Әни кебек җылыта торган киемнәр: җитлекми туган сабыйларга йон юрганнар һәм жилетларны кемнәр бәйли?

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе вакытыннан алда туган балалар өчен йон киемнәр бәйләүче, аларны үстерешергә ярдәм итүче волонтерлар белән танышты.

“Ашыгып туганнар” - алдан туган балаларны әниләре шулай дип атый. Аларга аерым тәрбия таләп ителә. Экстремаль дәрәҗәдә аз авырлыкта туган балалар махсус бокс-кювезларда яши. Анда билгеле бер температура һәм дымлылык режимы саклана. Мондый балаларның өстенә җылы киемнәр кидерәләр, табигый йоннан эшләнгән кечкенә юрганнар ябалар.


Йон әйберләр - тәрбиядә ярдәмгә

Волонтерлар Казандагы 4нче балалар тудыру йортына ярдәм итәләр. Без “28 энә күзе” клубына нигез салучы Анна Бажанова һәм аның ярдәмчеләре белән белән шунда барабыз.

Ишектән кергәндә безгә халатлар, бахилылар һәм маскалар бирәләр. Барысы да стериль булырга тиеш. Безне яңа туган балалар реанимациясе бүлеге җитәкчесе, табиб-неонатолог Евгения Агафонова каршы алды. Волонтерлар табибларга бәйләнгән киемнәрнең чираттагы партиясен, шулай ук җитлекмичә туган балалар өчен киҗе-мамык тукымадан тегелгән махсус “оя”ларны тапшыралар.

Боларны барысын да экстремаль дәрәҗәдә кечкенә авырлыкта туган балаларга бүлеп бирәчәкләр.

Җитлекмичә туган балаларның тәнен өстәмә җылытып торырга кирәк. Шуңа күрә сабыйларга йон киемнәр кидерәләр. Алар балаларны җылытып кына калмый, үсешенә дә уңай йогынты ясый, ди табиблар.

"Йон киемнәр балаларны сулыш алырга этәрә, аеруча, бала җитлекмәгән булса. Алар ана карынында тиешенчә үсәргә өлгерми. Үзәк нерв системасы, терморегуляция, сулыш алу системасы камил булмый. Ә йон киемнәре бу балаларны сулыш алырга этәрә", - дип аңлатты Евгения Александровна йон киемнәрнең ничек ярдәм итүе турында сөйләгәндә.

"Мондый кечкенә сабыйларга ярдәм итәсе килде. Волонтерлык эше минем күп вакытымны алмый. Эшчәнлек рәхәтлек китергәндә, вакыт узганны сизмисең дә. Мин бәйләргә яратам. Мин барыбер бәйләячәкмен. "Ашыгып туган" балаларга булмаса, башка берәр проект өчен бәйләячәкмен. Минем өчен файдалы эш эшләү мөһим", - дип сөйләде Адель.

"Җитлекми туган һәм авырлыгы бик кечкенә булган балаларның, кагыйдә буларак, тән җылылыгы бик тиз югала. Алар җылынырга энергияләрен сарыф итмәсен, ә иң мөһиме, үссен өчен, йон кием кидерәләр. Мондый сабыйларның башы бик туңучан була, шуңа күрә аларга йон башлык кидерәләр. Йон кадый торган булганга, бала хәрәкәтләнә, сулыш алырга онытмый, шулай ук бу үзенә күрә массаж да була", - дип сөйләде Анна.

Җитлекми туган балалар бүлегенә кергәч, күзгә яшьләр килә. Бик кечкенә генә нарасыйлар әти-әниләре, табиблар белән бергәләп яшәү өчен көрәшә. Сабыйларның кайсыберләре бокс-кювезларда ята, башкаларын хәл беләргә килгән әниләре кулларына алган. Балаларның барысына да төрле төстәге йон киемнәр кидергәннәр.

