Габдерәхим үләр алдыннан:«Мәңгелек җәһәннәмнән куркам, ничек тә җәннәткә эләгәсе иде» | intertat.tatar

Габдерәхим үләр алдыннан:«Мәңгелек җәһәннәмнән куркам, ничек тә җәннәткә эләгәсе иде»

Габдерәхим киткән. Шушы хәбәрне ишеткәннән бирле җан бәргәләнә. Баштагы уйлар өермәсен ничек тә тынычландырырга теләп, аның белән бәйле истәлекләремне тәртипләп язарга утырдым.

Габдерәхим үз көе, үз вакыты белән яшәде

Габдерәхимне ун еллап белә идем. Редакциягә балкып, елмаеп килеп керер дә, мине кочаклап, күтәреп алып әйләндерер иде ул. Шул арада сиңа гына багышлап, җыр сузып җибәрер, «Син шундый матур бит!» — дип комплиментлар өеп, кәефне күтәрер иде… Ләкин ул елмаю артында үзенең нинди кәефе ятуын чамалау җиңел түгел. Чөнки Габдерәхим — профессиональ артист, театр училищесын тәмамлаган, зур сәхнәдә төп рольләрне уйнап йөргән кеше. Башкалар янында һәрчак образда, уйный, шатлана-көлә…

Ә күңелендә нинди буран дулаганын икәүдән-икәү калгач кына сөйләп бирергә мөмкин. Бураннар еш дулый иде аның күңелендә. Ул һәрчак нидер эзләнде, җаны бәргәләнде, башына бер фикер килсә, шуны әйләндереп йөртте. Соңгы елларда без аның белән якынайган идек, Габдерәхим эче пошканда да миңа шалтыратып, күңелен бушаткалады. Телефонны алмасам, үпкәләгән кыяфәт тә чыгара иде.

Габдерәхим үзенчәлекле булды. «Балаларың исән-саумы?» — дип хәлләр сорашып, туган көннәрне истә тоткан, кәефсез чакта күңелне бушатырдай дус түгел иде ул. Үзенә игътибарны, тыңлаганны, тышкы кыяфәтен мактап җибәргәнне, аны үсендергәнне яратты. Ул беркайчан да кушканны эшләмәде, башкалар белән бергә командировкаларга йөрмәде. Габдерәхим үз вакыты, үз көе, үз кәефе белән яшәде. Энесе Рамил хәзрәт Юныс белән нык горурланды, кызының әнисе Лилия турында җылы итеп сөйли иде. Әмма күңелендә ялгыз иде ул. Габдерәхим белән беркемгә дә җиңел булмады. Ләкин даһилар белән җиңел дип кем әйтте? Ә Габдерәхим даһи, һичшиксез, даһи иде…

«Халыкка якынрак булыйк, кыланып утырмыйк!»

Аның турында: «Нинди бөек әйберләр язды соң ул? Чиле-пешле сораулы интервьюларын гына беләм», — дип әйтүчеләр бар. Габдерәхим — интервью остасы иде. Гади, шул ук вакытта тирән, көтелмәгән сораулар биреп, әңгәмәдәшен ача белде ул. Габдерәхимнең язмаларын университетта өйрәнәләр, яшьләр аныңча язарга тырыша, «Габдерәхим стиле» дигән төшенчә барлыкка килде. Аны халык та укырга яратты, аудиториясе шактый зур иде. Үзе югалып торса, «Зарлы телефон”га укучылары шалтыратып эзли башлый. Без андый очракта диктофонда сакланган, әмма язылмаган интервьюларын үзебез язып, әкренләп газетада чыгарып бара идек. Габдерәхимне юксынмасыннар гына!

Ул интервьюларга бервакытта да башына килгән беренче сорауларны тотып бармады. Шәхесне ныклап өйрәнә, әзерләнә иде. Соңгы елларда без аның белән икебез дә «Акчарлак”та сәясәт темасына яздык, бер-беребезне кабатламас өчен киңәшләшә идек. «Фәлән кеше янына барасым бар, шуңа күрә Познерның фәлән сәгатьлек интервьюсын карадым әле», — дип шалтырата иде. «Эхо Москвы» радиосын тыңлады, Россиянең танылган сәяси блогерларын күзәтеп барды. Аның бер интервьюга ничә көн әзерләнгәнен күреп, шакката идем.

