Төшләре рас килә торган кешеләр: «Барысын да яхшыга юрарга кирәк» | intertat.tatar

Төшләре рас килә торган кешеләр: «Барысын да яхшыга юрарга кирәк»

Блогер Фәгыйлә Шакирова үзенең ютуб каналында чыгып килә торган «Тормыш мизгелләре» тапшыруында төрле кызыклы язмышлар, гади булмаган кешеләр турында сөйли. Тапшыруларның берсе төшләргә, төш юраучылрга багышлаган.

Берничә ел эчендә төшләре чынга ашкан

Чынга аша торган төшләр күрүче Әлфинә:

Мин 2нче класста укыганда шундый төш күрдем: без 3 дус кызым белән тауга менеп барабыз, ә безнең каршыга минем сыйныфташ малайның сеңлесе төшеп килә. Башында яулык, үзе кайгыга баткан. Тышта көн булуына кармастан, караңгы. Төшемдә минем сыйныфташ үлгән дип уйладым. Уянгач, гомере озын була икән әле, дидем. 7 елдан соң шушы төш чынга ашты. Минем сыйныфташым 9 сыйныфны бетергәндә батып үлде.

Шушы ук төшне бер елдан тагын күрдем. Анда без тауга инде икәү генә мендек. Өченче иптәш кызым үлгән дигән хис булды. 3 елдан соң бусы да тормышка ашты — дустым 20 яшендә үлеп китте.

Әтинең әнисенең төше турында әйтәсе идем. Әтигә 8 яшьләр чамасы булганда картнәнәй мәрткә китә, 3 көн йоклый. «Иреннәре кап-кара булып уянды», — дип искә ала әти. Нәнәй бер оя тавык йомыркасы тапкан була. Берничәсен үзе пешереп ашаган, калганын хәер итеп биргән була. «Йомырканың гөнаһы күп икән. Барысын да хәер итеп бирәсе генә калган, ашаган өчен авызымны көйдерделәр. Күп нәрсәләр сөйләделәр, бернәрсә дә әйтергә кушмадылар», — дип сөйләгән әтинең әнисе уянгач. Картнәнәйгә ул вакытта тәүбәгә килергә кушканнар, — дип сөйләде Әлфинә.

«Төш юрау — математик мәсьәлә чишү белән бер»

Казандә яшәүче журналист, тәрҗемәче Чулпанның да төшләре рас килә. Аңа хәтта төшләр юратырга да мөрәҗәгать итәләр икән:

Төшләр, төш күрү, төш юрау һәм алар белән бүлешү дин тарафыннан тыелмаган, бу гөнаһ түгел. Шулай да төшләрне теләсә кемгә сөйләргә ярамый. Беренчедән, син төшне сөйли торган кеше аны чыннан да юрый белергә тиеш. Аның билгеле бер тәҗрибәсе, гыйлеме булу мөһим. Аны мәсьәлә чишкән кебек чишә белергә кирәк. Шул очракта гына төшне сөйләргә ярый. Югыйсә, башына нәрсә килә, шуны әйтә торган кешегә төшне юратсаң, сиңа әйтелгән әйберләр баш миеңә кереп кала һәм син үзеңне бөтенләй юравы туры килми торган әйбергә юнәлдереп, кирәкмәгән нәрсәләр килеп чыгарга мөмкин.

Күбебез белә: безнең тормышта була торган хәлләр аңыбызда утырган программаларга бәйле. Кеше үзен нинди дә булса вакыйгага программалаштырып куя икән, ул әйбер безнең алдыбызга килеп басарга мөмкин.

Төшне юраганда: «Алды, арты хәерле булсын», — дип теләргә кирәк. Юравы юш килә торган төшләр Аллаһы Тәгаләдән була. Ул безне кисәтергә тели дигән сүз. Мондый төшләр синең белән Аллаһы арасында бәйләнеш бар дигәнне дә аңлата. Моның өчен шөкер итәргә кирәк. Бу бәйләнеш, гадәттә, догалар укый башлагач, намазга баскач арта. Кеше мондый төшләрне ешрак күрә башлый һәм алар аркылы кисәтүләр дә арта. Моны үземнән дә чыгып әйтәм: 5 вакыт намазны калдырмыйча укый башлагач, юш килә торган төшләрем ешайды.

Бер яктан, алдан сизеп, белеп тору әйбәт. Икенче яктан караганда, алдан белеп, борчылып тору артык күңелле нәрсә дә түгел. Шуңа күрә өлкәннәрнең" «Төшләрне яхшыга юрарга кирәк», — дигән сүзләре хак.

Гадәттә, төштә мәет күрсәк, куркабыз. Әйбер бирсәң, аның белән китсәң, начар була, диләр. Бу юраулар безнең аңга кереп утыра. Бу турыда еш уйлыйбыз икән, чыннан да шулай килеп чыгуы ихтимал. Әмма ул һәр очракта да начар мәгънәдә булмаска мөмкин. Монда бертөрле генә итеп әйтеп булмый.

Төшләрне ничек юрый белергә соң? Кешенең тәҗрибәсе, тормышка карашы, аның нәрсәләргә ышану-ышанмавыннан да тора. Мәсәлән, мин берсендә шундый төш күрдем: имеш, күп кенә халык арасында йөрим. Шунда мине әти белән әни машинага утыртып алып киттеләр (алар минем мәрхүм инде). Бу хәл 8 ел элек булды. Башыма иң беренче кергән уй: мине мәетләр алып китте, димәк, тиздән үләм.

