«Чын вәзгыятьне җиткерәсе килде». Коронавирус чигенергә җыенамы?

Чит, таныш булмаган вирус халыкны башта бик куркытты. Арада кибеттән алып кайтылган азык-төлекне антисептиклар белән сөртмичә өйгә кертмәүчеләр дә, саклык чараларына ризасызлык белдереп ышанмаучылар да булды. Коронавирус сүзе белән уяндык, йокларга яттык…

«Үзем күргәч, шүрләтә башлады»

Халык бу усал вирустан тәмам арды, талды. Статистиканың да кызыгы калмады. Аңа карап кына вирус чигенмәде, ул һаман да безнең тирәдә бөтерелә. Авыручылар да бар, үлү очраклары да теркәлә. Кеше дөреслекне эзләп, имеш-мимештән туйган бугай. Кемгә кайсы вариант ошый, шуңа ышана. Татар тотып карамыйча ышанмый, ди бит…

Кызганыч, җырчы Артур Салихов авыруның бар икәнен үз якыннарында күргән кеше.

«Әни хәзер үзен яхшырак хис итә кебек инде, уколлар ясыйлар. Диагноз куймадылар әле. Короновируска тест ясарга тиешләр, тик аның нәтиҗәләре тиз генә билгеле булмый ди, 4-5 көнме шунда. Башта табиб чакыртып, өйдә генә дәваландык. Ике атна температурасы булды, йөткерә иде. Коронавируска хас ис һәм тәм тоюны югалту кебек билгеләр булмады.

Бик каты авыручыларны гына салалар, хастаханәдә урын юк, ди кабул итүче шәфкать туташы. Һәр көнне яңа авыруларны китереп торалар. Ашыгыч ярдәм машинасының бертуктаусыз кеше китереп торганын үзем дә күрдем. Әйберләрне дә урамда гына тапшырабыз, кертмиләр.

Коронавирусмы, юкмы икәнен табиблар үзләре дә әйтә алмыймы, белмиме… Пневмония гына, диләр. Шулхәтле кеше анда! Бөтенесенең дә үпкә ялкынсынуы була алмый бит инде. Табиблар барысы да тиешле костюмнардан. Элек ышанмый идем. Үзем күргәч, шүрләтә башлады әле. Уйга калдым: нәрсәдер бар бит, әле бу азагы түгел. Бигрәк тә олы яшьтәгеләргә куркыныч яный», — ди җырчы.

Авыручыларның санын күрсәткән таблицалар моның белән маңгайга маңгай очрашкач кына гади статистика булудан туктый. Битлек, резин перчаткаларга да ияләшеп беттек, антисептикларны норма буларак кабул итәргә өйрәндек. Зарыгып көткән җәйнең санаулы минутларының кадерен белер өчен паркларга, балалар мәйданчыкларына юл тоттык — куркып яшәп арыдык. Вирус белән бергә яшәргә өйрәнеп киләбез. Саннар безне куркытмый, «Алла сакласын» дибез дә алга атлыйбыз. Тормыш — коронавируслымы ул, юкмы — дәвам итә.

Коронавирус «фейк»мы?

Инетернет сафларында йөргән чәчләр үрә торырлык мәгълүматларга да «фейк» дип кенә җиффәрәбез. Шундыйларның берсенә ачыклык кертер өчен Мордовиянең Белозерье (Азюрка) авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов белән сөйләштек. «Бездә барысы да ярыйсы гына, „нормально“. Коронавирустан үлүчеләр юк. Битлекләрне киеп йөрергә кирәк, саклык чаралары турында онытырга ярамый. Авылыбызның мәчетләре ябык. Авыручылар күп түгел — 10-12 кеше: кемдер хастаханәдә, кемдер өйдә генә дәвалана. Мәскәүдән, йә башка җирдән кайтучы туганнары булгандыр, йә үзләре берәр кая барган инде. Барысы да тәртиптә, контрольдә тотабыз», — дип Белозерьеда хәлләрнең яхшы икәнен исбатларга тырышты Рәсим Салихов.