“Сабыйлар шундый матур киемле булсын өчен, безгә волонтерлар ярдәм итте. Хәл белешергә килгәндә, балаларның шундый матур киемдә булуын күреп, сөенеп куясың. Бу хастаханә кәефен бераз яхшыртып җибәрә. Мин бирегә беренче тапкыр килгәч, балаларда шундый киемнәрне күрдем һәм бик гаҗәпкә калдым. Моңарчы мин болай эшләп булганын белми идем. Оештыручыларга бик зур рәхмәт”, - ди вакытыннан бер айга алданрак туган кечкенә Левның әнисе Кристина.

Сабыйлар янында гадәти булмаган бик ачык төстәге уенчыклар ята. “Бу уенчык-комфортерлар. Алар сигезаяк, балык рәвешендә. Кыстыргычлары һәм коерыклары балалар тотынып үсә торган ана кендеген хәтерләтә. Балалар аңа ябышып, тизрәк үсә. Бу үстерә торган тәрбия элементы буларак кулланыла”, - дип сөйләде табиб-неонатолог.

“Балаларга ярдәм итә торган клуб булуын белгәч, бик сөендем. Үзем дә катнашырга карар кылдым. Мин бәйләргә яратам, тик зур әйберләр бәйләмим. Ә менә шундый кечкенә әйберләр бәйләү рәхәтлек бирә. Син шушы әйберләреңнең кечкенә балаларга ярдәм итүен тоясын”, - ди Екатерина.

Клуб волонтерлары киҗе-мамыктан бәйли. Оештыручы әйткәнчә, әни исе сеңсен өчен, әниләр башта бу уенчыкларны үзләренең күкрәкләренә кысып тотып тора. Аннары сигезаякны балаларга бирәләр, бала әнисенең исен сизеп, тынычлана. Бу уенчыклар процедуралар уздырганда аеруча ярдәм итә. Нарасыйларга капельница куйганда, алар көпшәләрне тоткалый башлый. Шуңа күрә аларга сигезаякны бирәләр дә, бала шуның аякларын тотып тынычлана.

“Балам матур итеп киенгәнен күргәч, бик сөендем. Аның янында гадәти булмаган уенчык балык ята, балам шуның койрыгына ябышкан. Нәни балалар өчен кайгыртучы волонтерлар барлыгын белеп, күңелем сөенеп куйды. Андый клуб булуын башыма да китермәгән идем. Мин аларга бик рәхмәтле”, - ди Сурия, “ашыгып туган” нәни Кәримнең әнисе.

Ачык төсле киемнәр әниләргә психологик ярдәм дә була

“Миңа әниләрнең берсе язды: “Баламны тапканнан соң, карарга килгәч, беренче күргән әйбер – аксыл төскә кергән, ярдәмгә мохтаҗ сабыем. Тик ул ачык киемнәрдән булгач, шуларга игътибар иттем. Без очрашуда булган вакытта бала янына матур комплект куйдылар”. Ул хатын соңрак үзе мине тапты. Мондый ачык төсле комплектлар чыннан да әниләрне начар уйлардан читләштерә, аларның күңелен күтәрә”, - дип сөйләде Анна бер әнинең сүзләре турында.


Ни өчен әниләр һәм әбиләр үзләре бәйләми?

Еш кына шундый сорау бирәләр: ни өчен бу сабыйлар өчен әниләре йә әбиләре бәйләми? “Катлаулы хәлгә очрагач, беренче көннәрдә әниләре дә, туганнары да бу турыда уйламый, аларның башка борчулары да җиткән. Алар баланың сәламәтлеге турында кайгыра. Нәкъ менә шул вакытта волонтерлар ярдәме кирәк була”, - дип җавап бирде Евгения Александровна.

