән әле. Шул залдан эчкәрәк кергәч, тарту урыны, тагын өстәлләр, тагын әллә ниләр…

«Син гашыйк булган кыз — кыз түгел иде ул…»

Башта кеше әз иде. Гомумән, клуб та гап-гади кебек тоелды. Бернинди сәер әйбер дә күренмәде. Ләкин унберләр тулып киткәч, халык кинәт ун тапкырга артты. Менә шунда мин беренче кызык хәлләрне күрә башладым да инде. Бер почмакта ике егет утыра. «Пардыр инде бу, очрашалардыр», — дип уйлап куйдым. Икенче якта — бер-берсе белән көлешә-көлешә кызлар сөйләшеп утыра. «Гей-клуб булгач, гадәти күренештер инде», — дип үз-үземә әйтеп куйдым.

Төнге сәгать уникеләр тирәсе. Колонкалардан: «Сез әзерме? Без башлыйбыз!» — дигән сүзләр яңгырады. Шунда гына ниндидер шоу буласы искә төште. Дус егет белән өстәл артына утырып тамаша карарга әзерләндек. Музыка акыртып, сәхнәгә идәнгә хәтле озын күмәктән, биек үкчәле түфлидән бик матур бер туташ чыгып басты. Аның матурлыгы… Әйтеп бетергесез, билләһи. Төп-төз озын аяклы, зур күзле… Ә елмаюы… Елмаюы бер күрүгә гашыйк булырлык…

«Сәлам, Казан! Сәлам егет-кызлар!» — дип сүз башлады ул. Шыгырдап тулган клуб дер кубып шаулап алды. «Яраталар ахры бу кызны, бик матур каршыладылар», — дип уйладым. Тавышы да матур, ягымлы иде шул аның.

Шулай халыкны бер «селкетеп» алгач, җырлап та җибәрде бу чибәр кыз. «Тукта! Үзе җырламый ахры бу», — дип шикләнеп куйдым. Дөрестән дә, үзе җырламый булып чыкты, фонограмма икән. Бер русча җыр җырлады да кереп югалды.

— Нишләп авызың ачык синең? — ди иптәш егет.

— Матур кыз бит. Аңа нәрсә калды икән инде монда? — дим.

— Нинди кыз? — ди бу.

— Ник, әле генә „җырлап“ кереп киткән, — дим тегеңә. Шунда кычкырып көлә башлады дустым. Үзе көлә, үзе минем җилкәгә суга.

— Эчмәдең бугай инде син? — дим шаккатып.

— Син әле генә карап утырган җырчы — кыз түгел ул, егет. Тавышын махсус нечкәртеп сөйләшә, — ди иптәш миңа. Ә үзе һаман көлә.

— Нәрсә-ә? Ничек кыз түгел? Ничек инде ул — егет? Аның матурлыгын әйтеп бетергесез иде бит… — дим. Шуннан соң миңа дустым монда егетләрнең кызлар булып киенеп фонограммага авыз ачып торып эшләүләрен сөйләп бирде. Аны баштарак әйтсә ярамаганмы икән?.. Ә мин, юләр, егеткә селәгәй агызып утырганмын…

Сәхнәгә икенче булып бераз өлкәнрәк артист чыкты. Алла Пугачева образында иде ул. Шаккатмалы, ул беренче гүзәл «кыз» кебек фонограммага түгел, ә үзе җырлады. Тавышы да примадоннаныкына охшаган. Берсен җырлап бетергәч, икенчесен башлады. Мин моны травести-шоуга түгел, пародиягә охшаттым.

