Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлбарыс елы: ничек каршыларга, ни көтәргә, артистлар нәрсә өмет итә?

Якынлашып килүче 2022 ел Юлбарыс елы булачак. Соңгы Юлбарыс елы нинди вакыйгалары белән истә калган, бу елда кемнәр туган һәм киләсе елга фаразлар — «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Юлбарыс елы: ничек каршыларга, ни көтәргә, артистлар нәрсә өмет итә?
https://pixabay.com/ru

Юлбарыс елында кемнәр туган?

Озак та калмады, тиздән Үгез елын Юлбарыс алыштырачак. 1974, 1986, 1998, 2010 — болар барысы да шул билге астында узган еллар.

Дөнья күләмендә танылган Мерилин Монро, Агата Кристи, Карл Маркс, Людвиг ван Бетховен, Шарль де Голль, Марко Поло, Мария Стюарт, Никколо Паганини, Оскар Уайльд, Деми Мур, Леонардо Ди Каприо - төрле елларда Юлбарыс елында туган шәхесләр.

Ә Россия йолыдызлары арасында ул — Алишер Моргенштерн, Глюкоза, Григорий Лепс, Лия Ахеджакова, Вячеслав Зайцев.

Татарларга килгәндә, Айгөл Бариева, Лидия Әхмәтова, Рамил Гарифуллин, Ләис Зөлкарнәев, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, DJ Radik, Илназ Сафиуллинның үз еллары җитә быел.

Узган Юлбарыс елы ничек истә калды?

Узган 2010 елда - Юлбарыс елында нинди мөһим вакыйгалар булды соң?

1. 2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Президент вазыйфасына керешә.

2. Россиядә бу вакытта Дмитрий Медведев Президент була.

3. Җәйге аномаль эссе һава торышы авыл хуҗалыгына бик зур зыян сала. Корылык аркасында миллион гектарларга сузылган мәйданда урманнар яна.

4. 2010 елның октябрендә җанисәп үтә.

5. Нәкъ менә шушы елдан башлап иске машиналар утилизация программасы эшли башлый.

6. 4 гыйнварда Дубайда кеше төзегән иң биек манара - 828 метрлы Бурдж-Халифның тантаналы ачышы була.

7. Әйтү өчен бик кыен булган, 200 ел йоклаган Исландия вулканы — Эйяфьятлайокюдля уяна.

8. Апрельдә iPad планшеты сатыла башлый.

9.2010 елның 1 сентябрендә Барак Обама Гыйрактагы Америка хәрби операциясен рәсми тәмамлау турында игълан итә.

 Киләсе елдан ни көтәргә?

2022 елда нинди Юлбарыс килер соң? Көнчыгыш календаре буенча, киләсе ел озак вакытлар хыялларда гына калган якты, матур, урыны белән көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак.

Ел хуҗасының стихиясе — су. Киләсе елда эшне, фатир, яшәү урынын алыштыру берни тормый. Бары тик алга! Хәтта башка җиргә күчеп китү вариантын да карарга була.

Юлбарыс — көчле холыклы хайван, аның белән сак булу киңәш ителә. Ул маҗаралар ярата, курку хисен белми. Стихиясе су булу аны әзрәк басып тора, тынычландыра.

Ничек каршыларга?

Яңа ел алдыннан өегезгә булачак ел символы алып куйсагыз әйбәт. Пыяла яисә хрустальдән эшләнгән булса, тагын да яхшырак, бу әзме-күпме суга ишарә дә булып тора. Өйне бизәгәндә табигый материаллардан эшләнгән әйберләр куллану отышлы: чын чыршы яисә нарат ботаклары, күркә.

Яңа ел кичен быел өйдә, гаилә, якын туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Юлбарыс артык тавыш яратмый, аңа өй җылысы булуы мөһим.

Яңа елны каршылау өчен күк, зәңгәрнең бөтен төсмерләре, кара, соры, аксыл көрән төсләр кулай. Юлбарыс елын җәнлек йоныннан, тиресеннән эшләнгән киемнәр һәм аксессуарлардан каршыларга ярамый. Ел хуҗасының ачуын чыгаруыгыз бар. Агач яки металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре яхшырак булачак. Өстәлегезгә текстиль эскәтер ябып, һәр кунакка җитен тастымал кую да яхшы. Буйлы-буйлы юлбарыс тиресе төсмерләрен кабатлап, декорга коңгырт төсләр өстәү дә килешәчәк.

Чиста өйдә Яңа елны каршы алу үзе бер рәхәт. Шуңа күрә бәйрәмгә бераз алданрак әзерләнә башлап, юып-җыеп чыгыгыз.

