«Удмуртия татарларын берләштерә, милли горурлык хисе уята» - «Яңарыш»ка 30 ел тулды | intertat.tatar

«Удмуртия татарларын берләштерә, милли горурлык хисе уята» - «Яңарыш»ка 30 ел тулды

Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә чыга торган «Яңарыш» татар газетасы быел утыз еллык юбилеен бәйрәм итә. Басманың баш мөхәррире Рәмзия Габбасова газетаның үткәне һәм бүгенгесе турында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

«Яңарыш» газетасының беренче саны моннан 30 ел элек листовка рәвешендә А4 форматында нәшер ителә башлый. Хәзер газета атна саен 16 битлек булып чыга. Айга бер тапкыр «Без бергә» кушымтасы белән 24 битлек итеп басыла. Газетаның 4 бите төсле булып чыга. Хәзерге вакытта басманың гомуми тиражы 4000 данә тәшкил итә.

Соңгы ун ел дәвамында «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире булган Рәмзия Габбасова басманың тарихы, бүгенгесе һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

«Яңарыш» газетасы бервакытта да чыгудан тукталмаган

1989 елда Ижевск шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге барлыкка килә. 1990 елның октябрендә Татар иҗтимагый үзәгенең утырышында милли хәрәкәтне җанландыру, милләттәшләребезне берләштерү өчен татар телендә газета чыгарырга кирәк дигән фикер туа.

Рәмзия Габбасова бу бурыч бик катлаулы булуын искәртте. «Чөнки акча да, типография дә, газетага кәгазьләр дә, шрифтлар да юк, редколлегия да оештырырга кирәк. 30 ел элек белән бүгенге көнне чагыштырып карасак, җир белән күк арасы. Болар барысы да эшне бик авырлаштыра. Акча җыю мәсьәләсе дә җиңел булмый.

Татар иҗтимагый үзәге советы әгъзасы Фоат абый Вахитов газетаны чыгару өчен эшмәкәрләр эзләргә тотына. Алар иганәчеләрне җыю өчен, Машина төзүчеләр мәдәният йортында бәйрәм уздыралар. Чәй өстәле артында сөйләшәләр, концерт оештыралар һәм шушы көнне беренче газетаны чыгару өчен Хәлил Үлмәсов акчалата ярдәм күрсәтә. Аннан соң аңа Назыйм Зыятдинов исемле эшмәкәр кушыла», — дип искә ала ул.

Шуннан соң Татар иҗтимагый үзәге утырышында яңа газетага исем сайлыйлар. «Таң», «Ватан», «Өмет» дигән исемнәр дә тәкъдим итәләр. Мәсгуд Вахитович Гаратуев «Яңарыш» дип тәкъдим итә һәм ул газетаның исеме булып кала.

«Ул вакытта әле Төмәндә нәкъ шундый исемле газета булганын беркем дә белми. Шулай итеп, хәзерге көндә Төмәндә һәм безнең Удмуртиядә «Яңарыш» дигән газеталар бар.

Аерым газета булып чыгуны оештыру эшләре озакка сузылачагын аңлагач, эшне башлау өчен Татар иҗтимагый үзәге «Удмуртская правда» газетасында «Таң» дигән кушымта чыгарырга килешә. Менә шушы кушымта «Яңарыш» газетасының башлангычы була. Аның 4 саны чыга.

1991 елның башында «Яңарыш» газетасын аерым газета итеп чыгару өстендә ныклап эш башлана. Ул вакытларда Герцен урамындагы китапханәдә Татар иҗтимагый үзәгенең әгъзасы булган Фәнзилә Салихова эшли. Ул газета материалларын машинкада җыярга ярдәм итә. Бу эшләрнең үзәгендә Ибраһим Нәфыйков (Биектаулы), Гыймран Сафин, Закуан Нуретдинов, Фарсил Махиянов кайный. Фәнүс Газизуллин Казаннан татарча шрифтлар эзләп табып алып кайта. Газетаның беренче саннары А4 форматында аларның ярдәме белән чыга», — ди Рәмзия ханым.