Евгения Александровна сүзләренчә, балаларны комфортер-уенчыклар ярдәмендә тәрбияләү турында күптән билгеле инде. Аларны элек балалар тудыру йорты хезмәткәрләре бәйләгән. Бу процесска бала тудыру йорты хезмәткәрләренең туганнары, якыннары катнашып, җитлекми туган сабыйларга ярдәм итүгә кушылган.

“Инстаграм социаль челтәре аша без Анна оештырган клубны таптык. Ул безнең башлап йөрүчебез – бу катлаулы проблеманы чишүне үз өстенә алды, барысын да берләштерде. Хәзер безнең волонтерлар бу эштә актив ярдәм итә”, - дип сөйләде табиб “28 энә күзе” клубы оештыручысы белән танышуы турында.


Клуб волонтерлары Казандагы сигез бүлекне бәйләнгән әйберләр белән тәэмин итә. Боларга Республика клиник балалар хастаханәсе, 1 нче балалар тудыру йорты, 4 нче һәм 1 нче балалар хастаханәсе бүлекләре керә. Кайсыбер хастаханәләрдә берничә бүлек бар. Мәсәлән, Республика клиник балалар хастаханәсендә алар өчәү: хирургия, реанимация, җитлекми туган балалар бүлекләре. Волонтерлар бу бүлекләрдәге балалар өчен, әниләре баш тарткан балалар өчен бәйли. Алар да йон киемнәргә мохтаҗ.


“28 энә күзе” клубы ничек барлыкка килгән

Анна җиһазлар дизайнеры булып эшләгән. Хәзер ул өйдә хуҗабикә, балалар үстерә. Бәйләү, курчаклар тегү белән шөгыльләнә. Аның эш көне иртәнге 5.30 башлана, чөнки балаларын мәктәпкә, төрле секцияләргә илтәсе бар. Улы Матвейга 8 яшь, ул хоккей белән шөгыльләнә, “Ак Барс”ның балалар җыелма командасында уйный. Алар турнирларга, уеннарга еш баралар. Олы кызы Яна йөзү белән шөгыльләнә.

Анна бәйләү белән мавыкканга, кул эшләре буенча оешкан пабликларны карап барган.

Шулай бервакыт Инстаграмда кул эшләре тасмасын караганда, Казахстанда җитлекми туган балалар өчен киемнәр бәйләү турында күреп алган. Кыз моның белән кызыксынган, үзе яши торган шәһәрдә вакытыннан алданрак туган балаларга ярдәм итәргә теләге туган. Ул Казахстандагы клубның оештыручысына язган, аның белән аралашканнан соң, шундый ук клубын Казанда оештырырга карар кылган.

Шуннан соң ул Республика клиник балалар хастаханәсе табиб-неонатологы, яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлеге җитәкчесе Фатыйма Казаковага мөрәҗәгать иткән. Аларда вакытыннан алданрак туган балалар өчен бәйләнгән киемнәргә ихтыяҗ бармы икәнен белешкән. Бу тәкъдимгә анда бик сөенгәннәр. Шулай итеп сабыйларга ярдәм итү буенча актив эшчәнлек башланган.

Анна Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә төркемнәр оештырган. Волонтерлар һәм иганәчеләрне җәлеп итү өчен постлар куя башлаган. Тиз арада кешеләр җавап биргән, язып ярдәм тәкъдим иткәннәр. Хәзер Анна буш вакытының күп өлешен волонтерлык эшенә сарыф итә. “Ашыгып туган” балалар өчен комплектлар бәйләүдән тыш, клубны оештыру эшләре, яңа волонтерлар эзләү, иганәчеләр җәлеп итү белән шөгыльләнергә кирәк.

Клубның беренче очрашуы 2017 елның августында булды, дип сөйли Анна. Кызлар Горки-Әмәт паркында очрашкан. Аннаның изге эшендә ярдәм итәргә 20 кеше килгән. Кызлар үзләре белән бәйләү энәләре, җепләр алып килеп, урындыкларга тезеп куйган. Шулай итеп алар җитлекми туган балалар өчен беренче комплектларны бәйли башлаган.

