Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар-башкорт дуслыгы: килешергәме, әллә үз хокукларыңны күрсәтергәме?

«Бизнес-онлайн» газетасы «Җанисәпкә төкерегез: ни өчен татарларга һәм башкортларга бу акылсызлыкны бететергә вакыт?» дигән мәкалә чыгарды.

news_top_970_100
Татар-башкорт дуслыгы: килешергәме, әллә үз хокукларыңны күрсәтергәме?

«Миллиард-Татар» сайты да моннан читтә кала алмады — хезмәттәшләребезнең фикерен хөрмәт итеп кенә калмыйбыз, ә үзебез дә ике тугандаш халык арасындагы мөнәсәбәтне яңартырга өндәдек һәм аларны ничек дуслаштырырга дигән сорау безне күптән борчый. Сүз уңаеннан, тиздән башкорт интеллектуаль элитасы катнашындагы түгәрәк өстәлнең стенограммасын да бастырачакбыз.

Татар-башкорт позициясе буенча беренче мәртәбә үз фикерләрен белдергәннәре өчен интернет-ресурстагы хезмәттәшләребез өчен ихлас куандык. Дөрес, авторлар бу язманы анализ дип атый, хәер, аналитика өчен анда бик күп фаразлар бар. Рәттән килгән ике җөмләдә ике «бугай”лы аналитика дәрәҗәсе ничегрәк сезгә? «Башкортстанда татарларның бер өлешен башкортларга әверелдерү өчен, имеш, идеология әзерләүләрен күргәч, Татарстан турборежимга күчеп, соңгы 10 елда бармак аша гына караган бу проблемаларны санаулы атналарда гына хәл итәргә теләде бугай. Шуннан бирле ике якка да шикаять белдерми, троллинг ясамый калган көн юк — хәзер татар-башкорт мөнәсәбәтләре шушы шигарь астында үсеш ала бугай».

Әмма нигездәге шушы хата аркасында 18 мең басма билгедән торган мәкаләнең конструкциясе тулысынча «ишелә». Татарстанда «соңгы 10 елда» бу мәсьәләгә күз йоммадылар, ә киресенчә. Әмма бу хакта бераз соңрак, әлегә авторларның сөйләшү темасын никадәр белүләрен ачыклауны дәвам итик.

Бу белем белән алар «бусагадан» ук, ягъни башисемдә үк сөенә. «Россиядәге кече халыкларга вак-төяк бүләргә түгел, ә бергәләп үз хокуклары өчен көршергә кирәк». Шулай итеп, татарлар кече халык (!) булып кала, әмма шулкадәр киребеткән булмасалар, аз санлы буларына карамастан, үзләренең «вак-төякләрен» корбан итә алырлар иде.

Мәкаләнең «Татарлар халык саны буенча Россиядә икенче урынны югалтмый» дигән башисемле икенче бүлегенә карый торган дистәләгән мең кеше вак-төяк булып санала, күрәсең. «Без, гадәттә, Татарстанны халык санын алу алдыннан активлашырга мәҗбүр итә торган ике дәлилне ишетәбез, — дип яза «БИЗНЕС Online». Юкса:

1.   Татарстан халык саны буенча Россиядә икенче милли төркем булудан туктарга мөмкин;

2.   Татарлар Башкортстан Республикасының башкортлар һәм руслар белән чагыштырганда үз позицияләрен бик нык югалтырга мөмкин».

Мәкалә авторлары беренче куркынычны «асылда, уйдырма» дип ышандыра. Янәсе, борчылмагыз, бик теләсәләр дә татарлар икенче урыннан колак кага алмый. Башта шуны әйтик, кеше ресурсы һәрвакытта да иң мөһиме булып саналды, һәм безнең чорларга якынайган саен, ул күбрәк бәяләнә (һәрхәлдә, цивилизацияле халыкларда). Шуның өчен булса да борчылырга кирәк. Ләкин, коллегалар, сездә мондый ышаныч каян килә? Рәсемдәге таблицаны карагыз әле.

Чит ил гражданнарын һәм Россия Федерациясе гражданлыгы булмаган кешеләрне миграция хисабына кую очраклары:

Әлбәттә, таблицада күрсәтелгән 19,5 млн кеше — Россия гражданнары түгел, өстәвенә шул ук бер мигрант бер ел эчендә әллә ничә тапкыр кайтып китәргә мөмкин. Әмма чынбарлык үзгәрә, кайчан да булса бу кешеләрнең нинди дә булса сәбәп белән илдә калуларын игътибарга алмаслыкмыни? Өстәвенә, Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда Россиядә легаль булмаган чит ил гражданнары 2 млн булган.

