Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коралга рөхсәт алу кыйммәт түгел, 3-4 меңгә алырга була»

Казанда булган фаҗигале хәлләр илдәге корал әйләнеше темасын кабат күтәрде. Корал алуны кырысландырырга һәм аны алу яшен арттырырга тәкъдим итәләр. Казанда яшәүче профессиональ аучы Иван Клименко Sntat сайтына биргән интервьюсында корал ничек алына икәнен сөйләде.

news_top_970_100
«Коралга рөхсәт алу кыйммәт түгел, 3-4 меңгә алырга була»
vk.com/ivanklimenko

«Коралга рөхсәтне бер айда алырга була»

Коралга рөхсәт алу ничек башкарыла?

Хәзер ул бераз үзгәрде. Барысы да дәүләт хезмәтләре порталы аша башкарыла һәм бик уңайлы. Процессны кешеләр контрольдә тота. Башта рөхсәт бирә торган бүлеккә киләсең, моның белән Росгвардия шөгыльләнә.

Хәзер яшь буенча кайбер нечкәлекләр бар. Минем яшем кырыктан артык. Шуңа күрә мин бернинди учетта да тормавымны дәлилләп, психологтан белешмә алдым. Минем хезмәттәшем әйтүенчә, яшьрәкләр ниндидер психологик тест тапшырган. Әмма алар ни дәрәҗәдә ачыклыйдыр…

Ә гадәти табибларга килгәндә, аларда тикшеренү узуның бер авырлыгы да юк. Мәсәлән, наркологка киләсең, анализлар бирәсең. Алар синең алкоголик яки наркоман булу-булмавыңны, наркоучетта тору-тормавыңны карый. Кайдадыр дәваланган булсаң, берәр җиргә исәпкә кергән булсаң, рөхсәт бирмиләр.

Бу процесс күпме вакыт ала?

Минем өчен бу таныш процесс инде, рөхсәтне беренче мәртәбә генә алмыйм. Ашыкмыйча гына да бер айга сыештым.

Рөхсәт алып ике көн узгач, атучы корал сатып алган. Бу нормаль күренешме?

Монда гаҗәп бернәрсә дә юк. Шул ук көнне сатып алырга була. Соңгы тапкыр алганда нинди корал өчен рөхсәт алачагымны белә идем инде. Рөхсәт алу белән үк сатучы янына бардым, корал алдым һәм аны теркәдем.

«Коралга рөхсәтне 3-4 меңгә алырга була»

Димәк, коралны кибеттә генә түгел, ә кулдан да алып була?

Әйе, коралны сатучы белән бергә рөхсәт бирә торган бүлеккә киләсең, аңа бирелгән рөхсәтне алып калып, сиңа күчереп язалар һәм сиңа рөхсәт бирәләр. Бу практика хан заманыннан ук кулланыла инде. Бу кибеттән алуга караганда начаррак дигән сүз түгел.

Кибеттә сиңа бирелгән рөхсәтне күрсәтәсең һәм соңыннан коралны теркәргә барасың. Ә монда син коралны кибеттән түгел, ә кешедән, кулланылганны аласың. Сатучы сезнең белән килә, коралны бирә. Миңа шундук теркәделәр. Сиңа тапшыралар һәм син легаль корал белән китәсең.

Корал алу кыйммәт торамы?

Әгәр коралның үзен исәпләмәсәң, рөхсәт алу кыйммәт түгел. 3-4 меңгә алырга була.

Ә саклау кагыйдәләре нинди?

Саклау өчен сейф кирәк, ул стенага беркетелгән булырга тиеш. Беренче тапкыр рөхсәт алганда сейфны кайда куячагымны карадылар. Саклау вакыты дәвамында Росгвардия хезмәткәрләре килеп торды. Мин аларга ачкычларны беркем дә таба алмаслык итеп яшереп куйганымны күрсәттем. Әмма сейфны ачкан очракта да, коралны җыярга кирәк әле. Ул корылган килеш түгел, ә сүтелгән килеш ята. Сейфлар кыйммәт түгел — 3-4 меңнән башлана.

«Атучының коралы арзан булмаган»

Бер сүз белән генә әйткәндә, легаль корал кыйммәт түгел?

