«Сеңлем абыебызга кияүгә чыкты»: бер гаилә фаҗигасе

Белмичә туган абыйсына кияүгә чыккан кыз тарихы.

Белмәү куркынычмы, әллә белергә теләмәүме? Һәркем бу сорауга үзенчә җавап бирер. Нәрсәнедер белми калудан тормыш бозыла аламы? Яратып кияүгә чыкканнан соң, иреңнең абыең икәнен белсәң. Күз алдыгызга киләме? Чын тормышта мондый хәл була алмас кебек тоела. Тормыш бигрәк көтелмәгән юлларга алып керә, дөньяңны астын-өскә китерә ала.

Бу хакта миңа бу кызның апасы сөйләде. Үзе сорауларыма җавап бирергә ризалашмады, шуңа күрә исемнәрне үзгәртеп күрсәтәм.

Сеңлем Зәлинә мөселман гаиләсендә үсте. Кечкенәдән безне әти-әни шулай тәрбияләде. Җиде яшьтән үк яулык киеп йөрдек, алар белән бергә торып намаз укыдык. Бик дини гаилә идек. Әти безне үзебезне генә урамга да чыгармады. Малайлар белән уйнарга да рөхсәт юк иде. Зәлинә белән Рифат Казанга киткәч таныштылар. Сеңлем белән минем арада сер юк иде. Мин аңа эчемдә булганын, ул үзенекен сөйләп барды. Әти-әни белмәгән күп әйберне без бер-беребезгә сөйләп бардык, - диде Гүзәл.

Танышу тарихы

Зәлинә белән Рифат кибеттә танышканнар.

Зәлинә безнең кечкенә генә буйлы. Ул өстәге киштәдән торт алам дип, киштәгә егылган. Рифат аңа торырга булышкан. Кибеттә Зәлинә егылып, идәнгә төшкән ризык бәясен дә Рифат түләгән. Зәлинә ул вакытта тулай торакта яши иде. Акчасы да артык күп булмады. Юлга, ашарга җитте. Бик сирәк кенә кием ала иде үзенә. Ә монда аның айлык хезмәт хакы азык-төлеккә китә язган. Әгәр кибеттә түләгән булса, аның яшәргә акчасы калмаган булыр иде. Бу хакта да ул миңа ике ай үткәч кенә сөйләде. Әйтергә курыккан, балакаем. Рифат белән кибет ишеге кырыенда саубуллашканнар. Номерын да алмадым бит, дип Зәлинә бик борчылды. Ул кешегә бурычлы булып калырга яратмый торган кыз иде. Ике ай да бер атна үткәч, алар шул ук кибеттә очрашканнар. Баксаң, Рифат монда Зәлинәне эзләп керә торган булган. Ул да таныша алмый калуына борчылган булган икән. Шул көннән алар сөйләшә башладылар, йөреп китүләре соңрак булды.

Бу хакта Зәлинә аларга үзе әйттеме?

Юк. Әни беренче белеп алды. Минем Зәлинә белән телефоннан сөйләшкәнне тыңлап торган, кичен бу хакта әти белә иде инде. Әти безнең бик кырыс кеше. «Өйләнсен!» - диде. Зәлинә әле яңа танышкан. Туй, гаилә турында уйлап та карамый иде. Әти сүзеннән чыга алмады. Рифат безгә танышырга кайтты. Әнигә зур букет алып кайткан иде. Сөйләшү озак бармады. Әти аңа ультиматум куйды. Рифат ризалашты. Озакка сузмыйча, алар никах укытырга булдылар. «Зина кылып ятмагыз», - диде әти.

Зәлинәгә бу ничек йогынты ясады?

Ул нишләсен инде. Ярата иде, яраткач ризалашты. Укуын калдырасы булачагын да белә иде. Әти балалар турында сөйли башлады. Рифат бер дә каршы түгел иде. Мин генә Зәлинәнең килешмәгәнен тойдым. Ул дәшми утырды. Барысы сөенеп чәй эчкәндә ул беребезгә күтәрелеп тә карамады. Әтинең аның тормышын үз кулына алуын авыр кабул итте. Аннан сорап та тормадылар. Ирләр үзара сөйләштеләр, шуның белән булды. Мин дә болай тиз өйләнешүгә каршы чыктым. Ләкин хатын-кыз сүзе чүп урынына тора иде кебек. Безнең беребезне дә тыңламадылар. Кичен әни кереп, сеңлем белән миңа акыл өйрәтте. Кияүгә чыккач, үзебезне ничек тотарга тиешлегебезне өйрәтте. «Ир-ат һәрвакыт беренче урында. Ашарына ни сорый, шуны пешерергә. Сүзен тыңларга. Каршы әйтергә ярамый. Ул кушканны гына эшләргә. Җәннәт ир-атның аягы астында», - диде.

