Яңартылган Кукмарага тәнкыйди караш: тиеннәр нигә читлектә һәм чыршылар ник киселгән? | intertat.tatar

Яңартылган Кукмарага тәнкыйди караш: тиеннәр нигә читлектә һәм чыршылар ник киселгән?

Без Кукмарада! Сүз тагын итекләр һәм табалар турында барыр дип уйласагыз, сез ялгышасыз. Бу репортажда КФУ студенты Ильяс Хаҗиев Кукмараның ял паркларына, «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләргә тәнкыйть тәкъдим итә.

Бертуган Комаровлар йорты — Яр буе — Комсомол мәйданы

Ни өчен бу өч объектны бергә куеп карыйм? Чөнки бу урыннар бер проект буенча төзекләндерелгән. Кукмара 2018 елда РФ төзелеш министрлыгы үткәргән «Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите проектларының бөтенроссия конкурсы»нда җиңү яулый. Төзекләндерү проектына «Citizenstudio» (Мәскәү) студиясы архитекторлары: Михаил Бейлин һәм Даниил Никишин алына.

Студияның сайтыннан бу проект турында мәгълүмат: «Бертуган Комаровлар йорты ансамбленең берничә бинасы сакланган. Торгызу вакытында төп бурыч шушы биналарны саклап калу. Бу урын — тарихи һәм географик яктан Кукмараның үзәге һәм бүген аның шәһәр өчен роле зур булырга тиеш». Әлеге проект яки үзегезнең район парклары проектлары белән тулырак танышасыгыз килсә, сылтамага керегез.

Төзекләндерелгән яр буеның беренче чираты 2017 елда, Татарстанда «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы» ярдәмендә ачыла.

Яр буе, Комсомол мәйданы һәм аның дәвамы булган Комаровлар йорты — бер зур иҗтимагый киңлекне берләштерә. Әлеге киңлекләр чыннан да ял итүчеләр өчен кызык, тотылыш ягыннан да бер стильдә ясалган.

Дөрес, өч объект та каралган, ә кечкенә генә кимчелекләрне бөтен җирдә табарга була. Кайвакыт бу кимчелекләрдә кулланучылар гаепле. Комаровлар йортыннан башка объектларда төзекләндерү эшләре тәмамланган диергә була. Комаровлар йорты бик начар хәлдә. Ватык пыяла тәрәзәләр, коелган штукатурка, вандаллар... Бу йортны реставрацияләү, анда музей, кунакханә яки һөнәрләр үзәге ачу инде күптән тәмамланырга тиеш булган, тик әлегә һаман ниндидер авырлыклар чыга күрәсең. «Түрәләр килә, сөйләшә, китә, ә эш тора», — ди шул тирәдә яшәүчеләр.

"Төзүчеләр килә, ә алар артыннан — вандаллар. Төзүчеләр эшләгәнне начар хәлгә китерәләр». Күптән түгел Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел район җитәкчеләренә "шәһәр паркларын карамыйсыз" дигән тәнкыйтенә шулай җавап биргән иде. Вандаллар бөтен җирдә бар, Кукмара да бу яктан искәрмә түгел. Яр буен карап йөргәндә, без Чаллы мэры сүзләренә үз күзләребез белән инандык. Кемдер, эскәмияне куелган урыныннан ватып алып, аны яр буе күпере астына алып төшкән. Эскәмия янында аракы, сыра шешәләре, чүп, пыяла. Яр буенда балалар йөри, алар пыяла ватыкларына җәрәхәтләнергә мөмкин. Вандаллар бу турыда уйламый шул…

Минем фикеремчә, Комсомол мәйданына нәрсәдәр җитми кебек, мәсәлән арт-объект. Проектта ул бар анысы, чынлыкта юк. Кайбер объектларның потенциалы зур күренсә дә, бүген алар буш тора.

Мәсәлән, «Сәүдә рәтләре». Сәүдә рәте бар, ә иң гади сату эше юк. Проектта әлеге киңлеккә бик зур өметләр салынган, ул мәйданның үзәге булырга, анда эчемлекләр, ризыклар, сувенир һ.б сату барырга тиеш дип язылган. Бүген саналган әйберләрдән берсе дә юк. 

Атлас Булатов исемендәге «Үзәк парк»

Киңлекнең кечкенә генә кимчелекләре булса да, ял итү урыны халыкка, балаларга ошый. Фотосурәтләрдән моңа инанып була. 