Яңа ел табынында ит, итле ризыклар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшы. Кем нинди ит ярата, монда чикләүләр юк. Ел хуҗасы ни дисәң дә ерткыч җәнлек.

«Үземне юлбарыс итеп күрмим»

Төрле елларда Юлбарыс елында туган кешеләр белән сөйләшеп, аларның бу елга нинди өметләр баглавын сораштык.

Җырчы Илназ Сафиуллин:

Киләсе Юлбарыс елы минем ел икәнен әле искә төшердегез. Дөресен генә әйткәндә, елларны ничектер менә шушы исемнәре белән бәйләнештә тотмыйм. Ел хуҗасына, аның характерына бәйләп карасаң, киләсе ел, әлбәттә, көчле, дәртле булырга тиеш. Яңа максатларга, үрләргә ирештерә торган ел.

Мин һәрбер елга шулай карыйм. Йолдызнамәгә һәм башка шуның ише әйберләргә ышанмыйм. Бөтен уңыш, сәламәтлек елның исеменә генә бәйле булса иде. Һәр Яңа елга иң изге теләкләр белән керәбез. Күсе елы булсынмы, аждаһамы... Һәр елга якты караш, өметләр белән һәм бурычларсыз керергә язсын, — диде артист.

Җырчы Филүс Каһиров та якынлашып килүче елның хуҗасы Юлбарыс икәнен күптән түгел генә белгән.

Аның өчен генә аерым өметләр багламыйм. Ниндидер шатлык, куаныч китерсә, әйбәт инде, сүз дә юк. Без тормыш иптәшем белән икебез дә Юлбарыс елында туганбыз. Бәхетен дә, шатлыгын да тырышып алырга кирәк. Үземне юлбарыс итеп күрмим. Тыныч кына үз эшемне эшләргә, куйган максатларга ирешергә тырышам, — диде ул.

«Курыкмыйм, төгәллекне яратам, хуҗа булып йөрмим...»

Хатын-кыз юлбарысларыбыз бөтенләй башка карашта булып чыкты. Хезмәттәшебез, «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да Юлбарыс елында туган.

Юлбарыс — мәчеләр семьялыгыннан. Шулай булса да, иң көчле, иң ерткыч һәм шул ук вакытта горур хайван. Аның табигатьтән бирелгән матурлыгына озак сокланып карап торасың. Юлбарыс — курка торганнардан түгел. Мин дә шуңа омтылам. Кайчак үзем дә юлбарыс булып куям: нәрсәнедер ошатмыйм икән, шунда ук җавап реакциямне күрсәтәм. Журналист булып эшләгәннәр аңлый: дөньяның кеме генә юк, сине куркытучылар, аяк чалучылар, үпкәләтүчеләр буа-буарлык бит.

Юлбарыс — төгәл карар кабул итә торган хайван. Мин төгәллекне яратам: йә бар ул, йә юк. Әмма карарны бик уйлап кына кабул итәм. Ул шунда ук булмаска да мөмкин. Хәзерге заманда мең кат уйлап эш итәргә кирәк.

Яшүсмер чакта кеше мине бер сәбәпсез кимсетсә яки ачуымны чыгара торган очрак булса, дөньяның өстен аска китерә ала идем. Бер тапкыр бар көчемнән телефонымны идәнгә ташладым — телефонның арты янчелде, өстәлдә торган әйберләрне атып бәрдем. Бу бер генә тапкыр булган хәл — күрәсең, ачуым нык чыккан булган.

Юлбарыс — аңа ничә яшь булуына карамастан, песи җанлы. Иркәләүләрен, үзен сыйпаганнарын ярата. Минемчә, бу бөтен кешегә ошар иде. Шуңа күрә иркәләп яратулар Юлбарыс елында туганнарга гына хас түгелдер.

Юлбарыслар тирә-якка бик тиз ияләнә. Юлбарыстан аермалы ягым шундадыр — теләсә кайсы җиргә барсам, мохиткә озак ияләшәм. Юлбарыс кебек хуҗа булып йөрмим. Якынлашып килүче Юлбарыс елында дөньяда тынычлык урнашуына өмет итәм. Илебез, республикабыз сәясәте, икътисад уңай якка үзгәрсен иде. Нинди генә вакыйга булса да, кешегә каршы түгел, гади кеше файдасына булуын телим, — ди Зилә.

«Җанвар»ым зирәкләнә, салмаклана бара»

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова:

«Юлбарыс»ым яшьрәк чагында, нәкъ үзем кебек, уңыш яулаячагына ышанып, авырлыклардан курыкмыйча, үзе өчен дә, башкалар өчен дә армый-талмый тырмаша торган «җанвар» иде. Яшьлеге, көчлелеге белән үз дигәненә ирешә дә иде. Еллар узган саен, «җанвар»ым зирәкләнә, салмаклана бара. Кайчагында, агач күләгәсендә ятып, яшьрәкләрне читтән күзәтеп, киңәшләрен биреп, мактап-үсендереп тә яткалый. Әмма беркайчан да ул кеше өлешенә кермәде, үзе булдыра алмастайга өметләнмәде, буш хыяллар кормады. Бар табышын хәләл көч белән яуланды.

