«Артемий чынлап суккан булса, кабердә минем улым түгел, ә гаепләнүче үзе ятар иде»

Чаллыда 2018 елда яңа ел алдыннан Dum Balla клубы янында үтерү буенча җинаять эшен тикшерә башладылар. Һәлак булган 22 яшьлек Артемий Киреевның әтисе судта үтерүчене иң кырыс җәзага тартуны сорады. Гаепләнүче 34 яшьлек Александр Занин бары сакландым дип белдерде. Тулырак «Татар-информ» репортажында.

Суд 34 яшьлек Александр Занин эшен гомуми тәртиптә караячак. Хәер, баштарак гаепләнүче судта присяжныйлар катнашуы турында ходатайство биргән иде. Һәм ул вакытта әлеге процесс Чаллы тарихында присяжныйлар катнашындагы беренче суд булыр иде. Әмма башлангыч тыңлауда Занин бу идеядән баш тарткан. Аның адвокаты аңлатканча, ходатайствоны киң резонанс аркасында кире алырга туры килгән.

«Закон буенча присяжныйлар эш турында бернәрсә дә белмәскә тиеш. Бу очракта бу шартны үтәү мөмкин түгел, чөнки Dum Balla рестоклубы янында булган вакыйга турында җирле матбугат берничә мәртәбә язды. Хәтта ахыргы нәтиҗәне ясап куярга да өлгерделәр. Гәрчә, мин бу эшне бер яклы гына дип әйтә алмыйм. Минем яклаучым сакланган. Моны күзәтү камераларындагы видеоматериаллар да өлешчә раслый. Аларны әле судта караячаклар». — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Беренче утырышта гаепләүче Гөлнара Нәбиуллина катнашучыларны гаепләү карары белән таныштырды.

Тикшерү версиясе буенча, канлы фаҗига узган елның 23 декабрьгә каршы төнендә Dum Balla рестоклубы янында булган. Бина сакчылары Александр Занинны эчкә уздырмаган, бу хәлгә ял итүче Илсур Насыйров һәм Артемий Киреев та кушылган. Егетләр сугышып киткән, соңыннан Занин китә. Тик соңыннан ул кире килә һәм башта Артемийның эченә пычак кадый, соңыннан Илсурның күкрәгенә кадый — үпкәсен тишә.

Нәтиҗәдә Артемий реанимациядә вафат була. Илсур хастаханәгә эләгә. Пычак сугышы оештырган егетне бер тәүлектән соң полиция кулга ала. Ул үзе «02»гә шалтырата һәм барысын да әйтә. Бу кешенең матурлык салоны хуҗасы Александр Занин булуы ачыклана. Ул элегрәк тә хөкем ителгән булган. Аны җинаять кодексының 111 маддәсе нигезендә, аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян салып кеше үтергән өчен кулга алган булалар. Занин 2015 елда иреккә чыккан.

Зыян күргән Илсур Насыйров клубка Яңа елны билгеләп үтү өчен дуслары белән килгән булуын сөйләде.

«Вискига заказ бирдек. Бераз эчтек. Клубта берәр сәгать утырганбыздыр, барысы да яхшы иде. Төнге беренче яртылар тирәсендә хатыным шалтыратты. Ул нәрсәдер сөйләде, музыка тавышы көчле булгач мине ишетмәдем. Шуңа күрә тамбурга чыгып тәрәзә төбенә утырдым», — дип ул кичне исенә төшерде Илсур.

Шул вакытта колакчынлы бүрек кигән егет пәйда булды, исерек иде. Ул Занин булып чыкты. Сакчы аны кертмәде.

«Егет тавышлана, ачулана башлады, бөтен кешене этте-төртте. Миңа да тиеп китте. Шуның аркасында ызгыш чыкты», — диде Насыйров башлангыч тикшерү вакытында. Занин беренче булып Илсурның бәйләнә башлавын әйтте. Занин җавап итеп аның битенә йодрыгы белән суккан. Судта Насыров үзенең беренче күрсәтмәләрен стресс хәлендә, хастаханәдә бирүен әйтте. Шуңа күрә барлык нечкәлекләр дә төгәл әйтелмәгәндер диде.

«Бәлки гаепләнүчегә тигәнмендер дә, әмма моны юри эшләмәдем. Ул йодрыклары белән ташланды…», — диде судта Насыйров.