Зәлинәгә әнинең йогынтысы бик көчле иде. Мин бу кануннар белән килешеп бетә алмадым. Шуңа миннән Зәлинәдән көткән кебек күпне көтмиләр иде.

Зәлинә никахта күпме вакыт яшәп калды?

Биш ай тирәсе булгандыр. Рифатның әти-әнисе юк иде. Ерак туганнары гына бар. Алар никахка килмәде. Никахта Рифатның дуслары гына бар иде. Артык зур туй үткәрмәдек. Иң якыннар гына булды.

Яшьләр туйдан соң кайда яшәде?

Рифатның фатиры бар иде. Алар шунда күченде. Өйләнешеп бер атна үтмәде, әни белән әти аларга кунакка йөреп, бала сорый башлады. Әниләрнең Зәлинәнең тормышына кысылуы ачуны чыгара иде. Түземле булды шул сеңлем. Әтиләр ашыктырмаган булса, аның тормышы болай кителгән булмас та иде бит.

Әни фотосы — чынбарлык ачкычы

Кайчан дөреслекне белгәннәр?

Фотоларны караганнан соң. Әниләр Рифатның балачактагы фотоларын караганда, аның әнисенең фотосына тап булдылар. Әтинең йөзе шунда ук үзгәрде. Ул сүз дә әйтә алмады. Йөрәгенә ябышты, ашыгыч ярдәм чакырырга туры килде. Без аның өчен бик курыктык. Ул Рифатның әнисенә аборт ясатырга кушкан булган. Ул исә тыңламаган, баланы калдырырга булган. Әти бу хакта белмәгән. Ул чакта аның өйләнәсе, гаилә корасы килмәгән.

Сеңлем бу хакта белгәч, аңа карарга да куркыныч иде. Рифат өйдән үк чыгып китте. Сеңлемнең ире чынлап та әтинең улы булып чыкты.

Авыр булгандыр шул…

Сеңлем әлегәчә бу хәлләрне кабул итеп бетерә алмый. Төннәрен елый, беребез белән дә сөйләшми. Әтигә бер күтәрелеп тә караганы юк. Хәзер әти белән әни дә аерылышу хәлендә. Мин аларны бу эшкә бармаска өндим. Авыр. Әти аркасында шушы хәлдә калдык. Үзем жәллим дә үзен. Ләкин кызганып ни файда? Сеңлем абыебызга кияүгә чыкты бит! Иң кадерле кешем — сеңлемнең тормышы бозылган. Ул хәзер психологка йөри. Рифатны ярата. Абыйсы кебек түгел, ир буларак. Әле ничек балалары булмады икән дип уйлыйм. Тагын да авыр булыр иде. Рифатның безгә килгәне дә юк. Аерылышканда да алар аерым килделәр. Беләм, ул да Зәлинәне ярата, тик нишләтәсең. Безгә шулай язган булгандыр инде.

Ничек баштарак Рифатның әниләре турында белешмәдегез соң? Бу бит бик сәер.

Туйга чаклы вакыт күп булмады. Рифат әнисен югалтуны авыр кичергән. Ул аның турында сөйләшергә яратмый иде. Ә без аның җан җәрәхәтләрен тагын да кузгатмыйк, тыныч яшәсен дип уйладык. Ул вакытта караган булсак, бәлки мондый хата булмас та иде. Абый белән сеңел өйләнешмәгән булыр иде…Әти-әни бу хәл турында артык уйламаска тырыша. Аларга Зәлинә кызганыч түгел. Кеше нәрсә әйтер дип котлары алынып тора. Кызлары, әтинең улының тормышы бозылганны аңламый алар. Аерылганнарын да яшерделәр. Зәлинәгә кеше күзенә күренми йөрергә кушалар. Гомер буе кеше сүзеннән куркып яшәделәр инде…

Дини караш

Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу темага үз фикерен белдерде.

«Без тамырлар турында, туганлык турында онытмаска тиеш. Һәрвакыт караштырып торырга кирәк. Туганлык кан буенча да, сөт буенча да була ала. Бала тудыру йортында балаларны имезгән очраклар да бар. Ә сез имезгән чит бала белән сезнең балагыз киләчәктә өйләнешергә уйласа? Сез аны имезгәч, сез аның сөт анасы дип саналачаксыз.

Бу гаиләгә никах укыган муллага да сүз әйтеп булмый. Әмма никахта бөтен шартларын үтәргә тиешбез. Без бөтен әйберне тикшерә алмыйбыз. Ләкин әти-әниләр, туганнар буенча сорау бирергә кирәк. Әлбәттә, мулла белми укыган. Мондый никах Аллаһы каршында кабул булмый», — дип аңлатты Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.