Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрек егетенә кияүгә чыккан Лилия: «Безнең кешегә чит ил - оҗмах, әмма бу алай түгел»

Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада. Егерме яшьлек Лилия Сафинаның (геройның исеме үзгәртелде) да күңеле далада булган. Аның өчен дала — ул Төркия. Лилия төрек егетенә кияүгә чыга, әмма берничә ай үткәч, ул янәдән Татарстанга кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Үзенең язмышы турында Лилия «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Төрек егетенә кияүгә чыккан Лилия: «Безнең кешегә чит ил - оҗмах, әмма бу алай түгел»
pixabay.com

«Язмыш нигә шундый рәхимсез икән, дип еладым»

— Лилия, сәлам! Төрек егете үзебезнең татар егетләреннән чибәррәк тоелдымы? Ник киттең?

Адәм баласы ялгышмыйча тормый. Мин дә ялгыштым — гашыйк булдым, шушы кеше мине бәхетле итәр дип уйладым. Ул бит башта бер дә начар кешегә охшамаган иде. «Яратам, без синең белән болай итәбез, тегеләй итәбез», — дип вәгъдәләр биргән иде.

Бәхетле киләчәгебезгә ихластан ышандым, бергәләп балалар үстерербез дип өметләндем. Ул — минем өчен бар дөньям иде. Һәр әйткән сүзе, арабызда булган озын чакрымнарга карамастан, мине җылыта иде. Кайсы хатын-кыз бәхетле киләчәк турында хыялланмый икән? Мин дә хыялландым!

Өметләрең акланмаган бугай? Нигә кире әйләнеп кайттың?

Башта бар да яхшы иде. Ул минем билетларым өчен түләде, мине яхшы итеп каршы алды. Төркиядә аерым бер фатирда яши башладым. Ул күп фатирлы өй бары тик кызлар өчен генә, ягъни ул өйгә ир-атлар керә алмый. Берничә атна үткәч, шушы фатирда ялгызым гына яшәвем мине туйдыра башлады. «Нишләп бергә яшәмибез? Син бит миңа өй вәгъдә иткән идең», — дидем.

Аерым яшәдем, дисең, сез никахлашмаган идегезме? Закон буенча язылышкан идегезме?

— Безнең никахыбыз бар иде. Әмма законга килгәндә… Юк, әлегә язылышмаган идек. «Соңрак», — ди иде. Вакыт үткәч, минем белән язылыша алмаганын белдем.

Ни өчен язылыша алмый иде?

Аның паспортында мөһере бар иде, өйләнгән кеше иде инде. Шуны белгәч, арт ягыма утырган идем. Мин аның өчен сөяркә яисә икенче хатыны идем.

Өйләнгәнен белмәгән идең әллә?

Юк, әлбәттә! Аерылганын гына белә идем. Бу хакта үзе миңа әйткән иде. Аның ике баласы бар. Әмма аерылган булу белән бүгенге көндә өйләнгән булу — икесе ике әйбер. Бер көнне шушы хатыныннан булган балалары турында сорадым. Балалар бернәрсәдә дә гаепле түгел бит һәм аларда аның каны ага. Шуннан соң хатыны турында сорадым. Һәм ул миңа: «Без вакытлыча бергә яшәргә булдык», — диде. Шаккаттым! Мин бер ялгызым чит илдә… Чыгып та китеп булмый, кире Россиягә очарга акчам юк. Язмыш нигә шундый рәхимсез икән, дип еладым. Минем хыялларымда киләчәгем, гомумән, башка төсмерләрдә иде.

Алга таба нәрсә булды?

Шушы сөйләшүдән соң, берничә көн үткәч, мин: «Бергә яшәгәч, бер түшәктә йоклыйсыздыр?» — дип сорадым. Аның шулай булуы аңлашыла иде инде. Әмма миңа аның җавабы кирәк иде. «Безнең никахыбыз бар бит һәм син безнең никахлашканыбызны белә идең», — диде. Тагын аңлатам: ул миңа үзенең аерылган булуын әйткән иде. Аерылгач, никах таркала дигән сүз бит инде. «Әйе, кайчак бергә йоклыйбыз», — диде. Мин сөяркә! Әлбәттә, мин истерикага бирелдем. Өйдә таблеткаларым бар иде, шуларның барысын да эчтем. Үләсем килде, дөресен әйткәндә. Менә шулай булыр дип бер дә уйламаган идем. Бу таблеткаларның каршы йогынтысы булды: мин ишетмәдем, күрмәдем. Беттем дип уйлаган идем инде, әмма Аллаһ мине үзе коткарып калды.