Җырлап та бетерде артист, шундук сүгенергә дә тотынды. Вәт, нәрсә-нәрсә, ләкин моны көтмәгән идем мин… Сүгенү генә түгел, пыр туздырып сүгенде ул. Һәр сүз саен, кирәксә дә, кирәкмәсә дә… Ә аннан соң тагын да сәеррәк әйбер булды. Шулай тирләп-пешеп сүгенгәч, «Мине кем сыйлый бүген?» — ди. «Кем сыйлый?» — диюе кем салып бирә дигәнне аңлаткан. Шунда ук бер яшь егет йөгереп килеп чәркә тоттырды моңа. Артист бер уйлап тормыйча, шул чәркәне бер йотымда эчте дә бетерде… Шулай берничә тапкыр йөгереп йөрде теге аракы ташучы бичара егет…

Үземне дә бер төнгә алып кайтып китмәкче булдылар

Шул арада сәхнә янындагы өстәлләргә өлкән абзыйлар килеп утырды. Клубтагы егетләрдән аерыла иде алар. Беренчедән, болары тәҗрибәле, алар артыннан официантлар да гел карап кына тора. Икенчедән, алар биеп, күңел ачып йөрми, ашап-эчеп, тамаша кылып, ризык, эчемлекләр алып килүче официантларны арткы якларыннан тота-тота үзенә күрә бер ямь табып утыручылар. Официантлар да карышмый: «Карышып тормыйм. Капшап карыйсылары килсә, капшасыннар. Күбрәк тоткан саен, күбрәк чәйлек акча калдыралар», — диде клубта эшләүче егет.

Тагын бер кызык нәрсәне оныта язганмын. Өстәл артындагы бу абзыйлар бөркет кебек гел тирә-юньне күзәтеп утыра. «Нишли икән болар, кемне күзлиләр?» — дигән сорау туды. Җавабы да озак көттермәде. Мин каты музыка тавышыннан арып, читкәрәк барып утырдым. Шул чагында теге зур абзый минем янга килде дә: «Син үзең генәме?» — дип сорады. «Үзем генә» — дидем мин бернәрсәдән шикләнмичә. «Бүген төнлә нишлисең?» — ди бу миңа. Шунда башыма тай типте, абыең минем кебек клубта беренче күренгән кешеләрне күзләп утырган. Ә хәзер, тапкач, йотардай булып яныма килеп басты. Мине зәңгәр дип уйлады, ахры. «Гафу, мин сезнең кебек түгел», — дип ничек торып киткәнемне сизми калдым.

Шул арада дус егет югалды, җир җимертеп аны эзләргә керештем. Юк та юк бит, ә… Аны эзләп маташканда, сәхнәдә беренче чыгыш ясаган, мин ике минут эчендә гашыйк булырга өлгергән егет кыз образында кунаклар арасында йөри. «Егетләр, матурларым, мине дә сыйлагыз инде», — дип һәркемгә сыланып, әллә кайсы җирләрен тотып, үзенә тамак чылатып алырга ярдәм итәр кеше эзли бу. Шунда минем бу егеткә карата яхшы фикерем капма-каршы якка үзгәрде дә куйды. «Кит моннан, җүнсез», — дип уйлап, дусны эзләвемне дәвам иттем.

Үзем эзлим, ә үзем: «Моны берәрсе килеп берәрнәрсә эшләттеме икән әллә инде, Ходаем», — дип уйлыйм. Кайдан гына карамадым иптәшемне: ул заллар, бию урыннары, өстәл артлары — берсе дә калмады. Ахыр чиктә, нишләргә белмәгәч, ясалма тире тарттырылган диваннарга сузылып ятып үбешкән егетләр арасыннан эзли башладым. Шулай диван янына киләм дә, хисләнә-хисләнә үбешүчеләрне бүлдереп, юләр кебек сорашып йөрим…

Шул арада минем янга теге зур гәүдәле сакчы килеп: «Сез кешеләргә комачаулыйсыз. Клубтан чыгуыгыз хәерле», — ди. «Җаным, дустымны тапсам, чыгу түгел, чабам мин моннан», — дим. Аннан соң, моннан бер чыксаң, кире кертмиләр икән. Мин чыгармын да, иптәш егет эчтә калыр… Кайдан табам мин аны аннары? Җитмәсә, аның өчен җаваплы бит әле мин, үзенең генә киләсе килмәгән иде бит…

«Үзе яныма килер әле», — дип, башта икәүләшеп утырган урынга килеп утырдым. Хәзер мине сәхнәдәге трусиктан гына биеп торган егетләр дә борчымый иде инде. Дус кына табылсын.

