Җырлый торган иске патефон һәм 25 меңлек кофе савытын кайдан табарга?

Казанның Тинчурин паркындагы «хәерче базары»на сәяхәт. Кемгәдер — табыш урыны, кем өчендер музей ул. Бай кибет киштәләрендә булмаган әйберләрне, һичшиксез, монда табып була.

Казан, ял көне, салкын. Иртәнге сәгать уннар тирәсе генә булса да, Тинчурин паркы гөрләп тора. «Хәерче базары»ның иң кызган чагы. Халык күп, бөтенесе үз эшендә: саталар, сөйләшәләр, алмашалар. Кемдер карап йөри, кызыксынып кына үтүчеләр дә, үзләренең балачак уенчыкларын, совет заманы атрибутикасын искә төшереп йөрүчеләр дә байтак.

«Хәерче базары»нда ни генә юк! Иске тәңкәләр, кәгазь акчалар, медаль-түштамгалар, кашык-чәнечкеләр, фотоаппарат, радио… Башта үзеңне ниндидер тарих музеендагы кебек хис итәсең. Эчкәрәк кергән саен тарих якыная башлый: дәү әниең кухнясына кайтып төшәсең, аннан әти-әниеңнең фотоларында, иске фильмнарда күргән әйберләр алдында туктап каласың. Йөри торгач, балачакта уйнап туймаган «барби»лар чыгып тезелә каршыңа.

Халык телендә йөргән «хәерче базары» исеме генә бу раритет дөньяның асылын ачып бетерми бугай. Киресенчә, ул аның иң затлы, борынгы, тарихи әйберләрен хәерче сүзе артына яшереп үк куя.

Сатучыларның күбесе 45-55 яшьләрендә, сакал-мыеклы. Пенсия яшендәге ир-атлар да күп. Алар арасында хатын-кызлар да, өйләрендәге кирәкмәгән әйберләрен пакет өстендә җәеп салган әбиләр дә күренгәли.

Антиквариатлар турындагы сорауларга нишләптер куркыбрак җавап бирәләр. Зур, ялтыравык, матур ташлар яныннан куып ук җибәрделәр. Салкыннан котылу чарасын хәмердә тапканнарның телләре чишелгән, тик аларының чорма башыннан әле генә алып төшелгән тузанлы дисклардан кала карарлык әйберләре генә юк…

«Хәерче базары»на кем йөри?

Яшь кенә бер кыз килә. Фәридә исемле туташ биредә икенче тапкыр. «Олы яшьтәге туганнарым соравы буенча башта самавыр эзләдем, бүген менә чәйнек эзләп таптым. Кулланырлармы, юкмы, әйтә алмыйм. Минемчә, бу әйберләр күбрәк интерьер өчен, мәсәлән, дачада җәйге террасада, истәлекләргә бирелеп чәй эчеп утырырга була. Шулай яшьлекләре искә төшәдер инде», — ди Фәридә.

«Яңа ел алдыннан матур иде монда. Чын пыяла чыршы уенчыклары саттылар. Бәлки тагын килермен, бигрәк тә кечкенә чактагы уенчыкларны күрү кызык булды», — дип саубуллашты ул.

Бер ханым озак кына кырлы стаканнар, берничә тоз-борыч савыты, киез итек (искегә бер дә охшамаган), агач чаңгыга озак кына карап торды да: «Менә шушы чаңгының бик тә каптырмасы кирәк иде бит. Кибетләрне әйләнеп чыктым. Хәзергеләр — яңа, минем иске ботинкама туры килми. Миңа нәкъ шушы кирәк», — дип сатучысын көтеп калды.

Галәмәт зур булып чыкты бу базар, ахырына барып та җитәрлек түгел. Заманча әйберләр һәм антиквариатны кушып, үз күңелләре өчен интерьер тудыручылар да, кул эше белән шөгыльләнү өчен «бер әйбер» эзләүчеләр дә очрады.

