Гашыйклар көне уңаеннан беренче мәхәббәт, танышу, кавышу тарихлары | intertat.tatar

Гашыйклар көне уңаеннан беренче мәхәббәт, танышу, кавышу тарихлары

Бүген бәйрәм ителә торган Гашыйклар көне уңаеннан, кызыклы мәхәббәт тарихларын тупладык.

Бүгенге көндә үз ярларын таба алмыйча йөрүчеләр дә аз түгел. Лилияне туганнары бик күп яхшы егетләр белән таныштырып карый. Тик берсе дә күңеленә ятмый. Алай гына да түгел, махсус оештырылган очрашуларга ачуы килә башлый аның. Беркөнне әнисе Лилиягә аның белән танышырга бер егетнең кунакка кайтачагын хәбәр итә.

«Алар безгә кайтсалар, мин кайтмыйм», — дип ачуланып, телефонымны ташладым. Эштән соңарыбрак кайттым ул көнне. Ул бездә утыра иде. Шул очрашудан соң Илнур бер атнага Анапага китте. Ул арада телефоннан сөйләшеп тордык. Ике ай очрашканнан соң 8 февральдә никахыбыз булды, ә икенче көнне Таиландка ял итәргә киттек. Быел гаиләбезгә ике ел булды, инде кызыбыз да бар», — дип сөйләде Лилия Фаткуллина гаиләләре туу тарихын.

Апасы урынына сеңлесенә өйләнгән

Безнең әби-бабаларыбыз заманында ошаган кешесен урлап алып кайтучылар да аз булмаган. Иптәш кызым үзенең дәү әнисе Галия һәм дәү әтисе Нәбиулланың тормыш коруларын искә төшереп китте.

«Дәү әтием дәү әнине урлап алып киткәндә аңа нибары 16 яшь кенә булган. Дәү әтинең үзенә инде 23 яшь. Ул башта дәү әнинең апасы Сафура белән очрашып йөри. Нишләптер үпкәләшкән булганнармы икән, белмим, Сафура апа авылдан Казанга чыгып китә. Дәү әти исә Мәскәүгә юл тота. Нәбиулла бабай җәй көне авылга кайткач, судан кайтып килүче бер кызны очрата. Кем икәнен танымый. Шунда аңа ул чибәр кызның Сафураның сеңлесе Галия булуын әйтәләр. «Апасына өйләнә алмадым, сеңлесен алам алайса», — дип, аны кич белән су буена уенга төшкән чагында урлап алып кайтып киткән ул.

Алар 7 бала үстерәләр. Дәү әни аны сугыштан исән-сау көтеп алу бәхетенә ирешә. Дөрес, дәү әти яраланып, бер кулсыз кайта. Дәү әнинең гомер буе бер сүзе бар иде: «Бер кулсыз ирдән мин ике куллы, аяклы ирләргә караганда да күбрәк хөрмәт һәм ярату күреп яшәдем». Минем дәү әнигә беркайчан да авыр эшләр башкарырга туры килмәгән. Алар бергә 58 ел яшәгәннәр», — дип сөйләде оныклары Гөлназ Госманова.

Электричкадагы өч очрашу

Яшьлекләре совет заманына туры килүчеләрнең күбесе үзенең парын эшкә җибәрелгән җирдә очраткан. Мәктәптән үк бергә булып өйләнешкән гаилә тарихлары да бар. Ләйсән Ахунова үзенең булачак ире белән электричкада танышкан. «Мин классташым белән Арчага кайтып бара идем. Ә Айдар аның танышы булып чыкты. Юл буе рәхәтләнеп сөйләшеп кайттык. Саубуллашканда телефон номерымны да сорамады, шулай итеп аерылыштык. Аның белән тагын бер тапкыр шулай очраклы рәвештә электричкада бергә кайттык. Үзе соңыннан эштән махсус иртәрәк китеп, мине очратырга теләвен сөйләде, тик бусында да телефон номерымны сорап алмады.

