«Могҗизалар кыры»нда Татарстан: көрәшче, җыр-биюләр, саклану костюмыннан Якубович
«Могҗизалар кыры» тапшыруының ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чыгарылышында тугыз татарстанлы көч сынашты.
16 октябрьдә «Могҗизалар кыры» тапшыруының ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чыгарылышы үтте. Анда республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән тугыз кеше көч сынашты. Алар арасында урманчы, фермер, көрәшче, табиб, пилот, сәнгать эшлеклесе, завод эшчесе һәм башкалар бар иде.
Бәйрәм хөрмәтенә студияне Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы сурәтләре белән бизәп, тапшыруның барабанына катнашучылар алып килгән татар халкының милли ризыкларын тезгәннәр.
Тапшыру бик җанлы һәм кызык барды. Билбау көрәше буенча биш тапкыр дөнья чемпионы Илдар Аббасов көрәш алымнары турында сөйләде. «Менә шулай көрәшәләр», — дип үзе янында ярты гына буйлы булып күренгән Якубовичны күтәреп тә күрсәтте. Бүгенге көндә Мамадышта яшәүче спортчы Якубовичка әлеге шәһәргә керү өчен символик ачкыч һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды.
Көрәшче ит комбинатында эшләвен әйткәч, Якубович аның кем булып эшләгәнен сорады. «Сугымчы», дигәч, алып баручы, көрәшченең гәүдәсенә карап: «Ничек үземнең башка килмәгән» дип, гаҗәпләнде.
Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы пилоты Булат Галләмов Леонид Якубовичка исемле очучы костюмы бүләк итте. Ә Казан шәһәреннән табиб-инфекционист Ульяна Кошелева Леонид Аркадьевичка бүгенге көндә иң актуаль бүләк — саклану костюмы белән битлек кидереп куйды. «Кызыл зона» га керергә рөхсәт алгач, Якубович Ульянаны битеннән үбеп алырга да онытмады.
Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәре Евгения Насыйбуллина тапшыруга татар халкының милли киеменнән килгән иде.
Түбән Кама шәһәренең шиналар заводы эшчесе Руслан Әмиров, беренче өчлектә чыгыш ясаганда, Якубовичка автомобиль тәгәрмәче бүләк итте һәм кечкенә кызы белән бергә музыкаль композиция башкарды.
«Могҗизалар кыры» нда катнашучыларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм юрама-ышануларына бәйле сүзләр тәкъдим ителде. Әйтик, элек татарларда йортка чир һәм бәхетсезлек алып килүче явыз рухларны артыш таягы белән куркытканнар. Татар халык ышанулары буенча, кыз чәйне чайпалдырып, түгеп эчсә, ире исерек була. Холера чире килеп чыккач, кияүгә чыкмаган кызлар, иң яхшы киемнәрен киеп, сабанга җигелеп, авыл әйләнә торган булганнар. Алар артыннан ике карчык атлаган. Аларның берсе кулына сабан, ә икенчесе себерке тотып барган.
Тапшыруның финалында, 8700 очко җыеп, Руслан Әмиров җиңеп чыкты. Якубович әлеге очконы тапшыруның рекорды дип игълан итте. Руслан, супер уенның горизанталь сүзен дә әйтеп бирде. Француз тарихчысы Пьер-Шарль Левек фикеренчә, татар халкының тәрбия, иман, чисталык һәм түземлек кебек төп сыйфатлары белән беррәтттән нечкә күңелле дә булуларын белде ул.
Руслан Әмиров өенә кыйммәтле телевизор, компьютер һәм смартфон кебек уннан артык приз белән кайтып китте.
Тамаша татар халкының милли җыр-биюләре белән үрелеп барды. Уен арасында «Сорнай» фольклор ансамбле, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Әлмәт мәдәният йорты солисткасы Людмила Кувшинова, Ямьле ансамбле чыгыш ясады, шулай ук тамашада катнашучылар үз номерларын күрсәттеләр.
Тапшыруның тулы версиясен дә карый аласыз.