Берзаман аркама кемдер төртә, борылып карасам, дустым басып тора. «Син кайда идең ул?» — ди миңа. «Минме кайда идем? Син кайда идең?» — дим. Бер-беребезне эзләп йөргән булып чыктык. Соңыннан рәхәтләнеп утырып көлдек тә, тизрәк кайтырга ашыктык.

Без кузгалганда төнге берләр-икеләр тирәсе иде. Клубта кеше кимеде. Исерешеп әллә нәрсәләр майтара башлаган кешеләрне сакчылар куып чыгара башлады. Без дә тиз генә чыгып киттек. Шуның белән зәңгәрләр клубына «сәяхәт» тә тәмамланды.

Клуб Винарис Ильегетнекеме?

Бу клуб халык телендә «Сливки» дип аталса да, интернетта булган мәгълүматларга караганда, ул «РЕ МАЖОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дип теркәлгән. Рәсми документларда аның генераль директоры Виталий Блехер. Ә бу — җырчы Винарис Ильегетнең чын исеме. Бу хакта сорагач, Винарис Ильегет безгә: «Бу клуб минеке түгел, минем аңа бер катышым да юк», — диде.

Әллә куркудан, әллә көтмәгәндә шалтыратудан каушап, шулай диде Винарис. Югыйсә, мин дустым белән барган көнне шунда иде ул. Ишектән кергән һәр кешене тикшереп, карап, барысын да контрольдә тотып утыра иде. Чыганаклар да шулай ди. «Винарисны зәңгәрләр клубында еш күрергә була. Ул еш кына сакчылар белән бергә кешеләрне ишек төбендә каршы ала. Клубка эшкә урнашырга теләүчеләр дә аның аша үтә», — диде безгә әлеге клубка йөрүче Ринат Кашапов (исеме үзгәртелде).

Берни дә дәлилләвем түгел, бәлки клуб Виталий Блехер исемле башка кешенекедер дә, Винарис Ильегет тә ул көнне нәкъ минем кебек үк дустын озата гына килгән булгандыр...

Ринат фикеренчә, әлеге күңел ачу урынына күбесенчә ялгыз егет-кызлар гына йөри. «Парлы кешеләргә монда бернәрсә дә калмаган. Чөнки егетең яки кызың белән килсәң, арагызны бозарга теләүчеләр күп. Үземнең дә шулай булганы бар. Егетем белән килгән идек, мин биш минутка читкә киткәндә, аңа минем турында теләсә нәрсәләр сөйләп тутырганнар иде. Янәсе, мин башкалар белән йоклап йөрим. Аллага шөкер, егетем мине бик яхшы белә һәм андый нәрсәләрне эшли алмавымны аңлый. Шуңа күрә парсыз, ялгыз кешеләр генә йөрерлек җир бу. Монда үзеңә пар да табып булмый. Мондагыларга син бер төнгә йоклар өчен генә кирәк», — дип уртаклашты ул безнең белән.

«Башка барыр җир беткәнмени?»

Эльмир Җәләлиев (исеме үзгәртелде) тә шундый фикердә. «Кемгәдер ошыйдыр инде анда. Тагын кайда ял итсен инде ул гейлар? Дөрес, үзем ул клубта соңгы тапкыр моннан ике ел элек булдым. Шәхсән мин кызыгын тапмыйм. Парлы, бер-берсенең кадерен белгән, акыллы кешеләр йөрми дә анда. Барыр урын беткәнмени? Рәхәтләнеп театр яки кинога йөрүең кулайрак», — диде ул.

Әлеге клубта гей һәм лесбиянкалар үзләрен иркен тота, бернәрсәдән дә курыкмый. Ләкин Казанда әлеге кешеләр өчен башка урыннар да бар. Дөрес, анда алай җәелеп китеп үбешеп утырып булмый булуын. Әмма әлеге урыннар — рәсми төстә булмаса да, зәңгәрләр җыела торган җир. Мәсәлән, Габдула Тукай скверы, кинотеатрлар, Камал театры каршындагы мәйдан да гей һәм лесбиянкаларның яраткан урыннары.