Тора-бара мин бу төшне шул вакытта барган вакыйгалар белән бәйләп анализлый башладым. Күп еллар үткәннән соң чиштем. Ул вакытта минем хәл ителә алмаслык булып тоелган бер проблемам бар иде. Төштән соң ул ничектер үзеннән-үзе хәл ителде. Әти-әнинең мине шул чакта алып китүе — проблемамнан коткаруы булган. Шуңа охшаган, начар якка юрала торган төшләр күрсәгез дә, начар уйларга бирелмәгез.

Танышымның төше: эт кулын тешләп, бияләен салдырып алган. Бераздан танышымның машина йөртү таныклыгын алдылар. Минем өчен эт ул бөтенләй башка әйбер дә була ала.

Елан, бака, таракан — шундый чиркандыра торган бөҗәк һәм хайваннар төшкә керсә, гадәттә, аларны булачак чир дип юрыйлар. Сихер, бозым дигән вариантлар да бар. Чыннан да, мондый әйберләрне төштә күргәннән соң, белгән догаларны укып, төшне дөрес итеп юрарга кирәк.

Ахырзаманда изге төшләр күрүче кешеләр күп булыр, диләр. Изге төш — ул Аллаһы Тәгаләдән кисәтеп керә торган төш. Изге төш күрүне пәйгамбәрлекнең 46дан бер өлеше, диләр. Пәйгамбәрләр — безгә алда нәрсә буласын әйтүче изге ияләр. Мәгънәле төшләр күрү Аллаһының сиңа бирелгән изгелекнең бер өлеше дигән сүз.

Гел төшләр күрү бер дә рәхәт түгел. Үзенә күрә бер сынаудыр дип уйлыйм мин аны. Син аларны юрый беләсең икән, сынау белән үрелеп бара торган бер сәләттер дә ул.

Гадәттә, мин үземнең төшләремне үзем юрыйм. Кайберләрен үзем ышанган кешеләргә дә сөйли алам. Үземә көн саен төш юрарга сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Яхшы мәгънәдә юралган төшләрнең кабул булганын ишеткәч, шатланып куям. Кайгылы, хәвефле булса, борчыласың, әлбәттә.

Берничә ай элек бер кешенең кулына төшендә зур таракан төшүе турында сөйләгәннәр иде. Куркып шалтырата инде. Без ул вакытта болай дип юрадык: эш белән бәйле булмаган зур табыш керәчәк. Күпмедер вакыт үтте. Шул төштән соң, теге кеше чыннан да эшләмичә күп акча алган дип шалтыратып хәбәр иттеләр.

Тагын шундый бер төш сөйләделәр: янымда өере-өере белән этләр тора, ә минем өстемдә нур. Мин алар уртасыннан үземне үзем яктыртып үттем, ди. Ул кешенең документлар белән бәйле булган җитди проблемасы бар иде. Хокук органнары белән суд шикелле әйбер булырга тиеш иде. Бу кешегә карата хезмәттәшләре ягыннан көнчелек тә көчле булган. Шушы төштән соң, ул үз көчләре белән проблеманы хәл итте, суд та, бернинди җәза да булмады. Үз-үзен аклады, — ди Чулпан.

«Төшләр ике төрле була»

Бибиниса апа:

Төш ике төрле булып керә: берсе — фәрештә, икенчесе шайтан төше. Фәрештәләр төшен күрү өчен, тәһарәт алып, догалар укып, фәрештәләрдән сорап ятасың. Нинди генә төш күрсәң дә, «Фәрештәләр төше, изге төшләр булсын, яхшы юлга китсен», — дип әйтергә кирәк.

Без төшнең нәрсә икәнен белеп бетермибез. Бары мисал итеп күрсәтеп кенә ала. Күңелсез төшләр булса да, борчылырга ярамый. «Ходаем, бу төшләр дә сөенечкә булсын», — дияргә кирәк.

Элек төш юраучылар булган. Кешене төш белән борчуга салырга ярамый. Үлгән кешеләрне күрәм, дип килүчеләр дә бар. Сез дога кыла башладыгыз, шуңа керә алар сезнең төшегезгә керә. Дога кылыр өчен алар шулай күренеп китәләр. Догасы булгач, бигрәк тә төшкә керә башлыйлар. Без бит әрвахларга бернәрсә дә бирә алмыйбыз. Әз генә сәдакабыз, күп кенә догаларыбыз ирешсә иде.

Әгәр сүгенеп, догалар укып ятмасаң, әллә нинди явыз, куркыныч төшләр керә. Бусы — шайтан төше. Ул вакытта «Бу төшләр шайтан юлына китсен», — дип 3 тапкыр әйтергә кирәк. Шикләнмәгез дә, курыкмагыз да, үзегезгә яхшылыкка юрагыз. «Безгә зыяны тимәсен», — дип теләгез.

Ялганчы төш юраучылар туры килсә, башыгызга чир генә аласыз. Төш белән тормыш алып барып булмый. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорагыз. Бөтен нәрсә аның кулында. Изге ниятләр булсын, сөенечле төшләр генә күрергә насыйп итсен, — ди Бибиниса апа.