Газетаның беренче санын бастырырга 1991 елның февралендә бирәләр. Тик ул 4 мартта гына басыла. «Без шуңа күрә газетабызның нигез салынган көне февраль дисәк, чын туган көне 4 март дип тулы хокук белән әйтә алабыз. Фарсель Махиянов беренче саннарның редакторы булса, алга таба редактор вазифасын Закуан Нуретдинов алып бара. 1991 елның маенда 2000 тираж белән «Яңарыш» ның беренче саны «А» хәрефе астында чын газета форматында барлыкка килә.

Менә шундый авырлыклар белән башланган эш дәвам итә һәм газетаны бюджетка кертүдә ул вакытта матбугат министры урынбасары Нәзирә Салихҗановна Касыймова бик зур көч куя. Нәзирә Салихҗановнаның ире Рәшит Касыймовның Республика Президенты Александр Волковның киңәшчесе булып эшләве дә газетаны бюджетка кертүгә зур этәргеч бирә.

Ул вакытларда барлыкка килгән газеталар, авырлыкларга, тормыш җилләренә бирешеп, чыгудан туктыйлар, ләкин «Яңарыш» газетасы, нинди генә авыр вакытлар булмасын, бервакытта да чыгуыннан туктамый. Атна саен ул үзенең укучыларын шатландыра. 30 ел дәверендә Удмуртиядә яшәүче татарларны берләштерүгә, аларда милли горурлык хисләре уятуга «Яңарыш» газетасы бик күп көч түгә», — дип газетаның тарихы турында сөйләде Рәмзия ханым.

«Типографиядән алгач, үзебез таратып чыгабыз»

Рәмзия Габбасова газета-журнал укучылар саны кимүгә борчылуын да әйтә, таратуда кыенлыклар булуын дө сөйли. «Тираж җыю бүгенге көндә бик җиңел түгел. Әгәр дә без, редакция хезмәткәрләре, ялгызыбыз гына булсак, бу тиражны җыя да алмаган булыр идек. Без үзебезнең актив хәбәрчеләребезгә, милли җанлы милләттәшләребезгә, эшмәкәрләребезгә бик зур рәхмәтлебез, чөнки туган тел яшәсен, милли гореф-гадәтләребез яңарсын дип яшәгән һәрбер татар бүгенге көндә Удмуртиядә газетаны таратуда үзеннән лаеклы өлеш кертергә тырыша», — дип җитәкче.

«Хәзерге заманда газета-журналларны укучылар саны кими. Беренчедән, өлкән буын китеп бара, ә яшьләр туган телебезне газета укый торган дәрәҗәдә белмиләр. Икенчедән, күпчелеге интернет аша укыйбыз, танышабыз дигән сылтау белән, газетага язылудан баш тарталар. Өченчедән, Россия почтасы аша язылу бәясе каталог бәясеннән 3 тапкырга кыйммәтрәк.

Шулай кыйммәт булуга карамастан, почта хезмәткәрләре газетаны вакытында илтеп җиткермиләр. Менә бу хәл газетага язылу кампаниясендә ел саен аяк чала. Быел бу аеруча сизелде, чөнки газетаны хат ташучылар элек тә вакытында илтеп җиткермәсә, ә пандемия вакытында хәл тагын да кискенләште. Бүгенге көндә дә әле хәлнең җайга салынганы юк, редакциягә көн саен шалтыратып зарланалар, газетаны вакытында китермиләр, бер атна соңга калып китерәләр дип, ләкин без «Россия почтасы» белән эшне ничек җайга салырга белмибез», — ди ул.

«Яңарыш» газетасы бу кыенлыкларны җиңү өчен үз ысулын тапкан. Алар 30 елга якын газетаны таратуның альтернатив ысулын куллана — редакциянең үзенең нокталары оештырылган.

«Бүгенге көндә алтмышка якын ноктабыз булу газетаны саклап калырга ярдәм итә. «Алтмышка якын нокта» — моны әйтергә генә җайлы. Атна саен без полиграфия комбинатыннан газетаны алгач, шушы нокталарга аны таратып чыгабыз. Ижевск шәһәрендә генә түгел, Удмуртиянең районнарына, шәһәрләренә дә төрле юллар белән озатабыз. Можга, Глазов, Балезино, Камбарка, Сарапул, Воткинск, Кече Пурга, Ува, Падера, Юкамен кебек район-шәһәрләргә газета таратучылар ярдәме белән барып ирешә. Шулай ук Ижевск шәһәрендә кырыклап ноктабыз бар.

