Китап язган йөрәк хирургы Илшат Билалов: «Операция башлар алдыннан „Бисмилла“ әйтәм»
«Казан утлары» журналы Казанда хирург булып эшләүче Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабын бастырып чыгарды. Табиб әнисе үлеменнән соң яза башлавы, операция ясаганда булган вакыйгалар һәм илебез медицинасындагы проблемалар турында сөйләде.
Шамил Садыйков хирург Илшат Билаловка: «Сездән алга таба да кызыклы, халыкчан яңа әсәрләр көтәбез»
Китапның беренче нөсхәсен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков авторга бүләк итте.
— Кесә форматындагы китап — Татарстанда татар телендәге китаплар арасыннан иң сатыла торганы. Бу, чын мәгънәсендә, бүгенге көндә татар әдәбиятын уятып җибәрде. Сездән алга таба да кызыклы, халыкчан яңа әсәрләр көтәбез. Илшат әфәнденең бу китабы популяр булыр дип ышанабыз.
Китап форматы ягыннан уңайлы. Иң мөһиме — монда яңа авторларның әсәрләре басылып чыга. Безнең бурыч — татар укучысы өчен җиңел телдә, халыкчан язылган кызыклы әсәрләр чыгару.
Кызганыч, бүгенге татар әдәбиятын күпчелек кеше тәнкыйтьли. Чын әсәрләр калмады, диләр. Сезнең кебек кешеләрнең булуы бездә татар әдәбиятының киләчәгенә зур өметләр уята», — диде «Татмедиа» җитәкчесе Шамил Садыйков. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин кесә китабының якын көннәрдә сатуга чыгачагын әйтте.
Китап авторы Илшат Билалов Казандагы рус мәктәбен тәмамлаган. Ул хәзер «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә хирург булып эшли.
— Бу әсәрдә барысы да минем туганнар, дуслар. Шуларга карап язылган әсәр бу. Кайбер вакыйгалар уйлап чыгарылды, — диде ул һәм әсәренең кыскача эчтәлеге белән таныштырды.
«Тауда язылган язмыш» повесте сюжеты
— Бер яшь кыз Казанның медицина институтын тәмамлап, район үзәгенә кайтып эшкә урнаша. Баш табиб аны бер авылга участок табибы итеп җибәрергә мәҗбүр була. Авыл тау итәгендә урнашкан. Авылда бер легенда йөри. Имеш, яшьләр шул тауда төн кунып, таң атканны каршы алсалар, гомерлеккә бергә кала. Яшьләр тауга үзләре теләмичә бара һәм тау боларны кавыштыра.
Кызганыч, бу пар аерылыша. Күп еллар узгач, яраткан егете кире бу авылга кайтып мәхәббәте турында сөйли һәм яңадан кулын сорый. Өйләнешәләр. Кызның исеме — Гөлшат Равилевна. Гөлшат — кызымның исеме, — ди Илшат абый. — Резедә Равилевна хатыным була.
Әсәрдә тагын бер үзәк герой — Фәимә апа. Ул гомере буе хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшли, институтны бетерә алмыйча, сеңлесен карарга авылга кайтырга мәҗбүр була. Әсәрдә аның тормышы да тасвирлана.
Вакыйгалар 1990 елларда, үзгәртеп корулар башлангач бара. Гөлшат та, Фәимә апа да эшләгән хастаханә элек Патша йорты дип йөртелгән. Авылдагы кешеләр берсе дә аны хастаханә дип йөртми, ул патша заманыннан калган бина була. Патша сараеннан авыл урамнары кояш нурлары төсле тарала. Патша сарае авылны үзенә бәйләп тора. Кызганыч, археологик эзләнүләр уздырабыз дип, бинаны ябалар.
Кыскасы, повестьтә Гөлшат Равилевна, Фәимә апаның башларыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр һәм эчкерсез мәхәббәт тарихлары тасвирлана, — дип Илшат Билалов китабы турында.