Яр буе һәм аның белән тоташкан локацияләрдән соң бу паркка күчкәч, контраст күзгә төшә. Сыйфатында түгел, эшләнгән объектларның мантыйгында. Керү белән күз паркның исемен йөртүче Атлас Булатов (1965-1985 елларда Кукмара КПСС райкомының беренче секретаре) бюстына төшә. Бу бюстның кемгә куелганын беләсе килгән кешеләр өчен җәй авырлык туачак. Бюст алдында «бакча пальмасы» утыртканнар, аның яфраклары исем язылган табличканы каплаган.

Алга таба барыйк. Күзгә ташланган икенче объект — тиеннәр, ләкин кызганыч, тиеннәр читлектә. Яннарына килгәч, бездән ярдәм көтәләр кебек. Тиен яши ала торган ак чыршылар, гомумән агачлар күп булган паркта бу хайваннарны читлектә тоту сәер эш. Тиеннәргә тизрәк иреккә чыгуны теләп, алга китик. 

Ә алда безне абсурд әйберләр көтә. Мәсәлән: үзенең зурлыгы белән шаккаттыра торган сәхнә, кинотетатр (соңгысы проект буенча). Бу паркта аның ни өчен кирәге, төгәлрәк бу шартларда ничек кулланылуы бөтенләй аңлашылмый.

Бу хакта паркта ял итеп утырган бабайдан сорадым. Ул җавап бирә алмады. «Кайбер вакытта анда дискотека уза, әбиләр бии», — диде яныбыздан самокатта узып баручы малай, сорауны ишетеп. Җавап табылды! Әбиләр бии икән! 

Паркка алга таба үткән саен дискәтүк өчен ясалган тагын бер сәхнә һәм ясалып бетмәгән танцпол күрдек. Бер паркта ике сәхнә! Шәп тә, абсурд та! Монысында да әбиләр бии микән?

Алга барган саен тагын да кызыграк әйберләр көтә булып чыкты безне. Агачлыкны узып, паркның брусчатка салынган урыны тәмамлангач, бер аланга килеп чыктык. Нинди зур мәйдан! Монда хәзер «Җиңү паркы» булачак дип аңлашыла. Ул әлегә ясалып бетмәгән. Төрле җирдә хәрби техника, һәйкәлләр таралып тора. Хәрби техника элек без инде сөйләгән Комсомол паркында урнашкан иде. Анда иҗтимагый киңлек ясарга булгач, техниканыәлеге урынга күчергәннәр. 

Бу җирне проектлау бөтенләй булмаган күрәсең. Паркка якын яшәүчеләр: «Хәрби техниканы ел саен күчереп йөртәләр, урын күп булганлыктан йә бертөрле, йә икенче төрле куялар, ошамый күрәсең», — дип сөйли. Әлеге күчереп йөртү аңлашыла, территория зур һәм ул берничә хәрби техника һәм һәйкәл өчен генә килеп бетми. Объектларның күршелеге дөрес булмау шулай ук визуаль яктан зур роль уйный. Бер якта синең сөйкемле тиеннәрең, дискәтүк өчен сәхнә, ә икенче якта танк белән БТР.

Тагын бер оригиналь әйбер - ял итү паркында беренче булган кешеләр, бу аланга чыккач, икенче парк башланганын тоярга мөмкин. Парк эчендә парк. Кызык! 

Проектлау булмау бу аланның күп җирендә күренә. Нигәдер брусчатка алан уртасында салына башлаган да, эшләнеп бетмичә туктаган. Бу тирәдә яшәүчеләр сөйләве буенча, алан инде ике елдан артык шушындый хәлдә тора икән. Хәзер бу җирдә Бөек Ватан сугышы каһарманнарына бюстлар куялар.

Бүген Атлас Булатов исемен йөртүче парк үзенең бай тарихында күп күңел ачу ысуллары күргән. Инде ерак 1980-2010 еллар арасында бу урында бүген кайбер зур шәһәрләрдә дә булмаган «күзәтү тәгәрмәче» (колесо обозрения) аттракционы булган. Халыкта аны тагын да кызыграк исем белән йөрткәннәр (татарлар — «шайтан тәгәрмәче», урыслар — «чёртово колесо»). Алай гына да түгел, бу урын чын атракционнар паркы (көймәләр, карусельләр) белән тулы булган. Кызганычка каршы, унынчы елларда алар барысы металлоломга юл тоткан. Ул вакыт белән бүгенге паркны чыгыштырганда чыннан да моңсу. Хәзерге мөмкинлекләр белән объектларны шушындый мантыйксыз итеп эшләүавыр кабул ителә. Бүген паркта ясалган әйберләр бәлки кирәктер дә, тик район шартларында, гомумән барлык Кукмарага ошаган җирлекләрдә аларны куллану бервакытта да проекттагы кебек булып чыкмый. 

