Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сайтлардагы яңалыкларның 74 проценты гына татарчага тәрҗемә ителә"

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев муниципаль берәмлекләр сайтларында яңалыкларның татарчага тәрҗемә ителеше 74 процент дәрәҗәдә генә булуын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында сөйләде.

news_top_970_100
"Сайтлардагы яңалыкларның 74 проценты гына татарчага тәрҗемә ителә"
Вице-премьер, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев әйтүенчә, былтыр муниципаль берәмлекләр сайтларында рус телендә 86 мең яңалык чыккан, татар теленә шуның 63 меңнән артыгы тәрҗемә ителгән. “Күрсәткеч 74 процент тәшкил итә. Муниципалитетларга 100 процентка җитү өчен эшлисе күп әле”, - диде Шәйхразиев. 

Вице-премьер бу мәсьәләдә беренче кварталда 100 процентка ике район гына ирешкәнен, 23 район 50 процентка да җитмәгәнен әйтте. Дүртенче квартал буенча, 9 район 100 процентка ирешкән, 25 муниципалитет 95 процент материалны тәрҗемә иткән. Спас һәм Баулы районнары гына дүртенче кварталда яңалыкларның 50 проценттан азрак өлешен тәрҗемә иткән.

Унике ай эчендә министрлыклар һәм ведомстволар сайтларында 26 мең русча һәм 25 мең татарча яңалык бастырылган. Тәрҗемә буенча уртача күрсәткеч 96 процент тәшкил иткән. “Бу, 2017 елга караганда, 25 процентка күбрәк. Безнең бурыч – 2019 елдан башлап, бу күрсәткечне 100 процентка җиткерү”, - диде Васил Шәйхразиев.

Сайтларның татар версияләрендәге төп хаталар

Муниципаль берәмлекләрнең сайтларына анализ ясап карагач, берничә төп хатаны күрсәтергә була:

1) Яңалыкларның барысы да тәрҗемә ителми. Мәсәлән, Балык Бистәсе сайтында, дүрт яңалыкның икесе татар теленә тәрҗемә ителмәгән.


2) Сайтта яңалыклар тәрҗемә итеп барыла, әмма сайттагы бөтен мәгълүмат та тулысынча тәрҗемә ителми. Мәсәлән, Балтач районы сайтында яңалыклар тәрҗемә итеп барыла. Ә без сайттагы башка мәгълүматны тикшерә башласак, тәрҗемә ителмәгәнен күрәчәкбез. Мәсәлән, авыл җирлекләре карарлары пункты. Татар вариантында Борнак авылы җирлегенең бер генә карары сайтка эленгән. Ә рус вариантында - 240 карар. Аерма - 240 тапкыр.

Мамадыш районы сайты. Территориаль сайлау комиссиясе бүлеге тулысы белән тәрҗемә ителмәгән.




3). Татар версиясендә грамматик, стилистик һәм техник хаталар бик күп. Мәсәлән, Арча районы сайтындагы соңгы яңалык.


Балык Бистәсе сайтының татар версиясендә техник хаталар еш очрый.


Сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтын робот тәрҗемә итәме?

Хаталар муниципаль районнарның сайтларына гына түгел, дәүләт ведомстволарына да хас.  "Татар-информ" Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтының татар телле битендәге күпсанлы хаталарны ачыклаган иде. Аларның стиленнән һәм бер типта булуыннан чыгып, ведомство сайтка яңалыклар кую өчен робот тәрҗемәче хезмәтеннән файдалана дигән нәтиҗәгә килергә була. "Татар-информ" моның сәбәпләрен ачыклады.

Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтындагы хаталы язмаларның берсеннән өзек китерәбез. 

"Суд искә төшерде, кайчан, госзакупкада катнашучы тәэмин итү өчен гаризаны кире кайтарырга мөмкин
Катнашучыбервакытта берничә тапкыр электрон ачык сатуда катнашырга гариза биргән.Заказчы дүртесен кире каккан бертөрле җитешсезлекләрне аркасында.44 ФЗ буенча электрон мәйданчык операторы күчергән тәэмин итү акчасын.

  АС ерак көнчыгыш округы күрсәткәнчә, бу очракта акча тотып калу дөрес түгел.Барлык гаризаларны карамыйча, катнашучы алдан үзенең хаталар бар икәнен белмәде.Катнашучы хаталарын төзәтә алмады чөнки заказчы гаризаларны бер көндә үк караган. 

