Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тыныч һәм йомшак бала иде»: Әлмәттә 13 яшьлек малай әнисен үтергән дип шикләнәләр

Әлмәттә яшәүче 36 яшьлек Евгенияне үз фатирында үлгән килеш табалар. Бу фаҗигадә иң куркынычы: хатын-кызны 13 яшьлек улы үтергән дип шикләнәләр. Әни белән ул арасында ниләр булганын «Татар-информ» хәбәрчесенә гаиләнең танышлары сөйләде.

news_top_970_100
«Тыныч һәм йомшак бала иде»: Әлмәттә 13 яшьлек малай әнисен үтергән дип шикләнәләр
Евгениянең шәхси архивы

36 яшьлек Евгенияне вәхшиләрчә үтерү турында өченче көн билгеле булды. Муенында бик күп пычак яралары булган хатын-кызның мәетен үз фатирында табалар. Тикшерү хатын-кызны аның 13 яшьлек улы Руслан үтергән дип шикләнә. Бу фаҗигадә иң шаккаттырганы — әнисенең мәете берничә көн фатирда яткан, ә улы гадәти тормыш белән яшәвен дәвам иткән.

«Әлмәт ТВ» журналистлары хәбәр итүенчә, күршеләре Евгенияне октябрь ахырыннан бирле күрмәгән. Алар әйтүенчә, ханым янына аның иптәш кызы килгән, әмма ишек ачучы булмаган. Шуннан соң Евгениянең әнисе чаң суга башлый — ул Түбән Камадан Әлмәткә килә, әмма кызы һәм оныгы фатирына керә алмый. Шунда ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Полиция хезмәткәрләре ишекне ватып керә. Бу вакытта Руслан кухняда бәрәңге кыздырган була, ә күрше бүлмәдә әнисенең мәете ята. Беренчел версия буенча, хатын-кыз якынча ике атна элек үтерелгән — шушы вакыт дәвамында аның мәете юрганнар, мендәрләр белән капланган килеш фатирда яткан була.

Агентлык Евгениянең танышы белән аралашты. Ханым сөйләгәнчә, ниндидер күңелсезлек булганны беренче булып Евгениянең клиенты — аннан заказын алырга килгән ханым сизеп ала. Евгения соңгы елларда өйдә кием-салым һәм башка кирәк-яраклар тегү белән шөгыльләнгән була.

«Соңгы вакытта эшләре гөрләп баруына бик сөенгән иде. Фаҗигагә кадәр ул зур гына сумма туплап, Русланга компьютер да алып бирде. Әни һәм бала арасында һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләр булды. Ул бердәнбер баласына берни дә кызганмады һәм аннан беркайчан да зарланмады», — дип сөйләде Евгениянең танышы.

Руслан өйләрендә һәрвакыт әнисе белән бергә булган. Билгеле булганча, өч ел элек ханым улын өйдә укытуга күчергән — барлык дисциплиналар буенча да улы белән үзе шөгыльләнгән, мәктәпкә бары тик зачетларны гына илтеп тапшыра торган булганнар. Евгения бу карарының сәбәбе турында әйтеп торуны кирәк тапмаган, бары тик кайбер танышлары гына Русланны мәктәптә яшьтәшләре кыерсыткан дип уйлый.

«Женяда улына карата бервакытта да агрессия тойганым булмады. Ул беркемгә дә улы турында начар сүз әйтергә ирек бирмәде. Әгәр Русланны кыерсытканнарын сизгән булса, ул шул кешегә ачулы булыр иде», — дип сөйләде гаиләнең танышы.

Евгения улын ялгызы гына тәрбияләгән. Берничә ел элек хатын-кыз ире белән аерылышкан, шуннан соң элекке ире башка гаилә корган. Ир-ат улы белән дә, элекке хатыны белән дә якын мөнәсәбәтләр сакламаган. Сүз уңаеннан, Евгения үзе дә моңа шат кына булган — уңышсыз никахы турында ул исенә төшермәгән, ә яңа мөнәсәбәтләр корырга ашыкмаган.

Гаиләнең танышлары әйтүенчә, улын тәрбияләүдә Евгениягә әнисе ярдәм иткән — ханым оныгын бик яраткан, Руслан кечкенә вакытта ул аның белән күп вакытын уздырган. Әмма ел ярым элек өлкән яшьтәге ханым һәм кызы арасында җитди низаг килеп чыккан, шуннан соң Евгения әнисе белән бөтенләй диярлек аралашмый башлаган.

«Женя соңгы вакытта якыннары белән пыр туздырып талашып бетте. Ул үзенә карата әйтелгән тәнкыйтьне һәм кисәтүләрне бөтенләй күтәрә алмый иде. Әнисе белән генә түгел, үги әтисе белән дә талашты. Ә ул Русланны һәрвакыт үз оныгы кебек якын күрә иде. Малайның мондый адымга бара алуына әле беребез дә ышанып бетә алмый», — дип сөйләде гаиләнең танышы.

Танышлары әйтүенчә, малай тыныч булып үскән — кунаклар каршында бервакытта да ызгыш-талаш чыгармаган, буш вакытында компьютерда уеннар уйнаган. Ә яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләре чыннан да барып чыкмаган, аның дуслары булмаган диярлек. Руслан үзе дә башка яшүсмерләр белән дуслашырга ашкынып тормаган, гадәттә, үзеннән кечерәк балалар белән уйнаган.

«Безгә кунакка килгәч, минем балаларым һәм бездәге йорт хайваннары белән тыныч кына уйный иде. Ул гап-гади — яхшы күңелле һәм йомшак бала. Яшьтәшләре белән аңа кызык түгел иде», — дип сөйләде ханым.

Нәрсә генә булса да, бу фаҗигане җентекләп тикшерергә туры киләчәк. Прокуратура бу тикшерүне махсус контрольгә алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100