Беренче очрашудан соң ярты ел узган. Аның баштагы катнашучылары хәзер дә клубның даими волонтерлары булып калган.

“Миңа нәни балалар өчен әйберләр бәйли торган бу клуб турында апаем сөйләде. Мин кызыксынып киттем. Очрашуга килдем, миңа ошады. Сабыйларга булышу бик кызыклы эш, андый кечкенә балалар туганын, аларга шундый әйберләр кирәк икәнен белми идем”. Юлия

“Февральдә клубның унынчы – юбилей очрашуы узды. Шушы ярты ел эчендә бүлекләргә ике мең чамасы әйбер бәйләп тапшырдык. Тапшырылган комплектлар саны буенча Казан Мәскәүдән соң икенче урында. Һәр клуб хисап алып бара”, - диде Анна. Россия буенча якынча 70 мең “28 энә күзе” клубы бар.

“Клуб турында җәй көнне белдем. Ул түбән Новгородта иде. Казанда да оештыручы барлыкка килгәнен көттем. Аня килеп чыккач, аның белән элемтәгә чыктым, шуннан бирле җитлекми туган балалар өчен әйберләр бәйлим. Мин күптәннән бәйләү белән мавыгам инде. Өйдәгеләрнең барысына да бәйләдем. Аларга хәзер свитерлар кирәкми. Бәйләргә яратканга, балаларга ярдәм итәргә булдым”. Алсу

Җеп сата торган кибетләр үз мәйданнарын түләүсез бирә

Хәзер клубның очрашулары кул эшләре өчен әйберләр сата торган кибетләрдә уза. Анна сөйләгәнчә, катнашучылар белән очрашу өчен урын табу кыен. Ул кул эшләре өчен әйберләр сата торган берничә кибет директоры белән шалтыратып сөйләшкән. Җитлекми туган балалар өчен комплектлар бәйләүләрен аңлаткан. Ике кибет очрашу өчен түләүсез урын тәкъдим иткән. Алар теләсә кайсы вакытта очрашу мөмкинлеге биргән.

Чираттагы очрашуга Анна мине дә чакырды. Бу очрашу да кул эшләре өчен әйберләр сата торган кибеттә булды.

Календарьда март, урамда язгы салкынча һава. Җил дә салкынча, тротуарларда бозлавык, егылуың да ихтимал. Волонтерлар белән очрашуга ашыгам. Җылы бинага кердем, барысы да чәй һәм тәм-томнар куелган өстәлләр тирәли җыелган. Клубның һәр очрашуы шундый җылы шартларда, өйдәге кебек уза. Катнашучылар үзләре белән тәм-томнар алып килеп, чәй эчәләр.

Бу юлы да волонтерлар тәмле табын корган – 16 катнашучы җыелганга, ике өстәл оештырганнар. Бәйләү энәләренең ритмик тавышына алар әңгәмә коралар. “Ашыгып туган” балалар өчен җылы комплектлар туачак җеп йомгаклары белән бик җайлы гына эшлиләр.

Очрашуда катнашучылар бер-берсен якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлый, бүләкләр алышалар. Анна ярдәмчеләренә клуб символлары төшерелгән блокнотлар тапшырды. Алар кул эшләре проектлары язмалары өчен махсус ясалган.


Клубта катнашучылар: әниләр һәм профессиональ бәйләүчеләр

Клубта катнашучылар арасында яшь әни-хуҗабикәләр дә, күпбалалы әниләр дә, эшне йә бизнесны гаилә тормышы һәм волонтерлык эшчәнлеге белән бергә алып баручылар да бар. Шулай ук биредә инде күптәннән төрле хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче актив пенсионерлар да бар. Аларның барысын да бер әйбер – экстремаль түбән авырлыкта туган балаларга ярдәм итү теләге берләштерә. Бу фәрештәләр “ашыгып туган” балаларны күңел җылысы биреп бәйләгән җылы әйберләр белән коткара.

