Сугыш, син берәр онытылырсыңмы икән?! — «Әлмәт таңнары» | intertat.tatar

Сугыш, син берәр онытылырсыңмы икән?! — «Әлмәт таңнары»

Халкыбызның шаулап, зурлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнүе бик күпләребезне уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итте. Онытылып барган истәлекләрне яңартты. Бәлки, онытылып барган дип әйтү дөрес тә түгелдер. 

Хәтер — ул мәңге сүнмәс, күмерләре көйрәп торган учак. Күмерләрне вакыт агышы аксыл көл белән капласа да, хәтер җилләре исеп, ул күмерләр яңадан кабыналар. Шул мәңгелек ут яктысында бабамның да язмышы чагылып китә төсле. 

Аның язмышы миңа бабай буларак та, сугыш утын кичкән, фашист әсирлеген узган ветеран буларак та гыйбрәтле. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан аның хакында башкаларга да сөйлисем килде. Исән чагында әллә ни мактауларга, данга күмелмәгән бабамның якты истәлеге якыннары, авылдашлары хәтерендә яңаруын бик тә теләр идем, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

Безнең Ерак бабай — әнинең әтисе Хаҗиәхмәт Хуҗәхмәт улы Хуҗин (Хуҗәхмәтов) 1906 елның 4 ноябрендә хәзерге Лениногорск районы Кирлегәч авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул дүрт бала атасы була. Олы улы Салихҗанга — унбер яшь, кызы Миңзифага — ун, икенче кызы (минем әни) Гайнелгыйлемгә — биш яшь, ә кече кызы Әнисәгә бары яшь ярым гына була. Бәхетле генә яшәгән гаилә мизгел эчендә арка терәксез кала. Унбиш яшендә әтисез калып, ятимлек ачысын татыган бабай, карт әнисен, энесе белән сеңлесен, хатынын һәм дүрт баласын калдырып, авылдашлары Хаҗиәхмәт Галимов, Нургаен Газизуллин, Әхәт Исрафилов, Салих Мәсәлимов һәм башкалар белән сугышка китә.

«Әти, китмә!»

Инде тормышлар җайланып килә дигәндә генә… Кырыс холкым белән ни хатыным Ганҗинанга, ни балаларга туйганчы бер җылы сүз әйтә алмадым бит әле… Сугыш куркыныч, сугыш әшәке. Тик шулай да әле бит сугышны күргән юк…

— Әти, базга кач.

— Кызым, аннан да табалар бит.

— Алайса, печәнлеккә кач, әти.

— Аннан да табалар шул, кызым.

— Әти, мунчага кач алайса.

— Аннан да табалар бит, кызым, — дигәнен бер дә онытмыйм.

Бөтенесе ат арбаларына төялеп сугышка китүче әтине озатканда, мин күрше Вакифә абыстай белән бишектә ятучы сеңлем Әнисәне тирбәтеп өйдә калдым», — дип искә ала иде ул көннәрне әнием.

1941 елның август–сентябрь айларында бабай 727нче укчы полк составындагы Үзәк фронтта сугышка керә. Сентябрь аенда башы һәм уң як янбашы каты яраланып, Ярославль шәһәрендәге эвокогоспитальгә эләгә.

Госпитальдән соң, яңадан сугышка кергәнче, бабайга, авылга кайтып, гаиләсен күреп килергә рөхсәт бирәләр. Бу 1942 елның җәе була.

«Бу юлы әтине озатырга, инәйләргә ияреп, мин дә бардым, — дип искә ала инәй. — Авыл Советы янына җиткәндә, әтине озата баручы атыбыз туарылды. „Болай булгач, Аллаһы теләсә, исән-сау кайтасың икән, Хаҗиәхмәт“, — дип, авылдашлар моны яхшыга юрадылар. Без Сарабикколга төшә торган Әхмәт тавына кадәр озата бардык та, шунда апа белән: „Әти, китмә! Әти, китмә…“ — дип елашып басып калдык. Унике яшьлек абый ат белән әтине Келәүле станциясенә озата китте».

Кешеләр! Әтисен сугышка озата баручы шул унике яшьлек малайның һәм шул сабыйны гаиләдәге иң олы ир-егет итеп калдырып сугышка китеп баручы әти кешенең башында нинди уйлар да, күңелендә нинди хисләр булды икән? Алты һәм унике яшьлек кызларның юл тузанына тамган ачы күз яшьләрен, дүрт баласын кочаклап калган хатынның вакытсыз агарган чәчләрен нишләтергә, кая куярга соң, кешеләр?! Шадра бите буйлап аккан тозлы күз яшьләрен яулык очы белән сөртеп, иреннән аерылып калганда, әлеге күрешүнең нәтиҗәсе булып тугыз айдан тагын бер тупырдап торган малай табар да, малайга төгәл алты ай дигәндә, Хаҗиәхмәте, фашист тоткынлыгына эләгеп, хәбәрсез югалыр дип кемнәр уйлаган да, кемнәр юраган икән?

