Австралиядәге журналист Финзия Газизова: «Янгында үлгән хайваннар өчен йөрәгем әрни»

Урман янгыннары чолгап алган континентта яшәүче Финзия Газизова «Татар-информ» агентлыгына Австралиядәге фаҗига турында сөйләде.

Финзия Газизова озак еллар Татарстан телевидениесендә журналист булып эшләде. Хәзер ул Австралиядә яши. Ул Австралия татары белән Казанда таныша. Финзия үзенең ерак җирләргә күченеп китү тарихыннан башлап сөйләде.

«Китәм дигәндә генә әти үлде»

Мин Австралиягә тиз генә килә алмадым. Өйләнешеп өч ел узганнан соң гына күчендем. Башта виза бирмәделәр, ул вакытта хезмәт хакын күрсәтергә сорадылар. Декретта булгач, нинди хезмәт хакы булсын инде, шуңа виза ала алмадым. Аннан соң, китәм дигәндә генә, әти үлде. Әти үлгәч, әнине ташлап китәсе килмәде. Аннары эшкә чыктым, әзрәк эшлим дип уйладым. Өч елдан соң гына килдем монда.

Килгәнемә бер елдан артты инде. Ә аңарчы ирем үзе Казанга кайтты. Казанны, Татарстанны бик ярата. Кайтып торды. Аннары башка илләргә командировкаларга барганда күрешә, очраша идек.

Журналист буларак, Австралия миңа бик кызыклы. Чөнки мин укыту системаларын, мәктәпләр, кешеләр турында өйрәнәм. Кешеләр монда бөтенләй икенче төрле, таныш булмасалар да, алар очрап, синең хәлеңне сорый. Бер белмәгән кеше «хәерле иртә», ди. Кәефең булмаса да, кәефең күтәрелеп китә. Бөтенесе шундый ачык йөзле, ярдәмчел. Кибеттә кассада торганда «хәлең ничек», «сәлам», дип исәнләшәләр.

«Бельгия мәйданы кадәр җирдә урманнар яна»

Сентябрьдә башланган янгыннар өчен бик эчем поша. Башта «ел да була торган янгын, моңарчы да булган», дип уйладылар. Тик элек алар моның кадәр булмаган. Анда меңләп гектар гына янган. Хәзер 10 млн гектардан артты. Бельгия мәйданы кадәр җирдә урманнар яна. Нидерланды белән чагыштыралар.

Халык шундый актив. Янгыннарны сүндерүдә волонтерлар катнаша. Бүген укыган мәгълүмат: анда бер блогер ханым «ветеринарлар җитми», дип яза. Ветеринария госпитальләре яраланган хайваннар белән тулган. «Бәлки коалаларны өйләрегезгә алып, өйдә тәрбияләрсез», дип халыкка мөрәҗәгать итәләр. Алучылар бар. Көнгерәләрнең аякларын бәйләп, өйләрендә тоталар.

Андый хайваннарны күреп йөрәгем әрни. Башта шул коалаларны күргәч, берничә көн елап та беттем. Көнгерәләре сикерәләр, йөгерәләр ичмасам, ә коалалар көчсез. Күбесе янган. Төрле чыганакларда төрлечә языла. Кайбер җирдә 30 процент үлеп беткән дип тә бирелә.

Сидней университеты галимнәре сүзләренә караганда, 1 миллиардтан артык җәнлек янгында һәлак булган.

Җәрәхәтләре төзәлгән, хәле инде яхшы дигән көнгерәләрне янгын инде булган урманнарга җибәргәннәр. Анда күңелсез инде, агачлар шулай утырып тора, чирәм дә юк, бөтен җир кап-кара. Волонтерлар һәрберсенә җимлекләр, эвкалипт агачлары, ашау куйганнар. Барлыгы 1 меңнән артык килограмм дигән мәгълүмат бар. Кичә кишер белән баллы бәрәңгене вертолеттан ыргытканны күрдем.

Янгыннар бик каты булганда, кешеләр шулай җыелып, төсле кәбестәләр, кишерләр, бәрәңгеләрне чиләк белән агачларга элеп йөрделәр.

«Сарыклары янып ята, хайваннары, өйләре янган»

Янгыннар Яңа ел алдыннан бик каты булды. Мин шул декабрь аеннан күзәтә башладым инде. Яңа ел алдыннан без гаилә белән Мельбурнга сәяхәткә бардык. Машинада барганда бөтен җир ап-ак булуын күрдек, янгыннарның төтене бөтен дөньяга таралган. Без куркып кына бардык. Аллаһ сакласын, юл кырыенда яна башласа, нишлисең? Анда бөтен җирдә эвкалипт. Ул бик тиз яна торган агач. Бер очкын төшсә дә, ул дөрләп яна.

