Бөгелмәдә ЮХИДИ хезмәткәре гаебе белән өч баланың әти-әнисе авариядә һәлак булдылар

Самара өлкәсендә трассада булган коточкыч юл һәлакәте гаилә парының гомерен өзде. Аларның машинасына югары тизлектә автомобиль килеп бәрелгән, ә рульдә ЮХИДИ хезмәткәре булган. Өч бала ятим калды, аларның төпчегенә нибары ике ай. Һәлак булган ир белән хатынның якыннары авариядә гаепле кешенең җәза алуына ирешергә тели.

Любовь Бөгелмәдә туып үскән. Ул 2007 елда Самарага укырга китә һәм шунда Сергей Кузнецов белән таныша. Аларның мәхәббәт тарихы башланып китә, яшьләр өйләнешергә уйлый. Гаиләдә бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Зур кызлары Ксюшага әле өч яшь тә юк, уртанчы уллары Алешага ике яшь, ә төпчек сабый Юля нибары ике ай элек кенә туган.

Кузнецовларның гомере узган җомгада, 7 августта өзелә. Фаҗигагә ике көн кала Сергей һәм Любовь гаилә корып яши башлауларына дүрт ел тулуны билгеләп үткән була.

«Бер-берсен яратып яшәгән, искиткеч гаилә иде. Сергей һәрвакыт яхшы күңелле, ярдәмчел булды. Теләсә кайсы мизгелдә ярдәмгә килергә әзер иде. Любовь — искиткеч әни һәм хатын, акыллы кыз иде», — дип сөйләде һәлак булган парның якын дусты Андрей Лебедев.

Нибары 500 метрны узарга өлгермәгәннәр

Фаҗига Самара — Зур Черниговка трассасының 54нче чакрымында булган. Ир һәм хатын балалары белән бергә өч туган абыйлары Сергейга кунакка барган була.

«Алар килеп җиткән булганнар инде, нибары 500 метрны узарга өлгермәгәннәр. Борылышта туктап торганнар һәм фураны уздырып җибәргәннәр, шул мизгелдә машинаның уң ягыннан арткы өлешенә югары тизлектә „Датсун“ автомобиле килеп бәрелә. Бәрелүдән алар фура астына килеп керә. Сергей урында ук вафат була. Калганнарны хастаханәгә алып китәләр», — дип сөйләде Любовьның бертуганы Александр Жердов.

Бертуганының коточкыч юл һәлакәтенә очравы турында Александр төн уртасында белә. Әнисе һәм олы апасы белән бергә шундук Бөгелмәдән Самарага кузгалалар. Килгәч, кешеләр һәлак булган аварияне ЮХИДИ хезмәткәре китереп чыгарганын беләләр.

«Люба комага китте. Табиблар аны коткарып кала алмады, иртәнге алтыда ул вафат булды. Ксюшаның баш мие селкенгән, күз кабагы киселгән иде, аңа 14-16 җөй салдылар. Алеша хәзер нейрохирургия бүлегендә, аңа операция ясыйлар, аның оча-бот сөяге сынган һәм уң аягының сөяге чәрдәкләнгән. Иң кечкенәсе Юляның баш мие селкенгән», — дип сөйләде Александр.

«Авариядә гаепле кешенең җәзасын калуын теләмибез»

Гаиләнең дусты Андрей Лебедев һәм Любовьның абыйсы Александр авария вакытында ЮХИДИ хезмәткәре исерек булган дип ышана. Бу хакта аларга һәлакәтнең шаһитләре сөйләгән.

«Авария шаһитләре полицейскийның исерек булуын миңа социаль челтәрдә язды һәм сөйләде. Ул машинада үзе генә булмаган, янында дус кызы да утырган булган. Шаһитләр сөйләвенчә, янәсе, алар авариядән соң машинадагы шешәләрне ташлый башлаган», — дип сөйләде һәлак булган ир белән хатынның якын дусты. 

Юл һәлакәтеннән соң полиция хезмәткәрен хастаханәгә алып киткәннәр. Дөрес, Андрей сүзләренчә, ул аннан качкан.

Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, Кузнецовларны бәрдергән машинаның рулендә чыннан да ЮХИДИ хезмәткәре булган. Аңа карата «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әмма юл һәлакәте вакытында полицейскийның ялда булуын да өстәделәр.

Полиция хезмәткәре озак яшеренеп ята алмаган — аны кулга алганнар, кичә суд аны тикшерү изоляторына җибәрде.

Полицейскийның җәзасыз калу мөмкинлеген юкка чыгару өчен, Андрей Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать язган.

«Рәсми чыганакларда полиция хезмәткәренең исерек булуы һәм хастаханәдән качуы турында мәгълүмат юк. Нәрсәне дә булса яшереп калырлар, дәлилләрне, экспертизаны үзгәртерләр дигән курку барлыкка килде. Хәтта аның исерек булуына медицина исбатлавы узу турында мәгълүмат хәзергә кадәр юк», — диде Андрей.

Төп максат — балаларны аякка бастыру

Любовьны Бөгелмәдә җирләгәннәр. Туганнары һәм дуслары аның вафат булуына әле дә ышана алмый.

«Хәзер ничек яшәвемне аңламыйм. Әти белән әни дә үзләрен нәкъ шулай хис итә», — диде Любаның абыйсы.

Хәзер Любаның туганнары хастаханәдә балалар янында. Аларны чыгарганнан соң гаилә Ксюшаны, Алешаны һәм Юляны үзләренә алып китәргә планлаштыра.

«Иң мөһиме — алар савыксын. Балалар өчен, аларга яхшы тәрбия һәм белем бирү өчен барысын да эшләячәкбез», — диде Александр.