Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт | intertat.tatar

Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт

Яз җитү белән бергә бар дөнья җанлана, табигать уяна. Күпләр каеннар күп үскән урыннарга барып, каен суы җыя башлыйлар. Каен суының шифасы һәм файдасы турында «Интертат» язмасында.

Каен — татар халкының иң яраткан агачыдыр, мөгаен. Ул безнең мифологиябездә һәм халык авыз иҗатында изге агач булып исәпләнә. Ак каен — яктылык, чисталык һәм гүзәллек символы.

Каен турында күпме җыр, шигырь язылган. Җырчы Айгөл Габдуллинаның «Әй, каеннар» җыры клибында инде ашлыклар өлгереп, амбарлар тулган вакыт булса да, геройлар каен суы эчәләр.

«Яшәү көче бар каен суында»

Казаныбызның Аккош күле буенда яшәүче күп кенә татар әдипләре дә каен суын бик яраталар икән. Берәр ничек бу илһам белән дә бәйле түгелме икән дип, шагыйрь Гәрәй Рәхимгә шалтыраттык.

«Безнең Татарстанда каеннар күп үсә. Бөтен җирдә дә каен суының тәме бертөрле булмый. Салкын якларда үскән каеннарның суы төрле файдалы матдәләргә, микроэлементларга ярлырак була. Татарстан каеннарының суы дәвалау мөмкинлекләренә бик бай.

Элек бөтен авылларда да яз җиткәч каен суы эчәләр иде.

Аккош күлендә безнең күп кенә язучыларның иҗат йортлары бар. Сугыштан соң бу җирләрдә иң бөек язучыларыбыз — Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов һәм башкалар яшәгән. Алар барысы да каен суын эчкәннәр. Равил Фәйзуллинның йорты урман буенда гына тора. Ул каен суын җыеп кышка да әзерләп куя, язучыларга да бүләк итә.

Каен суын җыю һәм алуның төрле алымнары бар. Каенның кәүсәсен балта белән чабып, суын агызып алып та китә кайбер бәндәләр. Бу агачны үтерә. Без табигатьне саклап эш итәргә тиешбез.

Каен суын алуның иң җайлы ысулын да Равил Фәйзуллин тапты. Каенның кояшка таба караган яктагы кәүсәсендә суы күбрәк була. Аны җирдән 20-30 см өстәрәк кечкенә генә борау белән тишәләр. Борауның тоткасын өстәрәк тотып эш итү хәерле. Шунда суы савытка гына агарлык итеп, кечкенә генә торба куела. Аннан суын алгач, ул урынга чөй кагып куярга кирәк. Шул җирне соңыннан туфрак белән сылап та куялар. Болай агачка зур зыян килми.

Каен суында шактый гына шикәр бар. Ләкин ул кибеттә сатыла торган шикәр түгел, ә төрле матдәләргә, витаминнарга бай булган шикәр. Каен суында яшәү көче бар.

Ул суны саклавы шактый авыр, чөнки җылыда бик тиз әчи. Кышка саклар өчен каен суын туңдырып куярга була. Кыш көне эретеп, рәхәтләнеп, тәмләп эчәсең.

Каен суы ашказанына бик файдалы. Тын юлларын да киңәйтә, сулыш алу җиңеләеп китә. Йөрәкне дә тынычландыра, баш миен эшләтеп, ачып җибәрә. Көнгә 1-2 стакан эчү җитә. Менә бүген каен суы килер дип уйлыйбыз, барырга җыена идек әле.

Каенның кәүсәсендәге сыеклык әле җебеп бетмәгән, боз булып катып тора. Әз генә кояш чыга башлаган вакытларда игътибар итеп карагыз әле. Каен тирәли кар булыр, ә төбендә 5-7 см тирәли кар эрегән. Аны табигать үзе эшли. Җирдәге туң бетә, андагы су җылына да әкрен генә каенның кәүсәсе буйлап хәрәкәт итә башлый.

Язның нинди килүенә карап, төрле елны төрлечә алына каен суы. Апрельнең 10-20ләре арасында каен суы килә инде. Көннәр җылыткач, май азагында ул инде әчи», — дип аңлатты шагыйрь.