Клубта, нигездә, күптән яраткан эшләре белән шөгыльләнүче бәйләүчеләр. Ләкин, катнашучылар әйткәнчә, бөтенләй бәйли белми торганнар да килә икән. Аларны очрашуда бәйләргә өйрәтәләр, мастер-класслар оештыралар, һәркемгә ярдәм итәләр, тәҗрибәле бәйләүчеләр өйрәтә. Шуңа күрә теләге булган һәркем бәйләргә өйрәнә ала.

Катнашучылар актив рәвештә яңа волонтерлар җәлеп итә. Алар туганнарына, танышларына, якыннарына клуб турында сөйли. Елена Владимировна бу шөгыльгә туганының кызын, дусларын җәлеп иткән. Елена Владимировна – пенсионер, хәйриячелек белән күптәннән шөгыльләнә. Элек ул бәйләгән әйберләрен Петербургка һәм Мәскәүгә төрле хәйрия оешмаларына җибәрә торган булган. “28 энә күзе” клубы Казанда оешканнан соң, “ашыгып туган” балалар өчен комплектлар бәйли башлаган.

Катнашучылар арасында һөнәри бәйләүче осталар да бар. Елена Михайловна белеме буенча трикотаж эшләнмәләр инженер-технологы. Ул бәйләргә бик ярата һәм бу эш белән күптәннән шөгыльләнә. Клубның беренче очрашуы турында ишеткәч, җепләр сатып алган, беренче ике комплектны бәйләгән. Шулай итеп ярдәмдә актив катнаша башлаган. Балаларга ярдәм итү аңа бик ошый, ул бу эшкә туганының кызын һәм үз кызын да җәлеп иткән.

Клубтагы катнашучылар әйткәнчә, Елена Михайловна җитештерү алдынгысы. Комплектларны иң күп бәйләүче ул икән. Клуб оешып ярты ел вакыт эчендә ул чама белән 100 комплект, 6 япма, 16 башлык бәйләгән. Бер көндә Елена Михайловна жилет, япма, башлык һәм оекбаштан торган бер комплект бәйли ала. Комплектларның күбесен бәйләргә кызы ярдәм итә.

Сафия дә клуб турында, башка катнашучылар кебек үк, Инстаграмнан белгән һәм булышырга карар кылган. Кыз җепләр сата торган кибеттә эшли. Аларда җепләр, “ашыгып туганнар” өчен комплектлар җыю өчен өчен иганәчеләр кәрзине тора.

Сафия кибеткә килгән сатып алучыларга “28 энә күзе” клубы турында сөйли. Шуңа күрә аларның күбесе җеп алып калдыра, кемдер әзер комплектлар китерә.

“Табиблар алдан табарсың дип куркыткан иде”

Күпләр бу проблема белән үзләре очрашкач, җитлекми туган балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнә башлый. Юлия өченче баласын бик авырлык белән күтәргән. Дүртенче атнада аны бала төшү куркыныч турында кисәткәннәр. Табиблар баланы срок азагына кадәр күтәреп бетерә алмассың дип нык куркыткан. Нәкъ менә шул вакытта хатын “ашыгып туганнар”, аларны тәрбияләү белән кызыксына башлаган.

Хастаханәдә Юлия җитлекми туган балаларга җылы кием бәйләгәннәрен күргән. Казандагы бер пабликта “28 энә күзе” клубы турында белеп алган. Гыйнварда булган очрашуга килгән. Юлия үзе баласын вакытында тапкан. Ләкин аның алдан күргәннәре җитлекми туган бала аналарының хисләрен аңларга ярдәм иткән. Шуңа күрә Юлия аларның сабыйларына ярдәм итәргә керешкән.