Инде сугышның нәрсә икәнен белә Хаҗиәхмәт. Яраланып булса да гаиләң янына бер кайтканнан соң, яңадан ажгырып торган үлем авызына чыгып китүе… Монысы беренчесеннән дә авыррак булгандыр.

Шуннан соң, сугыштан язган хатында: «Балалар озата килгәч, алардан аерылып китүе бик авыр булды, алай итәсе калмаган икән», — дип язган.

«Хат килгәч, әти безгә сәлам әйткән, әти безгә сәлам әйткән, — дип, урам буйлап йөгерә идек», дип хәтерли инәй. Тик, һәрберсенә атап сәлам куйганда, үзе сугышка киткәндә бишектә калган кечкенә Әнисәнең генә исемен оныта торган була. Хат саен диярлек аның исемен сорап яза.

Өйдә берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала. Тамак бит сугышны белми, аңа ашарга кирәк. Авырлык белән булса да, әби сыер асрый. Бозавы азрак исәя башлауга, аны бабайның энесе Габдулла бабай суеп бирә. Әби, шул бозау тиресен өтеп, вак-вак кына кисеп пешереп, балаларга «ит» ашата. «Кар сулары агып, бакчалар ачыла башлауга, яланаяк чаба-чаба, черек бәрәңге җыярга чыга идек. Алар ап-ак булып тәгәрәшеп яталар иде. Апа белән абый, үскәчрәк, бәрәңгегә Елховой әбиләргә баралар иде», — дип искә ала иде ул көннәрне инәй.

Әсирлектә

Сугыш дәвам итә. Өчпочмаклы хатлар килә тора… 1943 елның 18 ноябренә кадәр бабай 79нчы укчы полк составындагы Икенче Белоруссия фронтында укчы буларак сугыша. Яраланып чолганышта калгач, фашистлар кулына эләгә. Бабайны бик күп хәрби әсирләр белән Германиягә куып алып китәләр.

Шуның белән хатлар да, сәлам дә туктала. Шул көннән, бик күпләр кебек, кемнәрдер өчен бабай хәбәрсез югала. Тик гаиләсе өчен генә югалмый.

1943 елда совет әсирләрен күпләп Германиягә куу башлана. Чөнки бу вакытта Германиянең үз экономикасына сугыштан зур зыян килгән була.

Бабамнар җан асраган концлагерьдагы хәрби әсирләрне авыл хуҗалыгы эшенә куалар. Ашарга пычкы чүбе кушып пешерелгән ипи кисәге һәм суалчан салып пешергән баланда бирәләр. Концлагерьда һәрбер әсирнең үзенең номеры була. Җирле немец халкы, сакчылар күрмәгәндә, номерын язып, чәнечкеле тимерчыбык аша әсирләргә ашарга ташлый торган булалар. Аерым номерга гел бер кеше китерә. «Үзләренең халкы начар түгел аларның, тик менә немецларга сатылган безнең халыктан да явызы юк», — дип сөйли соңыннан бабай.

Әсирләр авыр хезмәттән һәм ачлыктан интегәләр. Чөгендер эшләргә алып баргач, яшереп берәр чөгендерне чалбар эчләренә бау белән бәйләп алып кайталар һәм, лагерьдагы кайнар су савытына тыгып, пешереп ашый торган булалар. Әгәр дә бу хәлне фашистлар күрсә, шунда ук тотып атканнар.

Ел ярым әсирлек тормышында ниләр генә күрергә, кемнәр белән генә очрашырга, нинди генә эшләр башкарырга насыйп булмый аңа.

Бабайны бер байга бирәләр. Ул ат белән, зур мичкәләр куеп, су ташый. «Баем яхшы иде минем», — дип сөйли ул, әсирлектән кайткач. Сукрана, зарлана белми иде бабай. Юкса үзе немец бае малларына биргән бәрәңге кабыкларын пешереп ашаган. Әсир солдатларны бер байдан — икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә сатканнар. «Унсигез ай фашист әсирлегендә булып, бер тапкыр кыйнадылар. Башымны иеп, Ходаеңнан килсен, дип тордым», — дип сөйләгән кайткач.

1945 елның 5 маенда совет әсирләрен тоткынлыктан азат итәләр. Тик туган илдә аларны икенче лагерь — хәрби төрмә көтеп тора.

