Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит кешеләр белән сөйләшмәгез: Казанда танышын үтереп тураклаган ирне хөкем иттеләр

Казанда очраклы танышын үтереп, мәетен тураклап Казансу елгасы ярына күмеп куйган ир-атка карата ачылган җинаять эшен карау тәмамланды. Гаепләнүченең бу гамәлен ничек аңлатуы һәм судьяның нинди хөкем карары чыгаруы - «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Чит кешеләр белән сөйләшмәгез: Казанда танышын үтереп тураклаган ирне хөкем иттеләр
Автор

7 октябрь киче. 39 яшьлек Олег Сафонов кибеттән кайткан вакытта аңа 57 яшьлек Илгиз Мусин эндәшә. Ул эчәргә иптәш эзләгән була. Ир-атлар сөйләшеп китә, шуннан соң Мусин яңа танышына кунакка юнәлә.

Танышуны бәйрәм итә башлыйлар. Ләкин, мондый очракларда еш күзәтелгәнчә тәмамлана — ирләр сүзгә килеп, сугышып китәләр. Кунак булып килгән ир беренче булып сукты, ди Сафонов. Фатир хуҗасы кулына эләккән беренче әйбер — балтаны алып, Мусинның башына берничә тапкыр суга. Ә соңыннан пычак белән муенына кадый.

Яңа танышының суламый башлаганын сизгәч, Сафонов аны урамга алып чыгармакчы була. Көче җитмәгәч, мәетне кисәкләп чыгарып атарга дип уйлый.

Сафонов, мәетне тураклап, бәрәңге капчыкларына бүлгәләп сала. Соңыннан берәмләп фатирыннан алып чыга һәм Казансу елгасы ярына күмеп куя. Ул шешәдәшенең җәсәде кисәкләрен ике тапкыр илтә. Ә өченче тапкыр өенә кайтканда аны полиция хезмәткәрләре туктата.

Кулына канлы капчык тоткан шикле ир-ат турында полициягә куркуга төшкән күршеләре хәбәр иткән булып чыга. Алар лифттагы һәм подъезд баскычындагы кан тапларын күргән һәм полициягә шалтыраткан икән.

«8 октябрьдә, кичке сигезләр тирәсендә ирем белән кибеткә чыгарга уйладык. Лифт чакырдык. Лифт идәнендә канга охшаган сәер таплар күрдек. Шуңа күрә баскычтан төшәргә уйладык. Шундый ук кызыл таплар аста, подъезд янында да бар иде», — дип сөйләде судта подъездда яшәгән хатын-кыз.

Сафонов карышмый, полиция хезмәткәрләренә иптәшенең гәүдәсен күмгәнен әйтә, фатирда ничек үтергәнен дә күрсәтә.

Ул үзен сак астына алуларына да каршы килми. Мусинны ярсып китеп үтердем ди. Янәсе, танышы аны кимсеткән, беренче булып суккан һәм шуның өчен «җавап та биргән».

Фатирда полицейскийлар үтерелгән ирнең мәете кисәкләрен таба. Башка өлешләренең кайда яшерелгәнен Сафонов төгәл генә әйтә алмый. Яңгырлы октябрь төнендә калдыкларны табу өчен криминалистлар «Ривьера» янындагы пляжның һәр сантиметрын тикшереп чыга.

«Алар комны казый башлады һәм берникадәр вакыттан соң төрле урыннарда гәүдә өлешләре салынган ике капчык табылды. Тикшерүчеләргә интуиция буенча гына эшләргә туры килде. Алар ком йомшаграк, көпшәкләнеп торган җирләргә игътибар итте», — дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсенең криминалистика бүлеге җитәкчесе Илсур Тимергалиев.

Йортның подъездына урнаштырылган видеокүзәтү камералары да Сафоновның гаебен раслады. Видеода аның 7 октябрь көнне Мусин белән бергә баскычтан менгәне күренә. Ә икенче көнне кич, Сафонов подъезддан үзе генә чыга. Кулына тоткан капчыктан кеше аяклары тырпаеп торган була.

Илгиз Мусинның бертуганы Алсу абыйсын бары тик татуировкалары буенча гына таныган. Судта ханым абыйсының тәртипсез тормыш рәвеше алып баруын, беркайда да эшләмәвен, эчкәч ярсу кешегә әверелүен сөйләде. Әмма гадәти вакытта ул тыныч, конфликтка керми торган кеше булган.

Алсу беренче көннән үк бертуганын үтергән кешене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә ирешергә ниятләгән. Әмма үтерүчегә янаган иң зур срок — кырыс режимлы колониядә 15 ел утыру.

Прокурор Сафоновка 13 ел сорады. Адвокат, үз чиратында, хөкем карарын йомшартуны сорады. Ул гаепләнүче — яхшы кеше, җинаять вакытында үз-үзен белештермәгән генә дип ышандырды.

«Адекват хәлдә мондый җинаятьне кылып булмый дип саныйм. Гаепләнүче үз-үзен белештермәгән һәм нәрсә эшләгәнен аңламаган», — диде хөкем карарын укыр алдыннан адвокат Михаил Клюшкин.

Соңгы сүзендә Сафонов үзен артык кырыс хөкем итмәүләрен үтенде. Гаебен таныды һәм танышын махсус үтермәвен әйтте. Ул бары тик үзенең саклануын, ләкин бер мизгелдә үз көченә бәя биреп өлгермәгәнен, ә нәрсә эшләгәнен аңлаганда инде соң булуын әйтте.

«Мин үз гаебемне тулысынча таныйм, әмма мин болай булуын телмәгән идем. Мин үз-үземне белештермәдем, нәрсә эшләвемне аңламадым. Һәлак булган ирнең туганнарыннан гафу сорыйм, миңа бик кызганыч. Гаиләмә әйләнеп кайтырга, балаларга ярдәм итәргә телим, минем әнием дә карт инде», — диде гаепләнүче.

Үтерүче алдагы 11 елын кырыс режимлы колониядә уздырачак.

Сафонов хөкем карарын тыныч кына тыңлады, сирәк кенә журналистларга да күз төшереп алды. Судьяның хөкем карары аңлашыламы, килешәсезме, дигән соравына сүзсез генә башын чайкады һәм тыныч кына: «Әйе, килешәм», - диде. Әмма адвокаты белән хөкем карары хакында фикер алышканда ул суд карарына шикаять бирергә нияте барлыгын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100