Клубтагы тагын бер ханым Иринаның да үз тарихы бар. Аның кызы авырый, ләкин ул баласын азагына кадәр күтәреп бетерергә җыена. Шундый характердагы проблема булуы ихтимал, шуңа күрә Ирина алдан ук үз өлешен кертергә тырыша, шундый балаларга ярдәм итә. Аның сүзләре буенча, Россиядә экстремаль түбән авырлыктагы балаларны тәрбияләү турында мәгълүмат булмаган. Бу проблема турында күптән түгел генә сөйли башлаганнар.

Екатеринаның тарихы бик моңсу. Бу кайгы аның үзенә кагылган, ләкин баласы исән калмаган. Бу хәл күптән булган, ләкин күпме вакыт узса да, бу кайгы кызның йөрәгендә мәңге саклана. Екатеринага клуб турында дус кызы сөйләгән: ул һәм аның танышы сабыйлар өчен япмалар бәйләгән. Екатерина үз балалар өчен бик күп әйберләр бәйләгәнгә, аның балалары инде үсеп беткән булганга, ул да җитлекми туган балалар өчен бәйли башлаган. Туганнары һәм якыннары аның волонтерлык эшчәнлеген хуплый. Кыз клуб турында дус кызына, әнисенә сөйләгән, алар да ярдәм итә башлаган. Екатеринаның ире ул бәйләгән һәрбер кечкенә әйбергә бик соклана икән.

Чыннан да, ничек сокланмыйсың ди, барлык әйберләр дә бик кечкенә бит. Мәсәлән, башлык олы кешенең кулына сыеп бетә, ике нәни оекбаш парының табан асты озынлыгы 4 см.


“Комплектларны конвейер кебек бәйләдем”

Аида дүрт бала анасы. Аның дүртенче баласы әле күптән түгел генә туган – аңа 2 ай. Аида кул эшләрен, аеруча бәйләүне, бик ярата. Казанда “28 энә күзе” клубы оешканын белгәч, кушылырга уйлаган. Ул вакытта Аида әле эшли торган булган. Ул Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре. Төшке аш вакытында “ашыгып туганнар” өчен комплектлар бәйләгән.

“Баламны саклап калу өчен 4нче балалар тудыру йортына эләктем. Менә шунда рәхәтләнеп бәйләдем инде. Конвейер кебек эшләдем. Патологиядә ятучы хатын бәйләгәнемне белгәч, “ашыгып туган” бала әнисе яныма килеп, балалар өчен бәйлисезме дип сорады. Ул безнең клубка бик сокланды, рәхмәт әйтте. Аңа кадәр безнең кызлар килеп, әйберләр биреп киткән иде. Комплектларның берсен аның баласына биргәннәр. Миңа бик рәхәт булып китте. Бәйләүдән тәм таптым. Син шулай итеп файда китергәнеңне аңлыйсың. Син бәйләгән киемнәрне кияләр, ул сабыйга ярдәм итә”.

Ярдәмне бер тапкыр да күрсәтергә була. Күпләр шулай эшли: бер комплект бәйли, җеп алып бирә – бу да җитлекми туган балалар өчен зур ярдәм. Ләкин эшләп карарга дип килеп, туктый алмаучылар да бар. Марина Казанда җитлекми туган балаларга ярдәм итә торган клуб оешканын белеп алган. Моңа кадәр ул үзе бәйләгән уенчыкларны Зилант монастыренә илтә торган булган. Анда хәйрия ярминкәләре оештыралар, әйберләр, шул исәптән бәйләнгән эшләнмәләр дә җыялар. Җитлекми туган балаларга ярдәм итә торган клуб барлыкка килгәч, Марина алар өчен бер-ике уенчык бәйләргә булган. Ләкин туктый алмаган. Шуннан соң ул клубның даими катнашучысына әверелгән.

Анастасиягә клуб турында әнисе Елена Михайловна сөйләгән. Әнисе җитлекми туган балалар өчен бәйләгәнне белгәч, аның күңеле тулган, ярдәм итәргә теләге туган.

