Язгы ташу: үзе килә, үзе китә... | intertat.tatar

Язгы ташу: үзе килә, үзе китә...

Соңгы ике елда кар аз булу сәбәпле, су басу күренешләре артык күп булмады. Апрель башында килә башлаган су ташкыны киткәнме, елгалар үз ярларына кайтканмы икәнен белү өчен су басу корбаннары белән сөйләштек.

Кояш кыздыра бара, көннәр җылына, карлар эри, бозлар китә, су баса. Язгы ташу галәмәтләре дәвам итә. Интернетка кергән саен шул хактагы хәбәрләрнең артуы күренеп тора.

Быел Казан яны бистәләрендә су басу очраклары турында да яңалыклар өзелеп тормады. Хәлләр аеруча Лаеш районының Столбище бистәсендә, шулай ук Салмачи якларында катлаулы булды.

«10 минут эчендә су басты»

Альбина Хаматҗанова Столбище бистәсендә яши. Шушы көннәрдә булган су басу турында сөйләде ул: «Без әле монда күчкәнгә бер ел гына була. Урамыбыз яңа. Барысы да 8 апрельдә башланды. Авылыбызда траншея бар, хәзер ул җир шәхси милек булып исәпләнә. Менә шул елмакларны тутырып, кинәт кенә су килде. Китәр өчен урын әзерләнмәгән булып чыкты: ермакларны чүп-чар, ботаклар баскан иде, шуңа күрә су тиз генә агып китә алмыйча, безнең урамга тулып ага, җыела башлады.

Башта безнең участокка су керә башлаганын күргәч, машиналарыбызны өске урамга менгереп куйдык кына, 10 минут эчендә су бөтен җирне каплап китте. Нык акты ул, хәтта өй яныннан җирне дә агызып алып китте. Кешеләрнең утыннары агып китте.

Аннары без Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ярдәм сорап шалтырата башладык. Күпмедер вакыттан соң район башлыгы үзе килде. Кечкенә генә экскаватор килеп, әзрәк су аккан ермакларны чистартып китте. Шуннан соң гына су әзрәк китә башлады. Ә болай өйгә керергә дә күп калмаган иде.

Иртән зур экскаватор җибәргәннәр иде. Мондагы халык бердәм рәвештә интернетта зарланып яза башлаганнан соң гына кыймылдый башладылар шул.

Безнең яндагы «Озерная долина» торак комплексын да су басты. Бүген, мәсәлән, төнлә тагын су күтәрелгән иде. Урам башындагы берничә йорт тирәсендә әле һаман да су. Безнең йортыбыз бераз өстәрәк булуы гына коткарды. Барыбыз да тезгә җитәрлек резин итек киеп йөрибез, урамда башкача мөмкин түгел.

Аннары, элек монда юл башка төрле үткән һәм күпер булган. Йортлар салганда күперне күмеп, су үтәргә өч кечкенә торба гына калдырганнар. Әлбәттә, су йөрсен өчен бу гына аз. Әле җитмәсә, чүп-чар тулып тыгыла. Алга таба нишләрбез. Соңгы биш елда мондый ташу булмаган, ди күршеләребез», — диде Альбина.

Тәрәзәбездән генә Венеция күренеп тора, дип шаяра да әле алар.

 «Бездә зыян күрүчеләр юк»

Мөслим районы Сикия авылындагы йортларның түбәләре генә судан калкып торган видеоны күреп, авыл җирлеге башлыгына шалтыраттык.

«Бу — Сикия авылы түгел. Безнең авылдан бер километр ераклыкта ялан кырда салынган алар. Ул төзелеш законлы да түгел. Анда даими торучылар юк. Без аларны белмибез. Ул җиргә кешеләр төрле бәйрәмнәр үткәрергә генә йөри. Авыл халкына су килмәде, зыян күрүчеләр юк. Хәзер су кимүгә китте инде.

Суны тотар өчен һәм суның биеклеге тиешле нормага килсен дип буа будылар, ремонт ясадылар», — дип аңлатты хәлләрне авыл җирлеге башлыгы Әлфир Закирҗанов.

«Бер тапкыр да болай су басканы юк иде»

Яшел Үзән районында ачык һава астындагы татар этнографик музее өчен дә быелгы яз хәвефле булды.