Язмыш безне өченче тапкыр да электричкада очраштырды. Фамилиямне сорап вконтакте социаль челтәреннән эзләп тапты да, шуннан аралашып киттек. 2015 елдан бирле без бергә», — дип сөйләде Ләйсән Ахунова.

Дискотека, дусларның туган көне, кино, театр һәм авыл клублары — киң таралган танышу урыннары. Бу нисбәттән социаль челтәрләр һәм махсус танышу сайтлары да артта калмый. Руслан үзенең сөйгәнен вконтактедан исеме буенча эзләп тапкан.

«Башта мин яшь, яшәү урыны һәм башка үземә кирәкле параметрларны билгели идем дә, аккаунтына кереп карыйм. Ошаса, әйдә танышыйк дип хат яза идем. Үземнең фамилияле кызларны да эзләгәнем булды, берсе белән бераз очрашып та йөрдек. Соңыннан Лилия, Ләйсән исемлеләрне эзли башладым да, аннан берсенә өйләндем инде. Белмим, ни өчен нәкъ шул исемле кызларны эзләгәнмендер… Аннары әйтелеше йомшак, матур, татарча бит. Хатынымны мин шулай үзем эзләп таптым», — дип сөйләде ул. Менә шулай тышкы кыяфәтенә генә карап түгел, ә исем буенча да үзенә яр сайлаучылар бар икән.

«Әтине дәвалаган табиб белән кавыштык»

Гөлсинә ханым да ире белән ничек очрашканнарын сөйләп үтте. Дөрес, бу танышу кайгылы мизгелләрдән башлана. «Әтигә инсульт булды. Хастаханәгә алып килдек, аны яшь кенә бер табиб карады. Аның терелә алмавы ачыклангач, әтине өйгә алып кайттык. Табиб өйгә килеп йөрде. Әтиебезне коткарып кала алмадык. Әнигә дә бу кайгыны кичерү җиңелләрдән булмады. Табиб белән аралашып торуыбыз көннән-көн ныгый барды.

Бу вакытта минем бөтен абый-апаларым инде гаиләле иде. Әтинең мине бик тә кияүгә бирәсе килә иде. Менә шулай итеп аның авырып китүе минем булачак ирем Идел белән танышуыбызга сәбәп булды. Шул көннәрдән бирле без аның белән бергә», — диде ул. Тагын бер кызыклы факт: Гөлсинә ханым белән Идел әфәнде икесе дә Казахстанда туып-үскәннәр, ә Казан аларны кавыштырган.

«Ул мине үзе эзләп тапты»

Чын мәхәббәт кеше гомерендә бер генә тапкыр була диючеләр дә бар. Ләкин икенче тапкыр бәхетле һәм ныклы гаилә коручылар да бихисап. Гөлчәчәк (геройларның соравы буенча исем үзгәртелде) аерылган иргә гашыйк булуын сизми дә калган.

«Моннан берничә ел элек кышкы озын ялларның соңгы кичендә иптәш кызларым белән шәһәребезнең бер кафесында ял итеп алырга уйладык. Тәмле чәйләр эчтек, пицца ашадык. Безгә берничә егет тә килеп кушылды. Татарча бию көенә хисләнеп биюебез бу рус егетләренең күңеленә хуш килеп бетмәде. Шунда Рамил исемле бер егет белән танышып киттек. Салмак биюне дә бергә биедек. Бер күрүдә күңелемә кереп калды ул минем, тик исеменнән кала аның турыда бер нәрсә дә белми идем. Ә үзем аңа кайда эшләгәнемне дә, кайда торганымны да сөйләгәнмен. Шул кичтән соң без аның белән башка күрешмәдек. Бераздан мин, бик ошап бетмәсә дә, башка егет белән аралаша башладым. Март ахырларында мин аңа башка килеп йөрмәскә куштым, ул минем кеше түгел иде.

Беркөнне эштә сәркатип: «Сине ниндидер сыйныфташың эзли, инде әллә ничә шалтыратты. Теләсә кемгә синең номерыңны бирә алмыйм, менә бу аның номеры, шалтырат», — ди. Башта аңламадым, ялгышканнардыр дип уйладым, Рамил исемле мине эзләрлек бер генә танышым да исемә төшмәде.

