Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада этенә пычак белән кадаган ир-атка җәза бирүне сорыйлар

Түбән Камада полиция хезмәткәрләре этен пычак белән кискәләгән ир-аттан сорау алды. Ир-ат әйтүенчә, эт аңа ташланган, шуңа күрә ул сакланырга мәҗбүр булган. Зоояклаучылар этне җәберләүчегә иң кырыс җәза бирүгә ирешергә тели. Һәлак булган шарпей хуҗасының ниләр сөйләгәне «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Түбән Камада этенә пычак белән кадаган ир-атка җәза бирүне сорыйлар

Түбән Камада үзенең шарпей токымлы этен пычак белән кискәләгән ир-аттан полиция хезмәткәрләре кичә сорау алды. Ул хокук саклау органнарына бу хәлнең үз версиясен сөйләгән. Хәзер, экспертиза нәтиҗәләре билгеле булганчы ир-ат шаһит булып санала. Һәлак булган Баронның мәетен ярдырырга җибәргәннәр.

Түбән Камада яшәүче Сергей Князевның этен пычак белән кискәләве турында шушы көннәрдә билгеле булды. Бу хакта зоояклаучылар чаң кага башлады — алар социаль челтәрләрдә эткә ярдәм итүне сорап язма урнаштырды. Ул вакытта этне дәвалауга 10 меңнән күбрәк акча китәчәк дип фаразлаганнар иде.

«Ветклиника табиблары этнең гәүдәсендә ун пычак ярасы тапкан. Аның өчесе куркыныч булган, пычак мускулларга эләккән. Эчке органнарына зыян килмәгән», — дип язган иде зоояклаучылар.

Бу хакта аларга Князевның күршеләре хәбәр иткән. Алар әйтүенчә, гаиләдә ике эт яшәгән. Барон кушаматлы шарпейны алар ике ел чамасы элек асрый башлаган — ир-ат этне башка кешеләрдән алып кайткан. Күршеләре белдергәнчә, эт холыксызламаган, һәрвакытта та назлы, иркә булган.

«Баронның үлгәнен әйткәч, элекке хуҗалары аптырап калды. Алар әйтүенчә, Барон үз-үзен тотышы буенча күбрәк песине хәтерләткән. Ул тәртипле булган, бервакытта да күңелсезлекләргә юлыкмаган», — дип сөйләде зоояклаучы Любовь Плеханова.

Ул көнне Сергей этләрен урамга алып чыккан була. Шаһитлар әйтүенчә, этләрнең берсен ул подъезддан тибеп кенә чыгарган. Курыккан Барон баскычтан өскә йөгерә башлый. Кулына пычак тоткан ир-ат аның артыннан ташлана.

«Ул этне этажлар буйлап тегендә-монда куып йөргән һәм төрле җирләренә пычак белән кизәнгән, яралаган. Беренче каттан башлап, баскычларда кан эзләре калган», — дип сөйләде шаһитларның сүзләрен Любовь.

Бу хәбәр мизгел эчендә социаль челтәрләрдә таралды. Аларны укып, зоояклаучы Ирина Митрофанова яраланган Барон турында белеп ала. Кыз шарпейның язмышын элекке хуҗалары аннан баш тарткач күзәтә башлаган. Этнең яңа хуҗаларының адресын белешеп, Ирина дусты белән Князевлар гаиләсенә барып, этне алып китәргә ниятли.

Әмма аларга ишек ачарга теләүче булмый — кыңгырау эшләгән, ә ишек шакыганга хуҗалар игътибар итмәгән. Бераздан хуҗа чүп түгәргә чыга. Нәкъ шул мизгелдә Ирина фатирга кереп китә.

Кыз алдан ук әзерләнгән була һәм мондагы хәлләрне камерага төшерергә уйлый. Князевларга барып кайтканнан соң ук ул видеоны социаль челтәрләрдә урнаштыра. Кадрларда күренгәнчә, бинтка уралган эт диванда ята, Сергейның хатыны Иринага Баронның әйберләрен җыярга булыша, ә Сергей бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тора.

«Ул үзен бернәрсә дә булмаган кебек тотты, әйтерсең без сау-сәламәт этне алырга килгән. Ул аны безгә подъезддан алып чыгарга булышты, чөнки Барон безнең белән барырга теләмәде, гел хуҗасына карады», — дип сөйләде Ирина.

Соңрак этне Чаллыдагы ветеринария клиникасына алып китәләр. Ветеринарлар аның тәнендә гел канап торган берничә гематома таба. Клиникада Баронга операция ясыйлар — яраларын тегәләр һәм кирәкле процедуралар ясыйлар. Шуңа да карамастан, этнең гомерен саклап калып булмый — ике көннән соң Барон вафат була.  

Шуннан соң зоояклаучылар полициягә гариза яза, Россия Эче эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе тикшерү эше башлый. Өч көннән соң хайваннарга карата кырыс мөнәсәбәт маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Тикшерүне шәһәр прокуратурасы үз контроленә алды.

Хуҗа фикере

Полициядә сорау алганда Князев сөйләгәнчә, соңгы ике айда эт үзен агрессив тота башлаган, чит-ят кешеләргә генә түгел, ә хуҗаларына да дорфа булган. Хуҗасы сүзләренчә, ул көнне Барон тыңламаган. Сергей кухняда булганда, янәсе, эт аңа ташланган һәм кулын тешләгән. Эттән котылу өчен, ир-ат пычак алып, аңа дүрт мәртәбә кадаган.

Курыккан Барон фатирдан баскыч мәйданчыгына чыгып китә — ишек бикле булмаган, ә эт аны ача белгән. Яраланган этне кире өйгә алып кереп, Сергей ветклиникага шалтыраткан, әмма вакыт соң булу сәбәпле, трубканы беркем дә алмаган. Ир-ат сүзләренчә, икенче көнне иртән аның фатирына волонтерлар кергән һәм этне алып китәргә тәкъдим иткәннәр. Сергей Баронны зоояклаучыларга бирергә ризалашкан.

«Хәзер Баронның мәетен Казанга экспертизага алып киттеләр. Аның нәтиҗәләре барысын да үз урынына куяр һәм ир-ат иң җитди җәза алыр дип өметләнәбез. Ул барысы өчен дә җавап бирергә тиеш», — дип бүлеште Любовь Плеханова.

Шарпейлар агрессив була аламы?

Кинолог Элеонора Кеслер сүзләренчә, шарпей токымлы этләр кешегә дустанә мөнәсәбәттә була һәм хәтта балалар булган гаиләгә дә бик тиз ияләшеп китә. Алар аеруча үз хуҗасына нык ияләшә. Барон хуҗасына болай гына ташланмагандыр дип ышана кинолог.

«Шарпей токымлы этләр өчен хуҗасы Аллага тиң. Гаиләдәге башка кешеләрне дә ярата ул, әмма ул кадәр көчле түгел»,— диде Кеслер.

Кинолог фикеренчә, тагын бер мөһим момент — этне тәрбияләү. Аңа игътибарлы булырга, башка кешеләргә һәм хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Хуҗасы аңа карата дорфа мөгамәләдә булганда гына, эт үзен агрессив тотарга мөмкин.  

«Әлбәттә, теләсә кайсы эт белән шөгыльләнергә кирәк. Һәр эт, хәтта кечкенә йорк та кешене тешләргә мөмкин. Барысы да гаилә әгъзаларының эткә мөнәсәбәтенә бәйле», — дип йомгаклады кинолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100