2019 елда миграция хисабына басучылар арасында беренче урында — үзбәкләр (4,81 млн кеше), икенче урында таҗиклар (2,72 млн) һәм өченче урында кытайлар (2,32 млн). 2010 елда татарларны 5,31 млн кеше дип исәпләгәннәр иде.

Иң кызыгы шул, җанисәптә иң тиз үсә торган категория — милләте булмаган кешеләр. Милләтен язудан баш тартучылар саны 1989 елдан 2010 елга кадәр 5,6 миллионга — 362 тапкырга арткан. 2002 һәм 2010 елгы җанисәпләр арасында бу төркем елына 18,4 процент тизлегендә арткан. Бу саннарга карагач, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның шигырь юлларын искә төшермичә буламы?

Син башкорт дип, син татар дип,

Әрләшмәек, туганнар.

Син башкортмы, син татармы –

Анда түгел мәсьәлә,

Башкорттан да, татардан да

Урыс туа — вәт, бәла! –

Менә кайда мәсьәлә!

Бер сүз белән әйткәндә, безнең милләттәшләребез арасында җанисәп бары тик «барлап чыгу» өчен сәбәп кенә. Кемнедер санап бетермибез, ә кемдер бернигә дә карамастан, безнең арада кала. Бу җанисәп татарлар өчен рәхмәт девизы астында узарга тиеш. «Соңгы унъеллыкта һәр татар тормыш юлында „татарлыгын“ үз эчендә һәм читтә чагылдыруда киртәләргә юлыкты. Ул тәҗрибә туплады, ялгышты, кайдадыр хәтта үзенә комачаулады, әмма шулай да аның алга баруы уңышлы булды. Һәм хәзер һәрбер татар үзе узган олы юл өчен рәхмәткә мохтаҗ. Һәм хәзер без башкарылган авыр юл өчен бер-беребезгә рәхмәт әйтергә тиеш!» — дип язды Безнең колумнист Камил Насыйбуллин. «Татар булганың өчен рәхмәт, сиңа!» — менә безнең җанисәп девизы.

«Бронза медаль» күпме тора?

«Башкортстан Республикасында башкортлар һәм руслар белән чагыштырганда позицияләрне югалтуга» килгәнче исә, «Бизнес-онлайн» фикеренчә, бу кимүгә каршы торуның нинди бәһагә чыгачагы билгеле түгел һәм берни дә үзгәртмәячәк (һәм бу фикер әлеге конфликтның актив катнашучылары, конструкторлары булган экспертлар әйтте дип бирелә). Бөтенләй бернәрсәне дә үзгәртмиме? Ә менә без Башкортстанда татарларның «бронза» медале» — хәзерге төбәк хакимияте өчен республикада телләрнең агымдагы статусына кагылмау, ягъни ике дәүләт теле — рус һәм башкорт теле калдыру өчен менә дигән сәбәп, дип ышанабыз.

Бу вазгыятьне чын-чынлап белүче кешенең сүзләрен тыңлап карыйк: «Әгәр тарихка күз салсак, 1973 елдан башлап, ялгышмасам 1979 елга кадәр, Башкортстан Конституциясендә татар һәм башкорт телләре тигез хокуклы дип телгә алынган иде, алар икесе дә рәсми статуска ия булды. Әмма 1980-90 еллардагы вакыйгалардан соң, республикада татар теленең статусы югалды. Әгәр татар теле башкорт теле кебек үк, дәүләт теле статусына ия булса, бу аны саклап калуга һәм үстерүгә бик күп мөмкинлекләр биргән булыр иде. Шул ук массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидениедә татар телендәге тапшырулар мәҗбүри булыр иде. Ә хәзер кайвакыт татар чараларында да «Нигә татарча алып барасыз? Ни өчен дәүләт телендә түгел? Бу рәсми чара, сез рәсми дәүләт телендә сөйләшергә тиеш» дигән моң-зарларны ишетергә туры килә», — дип сөйләде «Татар-информ”га биргән интервьюсында Башкортстанның Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов.

 «Беҙ яҡшыраҡ булдырабыз»

 «Бизнес-онлайн» авторларының түбәндәге гыйбәрсе дә контекстны һәм подтекстны аңламаулары турында сөйли: «Өлкән абый» буларак татарларга җәмәгать киңлекләре яки әлегә федераллар тартып алмаган «Татнефть» белән масаерга кирәкми, ә киресенчә, кече халыклар бердәмлеге нигезендә берләшү өчен беренче булып кул сузарга көч табарга кирәк».