“Миңа бу идея бик ошый. Безне фәрештәләр дип атыйлар. Без шушы энә күзләре белән җитлекми туган балаларга җылылык, алар үссен һәм сәламәт булсын өчен җан җылысы бирә алабыз. Әлбәттә, мондый очраклар мөмкин кадәр аз булуын телим. Ләкин төрле хәлләр була. Без аларга игелек, тизрәк сәламәтләнү телибез, йон әйберләребез ярдәм итсен иде. Бу очрашуга барганда улым безгә болай диде: “Әни, әби, сезнең кулларыгыз алтын гына түгел, агалтын”. Без чак кына елап җибәрмәдек. Аңа ун яшь, ул да сораштыра, кызыксына. Мин аңа бу балаларның фотоларын күрсәттем, алар турында сөйләдем. Туганымның биш яшьлек кызы да кем өчен бәйләвем белән кызыксына. Балалар хәзердән үк игелекнең нәрсә икәнлеген аңлап үсә. Киләчәктә алар да волонтер булыр, мохтаҗларга ярдәм итәр дип ышанам. Клубка, Аннага мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт”, - дип сөйләде Анастасия.

Волонтерлык эшенә Аннаның әбисе дә катнашуын әйтергә кирәк. Аңа 88 яшь, ул аена 20 парга якын балалар өчен оекбаш бәйли. Ул Яр Чаллыда яши һәм эшләнмәләрен оныгына почта аша җибәрә.


“Без аларга гомер бәйлибез”

Клубның тагын бер катнашучысы – Чаллыдан Сания. Казанда аның балалары яши. Алар янына килүне ул клубның очрашулар вакыты белән берләштерә. Шундый проект барлыгын белеп алгач, атна буе башка берни турында да уйлый алмаган. Беренче көнне үк бер килограмм җеп сатып алаган һәм бәйли башлаган. Аның тирәсендәге кешеләр дә бәйләргә керешкән. Сания югары уку йортында укытучы булып эшли. Төшке аш вакытында ул һәм аның хезмәттәшләре кечкенә оекбашлар бәйләп, зур рәхәтлек ала.

“Без барыбыз да балаларга чын файда китергәнебезне аңлыйбыз. Без ярдәм итәбез, без аларга гомер бәйлибез”, - ди Сания.


Клуб – гаилә ул

“Мин бик еш килмим. Ләкин һәр очрашуда бу атмосферага рәхәтләнеп чумам. Клуб – гаилә ул, биредә рәхәт һәм җылы. Якыннарым да бик уңай карый, алар минем бәйләргә яратканымны күрә. Бушка гына түгел, файдага икәнен дә аңлыйлар. Балалар, бәйли торган хезмәттәшләрем дә җепләр сатып ала. Шулай ук студентларны да җәлеп итәм: кемдер бәйли, кемдер җеп алып килә”, - дип сөйләде Сания.

Әти-әниләр Аннага һәм барлык волонтерларга рәхмәт әйтә. Башка сабыйларга ярдәм итү өчен җепләр алып киләләр.

Җитлекми туган балаларның әти-әниләре Аннага рәхмәт әйтеп, хатлар яза. Волонтерлар башка балаларга да файдалы комплектлар бәйләсен өчен, җепләр сатып алып бирә.

“Хәзер үз балаларын күргән, комплектлар алган әниләрдән зур ярдәм килә. Табиблар да бик зур ярдәм итә. Алар әниләргә комплект биргәндә, балаларны тәрбияләү өчен түләүсез бәйли торган кызлар турында сөйлиләр. Без рәхмәт ишетәбез. Алар миңа язалар, кемдер бәйли, кемдер җеп алып килә. Узган атнада җитлекми туган баланың әтисе рәхмәт әйтеп, ике кап җеп алып килде. Аларның баласын безнең комплект белән өйләренә кайтарып җибәрделәр”.