Күп журналистның уңышсызлыгы — аудиториясен төгәл күзаллый алмау. Ә Габдерәхимнең төп уңышы — ул укучысын төгәл күрә белде, «Авылдагы фәлән апа бу әйберне аңлармы? Болайрак языйк, халыкка якынрак булыйк», — дип фикерли иде ул. Соңгы арада аның белән татар теле буенча да күп бәхәсләштек. «Халык ничек сөйләшә, шулай языйк. Кыланып утырмыйк!» — дип сүзләрне гадиләштерергә, халык сөйләмен матбугатка ныграк кертергә тырышты ул.

«Кеше белән үлем турында сөйләшергә кирәк!»

Габдерәхимгә каты бәрелми идек. Чөнки беләбез: аның кәефе вак-төяктән дә кырылып, озакка сузылган депрессиягә илтергә мөмкин. «Акчарлак» җитәкчелеге дә, журналистлар да аны өф-өф итеп кенә тордык. Хәтта берара Нәзиләбез үзенә ашарга пешергәндә күбрәк әзерләп, Габдерәхимгә төяп җибәргәли башлады. Ялгыз яши, тәмле ашасын, дип. Редакциянең самими бер баласы кебек иде ул. 

Бер ел элек кыш көне бармакларын өшеткәнен ишеткәч тә редакция белән утырып еладык. «Нишләр, үз-үзен карый алырмы?» — дип чиратлап хастаханәгә йөгердек. Бигрәк тә редакторыбыз Алмаз Гыймадиев эзен суытмады, гел аның янында йөрде. Габдерәхим: «Аллаһы Тәгалә миңа зур сынау җибәрде. Бу юлы исән калдырды, ләкин үзгәрмәсәм, икенче юлы бәреп егачак», — дигән иде хастаханәдә ятканда. Үзгәрмәде шул… 

Габдерәхим белән соңгы тапкыр 25 февраль көнне «Татмедиа» бинасында, «Татар-информ» редакциясендә күрештек, ике сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Ул Рамазан аеннан тыш та атнага берничә көн ураза тота иде, февральдә уразадагы көннәре бигрәк тә күп булды.

«Гел уразада булу авыр. Бәлки шуның нәтиҗәсендә җәннәткә эләгеп булыр, ничек тә шунда керәсе иде бит! Мәңгелек җәһәннәмнән куркам, хет миллион елдан булса да җәннәткә күчү мөмкинлеге бирелсен иде. Ахирәттәге миллион ел чүп кенә бит ул!» — дип кат-кат өзгәләнеп әйтте ул көнне. «Кеше белән үлем турында сөйләшүдән курыкмаска кирәк, аның кайчан китәсен беребез дә белми», — монысы да аның шул көнне әйткән сүзләре. Миңа аның үлем турында шул кадәр күп, бирелеп сөйләве сәер дә тоелды. Эчтән уйласак та, ул темага алай игътибар итмибез бит, гадәттә.

Эшен бетереп китте

Габдерәхимнең планнары да бар иде. Күп матбугат чараларында язмаларын бастырырга хыялланды, ничегрәк языйм дип киңәшләште, «Кызым Чәчкәнең машина өчен кредитын үзем түләп барачакмын, моның өчен миңа акча эшләргә кирәк, үземә максат куйдым», — диде. Соңыннан: «Синең янда рәхәт, битлек киясе, уйныйсы юк», — диде чыгып киткәндә. Һәм ишекнең теге ягына чыгу белән яңадан шат күңелле Габдерәхим образына керде. «Әйдә, хәзер култыкла мине, елмаябыз, кычкырып сөйләшәбез!» — диде ул, редакциядән чыгып киткәндә бөтен кешене үзенә каратасы килеп. Берничә көннән күрешергә сүз бирешеп, лифт янында хушлаштык.

Ни гаҗәп, Габдерәхимнең энергетикасы ул көнне коточкыч авыр иде. Ул китүгә күңелгә нык авыр булып калды, хәлсезләнеп, өйгә кайтып аудым. Аннан соң тагын берничә тапкыр сөйләштек, соңгы тапкыр 4 мартта шалтыратыштык. Сөйләшенгән, язылмыйча ята торган интервьюлары бар иде, «Шуларны язып бир, өеп яткырма», — дип бераз шелтәләп тә алдым. Бөтенесен язып тапшырды, эшен бетерде, ә берничә көннән үзе дә юк булды. Габдерәхимебез кабат ялгызлыкка китте, айдан артык элемтәгә чыкмады…

Кичә авыр хәбәрне алыр алдыннан да йөрәк сизенде, соңгы очрашуыбыз келт итеп искә төште. Телефонны алган идем, күңелнең бер чите кителеп төшкән кебек булды…

Урының үзең хыялланган җирдә булсын иде, Габдерәхим. Каберең якты нур белән тулсын!

