Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сабан туе — хезмәт туе: район башлыклары үткәрү-үткәрмәү турында ни ди?

Сабантуйларның булу-булмавы бар халыкны кыл өстендә тоткан кебек: көн саен имеш-мимешләр чыга, сүзләр тарала… Телеграм каналларда исә Сабантуйлар 4 июльдә, ә Питрау бәйрәме 18 июльдә узачак дигән сүзләр йөри. Халык сүзе дөреслеккә туры киләме? «Татар-информ» хәбәрчесе Татарстан районнары башлыклары белән сөйләште.

news_top_970_100
Сабан туе — хезмәт туе: район башлыклары үткәрү-үткәрмәү турында ни ди?
Салават Камалетдинов

«Сабантуйда халыкны битлек һәм перчаткадан йөртеп булмас»

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин:

Федераль Сабан туеның үткәрелү-үткәрелмәвен Президент Аппаратыннан сорагыз. Әзерлекләр бара, бездә аны беркайчан да туктатмыйлар.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов:

Юк, без Сабан туена әзерләнмибез. Коронавирус белән вазгыятьнең ничек булып бетәсе билгесез, шуңа күрә күзәтеп торабыз. Шәһәрдә үткәрмәсәләр дә, район-авылларда уздырабыз дисәк, барлык халык шунда агылачак. Безгә Ульяновск, Чувашия һәм башка яклардан кайталар. 25 июньгә кадәр бернинди карар кабул итмичә торабыз.

Җитәкче буларак, миңа, иң беренче чиратта, халыкның исәнлеге-саулыгы мөһимрәк. Фикерләребез төрле, егетләр белән киңәшеп торабыз. Куркыта. Сабантуйда бит шашлыгы да, пылавы да була. Бер үткәрә калсак, ярты-йорты да уздырып булмый. Юк дип кистереп тә куеп булмый. Парад бетсен әле, карарбыз.

Сабантуйга килгән халыкны 1,5 метр ара калсын дип тә утыртып булмый, бөтен кеше артыннан карап та бетерә алмыйсың. Алар җыелыша, сөйләшә. Бәйрәм булса, халыкны битлек һәм перчаткадан да йөртеп булмас… Әмма әзерләнү өчен бер-ике көн дә җитә. Әлегә бер сүз дә әйтә алмыйбыз.

Әлки районы башлыгы Александр Никошин:

Рәсми хәл ителде: Сабантуй безнең районда беркайда да булмаячак.

«Кайбер авылларда үткәрергә планлаштырабыз»

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов:

Әлегә сөйләшеп бетермәдек. Әмма күбесе Сабантуйны булдырмау ягында. Башта битлек, перчатка киеп сайлауга барабыз, аннары Сабантуйда күрешеп кочаклашабызмы? Ничек була ул алай? Битлек һәм перчаткалы Сабантуй берничек тә уза алмый. Сабантуй белән идарә итеп булмый. Ә болай без һәрвакыт үткәрергә әзер.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев:

Сабантуйны авылларда үткәрү мәсьәләсе карала. Әмма төгәл карар әйтүче юк. Шуңа күрә көтәбез.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев:

Вазгыять җиңел түгел, бернәрсә дә әйтеп булмый. Механизаторларны, терлекчелектә эшләүчеләрне, конкурс уздырып, бүләкләрбез. Халыкны җыясы килми иде, кеше чирли дә чирли.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин:

Авыл хуҗалыклары белән әзерләнәбез, кайбер авылларда уздырырга планлаштырабыз. Дүшәмбе көнне карар кабул итәчәкбез.

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин:

Бездә булмый. Әйттеләр бит, авылларның инициативасы булса — үткәрелә, ә район үзәкләрендә булмый. Акча да юк, әлегә кирәк тә түгел.

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин:

Әлегә билгеле түгел. Булмаска охшаган.

«Механизаторларны бүләкләп чыгарбыз дип уйлыйм»

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов:

Сабантуй рәсми рәвештә булмый. Механизаторларны кыр эшләре тәмамлангач бүләкләп чыгарбыз дип уйлыйм.

Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин:

Белмим шул, бездә узмаячак. Барлык районнарда булмый, Казанда гына үтә дип беләм.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов:

Казанда була, ә районнарда — юк. Бездә дә, шул исәптән, уздырылмый.

Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов:

Юк, юк, юк.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров:

Иллегә илле. Уздырмабыз дип уйлыйм, шулай да рәсми карар кабул ителмәде. Авыл җирлекләрендә уздыру тәкъдиме килде.

Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев:

Әлегә белмим.

«Питрау да үткәрелмәс дип уйлыйм»

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов:

Карар чыкмыйча, бер Сабантуй да үткәрелми. Әлегә имеш-мимешләр генә йөри. Кечкенә авылларда гына булырга мөмкин дигән сүз бар. Без халыктан сораштыру үткәрдек. Райондашларның 80-90 проценты Сабантуй булуын теләми, куркалар.

Каравон, Семик, Гырон Будтон бәйрәмнәре булмады. Миңа калса, Питрау өчен генә аерым искәрмә ясамаслар, Питрау да үткәрелмәс дип уйлыйм. Бер ел узмаганнан бернәрсә дә булмас.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов:

Әлегә әйтә алмыйбыз.

Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин:

Юк, быел Түбән Камада Сабантуй узмаячак.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев:

Язгы кыр эшләре вакытында тракторчылар, агрофирма башлыклары белән дә очраштым, халыкның 60-70 проценты коронавирус чорында Сабантуй үткәрү кирәк түгел, диде.

«Халыкның кәефен күтәрергә исәп бар»

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин:

Сабантуйлар буламы, юкмы дип, халык һәрвакыт сорап тора. Без үткәрергә әзер. Рөхсәт булса, халыкның кәефен күтәрергә исәп бар. Июньдә булмаса, июльдә булыр. Сабантуйларда үзебез дә көрәшеп йөрдек. Ул минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Балачактан көтеп ала идем, шуңа күрә, үткәрсәк, яхшырак булыр.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:

Халык Сабантуйны ел саен көтеп ала. Әмма быел милли бәйрәмне үткәрмәсәк тә ярыйдыр. Президент указ чыгарса, ясыйбыз. Булыр дип ышанып калабыз. Июнь ахырларына илдәге вазгыять тынычланса, минемчә, Сабантуйны үткәрергә мөмкин.

Лаеш районы аппарат җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов:

Район үзәкләрендә булмый. Әлегә җавап юк.

Актаныш районы башлыгы кабул итү бүлмәсе:

Районда һәм авылларда булмый.

***

Шулай да, коронавирус дигән афәт бетеп, дөньялар рәтләнеп, Сабантуйлар да гөрләп узар әле дигән өмет белән яшибез. Бетсен зәхмәт, килсен тынычлык. Сабантуйларда исән-имин күрешергә насыйп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100