Затлы кара чәшке тун кигән «винтажная дама» (үзен шулай дип атады) бизәнү әйберләрен җентекләп караштыра иде: «Бүген, кызганыч, бернинди уникаль әйбер дә тапмадым. Моңа кадәр төрле матур вазалар алган идем. Кия торган көмеш муенсамны да монда таптым», — ди Юля.

«Чабата сатам, кем ала?»

Әйләнмә төймәле ике кара зур телефон янында, өстенә ике кат җылы куртка киеп, әзрәк биеп басып торган абзыйга күз төште: «60-70нче еллар телефоннары бу, директорларныкы», — дип аңлатма бирде ул. — Чабата — Удмуртиядән, берәү генә калды инде…»

Раритет әйберләр яратучы кешеләрнең бу үзенә күрә бер очрашу урыны булып тора икән. «Монда чыгып, бер-беребез белән аралашабыз, әйберләр алмашабыз. Һәр атнаның ял көне иртәдән монда инде без», — диде бер абзый, исемен әйтергә теләмичә. Әйберләрен эзләп, алмашып һәм белдерүләр язып таба икән. Шул арада берәү килеп, метеор сәгате белән дә кызыксынып алды, үзе кемгәдер тәңкәләр дә тәкъдим итеп өлгерде.

Бу ир-атның сөйләүләренә караганда, «тарих» белән ул соңгы биш елда гына кызыксына башлаган. Мавыгу башында самавыр торган. Бүгенге авыр тормышта үзенә күрә бер ял итү чарасы икән ул аның. «Гарәп графикасында язылган бер китабым бар иде, китапны бик тиз алып киттеләр», — диде ул.

Кешеләр монда балалары белән дә киләләр икән. Олы буын, музейдагы гид роленә кереп, үзләренең баштан үткәннәрен тарихи предметлар белән раслап-күрсәтеп балалары һәм оныкларына сөйлиләр.

Раритет җыючы абзый үзе белән булган бер вакыйганы сөйләп китте: «Халтурин урамындагы китапханәгә кергән идем, аларның анда музейлары бар. Экскурсиягә дип килгән балалар бер көянтә асып әйләнү өчен чиратта ук басып тордылар. Шуннан соң музейга берничә көянтә һәм йон эрләү өчен каба табып бирдем. Башка музейларда да мин биргән экспонатлар тора».

Иң кыйммәт кофе савыты

Матур савыт-саба, вазалар яныннан битараф үтү һич мөмкин түгел.

— Менә бу кофе савытыгыз 25 мең торамы? — дидем ышанып бетә алмыйча.

— Әйе, 25 мең, — дип кабатлады сатучы.

Савытның тарихын тәфсилләп сөйләргә теләмәде. Аңа ялгыш бик арзанга сатып җибәргәннәрен генә әйтте.

— Астындагы менә бу маркасын карагыз. 1744-1749 еллар, Иске Вена. Изге Рим Империясе заманыннан бу, әле Австро-Венгрия булмаган вакытлар. Сербия һәм Словения Изге Рим Империя составында була, ә аларның алфавиты кириллица. (Изге Рим Империясе — 962-1806 елларда Көнбатыш Европада хәзерге Германия, Чехия, Швейцария, Төньяк Италия һ.б. территорияләрендәге дәүләт, ул Наполеон сугышлары вакытында тар-мар ителә — ТИ)

— Күптән эш итәсезме антиквариат белән? Маркировкаларын каян беләсез?

— Моны белер өчен махсус әдәбият алдым, укыдым, өйрәндем. Элек бронза белән шөгыльләндем, хәзер инде фарфор белән генә эш итәм. Миндә император фарфоры да бар. Соңгы арада күп тарихи әйберләр саттым, бөтенесен дә истә калдырып булмый. Мин 15 еллап инде монда, хобби-бизнес бу минем өчен.

— Бигрәк кыйммәт кофе савытыгыз, кем ала инде аны?