Безнең милли җанлы, өлкән яшьтәге апаларыбыз-әбиләребез газетага үз күрше-тирәләрендәге, үз урамнарында, үз өйләрендә яшәүчеләрне (10-100) яздыралар һәм газетаны атна саен таратып чыгалар. Шундый ярдәмчеләребез булу белән без чиксез бәхетлебез һәм без аларга бик зур рәхмәтле», — ди баш мөхәррир.

«Яшь буын белән эшләмәсәк, киләчәгебез булмый»

«Яңарыш» газетасы редакциясе киләчәккә алмаш әзерләү турында да уйлана. Алар яшь буын вәкилләре арасында үзләренең газетасы өчен журналист әзерләргә тырыша.

«Яшь буын белән эшләмәсәк, безнең киләчәгебез юк. Ел саен тулысынча балалар иҗатыннан торган «Алтын йомгак» журналын чыгарабыз. Ул эштә безгә матди яктан Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Милли сәясәт министрлыгы булышса, укытучылар, тәрбиячеләр язмаларны әзерләргә ярдәм итәләр.

Әлеге журнал балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уята. Газетаның эчтәлеген баетуга штаттан тыш хәбәрчеләр, җирле язучыларыбыз өлеш кертә. Алар белән елга берничә тапкыр очрашып, нәтиҗәләр ясыйбыз, планнар билгелибез.

Очрашулар төрле форматта уза. Газетабызга 30 ел уңаеннан очрашты. Шулай ук пандемия вакытында узган ел без ул очрашуларны чикләгән идек. Бер-беребезне бик сагынганбыз, күрешәсе, очрашасы килгән, әйтәсе килгән сүзләребез күп җыелган. Ижевскидагы беренче очрашуда сиксәнгә якын кеше булса, Әгерҗе шәһәрендәге хәбәрчеләребез белән очрашуда алтмышка якын активистыбыз җыелды. Шундый матур, җылы очрашулар узды, бу әле безнең очрашуларыбызга нокта куелды дигән сүз түгел», — ди Рәмзия Габбасова.

«Яңарыш» редакциясе ел дәвамында газета укучылар белән дә, газетаны таратучылар белән дә очрашуларны дәвам итәргә җыена. Бу чараларга Удмуртия татарларының Милли мәдәни автономиясе дә ярдәм итә икән.

«Без бергә кулга-кул тотынышып эшлибез. Мәсәлән, әле яңа гына Алнашта татар мәдәнияте көннәре, Воткинск шәһәрендә милли мәдәниятнең 10 еллык юбилее, Сарапул шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәгенең 30 еллык юбилее уңаеннан зур чаралар узды. Можга районының Пычас, Сосмак авылларында яшәүче милләттәшләребез белән очрашып кайттык», — ди ул.

Очрашулар вакытында «Яңарыш» газетасына язылу кампаниясенә зур өлеш керткән эшмәкәрләргә дә, милли җанлы активистларга да рәхмәт әйтәләр, бүләкләр тапшыралар.

«Яңарыш» хезмәткәрләре мәрхүм хезмәттәшләрен дә истән чыгармый. «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», — диләр бит. Безнең арабыздан киткән 30 ел дәвамында «Яңарыш”ны үстерүдә көч куйган милләтпәрвәр шәхесләребез дә шактый безнең. Без аларны да онытмыйбыз, искә алып торабыз. Узган ел арабыздан киткән журналист-язучы Ринат Батталов истәлегенә ул яшәгән йортка мемориаль такта куйдык. Удмуртия җирендә татар язучысына, татар журналистына шушындый мемориаль такта кую ул — безнең Удмуртиядә абруебыз булуы, югарыда безнең сүзне ишетүләре турында сөйли», — ди җитәкче ханым.