Әйе. Әгәр соңгы хәлләр турында әйтсәк, атучының коралы арзанлы түгел. Үзебездә җитештерелгән аналог, полуавтоматны арзанрак бәягә дә алырга була. Төркия варианты 30 меңләп тора, ә Россия аналогы — ИЖ-81не (ул да помпалы) 10 меңгә сатып алырга мөмкин.

Ә Галәвиевтә булган Hatsan Escort PS коралы ниндирәк ул?

Помпалы классик корал бар, ул Remington дип атала. Hatsan — шуны бер төре. Бу 6-7 ядрәгә исәпләнгән гади помпа, эшләтер өчен помпаны тартырга кирәк

Минемчә, ау өчен бик яхшы корал түгел. Миңа ошамый, уңайлы түгел. Әмма күпләр шуның белән ауга чыга. Аның белән үрдәк тә, поши да, кабан да атарга була. Барысы да ядрәдән, аның колибрыннан тора. Ике көпшәле гадәти мылтыкка караганда патроннары күп, шунысы яхшы.

Заманча коралларны куллану никадәр җиңел?

Иске кораллар күпкә гадирәк. Заманча корал бераз катлаулырак, сүтеп-җыю башкачарак. Әмма 100 ел дәвамында әллә нәрсәләр үзгәрмәде. Куллануда түгел, ә сүтеп-җыйганда, чистартканда авырлыклар бар.

«Аучылык — арзан шөгыль түгел»

Казанда булган хәлләрдән соң корал тоту кагыйдәләрен катгыйландырырга телиләр. Бу ярдәм итәчәкме?

Эш коралда түгел. Әгәр үтерергә теләгән икән, ул балта алып булса да үтерер иде. Корбаннар бәлки азрак, бәлки күбрәк тә булыр иде. Теләгән очракта шартлаткыч матдә ясауны интернеттан карап та өйрәнергә була бит.

Төп мәсьәлә, яшьләр, яшүсмерләр белән эшләүдә. Бу атучының проблемалары корал сатып алганчы ук башланган бугай. Әгәр педагоглар бюрократия белән түгел, ә балалар белән күбрәк шөгыльләнсә, мәктәпләрдә яхшы психологлар булса…

Монда корал кулланылуы кызганыч, әмма, миңа калса, бу кешенең психикасы какшаган (психикасы сәламәт кеше мондый адымга бара алмый).

Сезнең даирәдә корал кулланучы гадәти кешеләрнең тасвирламасы ниндирәк?

Әгәр минем даирәдәгеләр турында әйтсәк, 30-0 яшьлек кешеләр. Аучылык — арзан шөгыль түгел ул. Поши аулау өчен лицензия 40 мең сум тора. Бу арзан түгел бит. Корал гына алдың да бетте, шул җитә дигән сүз түгел. Кышын ауга чыксаң, снегоход яки махсус автомобиль кирәк. Корал — чыгымнарның беренче баскычы гына. Соңыннан башлана инде…

Корал кулланучының портреты шундыйрак — бераз артык акчасы булган 30-40 яшьлек ир-атлар.

Татарстанда аучылык ни дәрәҗәдә үсеш алган?

Аучылык хуҗалыклары күп. Әмма мин үзем ауга Башкортстанга йөрим. Анда дусларым бар. Әмма аучылар күп түгел. Җәнлекләр күләменә карасаң, шулай дип әйтеп була. 10 еллап элек урманнарда шулкадәр поши күргәнем юк иде минем.

Алга таба нәрсә булачак? Сезнең фараз.

Дөресен генә әйткәндә, корал сатуны катгыйландырырга мөмкиннәр. Бездә берәр хәл килеп чыга икән, моның белән шөгыльләнәсе урынга, аңа каршы көрәшә башлыйлар бит.

Өч ел элек Керчьтә шуңа охшаш хәлләр булган иде. Ул вакытта катгыйландырдылармы?

Искә төшерә алмыйм… Катлауланды дип әйтмәс идем. Әмма мин тәҗрибәле инде, миңа шелтә булмады. Әгәр рөхсәтне озайту срогын бозсаң, икенче юлы рөхсәтне бирмәскә дә мөмкиннәр. Корал үзенә карата җаваплы мөнәсәбәт, аучылык — дисциплина таләп итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100