Ул сиңа акча бирә идеме?

Башта бер дә акчасыз тотмады. Әле мин Татарстанда яшәгәндә, картага акча җибәрә иде. Әмма соңыннан барысы да үзгәрде. 5-7 көнгә йөз лира бирә иде, безнең акчаларга күчерсәк, 1200 сум була ул. Бу бик аз! Мин яшәгән фатирга төрле ярмалар, токмачлар алып килә иде. Аңа өйдә яшәргә теләвемне әйткән идем. Аңлагыз, ул акчалы бай кеше. Ул: «Улымның туеннан соң өй сатып алырбыз», — дип вәгъдә биргән иде. Әмма бу хакта ул соңыннан онытты. «Син миннән өй сорамаган идең», — диде.

Көнче идеме?

Әйе, көнләшә иде. Анда бит ирләр хатыннарын милек кебек кабул итәләр. Хәзер бер хатирә сөйлим. Шушы хәлләрдән соң без Төркиянең бер шәһәренә бардык. Шушы шәһәрнең фотолары белән Инстаграмымда уртаклашкан идем. Ул фотоларның берсендә ялгыш кына бер егетне төшергәнмен. Ирем тиешле кеше, минем телефонны тикшергәндә, шушы фотоны күрде дә, миңа бәйләнә башлады. Имеш, мин кемнәр беләндер язышам, аралашам. Шулчак бик нык акырыштык-бакырыштык. Мин аңа хәтта кул күтәрдем. Һәм кире Татарстанга китәчәгемне әйттем.

Ул сиңа башкалар белән аралашырга рөхсәт итми иде әллә?

Егетләр белән генә түгел, гомумән, беркем белән дә аралашырга ярамый иде. Социаль челтәрләрдә дә утырырга ярамый. Мин үзем Аллаһка ышанам, әмма әлегә яулык, озын итәкләр киеп йөрергә әзер түгелмен. Ә ул миңа: «Минем хатыным яулык ябарга тиеш», — дия иде.

Ул халыкларның хатыннары үз хокукларын белмиләр дип уйлыйм хәзер. Сүзем юк, гаиләдә ир баш булырга тиеш, әмма һәр нәрсәнең чамасын белү кирәк.

Талашкач, аның белән бер түшәккә ятасың да килмәгәндер?

Әлбәттә, аның өчен икенче хатын булуымны белгәч, тагын да… Әмма ул мине йокларга мәҗбүр итә иде. Кая барасың, миңа яратмаган кешем белән йокларга туры килде.

Ник кайтып китмәдең соң?

Белмим, ник алдаганын белгәч үк, кайтып китмәгәнмен икән? «Кайтып китәм», — дигәч, бер атнага калуымны сорады. Шушы атна дәвамында ул яхшы ир булырга, миңа тавыш күтәрмәскә тырышты. Хәтта Төркиянең тагын бер шәһәренә алып барды. Әмма бу бәхет озакка сузылмады, без янә талаша башладык. Соңыннан ул миңа Татарстанга билет алды. Шуның өчен булса да рәхмәт аңа, минем билет алырга да акчам юк иде.

Алдавын сизә алмадыңмы? Алдаган да алдаган бит ул сине.

Вакыт барган саен, алдаганда елмайганын аңлап алдым. Әгәр нидер сөйләгәндә елмая икән, димәк, алдый. Мөселман ирләре алдамый дигән сүз - чеп-чи ялган. Ышанмагыз!

Ул үзе мөселман иде, димәк?

Әйе, намаз да укый. Мөселман кешесе, гомумән, алдарга тиеш түгел. Үз хатынына хыянәт итеп, мине алдап… Ничек шушы кешегә гашыйк була алганмын икән? Әле соңыннан миңа кадәр тагын бер хатыны булуын белдем. Алар аерылган булган микән, белмим. Ул эш буенча Казахстанга барган һәм аңа ике айга шул илдә калырга туры килгән. Ике ай дәвамында секссыз ничек яшисең инде? Шулай итеп бер хатын алырга булган. Ул: «Мин ир-ат, телим икән, эшли алам», — дия иде. Бу хатыны хәзер дә Казахстанда яши дип беләм. Ул аны Төркиягә алып кайтмаган. Минемчә, алар хәзер бергә түгел. Үзен яратучы кайсы хатын-кыз, түзеп, кайчан ирем Казахстанга килер икән, дип көтсен инде?!