«Илшат әфәнденең китабын укучылар яратыр дип уйлыйм»
Повестьнең мөхәррире — Рафис Корбан. Нәкъ менә Илшат абыйның әсәре басылып чыгуда да Рафис абыйның өлеше бар дип саныйм мин. Тәкъдим — аннан, хуплау — калганнардан…
— Илшат Билаловның иҗаты белән очраклы рәвештә таныштым, — ди Рафис абый. — Миңа «Мәдинә тавы» һәм «Әбием догалары» дигән ике китабын бүләк итте ул. Укып чыктым да, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллинга кызыклы әсәр турында сөйләп бирдем. Ул китапларның тиражы зур түгел иде.
Илшат әфәнде тасвирлаган табиблар тормышын безнең халык бик белеп бетерми. Үзе башыннан кичкәч, тормыш иптәше, кызы, улы күргән хәлләрне яза ул анда. Без әсәрне ошаттык һәм журналыбызга бирергә булдык. Журналда чыкканчы ук, кесә китабы итеп тә эшләргә кирәк дигән фикергә килдек.
Повесть 165 биттән тора. Ул күләмлерәк иде, кыскартырга туры килде. Илшат әфәнденең китабын укучылар яратыр дип уйлыйм, — дип фикерләре белән уртаклашты ул.
16 яшьлек авыру балага операция ясау турында: «Үлеме күз алдымда булды»
— Беренче әсәрем «Әтием кочагы» дип аталды, — дип иҗаты белән таныштырды мине Илшат Билалов. — Ул 11 ел элек «Сабантуй» газетасында чыккан иде.
Әнием белән булган хәл ул. Әтисе сугыштан кайтмый, әнисе (әбием) хәбәрсез югалган, дигән хат ала һәм гомере буе бабайны көтеп яши. Бабай сугышка киткәндә әнигә ике яшь була.
1947 елда бер абзый капка төбендә әби белән әнине көтеп утырган. Әни мәктәптән чабып кайтып, шул кешене әтисе дип белеп, кочаклап ала, хөрмәт күрсәтергә тырыша. Әби бу абзыйны күреп ала да, әнигә: «Бу синең әтиең түгел», — дип әйтә. Әсәрнең барлык өлешен сөйләп бетермим.
Әни үлгәч яза башладым мин. Язарга теләк тугач, компьютер янына киләм дә, клавиатура төймәләренә баса башлыйм. Ул үзеннән-үзе туа. Менә хәзер әсәр язам әле дип утырсам, берни дә язылмый. Илһамның кайдан килгәнен әйтә алмыйм. Мин еллар буе бернәрсә дә язмаска мөмкинмен. Илһам килгәч, утырам да, язам.
«Югалту» дигән икенче әсәремдәге вакыйгалар минем белән булды. 6нчы шәһәр хастаханәсендә эшләгәндә 16 яшьлек бер авыру балага операция ясадым. Аны Әлмәттән чакырттым. Операциягә кадәр мин ул малай белән, аның әти-әнисе белән бик озак сөйләштем. Тумыштан гариплеге бар иде. Бер ягында үпкәсе юк, йөрәгендә зур үзгәрешләр бар… Шуңа карамастан, аны ышандырып операциягә алып кердем. Кызганыч, операциядән ул исән чыкмады. Үлеме күз алдымда булды.
Кайбер авырулар белән шундый якынлашып китәсең, туганлашып бетәсең. Аны туганыңны яраткан кебек яратасың. Бу малай белән дә шулай булды. Әнисе сөйләвенчә, бу малай тугач, аны әнисе бер күрәзәче әбигә алып бара. «Табиблар кулына эләксә, балаң үләчәк», — ди. Шул әби аны аягына бастыра. Кызганыч, әбинең әйткән сүзләре чынга аша… Әсәрдә хис-кичерешләр, борчылулар урын алды. Күңелем тулып яздым.
Балалар әсәрләре дә язганым булды. Кызым мәктәптә укыганда татар теленнән хикәя язарга кушулары турында әйтте. Өч битлек хикәяне кызым исеменнән яздым. Кызым «бишле» билгесен алып кайтты. Ә минем балалар хикәяләре төрле газета-журналларда басылып чыкты.