 

“Сайтны онлайн-тәрҗемәче аша тәрҗемә итәбез”

ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтының татар вариантын кем алып барганын белер өчен, “Татар-информ” хәбәрчесе дәүләт комитетына шалтыраткан иде.

Җавапны Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитетының сатып алуларны методик тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Алёна Куколкина бирде.

- Сайтның татарча версиясен безнең бүлек алып бара, татар теленә тәрҗемә текстларын татар телен азмы-күпме белгән үзебезнең кешеләр тәрҗемә итә, шул исәптән онлайн-тәрҗемәчедән дә файдаланабыз. Безнең хезмәткәрләр арасында тәрҗемәчелек яисә филология буенча югары белеме булган квалификацияле кешеләр юк.

- Аена күпме хәбәр чыгарасыз?

- Рус телендә күпме хәбәр чыкса, татар телендә дә шул ук күләмдә хәбәр чыгып бара. Бер айга якынча егерме хәбәр чыгарабыз һәм параллель рәвештә татарчага да тәрҗемә итәбез.

- Үзегезгә тәрҗемәче алырга җыенмыйсызмы?

- Бу сорау безгә түгел, чөнки штат хөкүмәт тарафыннан формалаштырылган. Татарстан Республикасы хөкүмәте карары буенча безнең штатта тәрҗемәчелеккә урын бирелмәгән. Аена егерме генә тапкыр чыккан хәбәрләрне тәрҗемә итеп утыру өчен махсус тәрҗемәчене эшкә алу актуаль булырмы икән? Кайсыдыр сайтлар бөтенләй татарчага тәрҗемә итми бит! Гомумән, һәр министрлыкка да тәрҗемәчелеккә урын бирелгәненә шикләнәм, чөнки ул хезмәт хакын түләүдә өстәмә чыгымнар сорый. Шуның өчен бездә хәбәрләрне татарчага тәрҗемә итү гади хезмәткәрләргә йөкләнгән, башка министрлыкларда да шундый хәлдер дип уйлыйм.

Разил Вәлиев: “Бу – телләр турындагы канунны бозуга керә!”

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ведомствога рәсми мөрәҗәгать әзерләргә тәкъдим итте.

- Дәүләт оешмасы булып саналгач, сайтны алар ике телдә дөрес итеп алып барырга тиеш. Бу - мәҗбүри. Ни өчен алай эшлиләр икән, һич аңламыйм. Телләр турында канунны бозу була бит ул! Болай булгач, алардан сорарга кирәк. Әгәр дә рәсми җаваплары канәгатьләндерми икән, аннары карарбыз, бәяләрбез.

Рүзәл Мөхәммәтшин: “Бернинди аклауларны кабул итмим”

Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсенең бүлек мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиевнең сүзләрен искә төшерде.

- Минемчә, хәбәрләрне тәрҗемә итеп бару өчен махсус тәрҗемәче кирәкми. Татар һәм рус телләрен яхшы белә торган белгеч кирәк. Онлайн-тәрҗемә аша тәрҗемә итүне мин хата дип саныйм. Бу очракта алар Татарстан Республикасының телләр турындагы канунын үтәмәгәннәр. Дәүләт вәкиле буларак та бернинди аклауларны кабул итмим. Гомумән, хәзер ТРның дәүләт телләрен тигез куллану һәм үстерү буенча хөкүмәт дәрәҗәсендә еш киңәшмәләр уздырыла. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та һәрдаим әйтә килә: “Тәрҗемәче юк дигән сүзне миңа беркайчан да әйтмәгез. Булсын!” – ди.



Сатып алулар буенча дәүләт комитеты төзәлүгә юл алганмы?

Сүз уңаеннан "Татар-информ" мөрәҗәгатеннән соң, ведомствода татарча яңалыкларның тәрҗемә сыйфаты үзгәрде. Һәрхәлдә, хәзер сайтны турыдан-туры робот тәрҗемә итә дип әйтеп булмый. Әмма хаталар күп.

      

Вице-премьер Васил Шәйхразиевның чыгышыннан соң район сайтларының татар версиясе уңай якка үзгәрерме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100