Ничек дип әйтик, монда барысы да искиткеч. Шул ук өлкән абый булып башкортларга мөрәҗәгать итү тәкъдиме дә, автор кече халыклар исемлегенә керткән татарлар һәм башкортлар да, һәм иң мөһиме - Татарстанның әлегә «дуслык кулы» сузмавы турында беркатлы фикер дә. Татарстан «дуслык кулын» сузды һәм бер генә тапкыр да түгел. 2010 елда башкорт президенты һәм 2018 елда «башлык» алмашынганда Татарстан хакимияте шундук дустанә мөгамәлә күрсәтте һәм ике төбәк өчен дә файдалы итеп мөнәсәбәтләрне үзгәртергә теләк белдерде. Һәм бу XXI гасырда гына әле.

Ә Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2002 елда Башкортстанда җанисәпнең ничек узганын бик яхшы хәтерли. «Татарлар һәм башкортлар — бер-берсенә бик якын туганнар. Без һәрвакыт бер галәмдә яшәдек һәм яшибез, бер үк җырларны җырлыйбыз, искиткеч Сабантуйлар уздырабыз. Иң мөһиме — без бер-беребезне тылмачсыз аңлыйбыз», — дигән иде ул 2019 елда.

Ә менә Башкорстанның элекке башлыгы Мортаза Рәхимов 2014 елда «Лента.Ру”га биргән интервьюсында болай диде: «Без тел буенча да, мәдәният һәм гореф-гадәтләр буенча да бик якын. Дөрес, бүген безнең республикада татарлаштыру башланды. Бу бик куркыныч. Һәм аларның аерылу теләге (Россиядән — редакция искәрмәсе) әзме-күпме саклана. Алар хәзер Казан — Россиянең икенче башкаласы дип йөри. Ә безнең иң якын туган — ул барыбер руслар. Һәм без моны һәрвакыт һәркемгә әйтәбез».

Аермасын сизәсезме?

Поезд китте — икенчесен көтәбез

Ике республика арасында этник каршылыклар тарихи яктан, әгәр алай дип әйтергә яраса, органик рәвештә килеп чыкты. Без дә БО авторлары кебек үк үзебезгә сорау бирәбез: татар-башкорт конфликты ясалма рәвештә килеп чыкмадымы икән? Һәм бу сорауны һәрвакыт спикерларга да юллыйбыз. Уфада яшәүче фәлсәфәче һәм публицист Рөстәм Вахитов бу хакта менә нәрсә уйлый:

«XX гасыр башында модернизация башланды, ул татарларда һәм башкортларда төрлечә булды, шуңа күрә, уртак дин һәм охшаш тел булуга да карамастан, бу халыкларда үз-үзеңне тоту стереотиплары, хуҗалык практикалары, тарихны күзаллау шактый сизелерлек аерылып тора. Соңгысы да әһәмиятле роль уйный бит — традицион кеше изге тарихта яшәгән. Ә модернизация башлангач, милләтләр төзелешендә берьюлы берничә көндәш проектлар барлыкка килә.

Милләтләр төзелеш проектларының берсе пантюркизм була, ул Идел буе татарлары ягына (беренче чиратта Исхакый һәм башка татар иҗтимагый әһелләре белән бәйле) авышкан була. Идел буе татарлары башта ук мәгърифәтле халык буларак танылган була, чөнки алар арасыннан муллалар һәм мәгърифәтчеләр чыккан. Алар башкортларда да була, мин бер генә халыкның да өлешен киметмим, әмма объектив карасак, татарлар — күбрәк шәһәр халкы була, ә шәһәрдә мәгариф ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге күбрәк. Ә башкортлар нигездә авылларда яшәгән һәм ярым күчмә тормыш алып барган.