«Аллаһы Тәгалә миңа зур сынау бирде, бәреп екмаганына рәхмәт»

Бер ел элек «Акчарлак» газетасында Габдерәхим белән интервьюым басылган иде. Менә шуның бер өлеше.

Габдерәхим, нәрсә булды сиңа?

— Бармагыма зыян килде. Өшеттем. Барысына да үзем гаепле. Аллаһы Тәгалә зур сынау бирде. Шуны гына әйтәм: бу сынаудан соң мин үзгәрдем. Больницада ятам.

— Хастаханәдә депрессиягә бирелдеңме?

— Башта каты еладым. Күз яшем белән сыгылып-сыгылып еладым. Минем елаганны бер сүз әйтмичә тыңлап утыручы кеше булды. Андый вакытта кайбер кеше: «Елама, кан басымың күтәрелә», — дип янда тынычландырырга тырыша. Алай димәскә кирәк. Кеше елый икән, ул тискәре энергиясен, эмоциясен чыгара. Елаган кешене тыңлап утыру — ул кешене аңлау дигән сүз. Мине тыңлап утыручы — энем Рамил хәзрәт Юныс булды. Моннан күп еллар элек улым үлгән иде, үле килеш туды. Мин ул вакытта больница коридорында егылып еладым. Күмгәнче дәвам итте бу, тоташ еладым. Хәтта шофер: «Булды инде, бу нинди кеше соң?» — дип әйтте. Энем шунда «ә» дип тә әйтмәде. Шуннан бетте ул, хәзер улым турында елмаеп искә төшерә алам.

— Бу турыда сөйләгәнең юк иде…

— Улым үлеп, җәннәткә кергәндер. Ә киләчәктә кем булыр иде икән? Аны белмибез бит, Лилия. Балагыз үлгәч еламагыз дип берәүгә дә әйтәсем килми, ләкин без ул баланың кем булып үсәчәген белмибез бит. Урамдагы сукбай, исерек, рецидивист та бит кайчандыр бәби булган… Аллаһы Тәгалә мине бәлки шушы сынаулардан саклап калгандыр, шуңа күрә хәзер шөкер итәм. Хәмдүнә Тимергалиева да: «Ярый әле наркоман малаем юк», — диде бит. Мин тәрбияли алыр идемме икән малаемны? Ярый да кызымны тәрбияләргә хатыным булды.

— Операцияң ничек узды, Габдерәхим?

— Гомерем буе операциядән, больницадан куркып яшәдем. Курыккан әйберем каршыма килде дә басты. Палатада тегендә-монда бүре кебек йөрим. Ишек ачылып китте. «Юнысов, операциягә!» — диделәр. Шәфкать туташы артыннан коридордан барам. Үзем генә беләм халәтемне. Чишендерделәр. Яткыздылар. Куркуымнан җырлап җибәрдем, андагы кешеләргә бәйләнә башладым. «Операция бетү белән бөтенегезне ресторанга чакырам», «Син бик матур кыз, мин өйләнмәгән яшь егет, сиңа өйләнәм», — дип шаярган булдым. Йоклап китүдән нык курка идем. Ничек була икән ул, дип уйлый идем. Шуларны уйлап, дога кыла башладым. Бүтән милләттән булган бер хатын: «Нишли ул?» — диде. Икенчесе, татары: «Укысын», — диде. Шуннан шалт — сүндем. Операция өч сәгатькә якын барды. Аннан соң авыртуы… Көчле укол салдылар, тик ул 20 минутка гына тәэсир итә икән. Палатага кертеп салдылар. Шуннан соң телефоннан бер ханым шалтыратты, аңа инде мин: «Их, дусларым, дусларым…» — дип җырлап җибәрдем. Хастаханәдә кушаматым — «Веселый человек». Әгәр кәефем төшә икән, бүре кебек яраларымны яларга өнгә кереп китәм. Мине алай бер кеше дә кабул итә алмый, бөтен кеше гел шундый җырлап йөри торган кеше дип уйлый. Кеше янына чыксам, җырлыйм, биим. Аллаһы Тәгалә моның өчен каяндыр көч бирә. Мин бүген дә өйдә елап, үкереп, дөньяны сүгеп ята торган кеше булырга тиеш. 