Мәктәп укучылары да ярдәм итә

Клубка җепләрне Аннаның баласы укый торган 159 нчы лицей укучылары да алып килә. Ул завуч белән килешеп, җитлекми туган балаларга ярдәмгә лицей укучыларын һәм аларның әти-әниләрен җәлеп итү өчен, көз көнне өч сыйныфта класс сәгате уздырган. Шулай ук алар өчен Республика клиник балалар хастаханәсенең яңа туган балалар реанимациясе бүлегенә экскурсия оештырган. Балалар яшәү өчен көрәшүче кеп-кечкенә нарасыйларны күргән. Укучыларның күңеле тулган, алар да җитлекми туган балаларга ярдәм итәргә теләк белдергән. Шулай итеп, бер атна эчендә клуб өчен өч тартма җеп җыеп биргәннәр.

Анна югары сыйныф укучылары өчен дә шундый лекцияләр уздырып, аларны да җәлеп итәргә җыена. Олырак яшьтәге кызлар гади әйберләрне үзләре дә бәйләп бирә ала. Яз көнне Анна балалар өчен сигезаяклар һәм япмалар бәйләү буенча мастер-класс оештырырга планлаштыра.

Яна – клубны оештыручының кызы, аңа 11 яшь. Әнисе аны бәйләргә өйрәткән. Кыз сөйләгәнчә, әнисе мәктәптә класс сәгате уздырган, балаларга җитлекми туган сабыйлар, аларның бик кечкенә булып тууы, җылы киемнәргә мохтаҗ булуы турында сөйләгән. Яна да, әнисе кебек, ярдәм итәргә теләгән, шуңа күрә бәйли башлаган. Ул сулагай булуына карамастан, тиз арада бәйләргә өйрәнгән, хәзер җитлекмәгән балаларга ярдәм итүдә актив катнаша. Кыз бәйләргә яратуын, бу аны укудан да аермавын әйтә. Бәйләүдән тыш, Яна рәсем ясау белән мавыга, бассейнга йөзәргә йөри.

Клуб акчалата ярдәм җыймый

Клубка җеп китерсәләр дә, ул гына җитми. Анна клубта катнашучылар бик тиз бәйли ди. Һәр очрашуга 17-20 комплект китерүче бәйләүчеләр дә бар икән. Бер комплект өчен, гадәттә, ике йомгак җеп китә. Әгәр күп бәйләсәң, бәясе шактый кыйммәт чыга.  Чиста йон җепнең бер йомгагы бәясе чама белән 200 сумнан башлана.

Клуб акчалата ярдәм кабул итми, чөнки оешма рәсми теркәлмәгән. Шуңа күрә, “ашыгып туган” балаларга ярдәм итәсе килгән һәркем махсус кәрзингә җеп (комплектлар өчен 100 процентлы йон йә комфортер уенчыклар өчен 100 процентлы киҗе-мамык җеп) яисә бәйләнгән әзер комплектны китерә ала.

Махсус кәрзиннәр шәһәрдә кул эшләре өчен әйберләр сатыла торган берничә кибеттә тора:

“Золотое Руно” кул эшләнмәләре салоны адресы Декабристлар урамы, 117;

“Пряж” кибете адресы Родин урамы, 49/1 (яңа “Декатлон” янында);

“Варежка” кибете адресы Сәлимҗанов урамы, 14;

“Пряжник” кибете адресы Сахаров урамы, 15;

Җепләрне күпләп сата торган кибет адресы Г.Тукай урамы, 64 (“Бәхетле” кибете ишеге янында, 3 нче кат).

Барлык мәгълүматны “28 энә күзе” төркеме координаторы Анна Бажановадан белешеп була:

@28petel_kazan, https://vk.com/28petel_kazan,28petelkazan@mail.ru https://vk.com/anita1981