«Телен оныткан кеше үз-үзен тамырларыннан өзә»
— Әсәрләрне рус телендә дә язып карадым, тик русча килеп чыкмый. Русча язарга җиңелрәк, чөнки мин рус мәктәбен бетердем, ләкин русча язасы килми. Нишләп алайдыр, әйтә алмыйм. Мин әби белән үскән малай.
Әби — авыл кызы, бер рус сүзен дә аңламый. Телевизорда рус телендә генә тапшырулар булгач, мин аңа татарчага тәрҗемә итеп утыра идем. Институтка укырга кергәннән соң икенче курста укыганда татар телен оныта башлавымны сизеп, институтның үзешчән татар театрына йөри башладым. Минем белән бергә Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тә катнашты. Без аның белән бергәләп «Хәят», «Абсаттар картның Кырымга сәяхәте» спектакльләрен куйдык.
Кешедә теләк бар икән, барыбер туган телеңне онытмыйсың. Җан тартмаса да кан тарта дигәндәй, телне өйрәнәсең. Кайчак Канада, Финляндиядә яшәгән татарлар белән очрашырга туры килә, алар бит туган телләрен, гореф-гадәтләрен онытмый, татар телендә сөйләшергә тырыша.
Телен оныткан кеше үз-үзен тамырларыннан өзә. Безнең телебез тирән тамырлы.
Балаларым белән дә гел татарча сөйләшергә тырыштым, кызым өченче сыйныфтан «Сәләт» лагеренә йөрде, сәлкештән әйдаманга кадәр үсеп җитте. Шуңа күрә татар телен яхшырак белә. Татар теле яшәргә тиеш. Татар әсәрләре дә чыгарга тиеш.
Мостафин дигән бер танышым татар булса да, татарчаны начар белә иде. «Мәдинә тавы» дигән китабымны бүләк иткәч, бер айдан артык татарча-русча сүзлек белән укып чыкты. Шуннан соң татар теленә кызыксынуы уянды, кызыннан татар китаплары алдырып, татарча китаплар укый башлады. Мондый кешеләр күбрәк булсын иде.
«Белеп язылмаган әсәрне укыйсы да килми»
Әти белән әни заводта эшләде: иртүк китәләр, киче кайталар. Әни үзе белән дә эшкә алып бара иде. Ул дежур булганда кешеләрнең эшләгәнен карап, күзәтеп утырдым. Шулай, табиб һөнәренә гашыйк булганымдыр инде. Мәктәпне тәмамлаганда ике һөнәр турында хыялландым. Йә укытучы, йә табиб булам, дидем. Аллаһның рәхмәте, хәзер мин Казан дәүләт медицина институтында укытам һәм хирург булып эшлим.
Табиб булып эшләү язганны аңлап язарга ярдәм итә. Кинолар карыйм, китаплар укыйм һәм, табиб буларак, режиссерларның һәм язучыларның нәрсә төшергәнне, нәрсә язганын аңлап эшләмәүләрен күреп алам. Бер татар авторының (исемен әйтмим), күптән түгел бер әсәрен укыдым. Табибның эшен белмичә язган. Ниндидер һөнәр турында язган очракта консультацияләр алырга, шул һөнәрнең барлык нечкәлекләрен белеп язарга кирәк. Белеп язылмаган әсәрне укыйсы да килми.
Медицина институтын тәмамлаучылар ни өчен табиблар тормышын тасвирлый ала? Чөнки алар үзләре турында, проблеманы белеп яза. Андый әсәрне укуы да кызык. Михаил Булгаков әсәрләре кызык, ул да табиб булган. Дөрес язганлыгын аңлыйсың. Миңа, табиб буларак, хаталар күзгә бәрелеп тора.
Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәре ни өчен хәзерге кадәр укыла? Чөнки автор табиблар һөнәренең эчтәлегенә керә, ул аны эченнән күрсәтә, белеп язганлыгы күренеп тора. 55 ел узса да, бүгенге көнгә кадәр йотлыгып укыла. Минем хатын 15 тапкыр укып чыкты бугай аны… Укыган саен укыйсы килә!