«Эшчеләр тыкрыгы» урамы 22, 26, 30, 36

«Безнең ишегалды» программасы буенча 2020 елда ясалган әлеге ишегалды беренче карашка ук ике яклы тәэсир калдыра. Дөрес, программа буенча барысы эшләнгән, куеласы әйберләр башкарылган. Ләкин биредә яшәүчеләр генә түгел, без дә моны карап «эстетик ләззәт» алдык дип әйтеп булмый.

Бәлки проектлау вакытында ялгышлар чыккандыр, яки бу инде «урында эшләүче» кешеләр тарафыннан карап бетермәүдер. Машина парковкасыннан һәм балчык белән тутырылган газоннардан башка йортлар каршында бернәрсә юк. Буш газоннарда чирәм үстереп яки брусчатка җәеп, шул ук яр буе паркындагы кебек агачлар белән эскәмия дуэты булса да, бу җир күпкә ямьләнеп китәр иде. Ләкин әлегә барысы бик моңсу күренә. Әлеге ишегалдын ясый башлаганчы фикер алышыр өчен түрәләр килгәндә, яшәүчеләргә саналган әйберләрдән барысын да вәгъдә иткәннәр. Вәгъдә — чиновник өчен шәп сүз, аны биреп эшләмәсәң дә була бит. Бу турыда сөйләмәсәк тә, сез укучылар үзегез бу турыда беләсез бит!

Балалар өчен ясалган уен мәйданчыгы да бик күп сораулар тудыра. Беренчедән ни өчен уен мәйданчыгы чүп контейнерлары каршында? Икенчедән ни өчен ул машина йөри торган урыннан аерылмаган? Киртә кую кирәк түгел, бүген алардан баш тартуга барырга кирәк, ләкин агач, куак утырту кирәкле эш.

Йортларга карый торган мәйданны карап йөргәндә без бушлыкка тап булдык. Машина юлыннан кечкенә таулык белән аерылган, чүп контейнерлары булмаган, парковкасыз тыныч кына җир. Нигә анда балалар уен мәйданчыгы ясалмаган? Яки кирисенчә нигә парковка ул урында түгел? Сорау, өстендә сорау…

Проект буенча дүрт күп фатирлы өй ишегалдына дүрт чүп савыты кую каралган. Без икене генә күрдек. Ә алыштырылмаганнары бик начар хәлдә, кайбер подъездлар каршында алар бөтенләй юк, чүп савыты урынына чиләк тора. Парковка баганалары белән шундый ук хәл, проектта унау, бүген алар саны — нуль.

КВН

Кукмара районы хакимияте каршында әле 2020 ел ахырында кырык еллык зәңгәр чыршылар үсә иде. Чыршыларны кистеләрһәм алар урынына «Урманны саклыйк» акциясенә бәйләп сентябрь аенда яңалары утыртылды. Шәһәр үзәгенә тәңгәллек, матурлык биргән хуш исле чыршылар киселүен район җитәкчесе: «Чыршылар район башкарма комитеты каршындагы территорияне 40 ел дәвамында бизәде. Кызганычка каршы, вакыт алар өстендә дә хакимлек итә, шуңа күрә агачларны кисеп, урынына яңаларын утыртырга карар кылынды», — дип аңлатты. 

Бөтен дөньяда шәһәр эчендә үскән агачларга зур игътибар бирелә. Ә бездә кырык ел үскәнәрен кисеп, алар урынына шундый ук агачлар утырталар. Бу бит буш эш. Әгәр чыршыларны кисмичә, яңа чыршылар инде әйтелгән «Эшчеләр тыкрыгы» урамы ишегалдында утыртылган булса, дөресрәк булмас иде микән? Безнең бу сорауга җавап юк. Чыршы гомере уртача 200-250 ел. Ни өчен аларны 40 ел гына яшәтергә булганнар? Кызык сорау. Бәлки халыкка «хезмәт итүчеләр»гә чыршылар аркасында кабинетларда караңгы булгандыр? Ә сез нәрсә дип уйлыйсыз?

Туган җирнең бик «күңелле»

Бер төбәге Кукмара.

Кукмара кешеләренең

Эшләре гөрләп бара

Их, Кукмара, Кукмара,

Ерагаймасын ара.

Сагынырсың, саргаерсың,

Читләргә китеп кара.

Бу Кукмара районының гимныннан өзек, бүгенге сәяхәттән соң аның кайбер сүзләре тагын да кызык яңгырый. Шәһәр бездә төрле хисләр калдырды, ләкин синдә барыбер «күңелле» иде Кукмара! 

Пока!