Сабада компот ябачаклар, Азнакайда тагылма йорт ясыйлар: нинди яңа бизнеслар көтелә?
Бүгенге икътисади вәзгыятьнең тотрыклы булмавын еш ишетергә туры килсә дә, тормыш дәвам итә, кешеләр эшли, яши. «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтелә.
Сабада яңа эш урыннары артачак
«Саба» индустриаль парк» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Илшат Хуҗин эшләнгән эшләр турында һәм алдагы көнгә булган ниятләрен сөйләде.
«2019 елда «Саба» индустриаль парк»ын төзү федераль һәм республика бюджеты хисабына эшләнде. Гомуми инвестицияләр суммасының 20%ы шәхси инвесторлар тарафыннан кертелде. Әлеге паркның инфраструктурасын төзү өлеше 2019 елның ахырында тәмамланды.
Парк территориясендә күп төрле җитештерүчеләр урын алган. Хәзерге вакытта паркта өй җиһазлары, тимер һәм бетон эшләнмәләр җитештерүче, төзелеш материалларын ясаучылар бар. Резидент буларак җәлеп ителгән Алма-Ата вентилятор заводы филиалы да биредә үз эшен башлап жибәрде.
Авыл хуҗалыгы белән бәйле җитештерү мәйданнары да бар. Бик зур проект тормышка ашырылырга тора, ул — хайваннарга югары сыйфатлы моноазык эшләүче «Азык-төлек үзәге». Хәзерге вакытта Испаниядән җиһазлар кайту көтелә, каршылыклар булмас, кайтып җитәр дип ышанабыз.
Бу 2020 елга амбициоз планнар куябыз, паркка җәлеп ителгән резидентларыбызга үзләренә сәнәгать биналары төзер өчен җир бүлеп бирелде. Болар арасында «ДеЛаваль» фирмасының авыл хуҗалыгы техникаларына запас частьләр җитештерү һәм аларга капиталь ремонт ясаучы оешма; көнкүреш калдыклары һәм яңгыр суларын чистарту җайланмаларын эшләүче предприятие дә бар», — ди парк җитәкчесе.
Илшат Хуҗин сүзләренә караганда, 2024 елга биредә 22 предприятие эшләячәк һәм 511 эш урыны булачак. Хәзерге вакытта парк җирендә 4 резидент эшли, барлыгы 53 эш урыны булдырылган.
«Шулай ук 2020 елда «Саба» сәнәгать паркының 2 чиратын тормышка ашыру өчен проект документын эшләү башланды. Монда 10 гектар мәйданда Агропарк бинасы һәм азык-төлек эшкәртү кластерын булдыру күздә тотыла. Безнең анда резидентларыбыз да бар: кемдер катнаш азык җитештерә, кемдер яшелчәләрне саклау, юу һәм киптерү белән шөгыльләнәчәк. Компот ясый торган, ипи һәм башка кондитер ризыкларын пешерә торган цехлар булдыру өстендә дә эшләр алып барылачак.
Шушы ук территориядә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итү өчен ябык, җылытылган, санитар таләпләргә туры килә торган агропарк бинасы да булачак. Әлегә проектны тормышка ашырыр өчен зур эшләр алып барыла. Әлбәттә, бу бер елда гына башкарыла торган эш түгел, 2020-2024 елларга сузылачак инвестицион проект. Алга таба 8 резидент, 151 эш урыны булыр дигән планыбыз бар.
Үзенең бизнесын булдырырга теләгән һәм эштән курыкмаган кешеләрне чакырып калабыз, консультацияләр өчен ишекләр ачык», — диде «Саба» индустриаль парк» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Илшат Хуҗин.
Азнакай тагылмасы Африкага кадәр барып җиткән
Азнакай районында яшәүче Илдар Сөнәгәтов җитештерүнең яңа, кызыклы төре белән шөгыльләнә. Ул сәяхәт итүчеләр өчен тагылма йорт эшли башлаган.
«Без тагылма йорт җитештерәбез. Күбрәк, әлбәттә, туристик сәяхәтләр өчен алалар, диңгезгә, Кырымга бару өчен, мәсәлән. Балыкчылар да алгалый. Балыкка еш йөрүчеләргә, кунып калырга яратучыларга әйбәт, бигрәк тә салкын, яңгырлы көннәрдә. Үткән елны Санкт-Петербургтан бер клиентыбыз Африкага кадәр барып кайтты безнең прицеп белән. 14 мең чакрым юл үткән иде.
