«Бүген әти өйдә кунамы?» | intertat.tatar

«Бүген әти өйдә кунамы?»

Россиядә Әтиләр көнен быел октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәләр. Владимир Путин 2021 елның 4 октябрендә шул хакта карар имзалады. Быел Россия әтиләре үзләренең рәсми көннәрен беренче тапкыр 17 октябрьдә билгеләп үтә. Шул уңайдан мин әтиләр хакында язарга булдым.

Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәүче Гөлнара Мөхәммәдиева белән Рамил Мөхәммәдиевның 3 баласы бар. Мәдинәгә 9 яшь, Ризванга - 7, ә Рәхимгә ноябрьдә 6 тула. 

Гөлнара Мөхәммәдиева иренең бик әйбәт булуын әңгәмәнең башында ук әйтеп узды.

«Ирем бик яхшы әти ул. Вакытында усал да була белә, үзе бик тырыш. Балалар дип үлеп тора, үзе дә “бар тапканым, эшләгәнем алар өчен”, ди.  Рамилнең һәм балаларның үзара мөнәсәбәте бер дигән. Ничектер - ул, балалар бер-берсе өчен үлеп торалар инде.

Ирем янгын сүндерүче булып эшли, сменалы эштә булуы сәбәпле, өч көнгә бер өйдә кунмый. Йокыдан торгач та, балаларның беренче сораулары: “Бүген әти өйдә кунамы?”.

Буш вакытында Рамил гел балалар белән бергә. Ул аларны уйната, берәр нәрсәгә өйрәтә, бигрәк тә малайлар белән озак шөгыльләнә. Спортка мәхәббәт уята, чаңгылар, велосипедларда йөртергә өйрәтә. Әле ирем аларга пони да алып бирде, аны карарга, тәрбияләргә һәм идарә итәргә, аңа утырып йөрергә өйрәтте. Алар өчен ул һәрвакытта да ниндидер кызык , мавыктыргыч шөгыль эзләп йөри. Авылда бит шәһәр белән чагыштырганда кызыксындыру чаралары әз, менә шуңа күрә аларга кызык булсын, алар кызыксынып үссеннәр дип тырыша ул.

Бигрәк тә уртанчысы Ризван – олы малай гел аның артыннан карап кына тора, кая бара, кая китә. “Әти кая бара, мин дә шунда барам”, - дип кенә тора ул. Шул ук вакытта хезмәт тәрбиясе дә читтә калмый. Эш белгән кеше яши дә белә. Балалар әтиләре белән бергә мал туарларны да карыйлар, бозау да куарга булышалар, атлар белән дә мәш киләләр», - дип аңлатты ул.

«Без балалар белән һәрвакыт әтиләрен ашарга көтәбез»

Гөлнара ханым балалар тәрбияләгәндә иренең, бигрәк тә малайларга карата катырак булуын да аңлатты.

«Малайларга карата каты тора , нәрсәнең яраганын, ярамаганын өйрәтәбез, ә кызга йомшаграк инде. Аннары, бердәнбер булгач, без аңа үзебез дә йомшаграк бугай. Тик ул да читтә калмый, аңа да акны карадан аерырга, тырышырга, максатчан булырга өйрәтәбез. Алар без сөйләгәндә, үзләре кушылып сөйләгән булалар. “Әйе, әни, монысы ярамый, әйе, әти, монысы алама” дигән булалар.

Телевизордан тәрбия мәсьәләсенә караган төрле тапшыруларны караганыбыз бар. Алар ярдәмгә киләдер дип саныйм, чөнки кайбер вакыт башкача төрле уйлыйсың бит инде. Ә тәрбияви тапшыруларны тыңлагач, уйлап куясың - кара миңа болай эшләргә кирәкмәгән икән, болай итеп карарга кирәк дисең. Бигрәк тә бәләкәй чагында бала-чага көйсезләнә бит инде, тыңламый, хәйлә белән дә алдалап булмый, шул вакытта менә болай эшләргә кирәк булган икән бит дип уйлап куясың. Кем белә, бәлки үзебезчә, авылча тәрбия балаларга ныграк та тәэсир итәдер.

Ирем белән балалар янында беркайчан да сүзгә килгән дә, бәхәсләшкән дә булмады. Була калса да, без аны ничектер шаян формада гына үткәреп җибәрәбез, аларга күрсәтергә тырышмыйбыз», - дип сөйләде Гөлнара ханым.

Мөхәммәдиевлар гаиләсендә әти кеше баш. Гаилә әгъзалары әтисез ашарга да утырмый, әти рөхсәтеннән башка урамга да чыкмый.

«Без балалар белән һәрвакыт әтиләрен ашарга көтәбез. Балаларның нинди генә сорау булса да, мин аларга һәрвакытта да “әтиеңнән сорадыңмы?” дигән сорау бирәм. Аннары алар әтиләреннән сорап киләләр, я “мин әтидән сорадым, әни ярыймы?” дип миннән тагын сорап куялар. Мин аларга барыбер әтине ӘТИ итәргә өйрәтәм. Балалар әти кешенең гаиләдә баш икәнен аңлыйлар, беләләр.

Бүгенге көндә әтиләрнең дәрәҗәләре төшүе, минемчә, эчкечелеккә бәйле кебек, чөнки күп әтиләр, эчеп, гаиләсен оныта, кайбер әтиләр балалары бар дип тә белми инде. Әтиләр көне кирәк дип уйлыйм. Бик әйбәт бәйрәм, әтиләр көне юк иде бит ул. Булсын!» - ди Гөлнара Мөхәммәдиева.

«Балаларсыз хәзер тормыш күз алдына да килми»

Рәзил Мөхәммәдиев та үзенең хис – кичерешләре, фикерләре белән бүлеште.

"Әти булуда мине барыннан да беренче баламның кыз булып тууы, 2 нче һәм 3нче балаларымның малай – нәсел дәвамчылары булып туулары шатландырды. Без гаиләдә энем белән, ике малай гына үстек. Шуңа күрә дә кыз баланы бик көттем. Кыз булгач, куанычымның иге-чиге булмады.

Минем өчен иң авыры - балалар авырган вакыт. Алар авырганда бигрәк тә кыен, нишләтергә дә белмибез сабыйларны. Бигрәк тә бәләкәй чагында кайсы җирләре авыртканын әйтә дә алмыйлар.

Үземне шәп әти дип әйтә алмас идем, замана афәте булган вакыт җитмәүчәнлек, дөнья мәшәкатьләренә чуму балалар белән вакытны даими үткәрә алмауга китерә. Балалар минем тормышымда бик зур роль уйныйлар, алар дип тырышабыз, алар дип яшибез. Аларсыз хәзер тормыш күз алдына да килми, берсе өйдә булмаса да, нидер җитмәгән кебек тоела башлый. 

Үзебез нәрсә генә эшләсәк тә, аларны ияртеп чыгарга тырышабыз, тәрбияне эш белән бирәбез. Каеш, талчыбыкларга, Аллага шөкер, килеп җиткән булмады. Шул сүз белән аңлатырга тырышабыз. Үзебезчә, алар аңлаган кебек булалар инде», - дип сөйләде ул.