Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арча районының Сөрде авылы мәктәбендә түбә ишелде: «Алла саклаган инде...»

Арча районы Сөрде авылында 300гә якын кеше яши. Күбесе олы яшьтә. Мәктәптә исә дүрт бала укый, балалар бакчасына да дүрт бала йөри. Дөресрәге, мәктәптә укыды һәм балалар бакчасына йөрде. 15 мартта Сөрде мәктәбенең түбәсе ишелде. «Интертат» кар һәм ваемсызлык аркасында мәктәпсез калган авылда булып кайтты.

news_top_970_100
Арча районының Сөрде авылы мәктәбендә түбә ишелде: «Алла саклаган инде...»
Абдул Фархан

Сөрде — шактый зур авыл. Түбәсе ишелгән мәктәпне табар өчен, юлны сорадык. Без килгәндә егермеләп кеше нидер ташый иде. Баксаң, мәктәптәге парталарны, урындыкларны ташый икән алар. Мәктәп шулай ябыла микәнни?..

Мәктәпнең яхшы хәлдә булмавы күренеп тора. Түбә ишелгән, ватык кирпечләр күренеп тора…

Авылда бүген иң еш кабатланган сүз: «Ярый әле балалар мәктәптә булмаган». Әйе, ярый әле балалар өйләренә кайтып киткән чак булган, дәресләр инде тәмамланган булган. Ә менә шул ук бинаның икенче башында — балалар бакчасында балалар да, тәрбиячеләр дә булган. Бәхеткә, анысының түбәсе ишелмәгән. Бина «Г» хәрефе рәвешендә, балалар бакчасы бина «борылган» урыннан башлана. Әгәр дә түбә туры булса, балалар бакчасы түбәсе дә, һичшиксез, ишелгән булыр иде…

Мәктәптә бер укытучы белем бирә. Инглиз теле һәм физиканы күрше Кенәр авылы мәктәбеннән килеп укыталар.

Җимерелгән бина эченә керсәң, күкне күрәсең… Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наил Нәҗметдинов сүзләренчә, түшәм әле кичә генә ишелгән.

Балалар кайда укыячак соң, диярсез. Өч чакрым ераклыктагы Кенәр авылына күчкән алар. Бүген дә дәресләрне шунда укыганнар. Үз авылларында укыткан укытучы апалары аларга Кенәрдә дәрес биргән. Балалар бакчасына да күрше авылга йөри башлаячаклар. Урынбасар сүзләренчә, балаларны махсус автобус йөртә.

«Бина реконструкциягә яраксыз дип табылды»

Наил Нәҗметдинов сорауларыбызга җавап бирде.

МЧС хезмәткәрләре кичә килде, диделәр. Алар ишелүнең сәбәбен ни дип аңлатты?

Бу — 50 еллык бина. Капиталь ремонт та булмады. 1970нче елда төзелгән инде ул. «Дивар ике якка җәелә башлады, ярыклар барлыкка килде», — дип әйткәннәре бар мәктәптә эшләүчеләрнең. Бина тузган.

Ремонтка акча бүленеп бирелмәдеме?

Юк, бирелмәде.

Ә балалар?

Элек ул тугызьеллык мәктәп иде. Хәзер башлангыч сыйныфлар мәктәбе генә булып калды.

Балалар түбә ишелгәндә шунда булса?..

Ул вакытта дәрес беткән иде инде.

Әгәр дә бетмәгән булса?

Бетмәгән булса… Эчкә берни дә ишелеп төшмәде, түбә генә ишелде.

Аларга зыян килмәс иде, ягъни?

Килмәс иде, чөнки түбәсе чормада гына утырып калды. Сыйныф эчләренә бернәрсә төшмәде. Хәзер менә мәктәптә булган барлык җиһазларны ташыйлар, җыештыралар. Анда куркыныч әйбер юк.

Ремонт ясалырмы?