Тагылма йортта гаилә белән сәяхәт итәргә бик җайлы. Теләсә нинди урында туктап ял итәргә була. Аның эчендә үзенең кечкенә генә кухнясы бар, ашарга пешереп, ашап алырга, ятып йокларга да мөмкин. Беркемгә һәм бернигә дә бәйле түгел, кунакханәләрдә кунар өчен акча кирәкми. Телевизор куярга мөмкин, зарядка бар, кирәксә, ноутбукларны да тоташтырырга була. Фантазиянең чиге юк, төрлечә ясап була ул тагылма йортларны. Чиста су һәм канализация өчен төбенә баклар куела. Бөтен кирәк-ярак та бар», — ди Илдар Сөнәгәтов.
Алар хәзер аның зуррагын да ясый башлаган. Капля-макси (формасы белән тамчыга охшаган — автор) дип атала. Ике олы кеше һәм ике бала рәхәтләнеп сәяхәт итә ала икән. Илдар Сөнәгәтов үз эше турында күптән хыялланган, ләкин бөтен өлкәләр дә инде тулган. Аның берәр кызыклы, яңа юнәлештә эшлисе килгән.
«Без хезмәттәшем белән заводта эшли идек. 2017 елда бер кызыклы гына проект булды. Ул тема миңа бик ошады. Соңыннан заводтан китеп шушы проект өстендә эшли башладым, аннары дустым да миңа кушылды. 2018 елда „Петсун“ дигән җәмгыять ачтык. Исеме безнең фамилияләребездән алынган. Истә дә кала торган бугай, безгә ошый. Субсидия алдык һәм беренче тагылманы җыйдык», — дип эшнең нидән башланганын сөйләде ул.
Ул вакытта бу төр тагылмалар Россиядә артык популяр булмый. Алар беренче тагылма йортны 3 ай сата алмыйлар, Казанга да, Чаллыга да алып барып карыйлар.
«Башта, сата алмагач, кәефләр төште. Шуннан соң Киров шәһәреннән бер бизнесмен килеп алып китте аны. Бу эшне башлаганда Россиядә бер генә җитештерүче бар иде. Без икенче булдык. Хәзер инде бу өлкә дә үсә, зурая, ихтыяҗ да арта, тагылмалы йортлар да популярлаша бара. Безнең дә модельләребез артты. Хәзерге көндә 5 төрле модель бар, барысы да кешенең теләген истә тотып, үзгәртеп ясала торгач барлыкка килде.
Үткән елны яңа төр продуктыбызны эшли башладык. «Панорама» дип атадык аны. Берсен Мәскәүгә озаттык. Икенчесен Казан аэропортына демо вариант, үрнәк буларак куярга тиеш идек. Карантиннар белән кичектерелде бу эшләр. Премиум версия ул, дизайны да шәп. Панорамалы тәрәзәләр белән, шуңа шулай дип атадык. Формасын Америка версиясеннән алдык. Бер клиентыбыз шулайрак ясый алмыйсызмы дип сорагач, ясап карарга булдык та, шулай итеп «Панорама» туды.
Хәзер өстәмә энергия алу өчен, түбәсенә кояш панеле дә урнаштыра башладык. Бүгенге көндә 4 заказыбыз бар. Вирус аркасында икесен югалттык быел», — ди җитештерүче.
Тагылма йорт ясар өчен материалларның күбесе үзебезнеке — Татарстанныкы, күрше регионнардан да алалар. Кытайдан электроника һәм төрле диодлы, утлы панельләрне кайтарталар. Мәскәү, Волгоград, Киров, Кисловодск һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә таралган Азнакай тагылма йорты. «Петсун» компаниясе Һәр кешегә индивидуаль якын килеп, заказларны үти. Үзләренең продуктларын Президентыбызга да һәм премьер-министр урынбасарына да күрсәткәннәр.