— Табыла. Күбрәк интерьер өчен алалар мондый әйберләрне. Менә бусы — Франция, Мәскәүдән алып кайттым, болары 100 еллык Майолика, 1960 еллар — Бавария, «Золото ночи» дип атала бу серия, — дип үзенең кечкенә, ләкин кыйммәтле коллекциясен күрсәтә Рәшит Сөнгатуллин.

Имари стилендәге Япония савытларын да күрергә насыйп булды бүген.

Берәү дәү әнисеннән калган 80нче еллар кул миксерын да алып чыгып куйган. Чәч ала торган кул машинкасы да биредә. «40нчы еллар, американский», — дип мактанып калды сатучысы.

«Мин — библиофил»

Карап йөрүчеләр арасында, шактый гына кызыклы шәхесләрне дә очратырга була. Кулына берничә төссез тышлы китап тоткан бер абый «хәерче базары»на ни өчен килүен сөйләде:

— Мин — библиофил, тугыз меңнән артык китаптан торган шәхси китапханәм бар. Раритет басмалар да, антиквариат та караштыргалыйм. Николай Гогольнең әсәрләрен һәм үзе турындагы китапларны җыям. Марксның инкыйлабка кадәр басылып чыккан бер нөсхәсе дә бар.

— Бүгенге табышыгыз нинди?

— Гегельнең фәлсәфи мирасы булган «Логика фәне»нең бүген ике томын таптым, өченчесе юк. Сирәк басма бу, аның тиражы да күп булмаган.

— Ул хәтле китапны ничек истә тотып бетерәсез? Нәрсә кирәген каян беләсез соң?

— Үзем төзегән каталогым бар. Менә шуңа карап эш итәм.

— Күптән бу эш белән шөгыльләнәсезме? Электрон китаплар укымыйсызмы?

— Әйе, яшь чагымнан ук. Яшьләрне дә ничектер җәлеп итәсе иде бу эшкә. Электрон китаплар ерак командировкаларга киткән очракта коткара. Китап уку — ул бөтенләй башкача, аны кабул итү дәрәҗәсе үк үзгә. Монда тактиль тоемлау бар: битнең шыгырдавы ишетү органнарына йогынты ясый, ис — китап тузаны, типография буявы мәгълүматны кабул итү дәрәҗәсен арттыра.

— Казанда тагын шундый шәхси китапханәләр бармы, белмисезме?

— Бар, әлбәттә, бар. Мәсәлән, Саша. Геолог ул, аның китапханәсендә 17 мең басма. Ул шуның белән яши. Китапларның һәрвакыт яхшырак нөсхәләрен эзләп тора.

Шәхси китапханә хуҗасы Ирек Бикмуллин китапларын кайвакыт дусларына бүләк итә, балалар йортына да илткәне булган.

Үзенчәлекле тавышлы патефон

«Хәерче базары»нда күзгә ташланып торган тагын бер әйбер — ул иске патефоннар.

«Бу патефоннарга 70-80 еллар бардыр, мин алганда начар хәлдә иде. Төзекләндердем, карадым, хәзер эшлиләр. Берсен — 8, икенчесен 13 меңгә сатам», — ди раритет белгече, әти-әнисеннән калган ике тартма иске пластинкалардан башланган хоббие турында.

«Тыңлап карыйсым килде. Шуннан беренче патефон сатып алгач, аның төзелеше кызыксындыра башлады. Хәзер патефоннар турында барысын да беләм, аннан чыккан тавыш үзгә», — ди патефон сатучы.

Үзенең ничек итеп нәкъ менә музыка аша дәүләт һәм мәдәният тарихын өйрәнгәнен сөйләде. Бөек Ватан сугышы башлангач, сатуга патефон һәм пластинкалар чыкмаган диярлек. «Барысы да җиңү өчен» дип фронтка җибәрелгән икән. Сугыш башында ук иҗат ителгән «Священная война» җыры яздырылган бөтен пластинкалар да яу кырында ватылып беткән.

Бик кызык музей булды әле бу! Патша һәм президентларга бәйләмичә, карталарсыз да тарихка чумарга була икән.