Юк, бина реконстукциягә яраксыз дип табылды. Кичә шулай диделәр. Бу бина тулаем җимереләчәк. Әгәр кирәк дип табылса, авылда балалар булса, бәлки, яңа мәктәп салыныр.

Дүрт бала әз шул. Кайчандыр 86-89 бала укый иде. Мин үзем дә белемем буенча укытучы. Яшьләрне авыл җирендә калдырып булмый хәзер. Әти-әниләр мәҗбүри баласын чыгарып җибәрә. Эш юк!

Түбәнең ишелүе карның күп булуы белән бәйле түгел микән?

Кар яуган иде, әйе. Яңа елга кадәр бер тапкыр карны төшергәннәр иде. Соңгы бер атна эчендә дымлы буран булды. Мәктәп түбәсенең бер ягында бөтенләй дә кар юк. Түбәнең ишелүе кар белән бәйле түгел. Бинаның таушалуы — ишелүнең төп сәбәбе. Түшәмне ишәр өчен, бер метрлык кар кирәк. Ә анда, күп итеп әйтсәк, 15-20 сантиметр кар бар иде.

Балаларны Кенәрдә укыту мөмкинлеге хәзер генә барлыкка килдеме?

2 мартта ата-аналар җыелышы үткәргән идек. Шунда: «Мәктәп иске, капиталь ремонт кирәк. Балаларны Кенәргә күчерик», — дип тәкъдим иттек. Башлангычларның ата-аналары: «Үз көчебез белән ремонт ясыйк», — диделәр. Тәрәзәләрне алып куйыйк, диләр. Анда бит тәрәзәләр генә түгел. Идәннәр селкенеп тора… Бөтен җире беткән иде.

Ата-аналар, үзләре теләп, 2020-2021 уку елына беренче сыйныфка баручы балаларын Кенәр мәктәбенә бирде. Безнең мәктәпләр арасында аерма зур инде. Тегендә ничә төрле түгәрәк бар. Пионерлар йорты, ашату һәм башкалар. 

Сез вазифадагы кеше. Боларны район җитәкчелегенә әйтмәдегезме?

Ел саен февраль аенда җыелыш үтә. Шушы җыелышларда клуб, мәктәп һәм Кенәр белән Сөрде авыллары арасындагы юл мәсьәләләре турында әйтәм. Без әйтү белән генә әллә нәрсә эшләнми. Районның финанс ягына карый.

Мәдәният йорты да җимерелергә тора…

Авылның мәдәният йортына да ремонт кирәк икән. Түшәмнәр «менә, менә ишеләбез» дип торалар. Клуб ремонтка яраклы күренә. Берәр мәдәни чара барганда, кинәт ишелмәсә ярый инде.

Мәдәният йорты директоры Гөлнара Вәлиева белән сөйләштек.

«Безнең мәдәният йорты 1985 елда ачылган. Мәдәният йорты һәрвакыт тулы көчкә эшләп килә. Бездә төрледән-төрле түгәрәкләр эшли. Авыл халкы мәдәният йортына теләп йөри, һәр яңа чараны көтеп алалар. Хәзерге вакытта авыл халкының йөрәге әрни, чөнки әкрен-әкрен зал ягынын түшәме коелып төшә. Тамашачыны залга җыю бик куркыныч хәзер: тәрәзәләр дә череп бара, диварларда ярыклар, түбәдән яңгыр үтеп керә. Су үткәч, түшәм җеби. Аңлагыз, бу бинада ачылганнан бирле бер ремонт чаралары да булмаган. Безнең мәдәният йорты ремонт буенча программага кертелгән инде үзе, ләкин һаман сузалар… Соңгы бәйрәмдә дә түшәм коелып төште, әздән генә балалар өстенә төшмәде.

Зур чараларны залда үткәрми торырбыз. Зур булмаса да, фойебыз бар, шунда булса да үткәрәчәкбез», — ди ул.