«Җитештерүчеләр өчен безнең Азнакай районында бөтен шартлар да тудырылган. Безгә җитештерү өчен бушлай бина бирделәр, аренда түләмибез, бары коммуналь хезмәтләр өчен генә. Бик яхшы әйбер бу. Район администрациясе башлыгы безгә бөтен яклап ярдәм итә. Икътисад министрлыгы да, „Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды“ булыша безгә. 2018 елда бер елга кичектереп түләү мөмкинлеге белән 800 мең микрозайм алдык. Без аны быел түли башларга тиеш идек, ләкин кыенлыклар килеп чыкты. „Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды“ генераль директорына мөрәҗәгать иттем. Ул хәлебезгә кереп, ярдәм кулын сузды. Рефинанслау ясап, тагын бер елга кичектерү алдык. Минемчә, бу бик зур ярдәм. Аннары, транспорт чарасының аның үз документлары булырга тиеш. Боларның барысын да эшләргә субсидия бирделәр. Продуктны популярлаштыру өчен дә субсидия алырга йөрибез. Аэропортта тагылма йортны кую ул безнең өчен зур реклама инде, бу да безгә зур ярдәм. Бик кыйммәткә төшә ул. „Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды“ бөтен чыгымнарны да үз өстенә алды», — дип сөйли «Петсун» компаниясе җитәкчесе Илдар Сөнәгәтов.
Хәзер менә экспортны да җайга салырга җыеналар. Чехия, Испаниядә дә Азнакайда җитештерелгән тагылма йорт белән кызыксынучылар бар икән. Әлегә бүгенге көн вәзгыяте аркасында бу эшләр әзрәк туктатылган. «Петсун» компаниясенең сайты бар, тик бу сату өчен түгел, ә мәгълүмати чара гына. Сату өчен күбрәк җитештерүчеләр «Авито»ны кулайрак күрә. Шулай ук инстаграм битләрендә дә үзләренең «җимешләре» фотоларын куялар.
«Берәүне дә кыскартмадык»
Нурлаттагы «Восток» кооператив җитәкчесе Марсель Сабиров та үз эшен башлаганда гранд, субсидияләр алган, төрле программаларда катнашкан.
«Сөтне халыктан, төрле КФХлардан җыябыз. Тик сөтне алып китәләр дә, акчасын түләмиләр. Акчаны алып булмый. Очын-кырыен таба торган түгел аннары.
Карантин болай безгә тимәде. Ничек эшләгән булсак, шулай эшлибез анысы, Аллага шөкер. Бүген сигез тонна сөт җыябыз. Сырлар ясыйбыз. Хәзерге вакытта сырга бераз ихтыяҗ кимеде, халыкта да акча юктыр инде. Сөтне башка заводларга озатабыз, алга таба җитештерү өчен.
Агростартаплар - фермерлар өчен зур ярдәм. Шул грандлар ярдәмендә үсәбез. Шул исәптән чимал базасын да, эш урыннарын да арттырабыз. Соңгы грандны реконструкция һәм матди базаны арттыру өчен алдык. Безнең кооператив әгъзалары, агростартапларда катнашып, сыерлар алдылар. Менә бу да ярдәм булды. Аннары яңа эш урыннары да барлыкка килде. Кооператив әгъзалары да күбәйде. Без соңгы грандтан соң 5 кеше алдык эшкә. Калганнарда төгәл санын әйтә алмыйм, 2-3әр кеше эшле булды. Хәзер тагын арттырырга теләгебез бар. Төрле программаларда катнашырга исәп. Маллар алгач ук, эш урыннары да булачак», — дип сөйләде Марсель Сабиров.
Чистайдагы «Диодные технологии» предприятиесе генераль директоры Надежда Бобкова да җитештерүнең тукталган булуына карамастан, эш урыннарының кыскартылмавын сөйләде. «Әлегә эшләмибез, әлбәттә. Эшне башлаганда барысы да грандлардан башланды, микрозайм да алдык. Җитештерелгән электроника һәм исәп-хисап җиһазлары күбрәк Татарстанда тарала. БДБ илләренә дә чыгуны карый башлаган идек, Белоруссия белән сөйләшүләр алып бардык. Казахстан һәм Үзбәкстан өчен сертификатлар әзерли башлаган идек тә, коронавирус аркасында туктадык. Бу елга „Татнефть“ белән килешү төзелде, әлегә барысы да катып калган хәлдә. Доллар да тотрыклы түгел. Әлегә складта булган чимал белән эшләячәкбез, шуңа бәяләр арту турында әйтүе авыр. Эш урыннары да, хезмәт хаклары да саклана», — дип сөйләде электроника җитештерүче предприятие директоры.