Удмуртия җирендә татар язучысына, татар журналистына шушындый мемориаль такта кую ул — безнең Удмуртиядә абруебыз булуы, югарыда безнең сүзне ишетүләре турында сөйли.Рәмзия Габбасова

Рәмзия Габбасова «Яңарыш» юлламасы белән укучы студентлары турында да әйтте. «Газетаның хезмәткәрләре бүгенге көндә карт дип әйтмәс идем мин. Редакция составында эшләүче журналистларыбыз уртача 40 яшьтә, ләкин без киләчәк турында да онытмыйбыз. Бүгенге көндә «Яңарыш»ның юлламасы белән Удмуртиянең Алнаш районыннан чыккан кызыбыз Раилә Рафикова Удмурт Дәүләт университетында журналистика бүлегендә белем ала һәм без аның «Яңарыш»ка кайтуына чын күңелебездән ышанабыз, көтеп торабыз. Әле быел беренче елын гына укый.

Шулай ук узган ел бездә Әгерҗе районы Девятерня авылыннан Таңсылу Арсланова практика узып китте, аның белән дә без уртак тел таптык. Әгәр дә инде безгә журналистлар кирәк булса, өлкән буынга алмашка килергә яшьләр булуына шатланабыз», — ди ул.

 «Яшь буын да газетаны укысын өчен, басманы кызыклы итәргә кирәк»

Рәмзия Габбасова яшьләр арасында газета-журнал укучылар булуын әйтә. «Яшьләр газетаны уку белән кызыксынмый, диләр. Ләкин бөтен яшьләрне дә бер дип әйтмәс идем мин, чөнки кайбер яшьләр телне белмәсә дә, газетаны кулга алуын, кызыксынучылар барлыгын, газетаның бер санын да төшереп калдырмыйча, укый торган яшьләрнең булуын да беләбез.

Бу инде тәрбиядән килә, татар өйләрендә татар теле алгы урында икән, өйдә татарча аралашалар икән, бу гаиләдә балалары, оныклары да татар телендә чыга торган газетаны үз итәчәкләр. Әлбәттә, глобализация дә, урыслашу да безгә аяк чала. Барыбер укымыйлар дип, начар сыйфатлы газета чыгарабыз икән, бу инде үзебезгә һаваны ябуга тиң булыр иде. Яшь буын да газетаны укысын өчен, аны кызыклы итеп, яшьләрнең нәрсә теләвен белергә кирәк.

"Татар өйләрендә татар теле алгы урында икән, киләчәк буын татар телендәге газетаны үз итәчәк"

Сайтлар белән дә эшләргә тырышабыз. Моннан берничә ел элек газетаның сайты эшләве актуаль булса, бүгенге көндә социаль челтәрләр бу сайтка ихтыяҗны киметтеләр. Яшьләр инстаграмда күбрәк утыралар, ВКонтактеда — бераз өлкәнрәк яшьтәгеләр, ТикТок — яшь буынны үзенә суырып алды. Шуңа күрә без яшь буынны социаль челтәрләр аша җәлеп итәргә тырышабыз, инстаграм, ВКонтактеда бик уңышлы гына эшлибез. Һәрбер социаль челтәрнең үз укучысы бар», — ди Рәмзия Габбасова. 

«Бәйгеләрдә җиңү яулау газетаның дәрәҗәсен күтәрә»

Тәҗрибәле баш мөхәррир фикеренчә, газетаның дәрәҗәсен күтәрүдә төрле конкурсларда яулаган җиңүләр дә мөһим роль уйный. «Мәсәлән, без „Бәллүр каләм“ бәйгесендә алты тапкыр, „Татар рухы һәм каләм“ бәйгесендә бер тапкыр җиңү яуладык. Редакциягә килгән җитәкчеләр, кунаклар шул каләмнәрне күргәч, газетаның кирәклеген, аның заман таләпләренә җавап бирүен аңлыйлар. Мөмкинлектән файдаланып, „Бәллүр каләм“ бәйгесен оештырганы өчен „Татмедиа“ агентлыгына, Татарстан республикасының Журналистлар берлегенә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез», — ди Рәмзия Габбасова.