Сталинның «Бездә хәрби әсирләр юк, бары сатлыкҗаннар гына бар!» дигән сүзләре нигезендә, Советлар Союзында немец әсирлегендә булган совет солдатлары һәм офицерлары өчен 1942 елда ук егерме ике махсус лагерь — хәрби төрмә төзелә. Сугыш беткәндә, Наркомат тарафыннан оештырылган шундый лагерьларның саны 100гә җитә. Хөкүмәтнең 1945 елның 11 маенда чыккан 11086нчы санлы директивасы нигезендә әсирлектә булган барлык хәрбиләр фильтрация — тикшерү үтәргә тиеш булалар. Туган ил алдында гаепләре юк икәнне раслаганчы, елдан артык вакыт узып китә. Бу вакыт эчендә бабай кайда булган, газиз башы ниләр күргән — бүген инде бер Ходай гына белә.

Әлбәттә, фашист әсирлеге, аннан соңгы хәрби төрмәләр хакында сөйләргә яратмый бабай. Күп булса, бары өч-дүрт тапкыр гына сөйләгән. Үз күзе белән күрмәгән кеше барыбер аңламый, дигәндер инде. Ә бәлки, йөрәк яраларын кабаттан яңартасы килмәгәндер. Тик сөйләгән вакытта сәгатен — сәгатькә, минутын минутка төгәл әйтеп сөйләгән. «Ап-ак боз өсләрендә, үлекләр арасында ята идек, дип сөйли. Әти сөйләгәндә, без аны кызганып еларга тотына идек, безгә кушылып, үзе дә елый иде», — дип сөйлиләр инәй белән Әнисә апай.

Кеше тикле кеше ничек итеп хәбәрсез югалсын, ди. Хәбәрсез югалырга, төшеп калган бияләймени ул. 1946 елның 12 июнендә гаепләре булмаган 281 мең 780 хәрби әсир үзләренең элеккеге яшәү урынына җибәрелә. Шулар арасында җан һәм тән яраларыннан, дошманнар һәм «үзебезнекеләр» тарафыннан җәберләүләргә дучар булып, вакытсыз картайган 40 яшьлек рядовой Хаҗиәхмәт Хуҗәхмәт улы да була.

«Әти кайтты!»

— Ул көнне без инәй белән Крипич (Крепость, Шешминка) базарына барган идек, — дип сөйли инәй. — Дүрт чүлмәк, тоз, кыяр алдык. Кайтканда Шушма буена утырып, тозлап кыяр ашадык. Балтырган бик уңган иде ул елны. Инәй шунда: «Мин кызымны балтырган җыярга да алып килермен әле монда», — дигән иде. Кичкә таба бик әшәке итеп яңгыр килә башлады. Көтүдән кайтмый торган бер тәкә бар иде. Көтүләр кайткач, инәй шул тәкәне эзләргә чыгып китте. Без өйдә калдык, ә абый ул вакытта ат җигеп, колхозда эшли иде инде. Инәй тәкә эзләп йөргәндә, әтинең исән икәнен, станциягә кайтып җиткәнен әйткәннәр. Җил-давыллы яңгырдан куркып, без тәрәзәгә әйберләр каплап, томалап куйган идек. Әтинең ничек кайтып кергәнен, ничек күрешкәннәрне инде хәтерләмим. Шатлык бөтенесен оныттырган, күрәсең. 

Шулайдыр, кайгы-хәсрәт кенә бер дә онытылмый бит ул. Караңгы төшеп, абый эштән кайтып атларын туарып кергәндә әти өйдә иде, ди инәй.

Әле җиде яше дә тулмаган Әнисә апай исә ул көнне болай искә ала: «Әтиең кайта, дигәч, мин, «Әти кайта, әти кайта», дип, Сәлах бабайларның тыкрык почмагындагы таш келәт кырыена йөгердем. Аннан соң өй тулы кеше иде. Әти: 

— Монысы кем баласы соң? — дип сорагач, күрше Сапкамал әбинең: «Монысы да синеке инде, улым Хаҗиәхмәт», — дигәне хәтеремдә».

Исәннәр бер кайталар шул. Ә кайтмый калганнар… Үз гомерләрендә авыз тутырып «әти» дип әйтү бәхетеннән мәхрүм булган сабыйларны, пар мендәргә ялгыз баш куеп, вакытсыз картайган, үзе хатын, үзе ир булган толларны күреп җаны әрни аның. «Гомер буена сугыштан кайтмый калганнарның хатыннарын, балаларын кызганып, кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итеп яшәде. Хәтимә апай бар иде. Аны авылда Әхәт Хәтимәсе диләр иде. Ире сугыштан кайтмаса да, өметләнеп һаман көткән инде. Аның шулай көтүен күреп тору әтигә бик авыр булган, күрәсең, чөнки ул Әхәт абзыйның үлеп калганын белгән. Аннан соң инде Хәтимә апайга әйткән: „Көтмә инде син, Хәтимә, үз кулларым белән күмеп калдырдым мин аны“, — дигән. „Шуннан соң бераз сүрелдем“, — дия иде Хәтимә апай», — дип сөйли Әнисә апа. «Арыш көлтәсе кебек авып калдылар бит», — дип уфтанган бабай кайтмаган солдатлар турында. «Ничек булдыра алгандыр, без ручкаларыбызны югалтсак, әниегезнең сугышка киткәндә биреп җибәргән энәсен, нимес җирендә дә югалтмыйча, саклап, үзенә яңадан кайтарып бирдем, дип әйтә торган иде».