Александр Занин ызгышның беренче минутларын искә төшереп, сакчыларның үзен клубка кертмәвен әйтте. Ул кире борылып китәргә теләгән, әмма тәрәзә төбендә утырган чит ир-егет аңа сүгенү сүзләре белән кычкырган һәм типкән. Ул моңа түзеп тора алмаган. Сугышып киткәннәр. Сакчы аларның арасына кереп баскан. Насыйров «чыгып сөйләшергә» тәкъдим иткән.

Сугышу урамда дәвам итә. Занин әйтүенчә, ул китәргә теләгән әмма аны Киреев кычкырып туктаткан. Гаепләнүче сүзләренчә, беренче булып аңа Насыйров ташланган. Сугышкан вакытта алар егылган. Гаепләнүченең башлыгы һәм кесәсеннән телефоны төшеп киткән.

«Икенчесе (Киреев. — автор искәрмәсе) юлга егып салды һәм суга башлады», — диде Занин тикшерүчегә (бу күрсәтмәләр судта укылды. — автор искәрмәсе). Шуннан соң гаепләнүче китеп барган, ә дус егетләр кире клубка кереп киткән.

20 минуттан соң Артемий һәм Илсур тәмәке тартырга чыга. Алар янына Занин килә: башта Артемийга, соңыннан аның дусты янына.

«Мин күкрәктә авырту тойдым, кан күрдем. Киреевка карадым — ул карда ята һәм аңын югалта иде. Клуб ишеге янына килдем. Мине киенү-чишенү бүлмәсе янында яткырдылар. Соңыннан хастаханәгә алып киттеләр. Анда миңа табиблар Артемийның үлгәнен әйтте», — дип сөйләде Илсур бу авыр минутлар турында.

Һәлак булган егетнең әтисе, Александр Киреев сөйләгәнчә, ул хатыны белән аерылышканнан соң Артемий әтисе белән яшәп калган. «Бу аның теләге иде», — диде ир-ат. Аның сүзләренчә, улы № 77 элиталы гимназияне тәмамлаган. Мәктәп елларында кикбоксинг белән шөгыльләнгән.

«Әгәр Артемий чыннан да үзе белгәнчә көндәшенә суккан булса, хәзер рәшәткә артында Занин түгел, ә ул булыр иде. Ә гаепләнүче кабердә ятар иде», — диде әти кеше.

Өлкән Киреев сүзләренчә, улын йодрык болгарга түгел, ә һәрвакыт аңлашырга, уртак фикергә килергә өйрәткән. Һәм Артемий үз-үзен кулда тота белгән.

«Сугышкан вакытта аның төрткәләүләренең, җитди сугулар белән бернинди дә уртаклыгы юк», — диде зыян күрүче.

Шулай ук Артемийның әтисе белән уртак бизнесы да булган. «Аның ике кибете бар иде, минеке өчәү. Артемийның фатиры, машинасы бар. Ул һәрвакыт эштә, рульдә булды. Шуңа күрә спиртлы эчемлекләр белән мавыкмады, дуслары белән очрашканда да чаманы белә иде», — диде Александр.

Александр Киреев бу хәл турында ничек белгәнен дә сөйләде.

«Иртәнге өчләр тирәсендә миңа танышым шалтыратты һәм Артемийга пычак кадаганнар дип әйтте. Мин җыенып БСМПга киттем. Соңыннан олы улым белән полициягә киттек. Кире кайтканда миңа Артемийның вафат булганын әйттеләр», — дип ачы хатирәләрен сөйләде Александр Киреев.

Судта билгеле булганча, Артемий Киреевның әнисе улын югалтудан килгән рухи зыянны 25 млн сум дип бәйләгән. Әмма ханым беренче утырышка килмәгән иде һәм судья аның бу таләпләрен нәрсә белән нигезләвен белә алмады. Һәлак булган егетнең әтисе бернинди матди дәгъвалары булмавын әйтте. Әмма үтерүчегә закон буенча иң кырыс җәза бирүне үтенде.

«Миннән улымны тартып алдылар. Бернинди акчалар белән дә аны кайтарып булмый. Шуңа күрә судның үтерүчегә иң кырыс җәза бирүен сорыйм. Чөнки беркемнең дә үзе белә корал йөртергә һәм аны тыныч кына кулланырга хакы юк. Әгәр ул (Занин. — автор искәрмәсе) ресторанга пычак тотып килгән икән, димәк ул җинаять кылырга әзер булган», — диде зыян күрүче.

Киләсе суд утырышын февраль уртасында уздырырга планлаштыралар. Александр Занинның адвокаты анда күңел ачу бинасының күзәтү камераларыннан алынган материалларны тикшерүне сорады.