Кайбер җирләрдә сүндерергә шундый авыр дип укыдым. Хәтта ялкынының биеклеге 2 километрга кадәр җитә. Бу бит бик галәмәт.

Янгын сүндерүчеләр Америкадан, Канададан һәм Яңа Зеландиядән килгән. Алар шулай бергәләп янгын сүндерәләр.

Мельбурнга барып җиткәндәрәк, Виктория штатында, авыл хуҗалыгына сокланып барган идем. Монда бездәге кебек 15-20 генә сыер асрамыйлар. Монда бер йорт мәйданы 100 гектар чамасыдыр. Алар аны юка гына койма шикелле әйбер белән уратып алган. Анда 500-600 баш сарык, сыерлар шундый күп, атлар бар. «Боларның күршеләре дә юк», дип уйлап барган идем. Мәсәлән, бер йорт һәм дала. Ун километр барасың, тагын бер йорт, шуның кадәр мәйдан, авыл хуҗалыгы, дала… Видеоларга төшереп, сокланып барган идем.

Аннан кайткач карыйм: шул штаттагыларның күбесе янгыннан зыян күргән, сарыклары янып ята, хайваннары, өйләре янган, фермалары... Иң күп зыян күрүчеләр авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсендә. Виноград плантацияләре янган, бер нәрсәсез калган. Умарталары янган, баллары калган. Инстаграмда, социаль челтәрләрдә чыгаралар. Әгәр «сез аны сатып алсагыз, бу гаиләгә күпмедер ярдәм итә алырсыз», дип язалар.

Мин хәтта берсендә үзем дә органик косметикага заказ бирдем. Ир белән хатынның майлар, кремнар сата торган уртак бизнесы булган. Бөтен җирләре янган, товарлары кибетләрендә сакланып калган. Шуларны саталар. Акцияләр оештырганнар, мин дә заказ бирдем.

Мельбурнга барганда ул төтенне, Аллаһның рәхмәте белән, узып киттек. Бик еракта булды инде ул, юл читендә алай янгыннарны күрмәдек. Аннары барганда иремә дә, миңа да бертуктаусыз СМС килә. «Сак булыгыз, шушы җирдә яна», «янгын», «юллар ябык булырга мөмкин», дигән. Шулай бертуктаусыз кисәтү килде. Ләкин янгынны мин үз күзләрем белән күрмәдем.

«Көнгерәләр утравының бер өлеше янып беткән»

Бездән ерак түгел, 100 км чамасы ераклыкта көнгерәләр утравы бар. Ул бик билгеле утрау, анда милли парклар бар, хайваннар яши. Татарстаннан баручылар бар. Минем бердәнбер үкенечем — бер елдан артык яшәп, шунда бармый калдым. Ирем тәкъдим иткән иде. Вакытында барасы булган икән, «Кенгуру Айленд»ны матур килеш күрә алмадым. Хәзер бик каты янган инде. Ул утрауның өчтән бере, яртысы янган дигән хәбәрләр бар.

Какаду — попугайның бер төре (кара ялтыравык какаду) бөтенләй юкка чыгу куркыныч бар, дип тә яздылар. Алар бик каты зыян күргән, дип чаң сугалар. Кызыл китапка кертелгән алар, хәзер бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуларга булышыйк, ярдәм итик, акча җыярга иде дип, СМСлар күп килә.

«Диңгездәге балыкларга зыян килергә мөмкин»

Бер көнне бик каты эссе, атна буе 42 градус булды. Диңгезгә көн саен бара идек. Аның офыклары күренми, мин аны видеога төшереп инстаграмга куйдым. Сулыш алырга һава авыр, дымлы, диңгез дә күңелсез кебек иде. Минем бик кәефем төшеп кайтты.

Австралиягә зур зыян килде, дип язалар. Төтенне Тын океан аша Чили, Аргентинадан да күрәләр икән. Диңгездәге балыкларга зыян килергә мөмкин, диләр.

«Мөселманнар паркта намаз укыгач, яңгыр яуды»

Без яшәгән тирәдә урамда төтен исе генә. Безнең махсус карталар бар. Анда янгын урыннары күренә. «Безнең Аделаида да юкмы», дип карыйбыз.

Мөселманнар яңгыр сорап, паркка намаз укырга чыкты. Аларга Аделаидада яшәүче мөселманнар да кушылды. Аллаһның рәхмәте, шул көнне кичтән әзрәк сибәләде. Шимбә көнне намаз укыдылар, аннан ял көне иртән бездә яхшы гына яңгыр яуды. Бер ярты көн яугандыр.

Мондый янгыннарны туктатыр өчен, берәр ай туктаусыз һәм коеп яңгыр яварга кирәк, диләр. 200гә якын җирдә актив яна торган урманнар бар. Яңгыр юк, бөтен җир, үләннәр корып кибеп бетте, агачлар кибә.