«Шул мәктәптә курыкмыйча балаларны укытканнар бит»

Авыл халкы сөйләргә курка. Аноним рәвештә бик кыю сүзләр белән тәнкыйтьләсәләр дә, азактан үзләрен язмауны бик нык үтенделәр. «Без үзебез курыкмыйбыз анысы, әмма фәлән кешем бюджет өлкәсендә эшли, шуның өчен куркам…» — дип исемнәрен күрсәтмәүне сорадылар. «Эшсез калсак дип куркабыз да, үзебез үк йомып калдырабыз инде…» — ди үзләре.

«Клуб та зур үзе, тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Авыл башлыгына янып йөри торган кеше кирәк. Авыл советы рәисе кыл да кыймылдатмый авыл өчен. Битарафлык бу!» — диде тагын берсе.

«Дөрестән дә, элек Сөрде мәктәбе гөрләп торды, укытучылар да бик белемле, көчле иделәр. Соңгы елларында 80 бала укыды. Аннан Яңа Кенәр авылында зур мәктәп төзелү сәбәпле, балалар саны кирәк булгач, безнең авылда сигезьеллык мәктәпне бетереп, башлангыч кына калдырдылар. Аннан соң да хәйран бала укыды әле. Башлангыч кына калгач, бер башына балалар бакчасы ясап куйдылар. Бинага инде күптәннән әйбәт ремонт ясалганы юк, хезмәткәрләр үзләре генә косметик ремонтлар ясады. 40 елдан соң бинага капиталь ремонт ясалырга тиеш, диләр. Ә безнең мәктәбебезгә инде 50 ел…

Шул мәктәптә курыкмыйча балаларны укытканнар бит. Түбә ишелгәндә әле ярый балаларның кайтып киткән вакыты туры килгән. Балалар бакчасында эшләүчеләр шунда булган, балалар да булган. Ничек балалар бакчасы ягы жимерелми калган?.. Балалар булгач, Аллаһ саклаган, дибез инде. Анда эшләүчеләргә «шок» булган», — дип сөйләде авылның бер кешесе.

Ул да бу сүзләрне үз исеменнән язмауны сорады.

«Шаулап-гөрләп торган мәктәпнең шундый аянычлы хәлгә килүе бик кызганыч»

Әйтүемчә, мәктәп янында кеше байтак иде. Без башкарма комитет җитәкчесе урынбасары белән аралашкан арада парталарны, барлык җиһазларны ташып бетергәннәр иде инде. Төялгән машина да китеп барган. Шулай да авылда сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Гөлнур Сафина әле кайтып китеп өлгермәгән иде. Аның белән сөйләшеп алдык.

«Авыл мәктәбе ишелеп төшү турында хәбәр яшен тизлеге белән тирә-якка таралды… Ничек? Безнең мәктәпме? Баштан мең төрле уй узды. Нинди якты, җылы, бик тә якын мәктәбебезнең түбәсе, диварлары ишелгән» — дип сөйләде ханым. Аның күзләрендә хәтта яшь тә күренеп алды.

«Шушы мәктәптә укыткан укытучыларыбыз күз алдына килде. Ничек сагынганбыз без аларны! Шаулап-гөрләп торган мәктәпнең шундый аяныч хәлгә килүе бик кызганыч. Мәктәп, балалар бакчасы — авылыбызның киләчәге булырга тиеш иде! Менә хәзер дә җан әрнүе белән мәктәп каршында басып торам… Бетермәскә иде мәктәпне! Яшәсен мәктәп, яшәсен авылыбыз!» — диде ул.

«Үзебезнең мәктәп кирәксез булып калды»

Мәдәният йорты янында олырак яшьтәге апа юлыбызда очрады. Рәхилә апа дип таныштырды ул үзен. Ул бу мәктәпнең ничек төзелгәнен дә күргән икән.