Хәзерге әдәбиятны хәлдән килгәнчә укып барырга тырышам. Зифа Кадыйрова, Равилә Шәйдуллина китапларын яратып укыйм. Күңел аркылы уздырып язалар. Шуңа күрә эчтәлеге дә кызыклы. Татарда гына түгел, рус халкында да эчтәлеге, мәгънәсе булмаган әсәрләр бихисап.
Әсәрне язар өчен язарга кирәк дип уйлыйм. Спектакльгә барып, яңадан карарга барыр идем, дип чыгам икән, спектакль ошады дигән сүз. Китап белән дә шул ук хәл. Мин ял иткәндә китапханәдән китап алып укырга яратам. Быел җәен ял иткәндә китапханәдән рус һәм татар китабын алган идем. Ике китапны да кире калдырып кайттым. Тартып тормый, кызыклы түгел иде алар.
«Хәзер кеше табибларны судка да бирергә күнегә башлады»
Табибларның тормышымы белән кызыксынасыңмы? — дип сорады Илшат абый. — Хәзер табиб тормышы җиңел түгел, — дип дәвам итте ул. — Хөкүмәт сәламәтлекне саклау өлкәсенә акча бүлеп бирүне ел саен киметә бара. Хезмәт хакы гына түгел монда… Әле менә бер газетадан киләсе елга да фәлән процентка киметкәннәр дип укыдым әле.
Акча кими бара, халык табиблардан елдан-ел күбрәк таләп итә. Без бик теләп ярдәм итәр идек, ләкин бездән генә тормый шул. Дарулар аз, поликлиникадан алып, хастаханәләргә кадәр оештыру эшләре бик начар. Чит илләрдә яшәүче туганнар, дуслар бар. Алар сөйләве буенча, чит илдә сәламәтлек саклау өлкәсе яхшырак.
Чирлеләр күп булгач, алар безгә мөрәҗәгать итә, ә без ярдәм итә алмыйбыз. Палаталар тулы, халыкның күңеле кайта, табибларга ачулары чыга. «Табиблар — начар» дип, хәзер кеше табибларны судка да бирергә күнегә башлады. Төрле очрак буладыр инде анысы. Күпчелек очракта табиблар хата ясамый. Булдыра алган кадәрен эшлиләр иде элек, ләкин хәзер хәлләреннән килми. Дару юк, теге юк, бу юк… Кызганыч, шундый чорда яшибез.
Советлар Союзы чорында туып үскән кеше буларак, миңа Совет чоры якынрак. Анда кешеләр дә кешелеклерәк, ярдәмчел иделәр. Хәзер, нишләптер, күп кешеләр бер-берсенә дошман булып карый, ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Чоры шундый.
Шуңа күрә дә мин китапларымда кешеләрнең акча артыннан түгел, ә үз теләкләре белән ярдәм итәргә тырышуларын күрсәтергә тырышам. «Мәдинә тавы» дигән әсәремдә табибларның хезмәт хакы турында язмакчы идем. Аннан соң, уйга калдым: табиблар хезмәт хакы өчен эшләми бит! Үз теләкләре белән эшли. Бөтенесе дә акчага кайтып калырга тиеш түгел.
Әңгәмәгә Рафис Корбан кушылды:
— Без бит инде хәерчелек акчасына яшәп ятабыз. Безнең акча — адәм көлкесе! Хезмәт хакыбыз эшләгән эшебезгә туры килми. Без 50 мең акчаны күрмибез дә. Ә кемдер 50 меңне акчага да санамый, кафега кереп чыга да, шунда калдыра.
— Безнең хезмәт хакы 50 меңгә дә җитмәскә мөмкин, — дип җаваплады Илшат абый.