Ләкин башкорт интеллигентлары башка, альтернатив — пантуранизм милләте дигән проектны алга сөрә. Мин һәрвакыт әйтәм, Вәлидине бик еш кына башкорт милләтчесе итеп күрсәтергә теләгәннәр, әмма ул бөтен җирдә бердәм туран милләте турында яза. Бу Исхакыйның «төрки милләтләреннән» аермалы буларак, Идел-Урал халыкларыннан тыш, үз эченә казахлар, кыргызлар, үзбәкләрне дә ала. Нәтиҗәдә, бу проектларның берсе дә тормышка ашмый. Совет Россиясендә мөстәкыйль һәм аерым татар һәм башкорт социалистик милләтләре формалаша. Безнең халыклар урта гасыр тормышыннан чыкканда, теге проект (гомумтөрки милләте — редакция искәрмәсе) тормышка аша алган булыр иде, әмма хәзер «поезд китте» инде һәм мондый сөйләшүләр ике яктан да милли тормышка кул сузу кебек кабул ителә».

Һәр халыкның үз яралары бар. Әгәр татарлар өчен төп яра көчләп чукындыру (юкка гына татарларда иң көчле сүгенү сүзе «чукынып бет» түгелдер) булса, башкортларда XVIII гасырдагы баш күтәрүләрне бастыру бик тирән яралар калдырган. Әмма тарихи парадокс: татарлар чукындырудан качып башкорт җирләренә китә, ә соңыннан башкортлар белән бергә шушы баш күтәрүләрдә катнашалар. Дөрес, тарих — ул баш рольдәге бердәнбер уңай герой булган аклы-каралы кино түгел, бәдбәхет кешеләр ике якта да җитәрлек булган һәм аларны гаепләү безнең карамакта түгел. Тарихта төрлесе булган.

Бу хәлләргә нокта куеп «ә хәзер әйдәгез дус-тату яшик» дигән җөмлә мантыйкый түгел, ә төгәл тарихи шартларда барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне кимсетүне аңлата. Һәм хәзерге чынбарлыкта һәр халык үз фикерендә кала һәм алга таба бара. Берләшерләрме, әллә һәрберсе үз юлыннан китәрме — монысын тормыш күрсәтер.

Киләчәктәге дуслыкның моделе

Бу конфликтта Казан позициясе каршылыкка юнәлмәгән. Хәтта «салкын сугыш» шартларында да, Башкортстанда татар җырчыларының концертларын тыйганда да, башкорт иҗат коллективларының безнең республикада чыгыш ясауларын беркем дә тыймый. 

Әйе, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне начар белүебезне дә танырга кирәк. Шуңа күрә, бу җанисәп татарларга үзләрен милләт итеп тану өчен тагын бер сәбәп булды. Шуның аркасында, Башкортстан, Әстерхан, Пермь, Себер, Ульян һәм башка татарларны тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучы кешеләр артты. Уфа түрәләре данлыклы стелалар аша татарларның Башкортстанда кунак кына булуларына төрттерергә тырышканда, ничек дәшми каласың инде? «Татарлар Башкортстанда кунак түгел».

Башкортлар һәм татарлар — без бер-беребезгә нигә кирәк соң? Чынлыкта исә, җавап бик гади: бүген — бер-беребезгә көзгегә караган кебек карарга һәм көндәшлек итәргә. Көчлерәк булу өчен көндәшлек итәргә. Татарстанга көчле Башкортстан кирәкмиме әллә? Әле ничек кенә кирәк — Россия төбәкләре мәнфәгатьләре өчен көрәштә мондый партнер һич кенә дә комачауламас иде. Җиде ел элек биргән интервьюсында Мортаза Рәхимов бик дөрес сүзләр әйткән: «Үсеш мәсьәләсендә без элек тә бер-беребезгә көнләшеп карый идек. Бездә яхшырак булсын өчен килешмичә генә социаль ярышлар да уздырдык. Хоккей буенча «Бөтен кешегә оттырырга була, ләкин татарларга гына түгел», дип әйтәм.

Ә бәлки киләчәк дуслыкның моделе — видеоблогерларның туган телләрдә батл алып баруы булыр?

Мәсәлән, татар ютуб-проекты катнашучысы башкорт телендә мәхәббәт турында шигырьләр укый яки «Бүреләр» төркеме лидеры Илшат Абдуллиннан башкорт телендә интервью ала.

Ничек бу сезгә, башкорт туганнар? Ә, бәлки, безгә бергәләп татар һәм башкорт телләре өчен бердәм алфавит уйлап чыгарыргадыр?

Бер сүз белән әйткәндә, без хәзер берләштерә торган проектларга аеруча мохтаҗ. Әмма бу һәр ике халыкның да үткәннәргә үз карашы булмаска тиеш дигән сүз түгел. Киләчәктә бер-береңә урын табу мөһимрәк.

Рамазан мөбарәк булсын/Рамаҙан мөбәрәк булһын! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100