«Кызганычка каршы, татар телендә чыга торган газеталарга шушы бәйгеләрдән тыш үзләрен күрсәтергә башка мөмкинлекләр юк диярлек. Дөрес, Россия күләмендә милли газеталар өчен тагын берничә бәйге игълан ителә, ләкин аларда катнашу өчен газеталарда басылган язмаларны рус теленә тәрҗемә итәргә кирәк. Бу зур көч, өстәмә вакыт сорый. Безнең анда катнашып та караган бар, тәрҗемә иткән вакытта, әлбәттә, без 100 процент татар телендәге кебек матур, шома язма бирәбез дип уйламыйбыз. Бөтен кеше дә тәрҗемәче түгел, шуңа күрә мондый язмаларыбыз безнең бик актуаль, яхшы булсалар да, андый бәйгеләрдә күренмичә калалар.

Шулай ук без ел саен Мәскәүдә уздырыла торган «Золотой фонд прессы России» дигән бәйгедә катнашырга тырышабыз. Анда катнашу түләүле, ләкин түләүле булса да, безнең өчен бик күп сабак бирә, чөнки бәйгедән соң безгә беркетмә язып җибәрәләр. Газетаның башыннан алып, ахырына кадәр, сайтка тулысынча бәя бирелә. Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге, кимчелекләребез күрсәтелә. Яхшы якларыбыз бәяләнә. Һәрберсенә билге, баллар куела. Менә шушы балларыбызның елдан — ел югарырак булуы безнең сөендерә, бу — сыйфатыбыз яхшыра дигән сүз», — ди Рәмзия ханым.

«Газетабыз саф татар телендә чыгуы белән аерылып тора»

Бүгенге көндә «Яңарыш» редакциясендә 12 кеше эшли. Шулай да «Яңарыш» газетасы редакциясе дигәндә безнең газета редакциясен генә күз алдына китерү дөрес түгел, ди Рәмзия Габбасова.

«Безнең «Яңарыш» газетасы рәсми рәвештә «Яңарыш» Мәгълүмат һәм матбугат үзәге дип атала. Бу инде безнең «Яңарыш» газетасы канаты астында тагын телетапшыруларыбыз да бар дигәнне аңлата.

Безнең редакция составында тележурналистлар эшли, алар атнага 5 тапкыр «Хәерле иртә» тапшыруын әзерлиләр. «Минем Удмуртия» телеканалында һәр иртә 10 минут дәвамында татар телендә «Хәерле иртә» тапшыруы чыга. Балалар өчен «Күңелле кыңгырау», өлкәннәр өчен «Безнең вакыт» тапшырулары атнага бер тапкыр эфирга чыга.

Журналистларыбыз яшь, җитез, иҗади. Газетабызның башыннан алып ахырына татар телендә чыгуы ул — газетаның үзенчәлеге дә, Удмуртия җирендә яшәүче татарларның горурлыгы да. Россиянең төрле төбәкләрендә татар исемендә чыга торган газеталар белән чагыштырып караганда, безнең газетабыз саф татар телендә чыгуы белән аерылып тора», — дип сөйләде җитәкче.

«Удмуртия татарлары күчмә халык түгел»

Тәҗрибәле журналист, дистә ел буена җитәкче булып эшләүче Рәмзия Габбасова Удмуртия татарларының тарихы хакында да искә алды.

«Без, Удмуртия татарлары, хаклы рәвештә Удмуртиядә без — килмешәкләр түгел, ә төп халык дип горурланып әйтә алабыз. Моңа инде безнең тарихи эзләнүләр дә дәлил булып тора. Мәсәлән, Балезино районының Гордино авылында 1323 елда куелган кабер ташы табылу Балезино ягында яшәүче татарларның элек-электән монда яшәүләре турында дәлил булып тора. Ә инде соңрак 15-16 гасырларда Чүпче елгасы буенда да татар авыллары барлыкка килгән, аларның күбесе Киров өлкәсенең Карино авылыннан күчеп килгәннәр. 17 гасырда Чүпче елгасы буенда Палагай, Пүчинкә, Тегермән (русча Татарские Ключи, удмуртча Вукогурт. - ИТ.иск.) дигән авыллар барлыкка килгән. Биктеш, Әхмәди, Кече Парҗы, Падера авылларына шулай ук Киров өлкәсенең Карино авылыннан күчеп килгән кешеләр нигез салган. 