«Безнең кеше өчен чит ил - оҗмах»

Татарстанда синең гаиләң калды…

Әнкәйне нык борчып киттем. Мин хәзер генә шушы адымымның ялгыш булуын аңлыйм. Әмма әнкәйнең күңеле киң була бит ул. Бары тик әниләр генә үз балаларын ничек бар, шундый итеп кабул итә, ялгышларын кичерә ала. Мин әниемә һәрвакыт: «Барысы да яхшы», — дип әйтә килдем. Әни, башка илдә яшәвем белән килешеп, туганнарга, күрше-күләмгә: «Кызым кияүгә чыкты, фамилиясен үзгәртте, ул бәхетле», — дип сөйли иде. Ә монда… тишек көймә! Кире Татарстанга кайткач, барысы да: «Кияү ничек? Бәби көтмисезме?» — сораша башлады. Безнекеләр өчен чит ил оҗмах кебек бит. Әмма бу бер дә алай түгел. Мин сөт белән шоколадта йөзмәдем.

Әниеңә чит илгә күчүеңне ничек әйттең?

Әйтмәдем. Күчкәч, шалтыратып әйтермен, дидем. Аэропортта мине полиция туктатты. «Ял итәргә барасызмы?» — диделәр. «Мин кияүдә, ирем янына барам», — дидем. Болар сораша башладылар, аларга нидер ошамады, шуңа күрә самолетны да тоткарладылар. Мин хиҗабта идем, бәлки шушы әйбер аларга ошамагандыр. Һәм полиция хезмәткәрләре әниемә шалтыратты. Әнием ул вакытта ни кичергәндер, белмим. Мин үзем әнигә күп тапкырлар бу хакта әйтергә уйлый идем, әмма авызымны ачам гына, бар фикерләрем чуалып бетә.

Ирең болай үзе яхшы кешегә охшаган идеме? Күбрәк сөйлә әле аның турында. Болай гына синең игътибарыңны җәлеп итмәгән бит инде ул.

Ул начар кешегә охшамаган иде. Акчасы булгач, хәйрия белән дә шөгыльләнә. Әмма ачуы чыкканда, аның авызыннан нинди генә сүзләр чәчелми! Нәрсә әйткәнен бер дә уйлап тормыйча сөйли.

Сез ничек танышкан идегез?

Инстаграмда таныштык. Башта мин аңа җавап бирмәдем, әмма бер көнне җавап бирергә булдым. Шулай итеп аралашып киттек, ул мине Төркиягә чакырды. Минем яныма Казанга килгәч, без никах укыттык. Әмма ул никах дөрес булмаган, чөнки безнең әти-әниләребез белми, шаһитләребез юк иде.

Ул сине үз әти-әнисе белән таныштырмадымы?

Юк, видеошалтыратудан минем әнием белән генә танышты. Мин аның абыйсы белән таныш идем. Ул да аның хатыны бар икәнен белә торып, миңа бер сүз дә әйтмәде. Бәлки ирем башта яхшы кеше булгандыр да, әмма акча кешене боза. Бай булгач, ул үзенә барысын да рөхсәт итә башлаган. «Мин менә шушылай телим, димәк, шулай булачак», — дигән кагыйдә белән яши ул.

Кире Төркиягә барыр идеңме?

Юк, юк! Аның белән, гомумән, аралашасым да, күрешәсем дә килми. Ул, мине кире чакырып, яза. Әмма анда яшәгән көннәрем минем өчен зур тәҗрибә булды. Хәзер инде башка бу юлга басмаячакмын. Калган кызларга да киңәш итмәс идем. Шулай да, кемгә нәрсә язылган бит. Бәлки кемдер, төрек егетенә кияүгә чыгып, бәхетле була алыр. Әмма мин үз бәхетемне анда таба алмадым. Хәзер Казанда яшим, эшлим. Бу көннәр еракта-еракта — офыклар артында калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100