«Кыш көне мунчадан соң каен суы бигрәк тә тәмле»

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та элек бик яратып каен суы эчкән. «Каен суын рәхәтләнеп эчә идек. Хәзер инде авылга кунакка кайткач кына эләгә. Ул бит табигатьтән, җирдән чыга торган саф, баллы су. Элегрәк кое казыгач, аны эчтән агач белән буралап менәләр. Менә шуның суы да бик баллы, тәмле була иде. Хәзер көннәр җылыта башлагач, каен яфрак ярганчы суы чыга инде аның. Яфрак яра башлагач, бөтен суы шунда китә башлый.

Табигатьтә бар нәрсә дә бар! Каен суының шифасы дарулардан да күбрәк», — диде Миңгол Галиев.

Казаннан Илдар Фәезов та быел әле каен суын татып карарга өлгермәгән икән. «Каен суына барырга дип торам шушы көннәрдә. Гадәттә, каеннар күп үскән җирләрдән алабыз. Беренче көнне сак кына агачның кәүсәсен тишеп, савытка су агарлык итеп җайлап калдырабыз да, икенче көнне барып алабыз. Тишеген томалыйбыз, табигатькә зыян салмаска тырышабыз. Гаиләбез белән яратып эчәбез каен суын. Эчми калган елларны хәтерләмим. Язга таба туңдыргычтагы җиләк-җимеш кими, урын арта, шуңа күрә пластик шешәләргә тутырып, без аны кышка катырып та куябыз. Мунчадан соң шул каен суын эретеп эчү үзе бер ләззәт. Җанга — рәхәт, тәнгә — сихәт», — дип сөйләде Илдар.

Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Дания Искужина да каен суын яратуын әйтте. Алар хәтта аны банкаларга ябып та куя торган булганнар.

«Каен суын бик яратабыз. Элек ел саен барып җыя идек. Аны табигать җанлангач, агачларда бөреләр барлыкка килгән вакытта алалар. Яфрак чыгара башлаганчы өлгереп тә калырга кирәк.

Каенның ботагын вәхшиләрчә сындырып, шул җиргә тамчылап суы җыелсын өчен савыт элеп киткәннәрен дә күрергә туры килде. Болай эшләргә ярамый.

Без кечкенә генә тишек ясап, шунда кечкенә торба тыгып калдырабыз. Каен суын шулай җыя идек. Аннары ул тишекне томалап куярга кирәк. Безнең гаилә дуслары каен суына бер телем әфлисун салып, кайнатып чыгарып, шуны банкаларга да ябалар иде. Аннары, балачакта каен суының кибеттә сатылуын да хәтерлим», — диде Дания апа.

«Каен суы иммунитетны ныгыта»

Каенны гына түгел, суын да бик ярата шул безнең халык. Каен суының файдалы элементлары турында педиатр, инфекционист, нутрициолог Илсөя Заһирова белән сөйләштек.

Яз — иммунитетыбызны каен суы ярдәмендә ныгытып кала торган вакыт. Каен суын җыюның иң яхшы чоры — март урталарыннан апрель уртасына кадәр, бөреләр яфрак ярганчы.

Каен суы витаминнарга һәм минералларга бик бай. Монда магний, калий, кальций, кремний, натрий, алюминий, фосфор, цинк һәм цирконий тозлары бар. Кальций тешләр һәм сөякләр өчен кирәк, ә калий нерв системасының һәм мускулларның эшчәнлеге өчен файдалы.

Каен суында органик серкә, фермент һәм фитонциннар бик күп. Әлеге матдәләр антиоксидант, микробларга каршы көрәшү үзлегенә ия һәм организмнан шлакларны, токсиннарны чыгаруда ярдәм итәләр, канны чистарталар. Бер стакан каен суының файдасы бер чынаяк чәй һәм каһвәдән 100 тапкырга артык.

Ябыгучылар өчен дә каен суы уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Шулай ук андагы файдалы ферментлар ашказаны, эчәкләр өчен бик файдалы. Йөкле хатын-кызларга токсикозны кичерергә дә каен суы булыша ала. Каен суы белән битне, чәчләрне дә юарга мөмкин.

Шул ук вакытта бөерләрендә ташлары булган кешеләргә каен суын саклык белән генә эчәргә киңәш итәр идем. Алдан табиб белән киңәшләшсәгез, тагын да әйбәтрәк, чөнки каен суы бу ташларны кузгатырга мөмкин, ә бу үз чиратында авыртулар китереп чыгарачак», — дип аңлатты Илсөя Заһирова.