1760 елда Ижевскига нигез салучы завод төзелеше башлангач, эшче куллар кирәк булган. Аларны күрше — тирәдәге Татарстан җирләрендә яшәүче авыллардан яллап эшләткәннәр. Алар монда күчеп килгәннәр һәм Иж елгасы буенда Татар Базары бистәсенең беренче йортлары да шул елларда барлыкка килгән», — ди Рәмзия Габбасова

«Яңарыш» газетасы үзенә суырып алып кереп китә, вакытны да, гомерне дә, көнне дә сизмисең»

Рәмзия Габбасова «Яңарыш» газетасында эшли башлауга быел 22 ел тулган. Шуның 10 елын ул баш мөхәррир вазифасында хезмәт итә.

«Яңарыш» газетасына эшкә килүем өчен мин Ирек Шәриповка бик зур рәхмәтле. Минем Казан дәүләт университетының татар теле бүлеген тәмамлавым турында ул белә иде. Ул мине редакциядә эшләп карарга дип чакырды, сынауны уңышлы гына үтеп, мин биредә эшләргә калдым.

 «Яңарыш» газетасы инде ул үзенә суырып алып кереп китә, вакытны да, гомерне дә, көнне дә сизмисең. Әле яңа гына беренче санын бирәсең, инде 52 нче санны да бирергә вакыт җиткән дип, шаккатып утырасың. Эш кызыклы булган вакытта гына, аны яратканда гына шулай булырга мөмкин. Алга таба да биредә эшләүче һәрбер хезмәткәрнең эшкә бәйрәмгә килгән кебек килүен, газетаның заман таләбенә җавап бирерлек булып та, укучыларны үзенә тартып торырлык булып та чыгуын, яздырып алучыларның саны артуын телим», — ди баш мөхәррир.

«Язма күңелдән чыгып, ихлас язылса, укучыга тәэсире көчле була»

«Яңарыш» газетасының журналисты Эльмира Нигъмәтҗанова:

«Журналистика — күпкырлы һөнәр. Журналист үзе язган теманы яхшы белергә һәм аңа карата үз фикере булырга тиеш. Хәбәрне, язган теманы кызык итеп әдәби тел белән тасвирлау сәләтеннән тыш, журналистика гомер буе нәрсәдер үзләштереп, өйрәнеп торуны, заман белән бергә атлауны таләп итә. Кызык та, җаваплы да һөнәр дияр идем мин.

Журналистикага тартылуым нәкъ балачактан, шигырьләр язудан башланган иде. Беренче шигырьләрем газетада басылып чыкканнан соң, авыл кешеләре, мәктәп тормышы турында мәкаләләр дә яза башладым. Алар Башкортостанның район, республика газеталарында басылып чыкты. Мәктәпне тәмамлап, Ижевск шәһәренә укырга кергәч тә, иҗат итүемне ташламадым.

Удмуртиядә чыга торган бердәнбер татар телендәге басма — «Яңарыш» редакциясе колач җәеп каршы алды. Укытучы һөнәре буенча диплом алу белән редакциягә эшкә урнаштым һәм журналистика буенча Казан дәүләт университетының журналистика факультетына читтән торып укырга кердем. Ни өчен иҗат кешеләре журналистикага тартыла? Ә иҗат кешеләре кайда эшләргә тиеш соң? Алар өчен махсус һөнәр юк бит. Журналист булуга ул комачаулык итми, киресенчә ярдәм генә итә дип уйлыйм.

Кызганычка каршы, журналистикада үзеңә якын булган, яраткан темаларга гына язарга туры килми. Күңелсезләре дә, җанга тигәннәре дә, кулга каләм аласы килмәгәннәре дә була. Шулай да язма никадәр күңелдән чыгып, ихластан язылса, шулкадәр укучыга да тәэсир көче нык була, укучының күңеленә үтеп керәдер дип уйлыйм. Андый язмалар турында газета укучылар кат-кат килеп рәхмәт сүзләре әйтә. Шул чакны журналистиканың халыкка кирәклегенә, үзеңнең әһәмиятең булуына канатланасың. Ә халкыңа, милләтеңә ярдәм итә алу — зур шатлык ул. «Яңарыш» газетасының төп әһәмияте дә, көче дә нәкъ шунда: үз халкына хезмәт итүдә», — дип аңлатты Эльмира ханым.