«Монда халык куркак түгел»

Янгын сәбәбен климатка бәйлиләр. Мәсәлән, 2019 елда Австралиядә моңарчы тарихта күзәтелмәгән бик нык корылык булган. Табигать коры булганлыктан, климат җылына, диләр бит инде. Климатны үзгәртүне, чаралар күрүне, уртак бер система булдыруны сорап, төрле лозунглар белән халык митингка чыкты. Премьер-министрга карата да төрле лозунглар бар иде. Халык монда куркак дип әйтмим, алар үз хокукларын таләп итә торган.

Аделаидада да парламент алдына чыкканнар иде, Мельбурнда да, Сиднейда да, бүтән баш шәһәрләрдә дә чыктылар.

«Австралиядә дөяләрне күпләп аталар»

Мине бик борчуга салганы дөяләрне ату булды. Аны инстаграмда, социаль челтәрләрдә, рус телле газеталар да язып чыкты, башка каналлардан да карадым. Ун мең хайванны ату бурычы куелган, хөкүмәтнең шундый карары чыккан. Бик кызганыч. Аның итләрен ашыйлар бит, атканчы, ичмасам чалып, итен кибетләргә таратырга булыр иде.

Имеш, алар күбрәк далаларда, аборигеннар, җирле халык яшәгән урында яши. Шуңа алар комачаулык тудыра, зыян күрүчеләр күп, ди. Су эзләп йортларга киләләр, зыян салалар икән. Төрлесе төрлечә яза. «Австралиядә дөяләр бик күп икән, шуңа аларны план буенча аталар», дип тә язалар. Әле аларны снайперлар вертолеттан аталар дип укыдым. Бик кызганыч, бик йөрәгем авыртты шулар өчен.

Аларны бирегә 19 гасырда меңләп алып килгәннәр. Аннары дөяләр саны 2-3 мәртәбә арткан. Юл һәлакәтләре дә чыгып, аларны бәрдерү очраклары да булган. 2008 елларда дөяләр саны миллионга җиткән, дип язалар интернетта.

Тагын бер кызыклы факт. Кыргый бер өркәчле дөяләрне бары тик Австралиядә генә очратырга мөмкин икән. Аларның баш саннарын киметергә дигән бурыч куелган. Бәлки башка илләргә җибәрсәләр, яхшы булыр иде, белмим инде. Анысын без хәл итмибез бит. Менә шундый бурыч куелган.

Әле бүген укыдым, моңа каршы булучылар интернетта чыга башлаган. «Дөяләрне үтермәскә, башка юлларын эзләргә кирәк», — диләр.

«Янып үлгән кешеләр бар»

Табигать бик кызганыч, бернәрсә дә калмый диярлек, хайваннар үлә. Кулга алынучы, шикләнелүче кешеләр дә бар дип укыдым. 200 гә якын кешене кулга алганнар, алар ут төртүдә шикләнелә.

Янып үлгән волонтерлар, янгын сүндерүчеләр дә бар. Инде 3-4 янгын сүндерүче үлгән. Кайберләренең балалары бик кечкенә. Бу кешеләр 34-36 яшьлек. Ут сүндергәндә, хайваннарны коткарам дигәндә, өсләренә янган агач төшкән. Аларның балаларына медаль тапшырганнарын интернетка куйган идем.

6 меңгә якын бина янган, 2 меңнән артыгы торак йорт. Тауларда урнашкан йортлар күбрәк зыян күргән. Бездә дә тауда урнашучылар күп. Тауда һавасы чиста, табигате матур, дип бара бит халык.

«Коалаларны өйрәтелгән этләр эзли»

Бер блогер ханым коалаларны махсус өйрәтелгән этләр эзли, дип язган. Алар агач башында утыргач, агачтан алу авыр икән. Шуңа күп очракта коалалар зыян күрә. Анда хайваннарны коткару өчен волонтерлар, ветеринарлар эшли. Бер волонтер көнгә йөзәр, иллешәр коала коткарган очраклар бар.

Көнгерәләр уттан качып, кайбер кешеләрнең ишегалларына килгән, биредә 10-15 көнгерә йөгереп, сикереп йөри. Монда кешеләр яхшы күңелле, күп-күп итеп азык, сулар куйганнар.

Аннан бүген карадым, берәүнең өе янып беткән. Янында бик күп көнгерәләр йөри һәм шунда зур-зур савытларга ашамлык куйганнар.

Халык та бик нык булыша. Австралиянең бер миллиардеры 70 млн доллар акча биргән. Бу акчалар төзекләндерергә, янгыннан соң зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен тотылачак. Төрле артистлар, актерлар, кино актерлары, миллион долларлап акча бирә.