«Авыручылар саны арта»

ТНВ каналында эфирга чыгучы «Семь дней» тапшыруы шәһәрнең 7нче санлы хастаханәнең йогышлы авырулар госпиталендә репортаж төшергән. Әлеге госпиталь Татарстанда иң зурысы — 440 урынлы, анда 355 кеше эшли. Авыручылар саны кимемәгән, киресенчә, арткан гына. «Илебезнең башка шәһәрләрендәге йогышлы авырулар госпитальләре дә нәкъ шундый ук хәлдә дип яза укучыларыбыз», — ди тапшыруның алып баручысы Михаил Любимов.

Булган 30 урынның берсе дә буш түгел, 13 кеше ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Буш урын булмый икән монда. Вирус турында онытканнар өчен бу кадрларны карау җиңелләрдән булмаячак.

«Башта барысы да ят булып тоелган әйберләргә ияләшеп беттек инде. Берәү дә качмый үз эшеннән. Бөтенебез дә тырыша. Табиблар үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, бик җаваплы карыйлар. Мин медаль бирер идем һәрберсенә. Бик куркыныч. Бик сак булырга кирәк хәзер, нәкъ менә бүген», — ди хастаханәнең эпидемиология бүлеге мөдире Наталья Шәйхразиева.

«Кызганыч, авыручылар саны арта», — ди йогышлы авырулар госпиталенең реанимация бүлеге мөдире Виталий Григорьев.

Авыр хәлдә ятучыларны тыныч күңел белән генә карап булмый: күбесе аңсыз хәлдә, әледән-әле ыңгырашулар ишетелеп ала…

«Суларга көннән-көн авырлашты, кыен иде. Аннары мине монда күчерделәр», — дип әле хәзер дә көчкә сөйли 26 яшьлек Настя Чернышева. Ул ике көн ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган булган. Тиздән реанимация бүлегеннән чыгар дип көтелә, аннары бөтенләй савыгып беткәч өенә кайтачак. Тик аны каршы алучы гына булмас, чөнки бөтен гаиләсе хастаханәдә. Әлбәттә, авыруның каян килеп чыкканын берәү дә белми. «Бик куркыныч, бик авыр… Ничек авырып киткәнемне үзем дә аңламыйм. Мин бит барысын да тиешенчә үтәдем: изоляциядә утырдым. Битлек, резин перчаткалар да булышмады» — ди Настя.

Бер кешенең дә коронавирус миңа эләкмәс дигән гарантиясе юк. Шушы ук палаталарда әле кичә генә үзләре үк авыручыларны дәваларга кергән табиблар да, шәфкать туташлары да ята.

«Монда башка бүлек табиблары да бар. Әлбәттә, бөтенесенең дә нормаль тормышка, үзләренең эшләренә кайтасы килә. Вакытыннан алда берәү дә китә алмаячак», — ди шәфкать туташлары белән эшләү буенча баш табиб урынбасары Луиза Губаева.

«Уема да килмәгән иде шулай булыр дип: башта бер корпусны яптык, аннары икенчесен. Бераз булыр да бетәр кебек тоелды шул. Ниндидер фаразлар бирүе кыен, шулай да хәлнең яхшырачагына өметләнәбез. Коткы саласым килми», — ди Наталья Шәйхразиева.

«Кешеләр бүгенге көн вакыйгаларын дөрес итеп бәяләми, кызганыч», — дип сөйли Виталий Григорьев. Бу кадрлар театрда түгел, актерлар юк монда...

«Чын вәзгыятьне җиткерәсе килде»

 «Семь дней» тапшыруы алып баручысы Михаил Любимов йогышлы авырулар госпиталендә булганнан соң үзенең хис-тойгылары белән бүлеште.

«Йогышлы авырулар госпиталенә безнең беренче баруыбыз түгел. Май урталарында булдык, хәзер менә июнь уртасында. Үзгәрешләр юк диярлек. Бөтен бүлмәләр тулы, ясалма сулыш алдыру аппаратларының берсе дә буш түгел. Без төшергән кадрларны кабул итү җиңел түгел.

Шәхсән үземә урын өстендә яткан пациентларны күрү авыр булды. Моны сурәтләү дә авыр. Авыручыларның гына түгел, анда эшләүче табибларның, шәфкать туташларының, хезмәт күрсәтүчеләрнең, машина йөртүчеләрнең дә хәлләре бик кыен икәне күренә. Алар көн саен үз тормышларын куркыныч астына куя. Кигән костюмнар гына бу вирустан 100 %ка сакламый. «Кызыл зона»да 8-9 сәгать эшләүче табиблар бар. Без анда иң күп дигәндә ике сәгать булганбыздыр. Күз алдына да китерү кыен аларның хәлләрен. Авыру әле чигенмәгәнен һәм табибларга ничек кыен икәнен башкалар да аңласыннар иде.