Кайбыч районында хәләл ит ризыклары җитештерүче Рафаэль Щукин да үзенең эшләрен туктатырга мәҗбүр булган. «Әлегә туктадык. Эшчеләргә хезмәт хакларын шулай ук түләрбез инде. Алар да бит болай гына утыра алмый. Ничек әйтерләр инде. Мөмкин булса, 1 майларга, Җиңү көненә продукция ясыйсы иде. Җитештерелгән колбасалар калды әле бераз, сатылып бетмәгән. Без 6 районда базарларда, Казанда ярминкәләрдә сатабыз. Цехта 6 кеше эшли, 2 кеше терлек суюда, машина йөртүче булып әлегә үзем йөргәлим. Итне үзебезнең фермадан гына алабыз әлегә. Ат ите кирәк булса, тере килеш сатып алабыз, бик нык карап, чирле булмасын дип, чөнки бу нык контрольдә тотыла. Ат та бар фермада, ләкин алар кечкенә әле, — ди Рафаэль Щукин.
«Теләче» сәнәгать паркы җитәкчесе Марат Мифтахов әлегә яңа эш урыннарының булдырылмавы, булган кадәресен саклап калырга тырышулары турында әйтте.
«Хезмәт хакы артты да әле»
Чирмешәндәге «Багетный» ипи пешерү предприятиесе җитәкчесе Альберт Латыйпов он бәясенең тотрыксыз булуын ассызыклады. «Он бәясен берәү дә карамый, күтәрелә дә күтәрелә. Хәзер бу атнадан ипи бәясен дә күтәрәчәкбез. Башка чара юк, күтәрәсе килмәсә дә», — ди ул.
Җитештерү туктамаган, хәтта кайдадыр нәрсәгәдер ихтыяҗ да арткан. «Багетный» предприятиесендә бөтен кагыйдәләрне дә үтәп эшлиләр: эшчеләрнең тән температурасын тикшерәләр, битлекләр кияләр.
«Эш урыннарын кыскартмадык. Хезмәт хакларын арттырдык та әле. Һәр көнне бер эшчегә ике ипи бирәбез. Бер яктан, үзенчә ярдәм инде бу. Аннары үзләре пешергән ипинең тәмен дә, сыйфатын да белеп торсыннар өчен», — ди Альберт Латыйпов.
«Мамадышның Ылыя авылында көзгә яңа эш урыннары булачак»
Мамадыш районы Ылыя авылындагы КФХ җитәкчесе Роза Тарасова кошчылыкта әле үзен өйрәнчекләр рәтенә кертә.
«Узган ел кооператив ачтык, шул вакытта субсидия алдык. Беренче елны үзебез генә эшләп чыктык. Хәзерге вакытта 3 корпуста 40 мең бройлер чебие бар, 6 кеше эшлибез. Аларны бер айлык итеп халыкка сатабыз. Әлегә реконструкция эшләре бара, түбәсе бар, җиһазлар да кайтты. Алла боерса, көзгә әзер була инде. Әле кеше алмадык. Эшли башлагач, 4 кешегә эш урыны булыр дип уйлыйм. Алга таба күркә, үрдәкләр дә тотарга исәп. Сую урыны әзер булгач, ассортиментны киңәйтәсебез килә.
Суеп сатуны көз көне эшлибез, гадәттә. Җәй көне тере килеш сатабыз, халык шулай сорый. Көз көне үзләре алып суючылар да бар, шундыйларны да үстереп сатабыз. Быел өлгереп булса, үрдәк булса да алырга иде. Без әле өченче ел гына эшлибез, күркәләрне бераз өйрәнмичә булмас. Элек кыш көне ял итә идек. Сую цехын әзерләп бетергәч, кыш көне дә эшләп, иткә тапшыра торган булачакбыз», — дип сөйләде Роза Тарасова.
Коронавирус, карантин дип дөнья туктамый, тормыш тәгәри: кемнедер аяктан екса, кемдер торып басып алга чаба. Хезмәт хакын, эш урыннары саклап калырга тырышучылар белән беррәттән, яңаларын тәкъдим итәргә теләүчеләр дә бар.