Хәзер минем «юлбарыс»ым күбрәк элекке тырышлыкларының әҗерен күрә, хәләл көче белән яулаган «калҗасы»на шөкер итеп, шуңа куанып яши белә.

Минем «юлбарыс»ым үз биләмәләренә мәнсез, әрсез, начар күңеллеләрне бик якын җибәрми, әмма саф теләкле, изге ниятле, аңа ихтыяҗы булганнарны беркайчан да ярдәмсез калдырмый. 

60 яшен тутырып килүче өлкән «юлбарыс» бөек көчләрнең аңа киләсе Юлбарыс елында аеруча мәрхәмәтле буласына ышана, чөнки ул үзен моңа, һичшиксез, лаек дип саный, — ди Сания апа.

Нумеролог: «Киләсе елга безне күп эмоцияләр көтә»

Юлбарыс турында психолог-нумеролог Энҗе Гарифуллина белән дә сөйләштек.

Табигатьтә бара торган бөтен процесслар да саннар белән бәйләнгән. Бу хакта Пифагор да сөйләгән. Кеше психикасында барган процесслар да саннар белән бәйле. Саннар тамгалар системасында билгеле бер урын алып тора.

2022 елның төп саны — 6 (2 0 2 2=6). Ул җаваплылыкны кабул итү, батырлык һәм кыюлыкны аңлата. Киләсе ел чыдамлылыкка тикшерәчәк. 2022 елның алдан әзерләнергә кыен булган, көтелмәгән үзгәрешләр, борылышлар алып килүе дә ихтимал.

Нумерологиядә 6 саны — көчле сан. Ул тотрыклылык һәм ышаныч билгесе дә. Шул ук вакытта 6 саны куб белән дә ассоцияләштерелә. Ул камиллек, матурлык һәм сәламәтлек символы да. Узып баручы ел безгә бик күп яңалыклар алып килде — бик күп локдауннар булды. Хәзер исә шул темпка ияләшеп, яңа тормышка ияләнә башларга вакыт.

2022 елда 2 саны өч тапкыр очрый. Ул фәрештәләр саны, ышаныч. Киләсе елда кылган барлык изгелекләр дә кире кайтачак. Фәрештәләр безгә ярдәм итеп торачак. Шул ук вакытта 2 санында булган көчсезлеккә дә бирешмәскә кирәк. Әлеге сан йогынтысы астында кеше агым буенча бара икән, үз бәхете өчен көрәшми башлый. Икеле санының өч тапкыр кабатлануы инициатива һәм тәвәккәллек, сүзләрдә дә, гамәлләрдә дә намуслы һәм гадел булып калырга кирәклеген ассызыклый.

Юлбарыс елында безне бик күп эмоцияләр көтә. Үз хисләреңне һәм эчке сиземләүне дә тыңларга кирәк. 2022 елда үз хисләрегезне арканларга тырышмагыз, аларга ирек бирегез. Юлбарыс елы гаилә төзү, уку һәм үзеңнең кем икәнеңне ачыклау өчен яхшы вакыт. Йога белән шөгыльләнә башласагыз да була.

Юлбарыс елында туган кешеләргә финанслары белән сак булырга киңәш ителә, бу якны контрольдә тотарга кирәк. Юлбарыслар өчен бер генә акча эшләү ысулы бар — бу даими һәм намуслы хезмәт. Шулай ук бу елда күчемсез милек яки машина сатып алу мөмкинлеге дә бар. Төп чыгымнар җәй көне көтелә, моңа әзер булыгыз.

Кешеләр белән аралашкан вакытта аларны аңларга һәм дипломат булып калырга тырышыгыз. 2022 ел актив булган һәм көчләрен акча эшләүгә юнәлтелгән кешеләр өчен уңышлы булырга охшап тора. Шулай да моңа җиңел акыл белән карап, уңышка ышанып кына ятып булмый. Килеп кергән керемнәрегез белән сак эш итегез, артыгын киләчәк өчен янга калдыру да яхшы булыр. Көтелмәгән чыгымнарны булдырмаска тырышыгыз.

2020-2021 еллар — көрәш еллары булды. 2022 ел җиңеп чыгуларга адаптация елы булачак. Татарстан Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып калачак.

2022 елда булачак һәр яхшы вакыйгага рәхмәтле булыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100