Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Заманча милли киемнәрне тәкъдим итү, яисә Резеда Сафиуллинаның 30 еллык күлмәге

Татар милли киемнәрен заманча фасонда тегеп, чыгыш ясадылар.

news_top_970_100
Заманча милли киемнәрне тәкъдим итү, яисә Резеда Сафиуллинаның 30 еллык күлмәге
Рамил Гали

Әбиләр дә мода күрсәтә дисәм, ышанасызмы? Юк, бу гадәти генә мода күрсәтү булмады. ТР мөселманнарының рухи җитәкчелегендә узган хатын-кызлар конференциясендә төрле яшьтәге хатын-кызлар милли мөселман киемнәрен тәкъдим итте.

Килеп керүгә үк, милли киемнән басып торган абыстайларга карап, күңелем күтәрелде. Мәктәп елларында укыган «Галиябану» әсәрендәге героинялар исемә төште. Милли татар киемнәрен кигән мөслимәләр ханбикә сыман тоелды. Башларында — калфак, матур итеп бәйләнгән яулыклар, хәзерге заман алымнары кулланып тегелгән күлмәкләр… Күзләр камаша!

«Төренеп йөргән кызларга карап, татар милли киеме түгел бу, димәгез»

Конференция вакытында мөһим темалар күтәрелде: ничек милләтне, динне, милли киемнәрне саклап була?

Сүзне тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова башлады. Ул татар милли киеменең тарихы белән таныштырды.

«Тарихчы, язучы буларак, татар милли киемнәрне өйрәндем, архивларда утырдым, музейларга бардым. Милли киемле татар хатын-кызларының фотоларын, рәсемнәрен күргәч, ниндидер бер якын туганымны очраткан кебек булам. Бервакыт Төркиядәге себер татарлары авылына мәҗлескә барырга туры килде. Анда барысы да төрек киемнәреннән килгән иде. Берзаман ишектән бер әби килеп керде. Безнең әниләр кебек ап-ак яулык бәйләгән. Аны күргәч, елап җибәрдем. Ул: «Ник елыйсың?» — дип сорагач, әбигә: «Татар киемен Төркиядә дә саклап кала алгансың!» — дидем аңа.

Тарихи романнар язган вакытта авыр хәлдә калабыз. 100 еллык тарихны тасвирлаган фотолар бар. Татар хатын-кызлары фотога XX гасыр башында гына төшә башлаган. Фотографлары да шул вакытта гына барлыкка килгән. Алдынгы карашлы хатыннар, ирләреннән рөхсәт алып, фотога төшәргә барган. Ул фотоларда 100 еллык тарих кына, ә 500 элек ничек булган? Себердә ни кигәннәр: калфакмы, читекме? Язучы башыннан ахырына кадәр энҗе-мәрҗән тапкан кебек, мәгълүмат эзләп табарга тиеш», — дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

Фәүзия апа киемнәрнең төрлелеген дә искәртеп үтте. «Киемнәребез төрле, ләкин өлге итеп Казан татарларының киемнәрен алабыз. Энҗе-мәрҗәнле, Казан абыстайларының киемнәре иң затлысы булып саналган. Авыл хатын-кызларыныкы да милли булган. Узган гасырларда гаурәтне каплаган, матур, милли кием кигәннәр. Һәр хатын-кызның сандыгында читеге, калфагы, шәле яткан. Хәзер күпчелек хатын-кыз милли татар киеменнән йөрмичә, гарәпчә киенсә дә, алай ярамый димәгез. Төренеп йөргән кызларга карап, татар милли киеме түгел, бу дип ачуланмагыз. Алар бит гаурәтләрен каплап йөри. Алай каты әйтмик. Негатив фикерле булмыйк. Башта гаурәт каплана, аннары оялу да барлыкка килә. Динебезне саклап калыйк», — дип сөйләде язучы.

Икенче булып Резеда Сафиуллина чыгыш ясады. Аның чыгышы да истә калды.

«Фәүзия апаның көчле чыгышыннан соң сөйләргә дә авыр дип, арттагы кызларга борылып әйтеп кенә өлгердем, мине чыгыш ясарга чакырдылар», — дип ул залдагыларны көлдереп, сүзен башлады.

«Фәүзия апаның көчле чыгышыннан соң сөйләргә дә авыр дип, арттагы кызларга борылып әйтеп кенә өлгердем, мине чыгыш ясарга чакырдылар», — дип ул залдагыларны көлдереп, сүзен башлады.

«30 ел узса да, күлмәгеңә сыйгансың»

Резеда Сафиуллинаның киеме башкаларныкыннан аерылып тора иде. Гадәти, шул ук вакытта милли.

Резеда апа ап-ак яулыктан, калфактан, алъяпкычтан килгән иде. Аягында читек. Үзе дә халык янына чыгып сөйләде, микрофонга сөйлисе килмәде аның.

«Бу чарага чакыру алгач, башта гадәти мода күрсәтү генәме икән әллә, дип уйладым. «Кием» сүзе кулланган чарага чакырсалар, тагын хатын-кызлар җыелыша да, чүпрәк-чапрак турында сөйләшеп таралышалар икән, дип уйлыйм. Мода турында сөйләүне җенем сөйми. Ләкин биредә кием темасы гына күтәрелми, милләт темасы күтәрелә», — дип сөйләде ул.

Үзе киеп килгән киемнең тарихы белән дә таныштырды. «Мин кечкенәдән сәхнәдә үстем. Биюче идем. Әнинең концертларында чыгыш ясадым. Монда килгәндә дә купшы, затлы киемнән килермен дип уйлаган идем. Бөтен кием әнинең өендә калган. Гардеробтан үзем теккән шушы күлмәкне таптым. Аңа хәзер утыз ел. Теккән вакытта энә бармагыма кереп, тишеп чыккан иде. «Ә-ә-ни» - дип сузганым исемдә. Башта авыртканын да сизмәдем. Әни әкрен генә энәне бармагымнан чыгарды. Үзе миңа карап торды. Мин исә атладым да егылдым», — дип исенә төшерде ул.

Күлмәккә утыз ел булса да, ул саргаймаган да, яңа теккән күлмәк кебек күренде. Залдагылар «ах» итеп: «30 ел узса да, күлмәккә сыйгансың, бер грамм да тазармагансың», - диделәр Резеда апага.

Чыгышлардан соң кунаклар милли киемнәрен күрсәтте. Матур, милли, заманча. Миңа ошады. Ә сезгә ничек?



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100