— Ни өчен кеше шушы көнгә җиткәч кенә үзен кулга ала? Нигә аяк-кулларың исән чакта, теге вакытта бу хакта уйламадың?

— Юләр булганмын.

— Шундый хәлгә төшкәч, кеше акыллыланамы?

— Мондый хәлгә төшкәч, кеше дөньяны аңлый башлый. Сынаулар һәрвакыт кечкенәдән башлана бит. Аллаһы Тәгалә башта кечкенә сынау бирә дә карый: «Бу бәндә төзәлерме?» Юк, төзәлми. Тагын зурракны бирә, болай да аңламаса, аннан егып салып таптарга мөмкин. Хәзрәттән: «Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәсенә сынау бирә дигәнне ничек аңларга соң?» — дип сорадым. «Ул яраткан бәндәсенә сынау биреп, тәүбә итәргә вакыт калдыра. Ә яратмаган бәндәсен суга да ега. Аллаһы Тәгалә беркайчан да күтәрә алмаслык бәла бирми», — диде. Шуңа күрә мин бүген шөкерана кылам. Аллаһы Тәгалә миңа сыдырып җибәрмәде, алай да итә ала иде, аның хәленнән бөтен нәрсә килә. Исән калдырды.

— Өеңә кайткач, үз-үзеңне ничек карарсың икән? Яңадан өйләнәсең киләме?

— Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен сорыйм. «Кеше кулларына калдырма, үз-үземне карарлык мөмкинлек бир», — дим. Миңа бармакларны үстерү кирәк хәзер.

— Күптән түгел Балык Бистәсендә мәгариф идарәсендә эшләүче бер яшь егет үз-үзенә кул салды. Сәбәбе — җавапсыз мәхәббәт. Моның сәбәбе нәрсә икән? Яшьләргә хәзер авырмы, әллә яшәү кызык түгелме, бәлки алар артык иркәдер?

— Кеше теге дөньяга ышанмый. Үлгәч, кабергә кереп ятабыз, аннан җан кире тәнеңә керә. Кабер газабы була. Кыямәткә кадәр шунда ятабыз, аннары гына уянып чыгабыз. Кыямәт көненнән соң кемнәрнедер мәңгелек җәһәннәм көтә. Ишетәсеңме, мәңгелек, бер дә бетми торган. Шул җавапсыз мәхәббәт өчен мәңгелек җәһәннәмгә эләгәсең…

— Габдерәхим, синең белән бу күңелсез хәлләр килеп чыгар алдыннан озак кына депрессиягә бирелеп йөрдең. Моның берәр җитди сәбәбе бар идеме?

— Бик каты туган көнемне көттем. Быел 55 яшь тулды миңа. Хатын: «Көтмә алай, нык көтәргә ярамый», — диде. Бер елны әни бик нык җәйне көткән иде. Җәй килеп җитте, апам авырый башлады. Әнинең бармаган табибы, әбисе калмады — ул елны җәе шулай үтте. Аннан минем «теща» бик каты 80 яшен көтте. Пенсиясен өч мең сумга арттырырга тиешләр иде, нишләптер шул акчаны алып карарга ашкынды. Шалт, 80 яше дә тулды, мәрткә дә китте. Өч көн мәрттә ятты, кызы укол салып торды, аннары әби үлде. Бернәрсәне дә алай нык ашкынып көтәргә ярамый.

Мин дә көттем. Диванга ятам, алдымда кызым бүләк иткән зур календарь эленеп тора. Шул календарьны әйләндереп куя-куя туган көнемне көттем. Мине гаҗәпләндерерлек, шаккатмалы бүләк бирсеннәр иде, дидем. Кемнән булуы мөһим түгел. Нәрсә икәнен үзем әйтә дә алмыйм. Шушы туган көнемдә өметем акланмаганга төшенкелеккә бирелдем.

— Пессимистмы син, оптимистмы?

— Ничек пессимист булыйм инде?! Мин исән-сау, кайтып йоклар урыным бар, якыннарым кайгыртып тора. Шөкерана кылам.