Безнең максатыбыз: кешеләр үзләренең моңа карашын үзгәртсеннәр һәм вирусны җиңү әле алда икәнен аңласыннар иде. Ялганламадык — чын вәзгыятьне җиткерәсе килде. Моның белән коткы салырга да җыенмыйбыз. Шушы эпидемиягә турыдан-туры якын килеп, көн саен очрашып торучылар барлыгын белеп, аларны әз генә булса да кызганырга кирәк. Шушы йогышлы авырулар госпиталендә эшләүчеләр өченче ай инде тулай торакларда, кунакханәләрдә торалар. Өченче ай инде гаиләләрен, туганнарын, якыннарын күргәннәре юк. Телефон аша гына аралашалар.

Коронавирус белән авыручылардан тыш, калган пациентлар да бар бит. Монысын да онытырга ярамый. Табиблар өчен сөйли алмыйм. Шулай да мин аларда абсолют арыганлык күрдем. Алга таба нәрсә булачагы аңлашылмау хәлне тагын да кискенләштерә. Аларның тизрәк өйгә кайтулары безнең һәрберебездән тора. Һәр кеше үзен генә кайгыртмыйча, гамәлләре турында да уйлансын иде. Вирусны кире кагучылар, юк диючеләр дә байтак бит. Алай булырга тиеш түгел. Без моңа карата үзебезнең мөнәсәбәтебезне үзгәртергә өйрәнергә тиеш. Коронавирусның таралуы һәм болай да көн-төн эшләүче табибларның эше артуы бары тик үзебездән генә тора», — ди Михаил Любимов.

«Кешеләр авырулары турында әйтмиләр, яшерәләр»

Вконтакте челтәрендә «Омск татарлары» төркеменең җитәкчесе Камил Сәйфулин да шундый фикердә. Ул инде 17нче көн хастаханәдә ята. Коронавируска ясалган соңгы анализлары тискәре нәтиҗә биргән, тиздән өенә кайтырга хыяллана ул.

«Беренче тестны 1 июньдә ясадылар, уңай нәтиҗә бирде. Соңгылары тискәре иде. Үпкәдә әле үзгәрешләр саклана, тулысынча бетмәде. Барысы да май ахырында башланды. Башта температурам 38,5 булды, ис һәм тәм тоймый идем, хәтта кофе һәм чәйне дә аермадым. Берничә көннән температура төшми башлады, дарулар да ярдәм итмәде һәм тын алу авырлашты. Ашыгыч ярдәм чакырттым, үпкәләремне тикшереп, анда үзгәрешләр барлыгы ачыкланды. Менә шулай авырып киттем. 5-6 көн юньләп сулый алмадым. Хәзер ярый инде.

Палатада бөтен кирәкле әйберләр дә бар, безне моннан беркая да чыгармыйлар, менә 17 көн инде… Эштән социаль акция буенча азык-төлек өләшергә барган идем, шунда эләктердем бугай, югыйсә битлек һәм перчаткадан идем.

Ясалма сулыш аппаратына ялгарга туры килмәсен. Иң курыкканым шул булды. Минем күзәтүләрем буенча, аннан авыруларның 70 %ы кире кайтмый.

Авырый башлагач ук бөтенесен дә кисәттем, яныма берәү дә килмәде. Әле кайберәүләр һаман да: «Юри, мескенләнеп, алдап ятасың», - дип язгалыйлар. Һәр кеше үзе турында гына уйлый шул, авырдым да терелдем, калганнар теләсә нишләсен. Күпләр авырганын яшерә, әллә читләшерләр, гаепләрләр дип куркалар шунда», — ди коронавирусны җиңгән Камил.

«Семь дней» сюжеты интернет тарафларында таралуын дәвам итә. Кибетләрдә дә һәрдаим вирус турында кисәтә торган аудио бүген тагын колакка чалынды. Балалар бакчасы ишегендә дә битлек һәм перчатканы искә төшерә торган кәгазь бите яңарган. Авыру турында ишетүгә кул селтәүчеләр дә саклык чаралары турында онытмасыннар, үзләренең һәм якыннарының тормышларын куркыныч астына куймасыннар иде.