Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыр хәлдә калган Башкортстан гаиләсенә Татарстан Президенты ярдәм итте

Ансель Исламов - Уфа шәһәрендә яшәүче татар егете. Аның әти-әнисе Татарстанның Урыссу бистәсендә яши. Бу атнада хатыны Алинә һәм игезәк малайлары әтиләрендә кунакта булган. Әмма хатынының хәле кинәт начарлана... Ансель «Татар-информ» хәбәрчесенә ни өчен ярдәм сорап Рөстәм Миңнехановка язганын сөйләде.

news_top_970_100
Авыр хәлдә калган Башкортстан гаиләсенә Татарстан Президенты ярдәм итте
https://instagram.com/ansel_islamov

Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Уфа шәһәрендә яшәүче Ансель Исламов 15 февральдә аздан гына үзенең сөекле хатынын, игезәк малайларының әнисен югалтмый. Аның хатыны озак аңына килә алмый. «Аллаһ, мине ал, аны алма», — дидем», — дип сөйләде «Татар-информ» журналистына Ансель ул көндә булган хатирәләрен исенә төшереп.

Ансель Исламов турында матбугат чаралары кичә кич язды. Хатынының башына кан саугач, ул ярдәм сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Инстаграмына яза. «Ярдәм итүегезне сорыйм, минем хатыным РКБда реанимациядә ята, баш миенә кан сауган», — дип яза ул. Берничә сәгатьтән аңа ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шалтырата. «Зур рәхмәт, Марат Наилевич шәхсән шалтыратып, мәсьәләне хәл итү буенча эшли башлады», — ди Исламов.

«Хәле начарланганнан начарланды»

Ансель, сез Уфада яшисез. Хатыныгызның хәле начарлана башлаганда ул Татарстанда иде дип беләм.

Әйе, хатыным Алинә балалар белән Урыссу бистәсендә минем әти-әниемдә кунакта иде. Җомга алар янына кайттым. Без шимбә Уфага кайтырга тиеш идек, әмма балалар да, хатыным да хәзер Татарстанда. Бер дә көтелмәгәндә хатынымның хәле начарланды.

Шимбә хатыныгызга нәрсә булды, сөйләгезче?

Шимбә башта ул: «Колагым чәнчеп алган кебек авырта», — диде. Соңыннан уң ягын, гомумән, сизми башлады, ягъни уң кулы белән уң ягы эшләми иде. Хәле начарланганнан начарланды. Беребез дә нәрсә булганын аңламый идек. Соңыннан нәрсә әйтүен аңламый башладык. Һәм мин ашыгыч ярдәм машинасын чакырдым.

Табиблар нәрсә диде?

Башта безне Урыссудагы хастаханәгә алып киттеләр. Хастаханәгә килгәндә хатыным инде аңын югалткан иде. Табиб «ишемический инсульт» дигән диагноз куйды. Әмма бу яшьләрдә сирәк була. Хатыныма әле 17 мартта 30 яшь кенә тулачак. Соңыннан безне Бөгелмәгә җибәрделәр. Хатыным ашыгыч ярдәм машинасында барды, ә мин үз машинам белән алар артыннан иярдем. Бөгелмәдә аңа МРТ ясадылар. Алинә анда да аңына килмәде дип беләм.

Бөгелмә белән Казан арасында 311 чакрым. Казанга ничек килеп җиттегез?

Хатынымны реанимобильдә Казанга алып бардылар. Мин исә, әйткәнемчә, алар артыннан үз машинамда бардым. 3,5 сәгатьтән без Казанда идек инде. Бөгелмә-Казан юлында туктап алганда хатынымның күзләре ачык иде. Мин аңа: «Яратам сине, Аллаһка табын», — дидем.

Сәламәтлек саклау министрлыгына ничек чыктыгыз?

Уфада табиб булып эшләүче танышыбыз бар. (Ул кешенең исемен, эшләү урынын, вазифасын язмаска куштылар. — автор). Ул Башкортстанның сәламәтлек саклау министры белән элемтәгә керде. Министр үз чиратында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыраткан. Һәм безне Казандагы Республика клиник хастаханәсенә күчерергә булдылар.

Казанда хатыныма берничә сәгать дәвамында операция ясадылар. Ул, Аллаһка шөкер, уңышлы үтте. Аны нейрохирургия бүлегенә яткыздылар.

Соңыннан нинди диагноз куйдылар?

«Геммологический инсульт».