«Укырга 1971 елда кердем. Яңа мәктәп ачылган вакытлар булгандыр. Янында алдан салынган агач мәктәп тә бар иде әле. Без башта шул мәктәптә башлангыч сыйныфта укыдык. Иң беренче укытучыбыз — Сөрде авылыннан Сәҗидә Фәсхетдинова иде. 12 бала укыдык. Башлангыч өч сыйныфны шунда укыгач, яңа таш мәктәпкә күчтек. Анда без тагын да ишәйдек, чөнки күрше авыл укучылары да безнең мәктәпкә килде. Түбән Оры, Югары Оры, Кызыл Яр авылларыннан да килгәч, без сыйныфта утыздан артык бала укыдык. Төрле фәннәрдән төрле укытучылар безгә белем бирде. Аларның инде күбесе бүгенге көндә исән түгел, урыннары оҗмахта булсын. Сигез сыйныф белемне үзебезнең Сөрде авылында алдык.

Бик кызганыч, шаулап торган мәктәпләрнең күбесен бетерәләр, ябалар. Бу авылның тамырына, киләчәгенә балта чабу белән бер. 80 бала укып торган мәктәпне бетереп, балаларны Яңа Кенәр мәкетәбенә укырга җибәрделәр. Менә шуннан соң үзебезнең мәктәп кирәксез булып калды да инде», — дип сөйләде Рәхилә апа.

Түбә ишелүгә «гаепле» табылды — һава торышы!

Сөрде мәктәбе хәзер дүрт кенә еллык. Ул Яңа Кенәр авылында урнашкан мәктәпкә карый, шуңа күрә Сөрде авылының мәктәбендә аерым директор юк. Яңа Кенәр авылы мәктәбенә карагач, шушы мәктәпнең директоры Әгъзәм Гайфуллин белән аралаштык.

«Безнеңчә, бу хәлнең сәбәбе — салкын һава торышы. Беренчедән, бу бина 50 еллык. Аның фундаментлары башкача салынган. Фундаменты да уйнаган. Төзелүдә кулланылган материаллар да сыйфатлы булмаган. Бу түбәдә кар булудан гына түгел. Дивар „киткән“ генә. Түбә сынмаган, кар булса, ул сынып эчкә төшәр иде. Димәк, материаллар начар булган һәм салкын булды — сәбәбе шул. Мәктәп авария хәлендә булмаган. Балалар укыган сыйныфларда җимерек урыннар юк», — диде директор.

 Арча районы башлыгы Илшат Нуриев чит илдә ялда…

Мәктәп бинасына балалар бакчасы ишегеннән кергәч (мәктәп тә, балалар бакчасы да бер бинада урнашкан), Арча районы башлыгы Илшат Нуриевның фотосына тап булдык. Главаның фотосы эленүен эленгән дә, әмма түбәләр ишелә бит…

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ялда икән. Мәктәп түбәсе ишелсә дә, ул чит илдәге ялын туктатуны кирәк дип тапмаган. Ул комфортлы шартларда чит илдә ял итә, ә районында түбәләр ишелә. Бәлки, ул бу вакыйгадан хәбәрдар дә түгелдер әле.

Аның урынына башкарма комитет җитәкчесе Рәсүл Мөхәрәмов җавап бирде. Ул бу вазифада беренче ел гына икән әле.

«Махсус „капиталь ремонт“ программасы буенча урта мәктәпләрдә генә ремонт ясала. Район җитәкчелеге бу мәктәпнең авария хәлендә булуын белми иде. Әгәр мөрәҗәгатьләр булса, Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе бинага керүне чикли. Сөрде авылы буенча алай түгел иде. Диварларның калынлыгына карагыз. Ә баксаң, ул 70нче елларда өелгән икән. Моны бары тик бинаны сүтеп кенә күреп була. Анда цемент та юк, 1970нче елларда хәзерге стандартлар буенча эшләмәгәннәр. Хәзер бу бина реконструкциягә яраксыз дип табылды», — диде ул. 

Сөрде авылы мәдәният йортының нинди хәлдә булуын Рәсул Ринатович белми.

«Балаларны Аллаһ Тәгалә саклаган инде», — ди авыл халкы. Саклаган, әйе. Район җитәкчелеге тарафыннан мондый караш булганда, бөтен өмет бер Аллаһ Тәгаләдә генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100