«Гомер буена беләгенә кызыл бәйләгән, фуражка кигән кешеләрдән куркып яшәде», — ди иде әби. Фашист тоткынлыгында булу һәм яңадан бер елдан артык төзелеш лагеренда тоткын булу нәтиҗәседер инде монысы. Тән ярасы төзәлсә дә, җан ярасы төзәлми, диләр бит.

Катылыгы, кырыслыгы булса да, туры сүзле булуы, берәүгә дә ярарга тырышмавы, һәр эшне җиренә җиткереп эшләве, үзенең таләпчәнлеге, тәртибе белән күпләргә үрнәк булып гомер итте бабай. Авылга кайтканнан соң, сәламәтлеге бик әйбәт булмау сәбәпле, башта балалар карап, йорт тирәсендә генә эшләп тора ул. Ә бәлки, әсирлектә булган кичәге солдатны колхоз эшенә алырга курыкканнардыр? Савыга төшкәч, колхозда завхоз булып эшли, аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы, колхозның төзелеш бригадасын җитәкли.

Әллә тумыштан шундый булган, әллә инде йөргән җирендә күреп, өйрәнеп кайткан, бик тә тәртипне ярата иде бабай. Аның ишегаллары, каралты-куралары, бакчага чыга торган юллары, утын әрдәнәләре — һәммәсе курчак өе кебек чиста, пөхтә иде, һәр нәрсәнең үз урыны бар иде. Мин анда үземне музейдагы кебек хис итә идем. Кышын ишегалдында, капка төбендә бер кар булмас, җәен исә энә төшсә дә табарлык итеп себерелгән. Без белгәндә дә, кулына бияләен кигән, киндер алъяпкычын япкан булыр иде. Урманнан кайткан утын, ат арбасыннан җиргә төшеп тормыйча, турыдан кузлага куела, аннан билгеле бер үлчәм белән генә билгеләп киселә. Шуңа да бабайның утын әрдәнәсе линейка белән үлчәп өйгән кебек була иде. Әби белән алты бала үстереп, бер генә баласы да аны аракы эчеп исергән килеш күрмәгән. Олы улы Сәлихҗан абыйны: «И әти, башкаларның әтиләре кебек эчеп йөрсәң, без әллә кайчан гарьлектән үләр идек», — дип әйтә иде, диләр. Кеше сөйләмәс, кеше әйберен алмас, үзенекен бирмәс, уен-көлкене яратып бетермәс иде бабай.

Әбиебез Ганҗинан да, аңа тиң булып, ир буларак аны санлап, зурлап гомер итте. Бабайдан башка бер чынаяк чәй дә эчми иде ул. Кулын каш өстенә куеп, әле урам якка, әле бакча ягына чыгып, аның эштән кайтканын көтеп тора. Ат күренүгә, урыс капканы тутырып ачып куя, чөнки атның башы капкага тияргә тиеш булмый. Эштән кайткач, аяк, өс киемнәрен, тирләп аркасына ябышкан күлмәкләрен салдыра иде. Аның.рөхсәтеннән башка күршегә дә кермичә, гомер буена аны көтеп яшәде. «Родина» радиоалгычының укасына кадап куйган медальләрне бабайның үзеннән дә уздырып кадерләп саклады. Безгә дә: «Тотынмагыз, бабагызныкы ул, ярамый», — дип кенә тора иде.

Инде бабай үлгәнгә — 39, әби юклыкка — 26, ә илгә Җиңү килгәнгә 75 ел вакыт үткән. Бабайның медальләре ул сугышка киткәндә ике яше дә тулмый калган кызы Әнисә апайда саклана, ә аның актык истәлеге барыбызның да күңелендә!

Әйе, илгә Җиңү алып килгәннәрнең, толлык ачысын кичергәннәрнең бик күбесе бүген безнең арада юк инде. Алардан туган балалар үзләре әби-бабай булдылар. Күп нәрсәгә соңардык та инде: җылы сүзгә, кадер- хөрмәткә, ярдәмгә, бүләкләргә. Хәерле булсын!

Бик куркыныч, бик хәсрәтле, күз яшьле бит син, сугыш! Син берәр онытылырсыңмы икән?!