Ул нәрсәдән килеп чыккан? Аңлаттылармы?

Мин табиб түгел, шуңа күрә төгәл әйтә дә алмыйм. Хатынымның кан тамырлары зәгыйфь һәм алар бер-берсенә якын урнашкан. Кан тамыры шартлагач, баш миенә кан сауган. Шуңа күрә гематома барлыкка килгән. Ул балаларны үзе тапмады, чөнки игезәкләрне кесарев кисеме белән ярып алмасалар, хатынымның сәламәтлегенә зыян килергә мөмкин иде. Әгәр үзе тапса, шул вакытны ук авырыр иде, диде табиблар.

Хәзер Алинәнең хәле ничек?

Операциядән соң реанимациягә эләккән иде. Әмма хәзер аны палатага күчерделәр, димәк, хәле яхшырган. Хәзер мин аның янында. Кызганыч, ул барысын да хәтерләп бетерми, уң кулы әле һаман да эшләми. Әмма ул аякларының икесен дә тоя. Тәмам сәламәтләнеп бетәр өчен вакыт кирәк.

«Аллаһы Тәгалә хатынымны үзе саклады»

Исламовларның игезәк уллары — Аслан белән Алан бар. «Бер малай турында хыяллана идем, ә хатыным миңа берьюлы ике баһадир егет бүләк итте», — ди Ансель. Балалары әлегә Урыссуда бабалары белән калган, ә әбиләре — Ансельнең әнисе Казанга килгән.

Балалар әниләрен сагына. Кайчан күрешерләр әле, беркем белми… Балаларга иртәгә бер яшь тулачак. Бергә туган көннәрен үткәрербез дип уйлаган идек. Менә бит ничек килеп чыкты…

Сез татарча аңлыйсызмы?

Мин татар, әмма яхшы сөйләшмим.

Сезгә уңыш елмайды, дисәм буламы?

Әйе, шулай да дияргә була. Аллаһы Тәгалә хатынымны үзе саклады. Һәр булышкан кешегә рәхмәт. Ике республиканың да министрлыгына, Бөгелмәдәге, Урыссудагы һәм Казандагы баш табибларга, хатыныма операция ясаучыга һәм башкаларга. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка рәхмәт. Ул минем белән элемтәгә кереп, хатынымның хәленең ничек булуын әйткән иде. Бу проблеманы шәхсән үзе чишәргә алуы өчен рәхмәт аңа. Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Ул да бу хәлне үз канаты астына алды. Рәхмәт!

Юк, минемчә, Татарстанда да, Башкортстанда да табиблар намус белән хезмәт итә. Сәламәтлек саклау министрлыгы югары дәрәҗәдә эшли.

Сез Рөстәм Миңнехановның шәхси «Инстаграм» битенә ярдәм сорап язган идегез.

Әйе, мондый хәлгә эләккәч, теләсә кая язарга әзер буласың. Якшәмбе яздым. Марат Садыйков шимбә көнне үк барлыкка килгән хәл турында белеп, безгә ярдәм иткән иде. Аннары министр, Президентка шалтыратып, бар да яхшы булуын әйткән.

Хатынымны югалтам дип курыккан идегезме?

Әлбәттә. Аның урынында үзем булсам яхшырак дип уйлаган идем. Хәзер дә аның авыруын үз өстемә алыр идем. Бар тормышым күз алдыннан үтте. Тагын бер тапкыр хатынымны яратуымны, ансыз яши алмавымны аңладым. Аллаһ үзе күрсәтмәсен.

«Хатыным булырга өч атнадан соң ризалыгын белдерде»

Сез хатыныгыз Алинә белән ничек, кайда таныштыгыз?

Без чиркәүдә таныштык. Әлбәттә, башта аралаштык, дуслар булдык. 2016 елда безнең аралар якынайды. 2017 елда ресторанда аңа хатыным булырга тәкъдим ясадым. Каушаганымны әле һаман да хәтерлим. Ул, әлбәттә, ризалыгын белдерде, әмма бары тик өч атна үткәч кенә. Туйны гөрләтеп үткәрдек. Бер бер-беребезне бик яратабыз.

Кайчан өйләнештегез?

2017 елның 9 сентябрендә язылыштык, ә 16 сентябрь чиркәүдә никахлаштык. Без христиан динен тотабыз.

Алга таба да тигезлектә яшәргә язсын сезгә. Сәламәтлек телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100