«Халыкны фикерләүгә өйрәтү өчен аналитик язмалар күбрәк булырга тиеш»

«Яңарыш» газетасының журналисты Рилия Закирова:

Мин үзем тумышым белән Актаныш ягыннан. Ижевскига килеп, шунда кияүгә чыккач, минем күңелем татарлыкка, татар мохитенә тартылды. Нәкъ шушы елларны без инде «Яңарыш» газетасын алдыра идек. Ул вакытта 5 ел чыккан иде «Яңарыш». Юбилей кичәсендә элеккеге редакторның «алдагы елларны без „Яңарыш“ газетасының күләмен арттырырга исәплибез, 8 битлегә әйләндерергә уйлыйбыз, кадрлар да кирәк булачак», дигән сүзен ишетүгә, мин бу фикерне үземә чорнап куйдым. Димәк, татар мохитенә эләгәсем килә икән, миңа үземне журналист буларак сынап карарга, тырышырга, кулыма каләм алырга кирәк дигән фикергә килдем. Кечкенә генә язмалар яза башладым.

Соңгы вакытта халык күләмле язмаларны укырга яратмый, вак-вак информация белән генә чикләнә. Минемчә, халыкны уяту, тәрбияләү өчен, фикерләүгә өйрәтү өчен иң элек журналистикада элекеге кебек аналитик язмалар күбрәк урын алырга тиеш. Шулай ук, һаман элеккегә кайтам инде, халыкка файдалы «Хат юлга чакырды» кебек рубрика күбрәк булса, халык газета-журналга күбрәк тартыла, чөнки элек-электән журналистика дүртенче хакимият дип әйтелгән. Журналисттан түрәләр дә куркып торганнар, ләкин бүгенге көндә дүртенче хакимият дигән нәрсә югалып бара, шуның өчен мин журналистиканың халыкны кайгырта торган дәрәҗәдә булуын теләр идем.

Без «Яңарыш» газетасына балаларны тартырга тырышабыз. Мин үзем газетабызда «Алтын йомгак» балалар рубрикасын алып барам, ул атна саен чыга, анда балаларның иҗатлары дөнья күрә. Монда инде, әлбәттә, иң элек без балалар бакчасы, мәктәпләр белән эшлибез. Безгә тәрбиячеләр, татар теле, әдәбияты һәм башлангыч сыйныф укытучылары ярдәмгә киләләр. Укытучылар балаларны барыбер иҗатка тартырга тырышалар. Ә мөстәкыйль рәвештә кулына каләм алган укучылар сирәк, ләкин алар бармак белән санарлык булса да бар. Балаларга төрле темалар да тәкъдим итәбез, конкурслар да игълан итәбез.

Журналистның нинди темаларга күңеле ята бит әле, анысы да бар. Күп вакытны ир-егетләр сәясәтне якын итәләр, аларга сәясәт турында язарга кызыклыдыр, кайбер кеше мәдәният белән кызыксына, аңа мәдәният темасын ачарга якынрак.

Минем шәхсән үзем һөнәрем буенча укытучы, шулай ук әни кеше буларак, газетада да «Белем һәм тәрбия» рубрикасын алып барам. Тәрбия темасына кагылышлы темаларга яратып язам, чөнки мин ниндидер ачыш табам, башкаларга да үземне кызыксындырган сорауларымны җиткерәм. 

Мин һөнәрем буенча журналист булмасам да, хәзер инде 25 ел журналист булып эшлим, бу һөнәр бик кызыклы, ләкин тынгысыз. Журналист булу өчен һәрвакытта үзең өстендә даими эшләп торырга кирәк, баш мие ял итеп торырга тиеш түгел. Кулларына каләм алган яшьләр бар икән, курыкмыйча, журналист һөнәрен сайларга тәкъдим итәр идем. Әгәр дә тынгысыз, төннәрен йокламый торган шундый һөнәргә күңелләре ята икән, сайласыннар, — дип сөйләде Рилия ханым.