«Су бер атна элек килде. Без бит М7 трассасы янында ук. Кар сулары төшеп, юлга килеп терәлеп, агып китә алмыйча безгә килеп җитте һәм су басты. «Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшергән өй, бердәнбер саклап калынган җил тегермәне һәм кадаксыз төзелгән мәчет су астында калды. Бүгенге көндә су әкренләп үзе китә — җиргә сеңеп бара.

Авыл йортында әле 70 см лап су тора. Өй эченнән китте, абзарлары әле һаман да суда. Мәчет, тегермән яннарыннан да су китә бара.

Шушы бер атна эчендә туристларны да кабул итә алмадык. Анда хайваннарны балалар сыйпап карый ала торган зоопаркыбыз бар иде. Малларга бирелә торган печәннәребез дә су астында калды. Хайваннарны башка урынга күчереп тордык.

Менә мин анда 12 ел эшлим, бер тапкыр да болай су басканы булмады. Зоопарк территориясенә һәм балалар мәйданчыгына су әзрәк керә дә бетә иде.

Су агып китәр өчен махсус урыннар ясалмаган. Федераль юлны дөрес ясамау нәтиҗәсе инде бу. Тагын 2-3 ел шундый су басулар булса, җил тегермәнен саклап калу бик икеле. Шул хаталарны төзәтеп җибәрсәләр ярар иде», — дип өметләнеп калды музей директоры Дамир абый Камалетдинов.

«Өйдә резин итектән йөрдек»

Яшел Үзәннең Татар Танае авылын да су читләтеп үтмәгән. Гөбенә елгасы ташыган. «Су китеп бара инде. Елга да үз ярларына кайта. Ел да шулай ташый иде, соңгы ике елда кар булмау сәбәпле су басулар булмады. 2018 елда моннан да катырак булды — якынча 20 йортны су басты ул вакытта.

Болай су басулар булмасын өчен дамба төзергә кирәк. Экологик программага кайчан керә алырбыз, белмим. Аның якынча бәясе 40 млн сум. Авыл тирәли әйләнеп үтә торган дамба кирәк. Башка чыгу юлы юк. Хәзерге вакытта шуның өстендә эшлибез: проект бар, ул экспертиза үтә», — дип белдерде Татар Танае авылы җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин.

Бакчаларын, ишегалдын, каралты-кураларын су баскан Рәшит Гаптерәхимов белән дә сөйләштек. «Су китте, Аллаһка шөкер. Әйберләребезне кире урыннарына куя башладык. Умарталарны иртәгә чыгарырга уйлап торам. Быел ишегалдына гына кереп чыкты, өйгә кермәде», — дип сөенде ул.

Рәшит абыйның сүзләренә караганда, алар инде су басуга күнегеп беткән. Алар бу күренешкә алдан әзерлек чараларын күрә башлый. Йорттагы техниканы кирпечләргә күтәртеп куялар.

«Алдан әзерләнәбез инде. Өскәрәк алып куеп була торган әйберләрне җыябыз. Идән аслары тулып җитмәгән әле. Ничә елдан бирле безне су баса бит, аңа күнеккән инде без. Өйгә генә су кермәсен. Дамба корганнан бирле су баса. Авылның өске ягында булса, безне су басмас иде. Элек елга 1,5 километрга җәелеп ага иде. Ә хәзер ул шул күпер астыннан һәм дамбада калдырылган ике тишектән генә ага, шуңа Гөбенә елгасы сыеша алмый. Елга ташыганда авылда 30лап йортны су баса.

2018 елда бик каты су басты — 12 көн су торды, өйдә резин итектән йөрдек. Быел шуның яртысы гына булды. Су үзе килә, үзе китә, аны берни эшләтеп тә булмый. Үзе юл алса, әкренләп кими башлый ул.

Бакчаларга бик каты су сеңеп кала. Без бәрәңгене дә башкаларга караганда 15-20 көнгә соңгарак калып утыртабыз. Кеше бакчасына утырткан чаклар да булды, бакча кипмәде», — дип сөйләде Рәшит абый Гаптерәхимов.

Быелгы язда су басулар күп булды. Күп очракта моңа дөрес төзелмәгән юллар сәбәпче булып чыга. Язын кечкенә генә инеш тә куәтле, көчле елгага әверелә.