«Язмыштан узмыш юк, дигән фикергә килә башладым»
— Барыбер барысы да язмышка кайтып кала. Операциягә тазарак кеше керә икән, терелеп китәр инде бу дип ышанасың. Баксаң, ул операциядән соң үлеп китә. Кайчак операциягә хәлсез (ашалып, тетелеп беткән) кеше керә. Шул ук бригада (!) операция ясый. Баксаң, ул исән чыга…
Тәҗрибәмдә нинди генә очрак булмады. Берсен сөйләп үтәм. Бер ир-атка операция ясадым. Ябык, бетеренгән иде. Мин аның хатыны үлгәнен, ике бала тәрбияләп үстерүен белеп алдым. Операция ясаганда шулай килеп чыкты: ул үлергә тиеш иде (Илшат абый барлык нечкәлекләргә тукталып тормады). Икенче көнне эшкә «бу абзый үлгәндер инде» дип барасы килмичә генә эшкә бардым.
Абзыйның күзләре ачык, исән-сау. Аллаһы Тәгалә аңа гомер биргән, гомере бетмәгән булган, күрәмсең. Балалар хисабына дип уйладым мин. Әтиләре үлеп калса, бу ике бала ятим кала иде бит.
Мәсәлән, тагын бер очрак. Әтинең бертуган сеңлесендә шеш бар иде. Хирург аңа операция ясый. Операция беткәндә апаның бертуктамыйча каны ага башлый. Аның сирәк кан төркеме — беренче тискәре төркем була. Операция ясаган өлешне тегеп куялар да кан эзләргә тотыналар.
Кан эзләргә вакыт бик аз кала. Уйлап карасаң, станциядән дә кан алып килеп җиткерә алмаслар иде. Операция ясаган хирург, арган булуына карамастан, аңа үзенең канын бирергә була (каннары туры килә). Ул аның шул көндә өченче операциясе була. Шуны аңларга кирәк, тиешле канны тапсаң да, җылы канны салсаң гына канны туктатып була.
Менә шуларны уйлап, язмыштан-узмыш юк дигән фикергә килә башладым.
«Операцияне башлар алдыннан „Бисмилла“ әйтәм»
— Мин операцияне башлар алдыннан «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, Аллага тапшырдык», — дип әйтәм. Хирург операция өстәленә килгәч, аның барлык эмоцияләре, хисләре автоматик рәвештә юкка чыга. Хисләр булса, эшләп булмый.
Улыма да, кызыма да операцияне үзем ясадым: сукыр эчәкләрен кисеп алдым. Операциягә балам керә икән, операция өстәле янына баскач ул балам түгел, ә пациентка әйләнә. Син роботка әйләнәсең һәм тиешле эшеңне башкарасың.
Кайбер чирле кеше операция алдыннан килеп хирургка рәхмәт әйтеп, бүләк бирә, табиб операцияне яхшырак ясар иде, дип уйлый. Бу фикер дөрес түгел. Һәр хирург операция өстәле янына килеп баскач, эшне җиренә җиткереп башкарам дип ясый. Кешене үтерәм дип ясамый.
Һәр кешенең үзенең язмышы була. Яшь барган саен язмышка күбрәк ышана башладым. Минемчә, кешенең язмышы алдан язылган, күрәчәктән качып котылып булмый. Язган икән, димәк, була. Сиңа насыйп дигән эш булмаса, ничек кенә теләсәң дә, эшли алмыйсың. Аллага шөкер, кешегә ярдәм итә алабыз. Аллаһы Тәгалә язучылыкка да сәләт ачты: аз гына булса да әсәрләр язам. Илһам килсә, тагын әсәрләр чыгар, Аллабирса.
Илшат Винзел улы Билалов 1967 елның 22 апрелендә Казанда туган. 1984 елда рус телендә белем бирүче 83 нче мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, ул Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1990 елда аны Кызыл диплом белән тәмамлап, башта хирургия кафедрасында ординатурада, аннары аспирантурада укып чыга.
Казанның 6 нчы хастаханәсендә эшли башлый. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, медицина институтының йөрәк-кан тамырлары һәм эндоваскуляр хирургия кафедрасында студентларга белем бирә, бер үк вакытта «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә (МКДЦ) табиб булып эшли.
Аның беренче язмалары 2014 елда «Шәһри Казан» газетасы битләрендә дөнья күрә. Бүгенге көндә ул табиблар хезмәтен сурәтләгән берничә повесть һәм хикәя авторы.