Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урманда яшәүче Анный түтидә кунакта: «Мәчеләремне ташлап, моннан кая китим»

«Туганайлар» газетасы хәбәрчесе Милена Новикова Алабуга районы Айталан авылында командировкада булып кайткан. Берүзе урманда яшәүче Анна Гарипова белән дә шунда танышкан.

news_top_970_100
Урманда яшәүче Анный түтидә кунакта: «Мәчеләремне ташлап, моннан кая китим»
http://tuganaylar.ru/

Бу авылдан соң Казанга юл тотарбыз дип уйласак та, Айталан кешеләре безгә авылдан бераз читтәрәк урман кырыенда яшәп ятучы Анный түти йортына кереп чыгарга киңәш иттеләр.

Анный түтинең йорты белән Айталан авылын юл һәм басу аерып тора. Юл аркылы чыккач, бераз гына урман кырыеннан барырга кирәк. Анный түтинең өе янына килеп туктагач, хуҗабикәнең эте өрергә тотынды. Тавышны ишетеп, Анный түти үзе дә чыкты. Өстендә кызыл кофта, ә башында кызыл башлык иде аның.

Таныш түгел кешеләр булгачтыр инде, башта безнең белән капкасында кечкенә генә тишек калдырып сөйләште. Шул чакта сөйләшә алырбыз микән дип шикләнеп тә куйдым. Ләкин кем икәнебезне, кайдан килүебезне белгәч, капкасын киереп ачты һәм безне үз хуҗалыгына чакырып алды ул.

Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, барлык тормыш уңайлыкларыннан баш тартып, урманнарга яшәргә күченеп китүче кешеләр турында ишеткәнем бар иде. Илебездә шулай Себер урманнарына күченеп китүчеләр бар икән. Ләкин андый кешеләрнең нигәдер Татарстанда да бардыр дип уйламадым. Булмас димә, диләрме әле. Анна Гарипова — Герасимованы урманга күченергә шәһәр ыгы-зыгысы түгел, ә тормыш хәлләре мәҗбүр иткән.

«Без 40 еллап Февраль авылында яшәдек. Ул керәшен авылы иде. Бүген ул юк инде. Умарталар тота идек. Умарталарыбыз беткәч, кызым Илгизә белән шушы өйгә күченеп килдек», — дип сөйләде ул. Биредә Анный түти 21 ел яши.

Ишегалдына кергәч тә, хуҗабикәнең этен, мәчеләрен һәм умарталарын күреп алдык. Алты умартасы бар. Быел бал күп булды, ди. «Ерткыч хайваннар умарталарыгызга тимиме соң?» — дип сорагач, «Бармыни алар? Бездә аюлар юк. Февраль урманында бар, диләр анысы», — диде ул.

Ишегалдын әйләнеп чыккач, Анный түти өенә чакырды. Урманда яшәүче кешенең уты юк. Без килгәндә кичке алтылар иде. Өй эче кап-караңгы. Тәрәзәләрдән кергән яктылык белән хуҗабикәнең өен карадык. Өйдә зур авыл миче, ятак, өстәл, тәре алды, дини календарь бар иде. Стенасында радиоприемник эленеп тора. «Татар радиосы» дулкынында, татарча җыр уйната. Аккумулятор белән эшли торган телевизоры да бар. Тик телефоны гына тотмый икән.

— Без монда әзергә төштек. Бу өй түгел иде. Склад иде. Яичкин дигән кеше бу йортны Лубяннан алып кайткан. Сугыш вакытындадыр инде ул.

Өйгә газ да кертелмәгән. «Кышларын бик салкын була», — диде Анна Гарипова. Салкын вакытларда өен мич белән җылыта икән. Өйне яктырту өчен керосинлы лампасы да бар.

Анна Гариповадан башка өйдә 10 мәче яши. Ул үзе безнең белән сөйләшә, үзе мәчеләрен сөя, безгә ияреп кергән олы мәчеләрне ишегалдына куа торды. «И, кечкенәләр шул алар. Моннан күченеп китәр идең дә. Мәчеләремне кая куярга?! 10 кәҗәм дә бар әле. Кәҗәләремне әкренләп бетереп барам инде, мәчеләремне бетереп булмый шул. Аларны ташлап, кая китим», — ди Анный түти.

Атна саен Анна Гарипова Айталандагы туганнарына мунчага йөри. Кирәк-яракны Алабугада яшәүче кызы Илгизә алып кайта.

Суны урман эчендә аккан чишмәдән ташырга кирәк. Чишмә өйдән читтәрәк урнашкан. Анный түти чишмәне дә күрсәтте. Бераз гына урман тыкрыгы буенча барырга туры килде. Аннан соң чишмә буена текә таудан төштек. 20 яшьлек кеше дә ухылдап төшкәндә, 70 яшьлек Анный түти ничек су ташый икән моннан?! «Суны 5 литрлы савытлар белән ташыйм. Җәй көне арбага төяп, кыш көне салазкага», — дип сөйләде ул. Чишмә үзләре ясаган торба аркылы зур чуенга агып тора. Суы эчәр өчен катырак. «Бу чишмә суын эчеп, бөерләремә таш утырды», — диде Анна Гарипова.

Анный түтинең үз яшелчәләре дә бар. Аларны ул кечкенә генә бакчасында утырта. «Бәрәңгене быел утыртмадым. Узган ел кабан дуңгызлары үзәккә үткән иде. Ашап бетерәләр», — ди ул. 

Бу кызыклы экскурсиядән соң, «Ә мин болай яши алыр идем микән?» — дип уйга калдым. Кызык. Кайчак урманга качып китәсе килсә дә, юктыр, мөгаен. Анна Гарипова урманда бер ялгызы яши. Ялгыз тору кешедән зур батырлык сорый. Ерткычлар куркынычы гына түгел, ялгызлык куркынычы да бар бит әле, яныңда утырып сөйләшердәй, киңәшләшердәй кешең булмау. Ул да бу тормышка риза дип уйлыйсызмы? Юк, билгеле. Аны да биредә иң якын иптәшләргә әверелгән мәчеләре генә тотып тора. «Без сезгә ничек ярдәм итә алабыз?» — дип сорагач, «Ничек ярдәм итә аласызмы? Иптәш алып килегез миңа. Менә шул булыр ярдәмегез», — дип шаярды ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100