Шалтыратып сөйләшкәннән соң, бу шул, бергә биегән Рамил икәнен аңладым. Шуннан ул мине эштән килеп ала, китереп куя башлады. Бу бәхетле мизгелләр озак дәвам итмәде. Минем хезмәттәшем аның белән бер авылдан һәм сыйныфташы ук булып чыкты. Ул миңа Рамилнең өйләнгән һәм ике бала атасы икәнен җиткерде.

И, ул вакытта аны сүккәннәрем… Ачуландым да, еладым да, ошый иде бит ул миңа. Шулай да бар үпкәмне учка җыеп, аның белән аңлашырга үземдә көч таптым. Без очрашкан вакытта ул инде күптән аерылган булган. Бу сүзләрдән соң да җиңеллек килмәде. Нишләргә икән дип озак уйладым. Ә йөрәкне, хисләрне җиңеп буламы соң?! Рамил үзенең аерылган булуыннан бик нык ояла һәм ничектер кимсенә дә кебек.

Хәзер, Аллаһка шөкер, балабыз бар. Әле ярый мине үзе эзләп тапкан дип сөенәм. Ике баласы да безгә еш кунакка киләләр. Балалары әтиләре белән аралашып яши», — дип сөйләде Гөлчәчәк.

«Гашыйклык — илһам чыганагы, эшкә көч алу»

Мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ белән дә сөйләшеп алдык. «Гашыйклык — Ходай тарафыннан бирелә торган, дөньядагы иң бөек халәт. Гашыйк була алу сәләтен иң зур бәхет дип саныйм. Һәм ул илһам чыганагы да булып тора. Илаһи бер матурлык, иҗатка, эшкә көч алу ул. Һәр парның танышу тарихы үзенчәлекле һәм кызыклы инде. Мин хатыным белән очраклы рәвештә, көтмәгәндә генә таныштым. Миңа бик акыллы, әйбәт хатын туры килде. Мин аңа бик рәхмәтле. Яшәсен мәхәббәт һәм гашыйклык халәте», — диде ул.

Чыннан, иң матур мәхәббәт шигырьләре көчле хисләр шаукымында гына туа аладыр. Кызганыч, гадәттә, бу юлларның авторы үзенең сөйгәне белән кавыша алмый кала.

Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Садриев шундый тарихның берсен сөйләде. «Шагыйрь Әхмәт абый Рәшитов университетта укыганда Актаныш кызына гашыйк була, аннан инде совет заманындагы эшкә җибәрүләр аларның юлларын аера. Ул аны гомере буе яратып яши. Һәм шулай итеп гомерлек җыр — „Беренче мәхәббәт“ шигыре туа. Әхмәт абый аны үзе гашыйк булган Актаныш кызына багышлый. Бу көннәрдән 30 еллап вакыт уза. „Бауман урамы буйлап барганда, каршыма минем беренче мәхәббәтем килеп чыкты. Мин каттым да калдым. Ул да мине танып, тынып калды… Шулай басып торабыз Бауман урамы уртасында бер-беребезгә карашып. Белмим, күпме басып торган булырбыз, ‚Атла әйдә, киттек‘, — дип аны чакырып алдылар. Ире булгандыр“, — дип Әхмәт абыйның сөйләгәне истә калган», — диде Раил Садриев.

Беренче мәхәббәт

Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,

Хәтердә бормалы су юлы.

Онытылмый беренче саф мәхәббәт —

Онытылмый Агыйдел сылуы.

Сүземнең йөрәктән чыкканнары —

Керсезе сөйләнде аңарга.

Ул гүзәл көннәрне хәтерләсәм,

Иң якты хисләрем яңара.

Ул мине утларда яндырды да,

Тилмертте аерылу газабы.

Нигә соң чәчәктәй саф сөюнең

Кавышу булмады азагы?!

Юлларда киртәләр очратсагыз,

Күңелегез булса нык яралы,

Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,

Беренче яраткан ярларны.

(Әхмәт Рәшитов)